Логотип
Сәнгать

Кайда соң сез кешеләр?

Бикле иде капкалар, бар да йозак асканнар, Күрәсең, бик артында тыныч тормыш тапканнар. Бикле иде ишекләр, кайда соң сез кешеләр? Үле җаннар яшәгән ниндидер соры өйләр...    Кычкырды кемдер а...

Бикле иде капкалар, бар да йозак асканнар,

Күрәсең, бик артында тыныч тормыш тапканнар.

Бикле иде ишекләр, кайда соң сез кешеләр?

Үле җаннар яшәгән ниндидер соры өйләр... 

 

Кычкырды кемдер арттан, син бөтенләй саташкан,

Кем инде кеше эзли үлеп беткән урамнан!

Озак йөрдем эзләнеп, капка саен тезләнеп,

Баса алмадым күңелдә кеше табу теләген. 

 

Бикле иде капкалар, бар да йозак асканнар,

Күрәсең, бик артында тыныч тормыш тапканнар.

Бикле иде ишекләр, кайда соң сез кешеләр?

Үле җаннар яшәгән ниндидер соры өйләр...

 

Шәм яндырып көндезен мин урамнарда йөрдем

Нәрсәдер өмет итеп тере җаннар эзләдем.

Әйттеләр шунда күкләр, күп кебек ул кешеләр,

Бик артында кемнедер эзләмә син диделәр...

 

Бикле иде капкалар, бар да йозак асканнар,

Күрәсең, бик артында тыныч тормыш тапканнар.

Бикле иде ишекләр, кайда соң сез кешеләр?

Үле җаннар яшәгән ниндидер соры өйләр...

Илфак Шиһапов сүзләре һәм көе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк