Логотип
Сәнгать

ХХI гасыр драматургиясендә мейнстрим көтеләме?

Әлеге бәйге Хәзерге заман драматургия һәм режиссурасы үзәге “Центр. Первый” тарафыннан Татарстанның Мәдәният министрлыгы һәм “Живой город” фонды, республиканың театр әһелләре берлеге Г.Камал һәм В.К...

Әлеге бәйге Хәзерге заман драматургия һәм режиссурасы үзәге “Центр. Первый” тарафыннан Татарстанның Мәдәният министрлыгы һәм “Живой город” фонды, республиканың театр әһелләре берлеге Г.Камал һәм В.Качалов исемендәге театрлар ярдәмендә үткәрелде. Конкурска 42 автордан 57 эш килгән. Эшләрнең темасы дүрт юнәлештә билгеләнгән иде: милләтара элемтәләр, татар халык авыз иҗаты, әдәби әсәрләрдә Казан һәм Татарстан, балалар драматургиясе.

 

Иң элек “Центр. Первый” хәзерге заман драматургия һәм режиссурасы үзәге хакында берничә сүз. Бу шактый яшь проект. Ул агымдагы елның июль аенда үз эшен башлап җибәрә. Үзәкнең генераль директоры сүзләренә караганда, әлеге проект “Живой город” фонды белән тыгыз бәйләнештә яши.

 

Конкурсның гомере озын булырмы? Анда җиңгән пьесалар алдагы еллардагы драматургиянең мейнстримын билгеләрме? Әлеге сорауларны без “Центр. Первый” яшь драматургия һәм режиссура үзәгенең генераль директоры Анастасия Радвогинага бирдек.

 

Оештыручыларның әйтүенә караганда, алар үзләре дә катнашырга теләк белдерүчеләрнең саны бу кадәр күп булыр дип көтмәгән. Казан федераль университетының чит ил әдәбияты кафедрасы доценты Елена Шевченко, В. Качалов театры сәнгать бүлегемөдиренең ярдәмчесе Диләрә Хөсәенова, Г.Камал театрының әдәби-драма бүлеге мөдире Нияз Игъламовлардан торган эксперт комиссиясе алдында шактый катлаулы мәсьәлә килеп туа, әмма алар аны уңышлы башкарып чыга алдылар. Шунысы көн кебек ачык: жюри әгъзалары конкурска килгән эшләрнең авторларын түгел, ә турыдан-туры пьесаларны бәяләгән. “Безгә пьесаның сыйфаты, аның драматургия кануннарына буйсынуы, яки киресенчә, гомуми кануннарны, хәрәкәт структурасын үзгәртергә омтылып язылган пьесалар кызыклы иде.  Яшь авторларга да, танылган драматургларга да бер үк таләпләр булды.Безнең алда кемне дә булса аерып чыгару максаты тормады. Бары тик пьесаларны бәяләгәндә объектив караш саклау зарур иде,” – диде Анастасия Радвогина. Нәтиҗәдә, өченче урынга (10000 сум) – Салават Юзеевның “История одного ограбления”, икенче урынга (15000 сум) – Алексей Егоровның “Сказка про Алешу-царевича и волчиху лесную”, ә беренче урынга (30000 сум) – Рүзәл Мөхәммәтшинның “Ярлыкагыл” пьесалары лаек дип табылды. Конкурсның икенче этабы нәтиҗәсендә формалашкан лонг-биткә (ингл.турыдан-туры “озын исемлек”) бары тик 10 пьеса, ә шорт-биткә (ингл.турыдан-туры “кыска исемлек”)  8 пьеса тәкъдим ителде. Лонг-бит белән шорт-битне аерып чыгаруның үз максаты бар: лонг-биттәге пьесалар Татарстан театрларына тәкъдим ителәчәк, ә шорт-биттәге пьесаларны уку 10-20 ноябрьдә “Угол” иҗат лабораториясендә үтәчәк. Иң яхшы дип табылган 3 пьеса буенча спектакль эскизлары иҗат итәләр һәм аларны декабрь аенда “Һөнәр” яшь татар режиссурасы фестивале кыссаларында күрергә мөмкин булачак. 

 

Оештыручының сүзләренә караганда, конкурсның төп максаты – Татарстанда яшәүче авторлар даирәсен билгеләү.  “Драма әсәрләре конкурсын оештыру идеясе  яңа түгел. Мондый конкурслар үткәрелеп килде. Мәсәлән, “Яңа татар пьесасы” шундыйлардан. Шул ук вакытта безнең яңа бәйгегә Мансур Гыйләҗев, Рөстәм Сабиров, Зиннур Хөснияр, Ркаил Зәйдулла һ.б. кебек инде танылган драматургларның игътибар биреп, катнашулары шактый куанычлы факт. Әмма шул ук вакытта без үзебез өчен яңа исемнәр дә ачтык: икенче урынга лаек дип табылган Алексей Егоров – бик талантлы егет, балалар өчен драмалар иҗат итә, яки  бәйгенең җиңүчесе – Рүзәл Мөхәммәтшинны без күбрәк шагыйрь буларак кына белә идек”, - диде Анастасия Радвогина.

 

 

Анастасия Радвогина Үзәкнең киләчәккә булган планнары турында да безнең белән бик теләп уртаклашты. “Мин киләчәктә әлеге конкурс ел саен үткәрелә торган булмаса да, хәзерге заман драматурглары өчен матур традициягә әйләнер дигән өметтә калам. Ә гомумән Үзәктә без яңа эш сезонында белем бирү программаларына игътибарны арттырырга уйлыйбыз. Авторлар өчен семинарлар, лекцияләр, иҗат лабораторияләре оештыру исәптә тотыла”.

 

Әлеге планнар тормышка ашырылган очракта барлык яшь драматургларга шактый уңай шартлар тудырылыр иде. Шуңа күрә дә без “Центр. Первый” Үзәгенә зур уңышлар теләп калабыз! Без драматургиядә мейнстрим булуын көтәбез. Әмма драматургиядә постмодернизм әлегә бары тик өслүб-тенденция рәвешендә генә дип бәяләргә мөмкин, чөнки тулы бер юнәлеш булып үсеп китсен өчен аңа кимендә 50 ел вакыт кирәк. Адәм баласы тудырган һәр нәрсәгә дә иң дөрес тәнкыйтьче – ул бары тик вакыт. Шуны истән чыгармыйк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк