Киноны халыкка якынайту сорала

    Татарның абруйлы фестивальләрдә дәрәҗәле бүләкләр яуларлык кинофильмнары кайчан булыр? Татарстанда кино өлкәсен җанландыру өчен нәрсә эшләргә кирәк? Үткән ел азагында Татарстан Кинематографистлар берлегенә яңа рәис итеп күренекле режиссерыбыз Илдар Ягъфәровны билгеләделәр. Аның югарыда телгә алынган һәм башка мәсьәләләрне берникадәр чишәргә ярдәм итәчәк үзенең уй-ниятләре, планнары бар икән. Болар хакында ул безнең журнал укучыларына да сөйлисе итте.

 

   Рәис булып килгәч, эшне Татарстан Кинематографистлар берлеген популярлаштырудан башларга булдым, чөнки нигездә Берлек, аның эшчәнлеге турында бик тар даирәләр генә белә, күпчелек халыкка исә аның кылган эшләре билгесез кала. Үзебезнең сайтны эшләтеп җибәрү, матбугат әһелләре белән очрашу нәтиҗәсендә берникадәр максатка ирешеп булды кебек. Моннан тыш үзебезнең республика җитәкчеләре, Россия Кинематографистлар берлеге җитәкчелеге белән Кино елына планнар турында сөйләшенде. Шушы һәм башка кайбер чаралар ярдәмендә ике ай эчендә ике йөз мең акча җәлеп итә алдык. Бу бик зур сан түгел, әлбәтә. Әмма без тукталырга җыенмыйбыз. Бүгенге көндә хәлебез алай бик начар дип әйтмәс идем. Ветераннарыбызга миллион сумлык ярдәм күрсәттек. Бу җәһәттән безгә Россия Кинематографистлар берлеге ярдәм итте. Әмма үзебезнең республикадан акча сорамадык. Шулай итеп, безнең эш кино төшерү белән генә чикләнми, ветераннарны да, яшьләрне дә кайгыртабыз. 
 
   Чыннан да, кино өлкәсен төптән үзгәртергә кирәк. Дөрес, халыкара фестивальдә Татарстан киносы күрсәтелү – зур дәрәҗә. Әмма аннан алда безгә кинопрокатны җайлау сорала. Моның өчен Татарстан һәм Россиянең милли төбәкләре өчен кинокартиналар төшерә башлау мәслихәт. Ягъни мәсәлән, бюджетлары ун-унбиш миллионнан да артмаган нәфис фильмнар төшерергә була. Аннары бу киноны прокатка чыгарасың да, ике ел эчендә аны төшерүгә киткән акча кире әйләнеп кайтачак. 
 
   Беренче вакытларда мин теге яки бу авылда, шәһәрдә булырга мөмкин булган кызыклы вакыйгаларга нигезләнгән фильмнар төшерергә тәкъдим итәр идем. Алар киң катлам тамашачыларның күңеленә якын булырга тиеш. Бездә әзер сценарийлар да бар. Андый сценарийларны «Казан» егетләре», «Мулла», «Әлдермештән Әлмәндәр» кебек танылган татар спектакльләре нигезендә дә язып буладыр, бәлки. 
 
   Гади генә әйткәндә, киноны халыкка якынайту сорала. Моның өчен кинематографистлар гел эштә, хәрәкәттә булырга, осталыкларын чарлап торырга тиеш. Автор киносы турында да онытырга ярамый, әлбәттә. Әмма хәзерге вәзгыять күбрәк популяр фильмнар төшерүгә игътибар арттыруны таләп итә. Халык элек куелган спектакльләрне, яшьлекләрен, балачакларын сагынып, кинотеатрларга ябырылып йөриячәк дип уйлыйм. 
 
   Татарстан хакимиятендә «Татмедиа», телевидение каналлары җитәкчеләре, министрларның урынбасарларыннан торган кино буенча комиссия төзелде. Нинди кинофильм­нарны прокатка чыгару яраганы, кайсыларын ярамаганын алар бик тиз аңлап алырлардыр шәт. 
 
   Зур шәһәрләрдәге шәхси кинотеатрларга омтылырга кирәкмидер, минемчә. Милли кинобызны респуб­ликабыз районнарында күрсәтү отышлырак та булачак әле. Бүгенге көндә йөз сиксәнгә якын мәдәният йорты сипләнгән, аларда кино күрсәтү җайланмалары урнаштырылган. Безгә шул клубларны файдаланырга гына кала. Элеккеге елларда авылларда һәр кино күрсәтү зур вакыйгага әйләнә иде. Авыл халкы бигрәк тә һинд фильмнарына яратып йөрде. Халыкка якын кинофильмнар төшереп без кабат кино сәнгатен популярлаштыра алырбыз кебек. Фәлсәфи эчтәлекле фестиваль фильмнарын берәүнең дә карап утырасы килмәячәк. Кыскасы, прокат киносы вакыты җитте. Ул кино төшерүчеләргә дә, тамашачыларга да кирәк. «Ак чәчәкләр» фильмы минем сүзләргә дәлил була ала. Авыл клубларында алма төшәрлек урын юк иде. Иң мөһиме – быел ук бу проектларны тормышка ашыра башлау, төрледән-төрле «түгәрәк өстәлләр», киңәшмәләр үткәреп, дөресме бу, юкмы, дип кат-кат тикшерә башласак, вакыт кына югалтабыз.
 
   Шуның белән бергә Кинематографистлар белеген дә үзгәртеп корырга кирәк. Продюсерлык үзәккә әйләнерме ул, кино төшерү максатында акча бүлеп бирә торган комиссиясе булган федераль кино фондының Татарстан бүлекчәсе булып китәрме, анысын әле уйлап бетерәсе бар. Әлегә бер нәрсә анык билгеле – кино төшерү зур чыгымнар сорый, шуңа күрә федераль үзәктән күбрәк акча сорарга кирәк. Быел Татарстан Мәдәният министр­лыгы яшьләр проектына өч миллион сум акча бүлеп бирде. Яшь режиссерлар ким дигәндә ике кыска метражлы фильм төшерә алачак дигән сүз бу. Әмма ул кинофильм­нар кайда күрсәтеләчәк, дигән сорау туа. Без Татарстаныбызда талантлы режиссерлар тәрбияләргә тиеш. Алар кыска метражлы кинокартиналар төшереп, халыкара фестивальләргә эләгәләр, премияләр алалар, исемнәрен таныталар. Аннан соң аларны тулы метражлы нәфис фильмнарга җәлеп итә башлыйлар. Яшь талантларны эре компанияләр үзләренә сатып алырга мөмкин. Бер караганда, бу горурланырга җирлек бирә. Әмма бездә үзебездә яшьләр өчен шартлар тудыру сорала, кыска метражлы фильмнардан соң алар җиңел генә тулы метражлы кино төшерү проектында катнашып китә, үзен күрсәтә, осталыгын чарлый-үстерә алсын иде. Әлегә без талантлы режиссер, операторларыбызны югалтабыз. Республикада шартлар булмаганын аңлап, алар Мәскәүгә, бүтән шәһәрләргә китү ягын карый. 
 
   Кинематограф кешеләргә акча эшләргә мөмкинлек бирергә тиешле. Бу мәсьәләгә һәрьякны уйлап якын килү сорала. Чөнки яшь талантлы кадрларны югалту җиңел, кайтару исә авыр, кайвакыт мөмкин дә түгел. Иң мөһиме – кинога җитди карарга өйрәнү. Акча очраклы кешеләргә бирелергә тиеш түгел. Үзешчәннәр үзешчән булып калсын, төшергән кинофильмнарын профессиональ дип тәкъдим итмәсен иде. Кинога махсус кино институтларын тәмамлаган режиссерлар, актерлар, операторлар килсен өчен тырышырга кирәк.
 
   Безгә профессиональ камера җитми. Бүгенге көндә аның бәясе унике миллион сум. Ансыз респуб­ликабызда профессиональ кино төшерүе бик авыр булачак. Татарстан Мәдәният министр­лыгында безне аңларлар дип ышанып калам.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
328
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Гөлназ Асаеваның хәле начарайган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы