Сәнгать
Коңгырт күзләр…
Эх, ул ымнар, эх, ул ишарәләр… Күңелемә якын барсы да. Мин аларны бик аз беләм, ахры… – Ул карашлар моңлы, ярсу да… Бер карасаң, шундый шаян алар, Йолдызлармы анда биешә?.. Елмаюлар сине бизи генә,...
Эх, ул ымнар, эх, ул ишарәләр…
Күңелемә якын барсы да.
Мин аларны бик аз беләм, ахры… –
Ул карашлар моңлы, ярсу да…
Бер карасаң, шундый шаян алар,
Йолдызлармы анда биешә?..
Елмаюлар сине бизи генә,
Сөенүләр сиңа килешә…
Карашларың шундый моңсу кайчак…
Җиде биккә серләр ябылган.
И сөенәм гади сабый сыман –
Бер йозакка ачкыч табылган…
Күк йөзе бар синең күзләреңдә,
Уйчан күлнең тирән серләре.
Күзең яктысында һаваларда
Аккош булып очып йөрмәле…
{mp3}2293{/mp3}
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк