Кызык бит!
Һәм тизерәк өлгерәсе килә, «Ярамый»ны килә күрәсе, Горизонтның теге ягыннан Чакырып тора кебек берәрсе. Шул «берәрсе» тормыш үзедер ул – Йөгерәбез шуның артыннан: Тарттырсана, зинһар, тәмәкеңн...
Һәм тизерәк өлгерәсе килә,
«Ярамый»ны килә күрәсе,
Горизонтның теге ягыннан
Чакырып тора кебек берәрсе.
Шул «берәрсе» тормыш үзедер ул –
Йөгерәбез шуның артыннан:
Тарттырсана, зинһар, тәмәкеңне,
Авыз иттерсәнә «ярты»ңнан:
Тилертсәнә мәхәббәтең белән,
Яратасы килә – кыз кирәк,
Өйләнәсе, бала үстерәсе…
Олыгаясы килә тизерәк!
Һәм тизерәк уздырасы килә
Үзебезне узган картлардан.
(Подумаешь, әллә алар гына
Акыл сандыкларын актарган?!)
Бездә дә ул булыр, булыр әле,
Тик булдырыр өчен көз кирәк.
Дөньяларын шаккатырыр өчен
Картаясы килә тизерәк!
Ә картайгач, әй кайтасы килә
Бишектәге сабый чагыңа.
Кеше дигәннәре кызык бит ул,
Көз җиттеме – язны сагына. (Ә. Атнабаев)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк