Мин яшәмим кеше гомерләрен...

Ялгышсам да,болар-минем ялгыш,
Кеше хөкеменә тапшырмыйм.
Икейөзле булып,чын булмышым
Матур битлекләргә качырмыйм.
Мин нинди бар,шундый булып калам,
Үзгәрергә килми көчемнән.
Уйлаганым йөзгә бәреп әйтсәм,
Кичерегез,гафу үтенәм.
Егылганда күрми үткәннәргә
Үпкәләмим-торып басармын.
Көчлелегем исбат итәр өчен
Ныклы адымнарым ясармын.
Ап-ак биткә язам үз язмышым,
Сызам,бозам,кабат төзәтәм.
Кешеләргә ярыйм диеп түгел,
Үзем теләгәнчә үзгәртәм.
Горурланып йөрмим,бер гөнаһсыз
Фәрештәгә тиңләп үземне.
Саксыз кылган хата-ялгышларым
Бу дөньяга ачты күземне.
Атлап барам гомер юлы буйлап,
Кирәксенмим юлдаш,дусларны.
Бер Ходайдан сорыйм-хәерледән
Кылсын диеп барыр юлларны.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 10:06
-
4 март 2021 - 12:15
-
3 март 2021 - 13:30
-
3 март 2021 - 12:54
-
3 март 2021 - 10:02
-
2 март 2021 - 10:48
-
1 март 2021 - 13:14
-
27 февраль 2021 - 20:08
-
Наркотикларга – юк! 12+