Логотип
Сәнгать

«Мин «Юк!» дип әйтә белмим»

— Менә ике ел инде шушы тапшыруны алып барам. Ә үзем һөнәрем буенча артист. 9 ел К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшләдем. Театрдан китәргә туры килсә дә, бу һөнәрдән ч...

— Менә ике ел инде шушы тапшыруны алып барам. Ә үзем һөнәрем буенча артист. 9 ел К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшләдем. Театрдан китәргә туры килсә дә, бу һөнәрдән читләшкәнем юк, аның кирәклеген һәрчак тоеп яшим. Артистлар белән даими аралашып торам. Клиплар төшергәндә үзем дә еш уйныйм, «Болгар радиосы» оештыра торган төрле концерт-чараларда катнашам. Кыскасы, сәхнәдән төшкәнем юк.
— Әле моннан тыш та тагын күп вазифалар башкарасыз. Шуларның кайсысын үзегез өчен мөһим дип исәплисез?
— Бүген мин күбрәк оештыру, концертлар кую, сценарийлар язу белән шөгыльләнәм.
— Барысына ничек өлгерәсез? Хәер, Сез бик тынгысыз һәм тырыш кеше. Сезнең кебекләр турында «ут уйната», диләр.
— Мин «юк!» дип әйтә белмим. «Әйдә, шуны эшлик әле», — дип чакыралар да, каршы килмичә, җиң сызганып шуңа алынам. Башта бераз куркыта, билгеле. Аннары: «Мондый кызыклы нәрсәне тагын кайчан тәкъдим итәләр әле», — дип уйлап куям. Беренче мәлләрдә мәктәпләр өчен кыска-кыска сценарийлар яздым. Ә 2016 елда Теләче районының 25 еллык бәйрәм тантанасын оештыруны миңа ышанып тапшырдылар. Ай-һай, көтелмәгән зур чара булды ул! Тамашада 200 ләп кеше катнашты. Чыгышлар арасына видеорәтләр, төрле презентацияләр керттек. Зал түрендә президентыбыз Р.Миңнеханов та бәйрәм тантанасын тамаша кылды. Шөкер, бернинди өзеклек тә килеп чыкмады. Җыр-биюләр, нәфис сүз тама-шачыларны әсир итте. Режиссёр буларак беренче чыныгуны шунда алдым. Бу уңыш мине канатландырып җибәрде. Аннары тележурналист Альберт Шакиров тәкъдиме белән икенче режиссёр сыйфатында кино төшерүдә катнаштым. Моңарчы үзем дә берничә кинода төшкән идем. Читтән генә режиссёрларның эшен күзәткән чакларым булды. Кыскасы, «Мунча ташы» артистлары белән хезмәттәшлек итүдән зур канәгатьлек  кичердем. Алар да кино режиссёры кубызына «бии ала» икән. Шуннан соң ике ел дәвамында ГИТИС тәмамлаган беренче татар режиссёры Гомәр Исмәгыйлевкә багышланган документаль фильм төшердек. 2017 елда аның премьерасы күрсәтелде. Хәзер ул төрле конкурсларда катнаша. Театрда эшләгән чакта ук «Болгар радиосы» концертларына сценарийлар әзерләргә тәкъдим иткәннәр иде. Артистлар иҗатына багышлап «Капка төбендә» исемле беренче сценариемны яздым. Ошаттылар.
 
Дәвамын «Сәхнә» журналыннан укый аласыз
«Сәхнә» №7 . 2019 ел
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк