Сәнгать
СЕЗ ЯРАТКАН ҖЫРЛАР: Бәхет язы (Рәфинә Ганиуллина репертуарыннан)
Алмагачлар шаһит вәгъдәбезгә Тик алар да чәчкә атмады Күңелемнең язга кергән мәле, Бер елыйсым килә, бер көләм... Хисләремне төенләгән килеш, Колач җәеп язга йөгерәм. Бәхетебез арабызда...
Алмагачлар шаһит вәгъдәбезгә
Тик алар да чәчкә атмады
Күңелемнең язга кергән мәле,
Бер елыйсым килә, бер көләм...
Хисләремне төенләгән килеш,
Колач җәеп язга йөгерәм.
Бәхетебез арабызда иде...
Нинди җилләр аны урлады?
Ә күңелем җилгә ышанмады,
Сандугачлар җырын тыңлады.
Язлар белән кайтам дигән идең,
Кыр казлары кайтты тезелеп...
Ничек яшим өмет агачымнан,
Соңгы яфрак төште өзелеп.
Эльвира Сафина сүзләре, Наил Сөләйманов көе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
Комментарий юк