СЕЗ ЯРАТКАН ҖЫРЛАР - Шомырт бәйләме
Шомырт чәчәгенең исләре Хәтерләтә язгы кичләрне. Су буйларын ничә әйләндем, Бирергә дип шомырт бәйләмен. Шомырт чәчәкләре гел истә, Очрашасы иде ничек тә. Кайтсын иде шул чак әйләнеп, Шом...
Шомырт чәчәгенең исләре
Хәтерләтә язгы кичләрне.
Су буйларын ничә әйләндем,
Бирергә дип шомырт бәйләмен.
Шомырт чәчәкләре гел истә,
Очрашасы иде ничек тә.
Кайтсын иде шул чак әйләнеп,
Шомырт чәчәгенә бәйләнеп.
Шомырт чәчәгенең исләре
Хәтерләтә язгы кичләрне.
Су буйларын ничә әйләндем,
Бирергә дип шомырт бәйләмен.
Ак чәчәкләр кабат кулымда,
Очрасаң син бүген юлымда —
Бүләк итеп шомырт бәйләмен,
Язмышымны сиңа бәйләрмен.
Шомырт чәчәгенең исләре
Хәтерләтә язгы кичләрне.
Су буйларын ничә әйләндем,
Бирергә дип шомырт бәйләмен.
Илсур Хөснетдинов сүзләре, Зөфәр Хәйретдинов көе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк