Логотип
Сәнгать

Татар бизәкләрен дөнья буйлап таратучылар

Айдар Башкортстанның Октябрьски шәһәрендә туып үскән. Ләйсән – Казан кызы. Алар Санкт-Петербург дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының мәгълүмати технологияләр һәм медиадизайн факультетында укы...

Айдар Башкортстанның Октябрьски шәһәрендә туып үскән. Ләйсән – Казан кызы. Алар Санкт-Петербург дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының мәгълүмати технологияләр һәм медиадизайн факультетында укыганда таныша. Айдар Санкт-Петербургтагы җәмигъ мәчете буенча курс эше яза. Аннары, тикшеренүләрен киңәйтә төшеп, төньяк башкаладагы татарлар турында лазер тәлинкә чыгара. Шуларны эшләгәндә татар мәдәнияте турында бик күп мәгълүмат туплый. Алар диплом эше өчен нигез була.

Орнаментлар – милли мәдәниятнең бер өлеше. Татар гореф-гадәтләрен, сәнгатен өйрәнгәндә яшьләр халыкта милли бизәкләр турында мәгълүмат бик аз булуына игътибар итә һәм бу кимчелекне төзәтергә кирәк дигән уртак бер фикергә килә. Чыннан да, интернетта «татар бизәге» дип язсаң, йә гарәп, йә төрек орнаментлары килеп чыга.

«Татар бизәкләре төрледән-төрле комбинацияләр иҗат итәргә мөмкинлек бирә, иҗат өчен киң офык ача. Орнаментларыбызның пластикасы матур. Татар бизәкләренең кулланылыш даирәсе киң – алар күн мозаикасында да, архитектурада да, чигүдә дә, шәмаилләрдә дә, агач эшләнмәләрдә дә очрый. Бу да иҗат өчен зур мөмкинлекләр ача, чөнки материалга карап төрле бизәкләр сайларга мөмкин. Татар бизәген үзең теләгәнчә төрләндерергә була. Хыял байлыгың гына җитсен. Милли орнаментларыбыз белән эшләү җаныбызга рәхәтлек бирә, чөнки газиз милләтебезнең сәнгате, мәдәниятенең бер өлеше ул. Үз халкыңа аз булса да файда китерүеңне белү күңелне җылыта», – дип сөйләде Айдар.

Шунысы куанычлы, «Mardesign» дизайн студиясенең иҗат эшләнмәләре халыкта зур кызыксыну уята. Милли бизәкләр төшерелгән киемнәрне, смартфон тышлыкларын, открыткаларны татарлар гына түгел, бүтән милләт вәкилләре дә сатып ала икән. 50 процент сатып алучыларыбыз бүтән милләт кешеләре, дип сөйләде студиянең хуҗалары. Интернет аркылы милли бизәкләребез Америка, Англия, Япония, Франциягә тарала. Казаныбызда исә Мәрданшиннарның иҗат җимешләрен Зәйни Солтан урамы 13 нче йорт адресы буенча сатып алырга була. Милли өслүптәге открытка, календарьлар шәһәребезнең бүтән кибетләрендә дә очрый. Мәскәүдә дә аларны сату оештырылган.

«Mardesign» дизайн студиясенең эше дәвамлы булырга охшаган. Ләйсән һәм Айдар Мәрданшиннарның кызлары Сөембикә һәм Сәфирә шулай ук рәсем ясарга ярата. Рәсемнәрендә бүген үк кызыклы идеяләр күренә, кызлар төсләрне оста итеп, нечкә зәвык белән катыштыра, дип сөйләде әти-әнисе. Балаларга хас булганча, рәсемнәре гади, җете төсле, якты рухлы. Сөембикәнең берничә рәсемен басарга да җибәргәннәр. Киләчәктә бу кызчыкларга да бай милли орнаментларыбызны дөнья буйлап таратырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк