Логотип
Сәнгать

Татар халкы язмышы симфониясе

«Мәхәббәт дисбесе»нең төп идеясе дә шул. Берәм-берәм дисбе тарткан саен сүз күккә аша, дога булып. Безнең һәркайсыбыз өчен, әби-бабаларыбыз өчен.

Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театрында язучы һәм халыкара исем яулаган драматург, шул ук вакытта якташыбыз, Оренбург янындагы кечкенә бер авылда туып үскән Фәрит Нәгыймовның пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Мәхәббәт дисбесе» спектакленең премьерасы узды.

Дисбе ул – берөзлексез дога кылуны гәүдәләндергән символ: дисбенең һәр мәрҗәне – бер тарих, һәр тарих – ул хатирә. Әлеге спектакль дә – үлемнән качып котылып, мәхәббәтләре аркасында исән калган, алга таба үзләре дә  башкаларга тормыш бүләк иткән кешеләрне искә алу, җаннарына хәер дога ул. Җиде саны – изге сан! Җиде новелланы татар тарихы, туган якка, туганнарыбыз һәм якыннарыбызга, балаларыбызга бәйле уртак кайгы һәм аларны ярату мотивы берләштерә. «Мәхәббәт дисбесе»нең төп идеясе дә шул. Берәм-берәм дисбе тарткан саен сүз күккә аша, дога булып. Безнең һәркайсыбыз өчен, әби-бабаларыбыз өчен.

Күңелдәге курай

– Премьерага бәйле нинди хисләр кичерәм, дисезме?! Мин бик бәхетле! – дип көлгән була пьеса авторы Фәрит Нәгыймов. – Беренчедән, бу минем үз чорында әби-бабаларымны үзенә сыендырган һәм ачлыктан саклап калган туган ягымда сәхнәләштерелгән беренче премьерам; икенчедән, мин тәүге тапкыр үз әсәремне татар телендә тыңлыйм; өченчедән, әниемнең йөзендә елмаю күрәм – аның өчен мин санап киткән әлеге нәрсәләр аеруча мөһим…

Бөтен кешеләр дә төрле уен коралларын хәтерләтә, дип әйтәләр. Бу сүзләр иҗат кешеләре, бигрәк тә язучыларга туры килә. Аларның әсәрләре дә шуңа бәйле төрлечә яңгырый. Кайсылары скрипка сыман моңлана, кайсылары барабан кебек чаң суга.

Фәрит Нәгыймовның яңа пьесасы да моңга бай, әйтерсең лә, авторның күңелендә курай уйный. Әсәрнең патриотик рухта иҗат ителүе дә – үзе бер яңалык. Ник дигәндә, әлегә кадәр Фәрид Нәгыйм (әдәби псевдоним) исеме Германия, Америка һәм Россиядә иҗтимагый үзгәреш-метаморфозалар җырчысы һәм ир-хатын мөнәсәбәтләрен үтәли күрә белгән оста тикшерүче буларак билгеле иде. Аның әсәрләренең күбесенә драматизм һәм өзгәләнү хас. Тик әлегә кадәр авторның бер әсәрендә дә нәкъ менә татарныкы булган, татарларга гына хас мотивлар күзәтелми иде.

– Әлеге пьесаның дөньяга килүе өчен мин Татарстанга бурычлы, – дип сөйли Фәрит үзе. – Казандагы иптәшләрем дә мине милли проза иҗат итмәвем өчен еш кына әрлиләр иде, тик күпме генә тырышсам да, ничектер эш бармады. Кайчак үзем дә миндә татарлыктан исемем һәм каным гына бар, башка бернәрсәм дә юк, дип уйлап куя идем. Кызганыч, татар телен дә беләм дип мактана алмыйм. Шулай да күптән түгел режиссёр Искәндәр Сакаев миңа милли музыкаль әсәрләрне сәхнәләштерү буенча режиссёр-драматург эшчәнлеген үз эченә алган лабораториядә катнашырга тәкъдим итте. Әлеге проект Әлмәт татар дәүләт драма театры нигезендә үткәрелде. Катнашучы буларак миннән нибары бер этюд иҗат итү таләп ителә иде. Мин яздым да бирдем. Тик үзем өчен көтелмәгән хәл: мин эшемне шуның белән туктатмадым, алга таба текст белән эшләвемне дәвам иттем, нәтиҗәдә тулы күләмле бер пьеса барлыкка килде! Әйтерсең лә, ниндидер татар рухы тылсымлы рәвештә мине эшләргә мәҗбүр итте. Тәкъдир үзе минем әби-бабаларымның фаҗигале дөньясына әйләнеп кайтуымны һәм аларны тиешле дәрәҗәдә искә алуымны таләп итте сыман.

Спектакль-симфониянең язмышы

Әлеге пьеса бер утыруда язылды диярлек. Кемнеңдер заказы буенча язылмаганга, мин аны башта нәрсә эшләтергә дә белми тордым, чөнки Мәскәү театрлары өчен татар тематикасы актуаль түгел, – дип сөйли Фәрит. – Шуннан соң мин материалны Оренбург татар драма театрына юлладым. Әллә ни өметем юк, ник дигәндә, текст рус телендә иде. Тик бер ай да үтмәде, алар үзләре минем белән элемтәгә чыгып: «Эшкә алынабыз!» – дип хәбәр иттеләр. Күренекле драматург, тәрҗемәче һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла тәрҗемә эшенә тотынды, аның осталыгы хакында әйтеп тә торасы юк, Республикада моны яхшы беләләр. Тәрҗемәченең исеме үк сыйфат билгесе булып тора. Текстны сәхнә өчен яраштыруга режиссёр Рөстәм Абдуллаев бик зур өлеш кертә: ул әсәрнең гомумиләштерүче төп сызыгын тагын да көчәйтеп җибәрүне алгы планга куеп, сюжетның бердәмлеген тагын бер кат ассызыклый; спектакльнең сулышын төгәл күзаллап, соңгы новелланы төшереп калдыра. Аның тырышлыгы белән әсәрнең драматизмы тагын да көчәя. Шуңа да әлеге спектакльнең иҗатчылары бер генә кеше түгел!

Спектакльнең язмышы ноталарга салынган көй сыман агылды. Һәм музыкаль телдә аңлатуны дәвам итеп, драматик спектакльләрне соната, фуга һәм гаммалар белән чагыштырсак, «Мәхәббәт дисбесе» – ул татар халкы язмышының хакыйкый симфониясе. Төрледән-төрле, берсеннән-берсе аерылып торган холыкларны үз эченә алган, шул ук вакытта чиста, көчле, кайчак фаҗигале, ә кайчак шатлык тулы, хәтта көлкегә дә бай, ләкин һәрвакыт ихлас хисләр чоңгылы йөрәкне телгәли, күңелнең әллә кайсы җирләрен тетрәндерә. Анда уйлап чыгарылмаган тарихның тере калебе сизелерлек итеп дөп-дөп тибә.

– Әлеге пьесада һәр геройның хакыйкый прототибы бар, – дип искәртә автор. – Әле бер генә дә түгел... Мондый язмышлар һәр татар гаиләсендә очрый, ул геройлар әле дә безнең арада яшәвен дәвам итә. Ул – яшәр өчен бар тырышлыгын куйган һәм ярата белгән кешеләр. Әсәремне иҗат иткәндә мин нидидер каһарманлыклар хакында гимн язарга теләмәдем, алгы планга гап-гади кешелек кыйммәтләрен куеп, бик авыр вакытларда да җаннарны коткарып кала алырлык хисләр хакында язасым килде. Теләгем гореф-гадәтләребезне һәм әби-бабаларыбыз рухын искә алырга чакыру түгел иде, мин тамашачының йөрәген туган кавеме яндырган учак ялкыны белән җылытырга теләдем.

Тәүге мәртәбә тулаем бөтен труппа бергә эшли!

Әлеге симфоник әсәр яңа сезонның төп спектакленә әйләнеп китә. Театр тарихында беренче мәртәбә спектакльне сәхнәләштерүдә бөтен труппа, хәтта тагын ике бала да катнаша. Кайбер актёрлар икешәр рольдә уйнарга мәҗбүр, югыйсә, мондый эпопеяны башкача күз алдына да китереп булмас иде. Иң башында спектакльның шундый «симфоник» булуы режиссёр Рөстәм Абдуллаевны куркытып та куя:

– Пьесаны укып чыккач та, мин төрле уйларга бирештем, һәм мине төп борчыган мәсьәлә шул иде: көчебездән килерме, юкмы? – дип сөйли Рөстәм Абдуллаев үзе. – Бер яктан караганда, мөстәкыйль җиде новелла – стандарт театр сәхнәсе өчен артык күләмле әсәр. Икенче яктан, шулар аша автор татарларның тулы бер гасырлык тормышын чагылдыра алган! Бер гаиләнең генә түгел бит, ә бөтен халыкның. Шул ук вакытта, пьесаның шундый патриотик рухта язылуына карамастан, ул нәфис һәм ихлас мәхәббәт белән сугарылган. Әсәрнең төп юнәлеше дә, рациональ кабул итү яссылыгыннан бигрәк, эмоция һәм хисләргә тәэсир итү. Һәр тамашачы аңлый һәм йөрәгенә якын кабул итә ала торган. Шуңа күрә дә без эшләп карарга булдык. Новеллаларны бер тарих сыман берләштереп, ике актка бүлдек. Репетицияләргә күп вакыт бирелде, бик нык әзерләндек, һәр хәрәкәтне кат-кат эшкәрттек, һәр мизансценаны төзедек, һәр яктырту урынлы булырга тиеш иде! Нәтиҗәбез – уңышка ирештек!

Сәхнәдә параллель чынбарлык чагылышы

Спектакльнең сценографиясе гаҗәеп катлаулы. «Планшет» кына түгел, хәтта «колосниклар» да эшкә җигелде. Әйләнеп йөри торган сәхнә түгәрәге актив һәм нәтиҗәле рәвештә кулланыла. Декорацияләр һәм туры, һәм метафорик мәгънәгә ия. Мәсәлән, сәхнә түрендә бераз авыштырып куелган платформа урнаштырылган. Аның дулкын сыман хәрәкәт итүе беренче новелладагы качаклар үтәргә мәҗбүр булган чокырлы-чакырлы урыннарны хәтерләтә. Икенче новелладагы НКВД тентүләре вакыйгасында платформа яхшылык белән яманлык арасында бәргәләнә, әйтерсең лә, ул Фемида кулындагы үлчәүләрнең аллюзиясен тудыра. Аның авыш торуы да кеше язмышының тотрыксыз һәм ышанычсыз булуын гәүдәләндерә. Гүя геройлар авыш яссылыктан менә-менә таеп егылып төшәчәк...

Әлбәттә, зур осталык белән язылган текст, режиссёр һәм актёрлар эшчәнлегеннән тыш, биредә күркәм һәм реалистик костюмнар, декорация һәм яктылыкның  керткән өлеше бик мөһим. Нәтиҗәдә – иҗат төркеме шунда утыруны максималь рәвештә тоемлау эффектына ирешә.

«Симфония»нең әлеге өлешен җиренә җиткерүдә югары профессиональ дәрәҗәгә ия булган башкала осталары да тырышлык куйган, аерым алганда, рәссам-постановщик Иршат Азиханов һәм креатив рәссам Елена Перельман. Аларның икесенең дә иҗат тәҗрибәләре бик бай, Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге театр белән аларның башка спектакльләр буенча да эшен күзәтә алабыз. «Мәхәббәт дисбесе» буенча эшчәнлекләрен искә алып, ике рәссам да шуны ассызыклый: спектакльнең уңышка ирешүендә сәхнәләштерүдә катнашучыларның гаҗәеп бердәмлеге зур роль уйнады – шул без әйткән «симфонизм».

– Матур образ гына спектакльнең уңышка ирешүен тәэмин итә алмый, – ди Елена. – Атмосфера тудыруда барысы да мөһим, дискуссия дәвамында барлыкка килгән катнашучыларның ризалыгы бигрәк тә. Бары шул очракта гына яктылык һәм матурлык гармония барлыкка китерә ала.

Тамашачы залында сахра һавасының кызулыгы

Ниһаять, утлар сүнә... Залда төрле буын, төрле яшьтәге тамашачылар. Биредә милли кием кигән олы буын вәкилләре дә, джинса чалбардан йөргән яшьләр дә, дин хезмәткәрләре дә үз урыннарын алган... Публика интернациональ, чөнки спектакль синхрон тәрҗемә белән бара.

...Сүз нәрсә хакында барганын аңлаган һәм актёрларга терәк булырга тырышкан сыман, авыш платформалы сәхнә түгәрәге җанланып хәрәкәткә килә. Аңа каршы юнәлештә, әйтерсең лә, азагы билгесез булган юлдан баручы бер ир атлый, арба җиккән, аның белән янәшәдә кулына күкрәк баласын кысып тоткан хатын-кыз. Сәхнә кып-кызыл яктылыкка чума. Мизансценаның һәр детале уйлап эшләнгән, шуңа да тамашачы тузанлы кызулыкны һәм аяусыз кояш эсселеген үз җилкәсендә тоя сыман. «Минем ашаудан бигрәк эчәсем бик килә», – дип авыр сулап куя хатын. Мин дә шул мизгелдә залда утыруымны онытып җибәргән кебек булам, үземне дә сусау баса. Шулчак сине еларга гына түгел, кычкыра алмаслык булып, бугазыңа төер булып утырган коточкыч вакыйга күз алдына килеп баса: ир хатынын баланы юл чатында калдырып китәргә мәҗбүр итә. Явызлыктан түгел, юк, котылу чарасы, өмет чаткысы буларак. Алар бит үзләре Идел буендагы ачлыктан качып шул юлга чыккан, баланы ашатырлык ризыклары булмаганга.

– Бөтен бер авылдан без синең белән икәү генә исән калдык бит, – дип өзгәләнә ир. – Миңсылу, Сания безнең янда исән кала алмый. Иң беренче чиратта балалар үлеп бетте. Бу бик мөһим зур юл, моннан гел хәлле тормышлы кешеләр йөри... Кайчагында.  Әйдә, аягын баганага бәйләп куябыз, болынга үрмәләп китмәсен. Берәр хәллерәк, баерак кеше күреп алыр да, үзенә алып тәрбияләр.

Һәм менә бала бишеге күккә таба күтәрелә. Каядыр еракка, офыкка таба – ул якларда, теге дөнья яктылыгында алар кебек качып котылырга теләүчеләрнең шәүләсеме, әллә инде үлемнәре җитүен абайламый  калучыларның җаннарымы...

Тик бер биш-ун минут уздымы, зал чын күңелдән эчләре катып көләргә тотына. Монысы инде икенче новелла: яңа җирләргә килеп урнашкан качак-килмешәкләрнең сөякләргә кадәр үтеп керә торган салкыннарда эшләп йөрүләре:

– Сак бул! Хәтерлисеңме, Хәйдәр арт санын җылытам дип, ыштанына ут капкан иде!

– Көньяк Казахстан – кырык градус салкын! Менә сиңа көньяк!

Аннан соң хәтерләре бөтенләй начарайган, ләкин бер-берсенә карата мәхәббәтләрен саклап кала алган карт белән карчык хикәясе. Алар кочаклашып салмак кына селкенгәлиләр, авырту аяклары көч-хәлгә атлый, ә аларның әкрен генә кыймылдаулары тизләнеп, бер мәлне танго биюче күркәм парга әйләнә – колосникларда аларның яшьлеге. Янә зал караңгылыгында тегендә-монда ак кулъяулыклар күренгәли, тик болары инде шатлык күз яшьләрен сөртәләр.

Тулы бер аншлаг була, бер генә тамашачы да вакытыннан алда урыныннан торып китми. Хәтта эшләре бик ашыгыч булган, премьерага «тиеш булганга» гына килеп утыручылар да ахыргача үз урынында кала... Чөнки һәркем үзен әлеге «симфония»нең бер өлеше итеп хис итә, һәркем «Мәхәббәт дисбесе»ндәге язмышны, кайгы-хәсрәтне, ярату һәм якыннарының догасын үзенекедәй кичерә – үткәннәребез уртак, язмышлар уртак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк