Логотип
Сәнгать

Татар киносы нинди хәлдә?

Фестивальдә татарларга каныкмадылар Чыннан да, бу күзлектән караганда, мөселман киносы байтак халыклар турында мәгълүмат бирә. Иран, Гыйрак кинофильм-нарында халыкның тормыш, көнкүреше, гореф-гад...

Фестивальдә татарларга каныкмадылар
Чыннан да, бу күзлектән караганда, мөселман киносы байтак халыклар турында мәгълүмат бирә. Иран, Гыйрак кинофильм-нарында халыкның тормыш, көнкүреше, гореф-гадәтләре, борчып торган мәсьәләләре ачык чагыла. Мәсәлән, кахәр суккан сугыш иранлыларның никадәр үзәгенә үткәне «Без границ» фильмында ачык чагылды. Анда 21 минут дәвамында экраннан бер сүз дә ишетелми, шуңа да карамастан вакыйгалар йөрәккә үтә. Тикмәгә генә бу фильм иң шәп режиссура өчен бүләккә ия булмады инде. Ирак кино осталары «Лицо в пепле» фильмында сугыш темасын көтелмәгәнчә ачкан – трагикомедия жанрына хәл кылган. «Безнең халык сугыштан бик туйган, шуңа күрә фильмыбызны ахыргача карап бетерсеннәр өчен теманы яңача ачарга булдык», – дип аңлаттылар. Нәфис фильм өчен бик гадел рәвештә иң яхшы сценарий өчен бүләк бирделәр.
 
Быел кыргызлар да экраннан тарихларын күрсәтеп сөендерде. Режиссер Садык Шер-Нияз төшергән «Курманҗан Датка» филмы фестивальнең баш бүләгенә ия булды. Фильм былтыр 31 августта Кыргызтанның бәйсезлеге көнне күрсәтелгән, шуннан бирле экраннардан төшми икән. Һәр кыргыз аны барып карауны үзенең намус эше саный. Чөнки анда XIX гасырда кыргызларны берләштергән, шуның өчен милләт анасы дип йөртелгән батыр йөрәкле хатын турында бәян ителә. «Курманҗан Датка» Монреаль фестивалендә күрсәтелгән, «Оскар», «Ника» премияләренә тәкъдим ителгән булган.
 
Фестивальдә «Курманҗан Датка» байтак бәхәсләр дә уятты. Чөнки анда төшерүчеләрнең милләт аналарына хөрмәте белән бергә, ул яшәгән дәвердә дә, аннан соң да кыргызларны бастырып яшәгән патша хакимиятенә дә, совет властенә дә нәфрәте сизелә. Бөек держава рухы белән агуланган федераль матбугат әһелләрендә бу хәл күңелләренә бер дә хуш килмәгән икән. «Совет власте кыргызларга мәгърифәт, белем бирде, ничек оялмыйча экраннан Россиягә пычрак атарга җөрьәт иттегез?!», – дип чәчрәп чыгып ябырылды пычактай үткен ике ханым фильмны тәкъдим итүчеләргә. «Мин тарихны бик шәп беләм», – дип шапырынырга да онытмады берсе. Әйтерсең, укымышлы булу гына зыялылык билгесе. Чын зыялылык, күршеңне, аның мәнфәгатьләрен хөрмәт итеп яшәү ләбаса!
 
Аның каравы фестивальдә без татарларга беркем дә каныкмады. Чөнки, ни кызганыч, без кино сәнгате аша үзебезнең асылыбызны, проблемаларыбызны күрсәтергә өйрәнмәдек әле. Шулай итеп бу фестивальдә дә татар халкының йөзе ачылмый калды. Денис Красильниковның Идел-Урал легионына багышланган «Война непрощенных» фильмы гына искәрмә булырлык. Шуңа күрә Интернет челтәрендә бөек держава чире белән чирләүче кайбер адәмнәрнең блогларында бу фильмга карата да тискәре мөнәсәббәт белдереп язган мәкаләләрен укырга туры килде. Рудольф Нуриев һәм Софья Гобәйдуллина турындагы фильмнарның сәнгати дәрәҗәсе турында күп бәхәсләшергә мөмкин. Әмма барыннан да бигрәк бер нәрсәне ачык аңлау мәслихәт – бөтен дөньяга танылса да, бу ике шәхес татарның йөзен ачмый, чөнки балет, та симфония дә халкыбызның милли сәнгать төрләре түгел. Шуннан шул – фестивальдә күрсәтелгән азмы-күпме игътибарга лаек Габдрахман Әпсәләмов романы буенча төшерелгән «Ак чәчәкләр» нәфис фильмы гына кала. Ул 10 серияле дәвамлы кино буларак төшерелгән. Фестиваль алдыннан тиз генә бер фильмга калдырып кисеп укмаштыруларын исәпкә алганда, аның сәнгати дәрәҗәсен чамалавы авыр түгел. Шәфкатлелек, михербанлылыкны алга сөрсә дә, фильм-да яңгыраган бер-ике җырны исәпкә алмаганда, сурәтләнгән вакыйгалар милли тормышны чагылдыра, дип әйтеп буламы соң? Юк, әлбәттә. Шулай булгач, һәркайсы көн кадагына суга торган җитди фильмнар алып килгән чит ил кино осталары алдында тормыштан аерылган, сугышлар, глобальләшү заманында да булганга риза булып, «ак чәчәкләргә» хушланып йөрүче инфантиль бер милләт булып күрендек түгелме? Моннан соң татарны бөтен асыл сыйфаты кунакчыллык кына булган, ни тарихы, ни бүген әйтер сүзе булмаган бер гыйбад рәвешендә генә күзалдына китерсәләр дә гаҗәпләнәсе түгел. Моңа, аяныч, диясе генә кала.
 
Татарстанда кино төшерү кыенлыклары
Нигә бездә кызыклы кинофильмнар елдан-ел сирәгрәк төшерелә соң? Бу сорау белән без Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының өлкән мөгаллиме, продюсер, кинорежиссер Алексей Барыкинга мөрәҗәгать иттек. Аныңча, киноның дәүләт тарафыннан финанслануы Татарстан продюсерларына шактый кыенлыклар тудыра. Ник дигәндә, дәүләт акчасына билгеге бер шартлар үтәлгәндә генә өмет итәргә мөмкин. Мәсәлән, фильмның жанры социаль драма булуы шарт. «Күктау», «Бибинур», «Корбан-роман» шул жанрда хәл кылынган. Элек экранга чыккан фильмнардан чыгып тагын шуны әйтә алабыз – бездә танылган татар язучыларының әсәрләре буенча фильм төшерегә яраталар. Өченче шарт мөселман киносы фестивале белән бәйле. Дәүләт акча бирсен өчен мөселман кинофестивалендә күрсәтерлек фильм төшерү кирәклеге көн кебек ачык. Шулай итеп, фильм мөселманнар тормышын калку итеп күрсәтергә тиеш. Шуның өстенә, фильм-нарда Казанны, Татарстанны, зур-зур берләшмәләребезне, мәдәният оешмаларын, атаклы кешеләребезне күрсәтү дә бик мактала. Һәм иң мөһиме, бездә кинофильм, һичшиксез, әхлакый тәрбия бирергә, тамашачыга тормышта дөрес юлны табарга ярдәм итәргә тиеш.
 
А.Барыкинның әйтүенә караганда, дәүләт таләбе тамашачы таләбе белән туры килмәскә мөмкин. Мәсәлән, тамашачы нигездә жанр киноларын – комедия, мистик триллер, фантастика, мелодрама ярата. Социаль драма бик азларга гына ошый. Ә Татарстаныбызда жанр киносы төшерелми диярлек. Ни өчендер бу жанрдан оялабыз. Юкса, татар фольклорына нигезләнеп нинди шәп куркыныч фильм төшереп булыр иде!
Кино төшерә башласаң, әйбәт сценарие дә юк бит әле. Татар әдәбияты никадәр шәп булса да, кино сценариенең үзенең кагыйдәләре бар, язучыларыбыз аларны күздә тотып язмаган. 
Мөселман киносы мәсьәләсе дә шактый четерекле, чөнки республикабызда төрле дин вәкилләре яши, алар арасында динебезнең бөтен таләпләрен җиренә җиткереп үтәүчеләр бик күп түгел, аның каравы мөселман дип йөртелтсә дә, нигездә дөньяви тормыш алып барганнар күпчелекне тәшкил итә. Әгәр без мөселманнар тормышын калку күрсәтүне максат итәбез икән, фильм бик тар даирәләргә генә кызыклы булачак.
 
Казан күренешләрен дә фильм-да оста сурәтләү сорала, чөнки заправкалар, банк логотиплары күрсәтеп кенә ватанпәрвәрлек тәрбияләп булмаячак. 
Тамашачыга әхлакый тәрбия бирү дә нотык уку рәвешендә булмасын иде, дигән теләктә А.Барыкин. Яхшы булсаң, тормышта уңышка ирешерсең, начар булсаң, бәлага таруыңны көт тә тор, дип кенә хәзерге заман кешесен тәрбияләп булмаячак. 
 
Озын сүзнең кыскасы, хакимиятебезнең милли темага, ватан-пәрвәрлеккә, югары әхлакка йөз тотуы шатландырса да, дәүләт һәм тамашачы таләбе тәңгәл килсә генә, Татарстан кино сәнгате зур үсеш алырга мөмкин.
 
Татарстан җиңүчеләре
Бернигә дә карамастан Татарстанда кино төшерелә һәм кайберләре әйбәт бәя дә ала. Бу юлы фестивальдә «Иң яхшы кыска метражлы нәфис фильм» төрендә «Хлопнул дверью и ушел» фильмы бүләкләнде (режиссеры Салават Юзеев). «Иң яхшы тулы метражлы документаль фильм» номинациясендә режиссер Денис Красильниковның «Война непрощенных» дип исемләнгән кинокартинасы бүләккә ия булды. «Хлопнул дверью и ушел» фильмында ир-ат ролен иң яхшы башкарганы өчен Г.Камал театры актеры Илдус Габдрахманов бүләкләнде. Казан мэрының махсус бүләген режиссер Степан Белов төшергән «Под знаком любви композитор София Губайдулина в Казани» фильмы өчен бирделәр. «ТӨРКСОЙ» халыкара оешмасының махсус бүләгенә режиссер Фәрит Дәүләтшин төшергән «Рудольф Нуриев. Рудик» фильмы лаек булды. Ә инде режиссер Ренат Әюповның «Ак чәчәкләр» кинофильмы «Татар әдәбияты буенча фильм төшерү» дип исемләнгән махсус бүләккә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк