Ветераннар
Кимсенәсез булыр, ветераннар,Җиңү, диләр, имеш, сафсата.Вөҗдансызлар баскан бу дөньядаАкылсызлар итә тантана. Батырларны илбасарлар диеп,Тарихларны борып кирегә,Иманыннан азат яңә дәверМылтык төзи...
Кимсенәсез булыр, ветераннар,
Җиңү, диләр, имеш, сафсата.
Вөҗдансызлар баскан бу дөньяда
Акылсызлар итә тантана.
Батырларны илбасарлар диеп,
Тарихларны борып кирегә,
Иманыннан азат яңә дәвер
Мылтык төзи туган иленә.
Борчыласыз сез дә, ветераннар –
Яуда калган дуслар ни әйтер?!
Сугыш кичкән күңел үрсәләнә,
Көч табалмый нидер үзгәртер.
Толлар күз яшеме юкка булган?
Сугыш өзгән күпме гомерләр?
Ятим килеш олыгайган җанны
Кем юатыр? Кемнәр кадерләр?
Уйланасыз, ахры, ветераннар,
Тынычлыктан дөнья туйдымы?
Ата улны, ана кызны белмәс,
Таш бәгырьле буын тудымы?
Кичерегез безне, ветераннар,
Өзмәгез тик өмет дөньядан.
Җир йөзендә Хәтер яшәгәндә,
Ваз кичмәбез әле кыйбладан!
Ышаныгыз безгә, ветераннар,
Хакыйкатьтән көчсез ялганнар!
Тарих шаһит: сез бит – кешелекне
Һәлакәттән йолып калганнар!
Соңга калмыйк, Сезгә – ветераннар,
Күрсәтергә кадер-хөрмәтне.
Еллар узган саен арта бара
Сез яулаган Җиңү кыйммәте!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк