Логотип
Шоу-бизнес

8 ел төрмә: Михаил Ефремов кеше үтергәне өчен җәза алачак

Михаил Ефремовның танылган шәхес һәм яхшы артист булуына карамастан, аңың исерек хәлдә кеше үтереп йөрергә хокукы юк, дип искәртә композитор.

Җырчы һәм композитор Елена Князева исерек килеш руль артына утырып, Мәскәү урамында юл һәлакәте оештырган актер Михаил Ефремовны яклаучыларга каршы булуын белдерә.

«Мин тулысынча суд карары белән килешәм», – ди җырчы. Михаил Ефремовның танылган шәхес һәм яхшы артист булуына карамастан, аңың исерек хәлдә кеше үтереп йөрергә хокукы юк, дип искәртә композитор.

«Аның «Аллаһ биргән талантын» яклап утыручыларга шуны киңәш итәр идем: Ефремов гаебе аркасында һәлак булган ир урынында якыннарыгызны күз алдыгызга китереп карагыз», – дип катгый белдерә Елена Князева. Мондый хәл теләсә кем белән булырга мөмкин, шулай ук мәрхүм Сергей Захаров та кемнеңдер ире, әтисе», – дип сүзен төгәлли артистка.

Искәртик, суд карары нигезендә Михаил Ефремов 8 ел гомуми режимлы колониягә хөкем ителде. Шулай ук артист мәрхүмнең улына 800 мең штраф түләргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк