Логотип
Шоу-бизнес

«Безгә шулай җайлы…»

Шуннан соң талант канатларын ныгыта-ныгыта, ул зур сәхнәләрне иңли башлады. Тавыш үзенчәлекле, килеш-килбәт матур. Кылану-масаю юк, бөтен булмышы белән табигый. Дөрес, «шәрә киенә» дип аны «чеметүч...

Шуннан соң талант канатларын ныгыта-ныгыта, ул зур сәхнәләрне иңли башлады. Тавыш үзенчәлекле, килеш-килбәт матур. Кылану-масаю юк, бөтен булмышы белән табигый. Дөрес, «шәрә киенә» дип аны «чеметүчеләр» булды, әмма бу «яшьлек чире»ннән тиз дәваланды җырчы. Тәхәллүс алды: Айгөлне Иркә дигән исем белән алмаштырды. Моның хикмәте шунда иде: әтисенең әнисе Ташкентка кунакка баргач бер кызчыкны күреп кайта. «И килен, – ди карчык. – Кыз бала да табалмадың син. Алар шул хәтле ягымлы бит, теге сабыйның исеме дә үзе сыман гүзәл – Айгөл иде, мәгәр кыз тудырсаң – без дә шулай кушар идек», – ди. Чынлап та, гаиләдә өч малай, кыз – бик-бик тансык зат. Аллаһ ярдәме белән туа Аксубай районының Яңа Ибрай авылында озак көтелгән нарасый, әмма эш исемгә терәлгәч әти кеше Иркә дип атыйбыз димәсенме! Баксаң, Миндар абзый диктор Иркә Сакаевага мөкиббән икән. Кулга сугучы юк, кайнана мәрхүмә, алай да килен аның амәнәтен үтәргә кирәк санап: «Юк, әнинең рухы рәнҗер, Айгөл булсын», – ди.
 
–Миңа әүвәлге исемем килешмәде ахырысы. – Бүген Иркә тормышын өр-яңадан күздән кичереп шундый нәтиҗә ясый. – Иркә булулары миңа рәхәтрәк. Үземне җиңелрәк хис итәм. Аннан, мәчеттә мулладан кабат укыттырып, колакка кычкыртып әти теләгән һәм үзем ошаткан атымны куштыргач, дөньям гел уңай якка үзгәрде.
Үзгәрде дигәннән, берничә ел элек без – якташлары Иркәнең сольный концертына җыелдык. Менә ул җырлап бетерде генә, сәхнәгә чандыр гына үсмер кыз йөгереп менде дә, аны кочаклап та елап җибәрде.
 
Моң тәэсиреннән айнып өлгермәгән тамашачы тып-тын калды.
 
–Елама, мин бит монда, мин югалмадым, – диде артист, балакаемны юатып. Гәрчә байтак кына концертларда чыгыш ясаса да, Иркә элегрәк сагындырып кына Казан тамашачысына күренә кебек иде. Мөгаен, аның иҗатына гашыйк әлеге кыз яраткан кумирын күпмедер арада күздән җуеп торгандыр.
 
Бер сайлаган сукмагыннан тайпыламени Иркә! Репертуарын ел саен баетып, халыкка исемен таныткан сылукаебыз, туктап әз генә сулыш алган икән, моның сәбәбе дә бар иде: ул кияүгә чыкты. Артист халкы күз өстендәге каш, алар турында хагын да, нахагын да сөйлиләр. Ихлас Иркә исә гайбәтчеләргә авыз чайкарга азык бирмәде, дөньясын яңгыратып: «Мин бәхетемне таптым!» – диде.
 
Хатын-кыз күңеле сизгер: ир-атның мәхәббәте чынмы, ялганмы икәнлеген тиз аера. «Вак-төякләр», «узгынчылар» Иркәнең йөрәген яулый алмый, ул белә: иң авыр чакта кемнең җилкәсенә таянасың, кемнең кайгыртуын тоясың – менә шул кеше синең мәхәббәтеңә лаек була. Беркөнне танышлары аны туйга чакыра. Җырларсың да, кунак рәвешендә дә утырырсың, диләр. Киенеп-ясанып, чәчәкләр тотып барган Иркә күпердә «бөке»гә эләгә. «Кире борылам, үпкәләмәсләр әле» дип әзрәк «киреләнеп» алган кыз тәки соңлап кына бәйрәмгә килә. Ә анда тамададан гайре җырчы юк икән. Ул җырлап, табынга утыргач, тирә-якка күз сала. Бөтенесе дә парлы! Кияү ягыннан Артур исемле шаһит егет кенә ялгыз бугай. Менә Иркә кабат җырлаганда егет аның янында биештереп йөри. Вальс уйнаганда аны биергә дә чакыра, ләкин кыз баш тарта. «Сез бик чибәр, бүгеннән башлап мин сезнең поклоннигыгыз», – ди Артур. Туй кичендә бергә фотоларга төшеп аерылышсалар да, Артур бүтән Иркәне ычкындырмый инде. «Паркта очрашыйк әле, кызыңны да алып кил», – ди егет. «Кызыңны да алып кил…» Кайсы хатын-кызның йөрәгенә сары май булып ятмас икән бу сүз. Димәк, аның баласын да чит-ят күрмиләр. Ләкин Иркәнең бер тапкыр ябылган күңел ишеге Артурга тиз генә ачылмый, егетнең үлеп-бетеп үзен яратканын тойса да, ул аны: «Йөрмә, кит!» – дип куа, бу мавыгулар озакка сузылмас дип икеләнә. Бер куа, ике, җиде, сигез… Ә үҗәт егет бирешми: кич, җырчы концерттан кайтканда, подъезд төбендә чәчәк тотып көтеп тора…
 
–Без сентябрьдә таныштык, ә икенче елның гыйнвар аенда аның әнисе безнең авылга минем кулымны сорарга килде. Әти белән әни: «Кызым, гомереңне ялгыз үткәрмә, үзеңә тиң кеше тап, җырлап кына йөреп булмый», – дип бик кайгыралар иде инде, – ди Иркә. – Чын мәхәббәтем Артур икәнлеген аңладым мин. Мартта без никах укыттык. Артурның иң зур хыялы – итәк тутырып бала үстерү иде. Әминәбез туып, тәпи баскач, Сөембикә атлы кызыбыз белән гаиләне ишәйттек. Артур өч бала атасы, чөнки әти төсен, әти назын күреп үсмәгән олы кызым Айсылу аңа әти дип эндәшә. Иремнең икенче хыялы – үз йортыбызны төзү, Аллага шөкер, анысына да керештек. Без Артур белән холык-фигыль мәсьәләсендә төрле-төрле идек: мин үткен, кызу, миңа һәрнәрсә тиз кирәк, ә ул тыныч, ипле, эшне ашыкмыйча, җай белән генә эшли. Яши-яши бер-беребезнең сыйфатларын үзләштердек инде, мин сабырлана барам, ә Артур үткенләнә, шулай итеп, үлчәү тәлинкәсенә салсак, тигезләшербез дә әле. Өйдә: «Бу эш синеке, монысы – минеке» дигән бүленеш юк безнең, кем ничек өлгерә. Артур ашарга пешерергә дә иренми, бала карарга да һәм миңа иҗатымда булышырга да. Беркөнне күлмәк сатып алдым. «И-и, – дим, – моңа җемелдек ташлар тезәсе иде, вакытым тар», – дим. Ирем бисерын да алган, тегеп тә куйган.
Туган-тумачаның кайберләре төрттерә: «Һи, – янәсе, – ир-ат эшеме инде бу!» Авыл менталитеты! Бүген заман бүтән. Әни: «Әй, малайларга кушканчы, киявемә генә әйтәм», – ди, берәр йомышы булса. Иң мөһиме – гаиләдәге татулык, тигезлек, хөрмәт. Шуңа мин кеше сүзенә игътибар итмим, без, Артур белән үз бәхетебезне үзебез корып, үзебезчә яшибез, безгә шулай җайлы. 
 
Яратудан нурланган йортта бервакытта да ызгыш-талаш купмый. Чөнки ир белән хатынны Мәхәббәт буйсындыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк