Логотип
Шоу-бизнес

Дилә Нигъмәтуллина: Студент идем әле, «Барс» үзәге җитәкчелеге кулыма контракт тоттырды...

Яңа исем һәрчак тансык. Каләм халкы аны бик тиз эләктереп ала. Җырчы Дилә Нигъмәтуллина белән дә элегрәк шулай булды: аның турында язмаган матбугат чарасы калмады диярлек. Ул гәзит-журнал битләрендә ү...

Яңа исем һәрчак тансык. Каләм халкы аны бик тиз эләктереп ала. Җырчы Дилә Нигъмәтуллина белән дә элегрәк шулай булды: аның турында язмаган матбугат чарасы калмады диярлек. Ул гәзит-журнал битләрендә үзенең бөтен уй-фикерен әйтеп бетерде шикелле. Мөгаен, бу фикерләр заман белән бергә үзгәргәндер дә. Үзе әйтмешли: «Кайбер сорауларга мин җавап бирдем микән?» Билгеле, хыял күген иңләп очу, киртәләрне җимереп иҗат биеклегенә омтылу яшьлеккә хас була. Бүгенге Дилә белән кичәге Дилә арасында еллар сузылып ятса да, җырчының асылы үзгәрмәгән: иҗатка тугрылык, тамашачыга мәхәббәт әле дә аны озатып бара. Шунысы да хак: Диләнең шәхесенә карата кызыксыну кимемәде, һәм аның иҗатына мөкиббән тамашачылар сафы да сирәгәймәде.

–Дилә, 2003 еллар тирәсендә Сезне кисәк кенә эстрада күгендә кабынган якты йолдызга тиңләгәннәр иде.

– Яшь чак, илһамлы чак, мин анда баш-аягым белән иҗат диңгезенә чумган идем. Бүтән берни турында да уйламадым. Ходай ярдәм иткәндер, ничектер максатыма табан юл ярганда һәр нәрсә җиңел бирелде миңа. Күз алдына китерегез, әле генә сәхнәгә аяк баскан яшь кыз Г.Камал театры бинасында сольный концерт оештыра! Зал шыгрым тулы иде. Ләкин мин ул чакта моның кыйммәтен дә аңламадым. Менә бүген аңлар идем. Барсы да шулай тиеш, тамашачы минем концертыма ургылып килергә тиеш кебек иде. «Йолдыз, йолдыз», диләр. Мондый чагыштыруларны күңелем кире кага. Диндә дә һавалану гөнаһ санала бит.

– Сезгә 21 генә яшь… «Барс- Рекордс» үзәге үзенә чакыра. Ә ирек- ле баштан кемгәдер буйсыну Сезгә хас түгел кебек.

– Ул вакытта алар белән Оскар Усманов та хезмәттәшлек итә, ә миндә бу талантлы кеше белән танышу, иҗатымны аның көйләре белән баету теләге бик көчле иде. Аны хыял дияр идем хәтта. Миңа да берәр җыр язмасмы дип өметләндем. Студент идем әле, «Барс» үзәге җитәкчелеге кулыма контракт тоттырды. Үзәктә «Парлылар киңәше» дип аталган беренче җырымны эшләп өлгергән идек, тик ул нигәдер иҗатымнан төшеп калды. «Татар җыры» бәйгесендә җиңүче дип тә табылган иде юкса. Бүген аны тамашачы хәтерләми инде. Мөгаен, ул тагын да камилрәк «Бәллүр савыт» белән күмелгәндер. Мине шул җырым танытты да бит. Ә контракт мәсьәләсендә ашыкмадым мин: ачтым да яптым, ачтым да яптым. Бер елдан соң гына бардым. Үзәккә матур җырлар, матур образлар кирәк иде, алар минем проектка ныклап тотынды, килгән саен яңа җырлар тыңлаталар иде. Ни кызганыч, «барыргамы, юкмы?» дип икеләнеп йөргәндә Оскар Усманов аннан киткән иде.

– Димәк, хыял канатлары сынды…

– Юк, сынмады. Без соңыннан аның белән дуслаштык. Нәкъ менә «Бәллүр савыт»ка ул көй язды. «Ком сәгате» дә безнең уртак эшебез.

– Ул чакта өч җырыгыз белән халык күңелен яуладыгыз, әйеме? Бәхетме бу?

– Һәр җырчының үз тарихы. Кемдер унар-унбишәр ел җырласа да дан казанмый, ә кемдер гел күләгәдә кала. Кемдер эстрададан бөтенләй читләшә, ә кемдер мизгел эчендә дөрләп кабынып танылып китә һәм ахырга кадәр сүнми-сүрелми.

– Сез бит хәзер «алтын читлек»кә ябып сайраткан кош түгел, ирекле.

– Әйе, бер оешма белән дә контракт төземим. Абыем, танылган җырчы Булат Нигъмәтуллин белән үзебезнең төркемебезне тупладык.

– Эстрада дигәч: «Җырчылар саны 500-600 дән артык», – дип сөйлиләр. Анда Сез нинди урын билисез?

– Аллага шөкер, минем үз урыным бар, аны әлегәчә югалтмадым.

– Ә без Сезне берара югалтып торган идек.

– Кайгым тирән иде, әниебез белән мәңгегә хушлаштык. Дөньяда бу хәсрәтнең авырлыгын үлчәрлек үлчәү юк. Нихәтле генә көчле булсам да, бирештем мин.

– Артист чабышкы аты төсле, туктаусыз хәрәкәттә булмаса, җиңү тәмен татымый. Тынлыкның тискәре нәтиҗәсе бик үк сизелмәгәндер, шәт?

– Әгәр син үз тирәңә тамашачы җыеп, иҗатыңа гашыйк иттергәнсең икән, элемтәне өзәргә ярамый. Бер өзелгәнне кире ялгавы авыр. Әнинең үлеме абыйны да аяктан екты. Элек җыр арты җыр яздырсак, альбом арты альбом чыгарсак, ул шып туктады. Алай гынамы, эстраданы ташлап икенче эш белән шөгыльләнде. Шөкер, яңадан сәхнәгә кайтты ул. Былтыр (2017 елда) «Уникс»та концерт куйдык. Халык сагынган икән. Булатны тамашачы көчле алкышлар белән сәламләде. Аның һәр җыры – сәнгать әсәре. Абый эчтәлекле һәм мәгънәле җырлар гына сайлый.

– Дилә, Сез кайсы төбәкләрнең «сөйкемле сөяге»? Мәсәлән, бер артист миңа: «Фәлән районга ялгыш та кермим, алар мине өнәми», – дип зарланган иде.

– Чаллы, Арча, Саба, Кукмара, Балтачлар безне һәрвакыт көтеп тора. Ә менә нурлатлылар әллә ни кочак җәйми. Үпкәләмим, һәркемнең үз зәвыгы.

– Туган ягыгыз Бәрәңге районы белән хәлләр ничек?

– Бик әйбәт! Әти минем белән Казанда яшәсә дә, авылыбыз Мазарбашта йортыбыз саклана. Төп нигезне тузгытмаска исәп. Бәлки үскәч Булатның улы, минем кызым шунда кайтып йөрер. Мазарбаш – Мари Иле республикасында төзек авыл исәпләнә. Коммунистлар 1926 елда таштан салган борынгы мәчетне җимерә алмаган, анда элек колхоз идарәсе иде, бинаны кире мөселманнарга кайтаргач без – укучыларны җыештырырга җибәрделәр. Мин манара тәрәзәсен юарга мендем. Беренче тапкыр авылыбызны кошлар биеклегеннән күреп шаккаткан идем. Кичерешләремне инша итеп яздым һәм ул язмам район-өлкә гәзитендә басылды.

– Кесәгездә ике диплом. Сез – Казан икътисад, идарә һәм хокук институтын тәмамлыйсыз. Мәдәният һәм сәнгать университетында укыйсыз. Җырчы һәм маркетолог… «Дилә Нигъмәтуллина эстрададан читләшеп, тауар-базар өлкәсенә күчә», – дип юраганнар иде анысы.

 – Мин бит абый эзеннән Мари икътисад университетына имтихан тапшырдым, конкурс зур, бер урынга 12 кеше иде. Ләкин анда укымадым, Казан үзенә тартты. Ә маркетолог һөнәренә укуымның сәбәбе гади генә: тормышта кирәге чыгар, дидем. Әнә бит, корабта бата башласалар коткарыр өчен запас көймә тоталар. Зур гына компаниядә эшләдем дә әле. Әмма сәхнә җибәрмәде шул, кире кайтарды.

– Шоу-бизнес та акчага корылган.

– Шәхсән үзем: «Табыш турында уйлама, иҗат турында уйла», –дигән күрсәтмә белән яшим.

– Әлегә шуның белән әңгәмәбезне тәмамлыйбыз, Дилә. Алдагы көннәрегездә дә Сезгә уңышлар гына насыйп булсын!

Нәбирә Бикчура,

“Сәхнә”, №1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк