Логотип
Шоу-бизнес

«Эшне җиренә җиткереп эшләргә кирәк дигән принцип буенча яшим»

Мин электән үк телевидениегә эләгергә омтыла идем. Күрәсең, вакыты килеп җитмәгән булгандыр. Мин һәрвакыт сәләтемне төрле яктан бәяләргә тырышам. «Эшләсәң әйбәт эшлә, белмәсәң бөтенләй тотынма» дигән...

Мин электән үк телевидениегә эләгергә омтыла идем. Күрәсең, вакыты килеп җитмәгән булгандыр. Мин һәрвакыт сәләтемне төрле яктан бәяләргә тырышам. «Эшләсәң әйбәт эшлә, белмәсәң бөтенләй тотынма» дигән принцип белән яшим. Әлбәттә, эштә мондый алым һәрвакытта да уңай нәтиҗәләр алып килми, кайвакыт үземне артык түбән бәяләгәнемне сизәм. Узган елдагы кастингта катнашуыма бик җитди карадым. Сайлап алу нәтиҗәләре озак булмау сәбәпле, ул минем баштан бөтенләй чыгып киткән. Шул ук вакытта Казан хакимиятеннән эш тәкъдим иттеләр һәм мин ризалаштым. Берничә көннән соң кастингны да уңышлы узганым билгеле булды. Шулай итеп, җайлаштырып, ике эштә эшли башладым. Сөмбел Билалова белән мәкаләне июль санында көтеп калыгыз!

Фото: гаилә архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк