Логотип
Шоу-бизнес

Көтелмәгән борылыш: Михаил Ефремов азат ителергә мөмкин

Шулай ук Никита Джигурда үзендә Ефремовның гаепсез булуын раслаучы документлар барлыгын искәртә.

Үзенчәлекле актер Никита Джигурданың балалары хәзерге вакытта артистның хатыны Марина Анисина белән Франциядә яши. Коронавирус чикләүләре һәм Мәскәүдәге мөһим эшләре аркасында әтиләре якыннары белән күрешә алмаган.

Коронавирус пандемиясе Никита Джигурданы да якыннарыннан аерган. Яңа ел кичендә артист өйдә калырга мәҗбүр булса да, балалары һәм Марина белән видеоэлемтәдә торган.

Мәскәүдә актер вакытын бушка уздырмавы хакында хәбәр итә. Рус матбугат чараларына биргән интервьюсында артист Михаил Ефремовның төрмәдән азат ителүе мәсьәләсе белән шөгыльләнүе хакында белдерә.

Джигурда дустының андый җинаять эшләмәвенә ышана. Шулай ук Никита Джигурда үзендә Ефремовның гаепсез булуын раслаучы документлар барлыгын искәртә. Артист фикеренчә, әлеге материалларда Ефремовның кеше гомере өзелгән юл һәлакәте вакытында руль артында булмавы исбатлана.

Танылган актерның төрмәгә утыртылуы бу очракта бердәнбер дөрес карар икәнен күпләр аңласа да, артистны яклап, иреккә чыгарырга тырышучылар да юк түгел. Бу вакыйгаларның ничек тәмамлануын алга таба күрербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк