Логотип
Шоу-бизнес

Әле җиле генә…

     Халкыбызның милли җәүһәрләре исәбендә торган җырларны яңача яңгырашта кабул итеп бетерә алмаучылар да, бу проектка зур өметләр баглаучылар да булды. «Үзгәреш җиле» үз эшен төгәлләп, давыл тынга...

     Халкыбызның милли җәүһәрләре исәбендә торган җырларны яңача яңгырашта кабул итеп бетерә алмаучылар да, бу проектка зур өметләр баглаучылар да булды. «Үзгәреш җиле» үз эшен төгәлләп, давыл тынганнан соң, берничә атнадан нәкъ менә шул хакта һәм ул гына да түгел әле, гомумән, татар эстрадасының киләчәге турында җыелып сөйләшеп, уртак бер нәтиҗәгә килү максатыннан Казан дәүләт консерваториясендә бер төркем музыка һәм әдәбият белгечләре, артистлар һәм журналистлар арасында «түгәрәк өстәл» оештырылды. Ни кызганыч, әллә тәнкыйтьтән куркып, әллә башка бер сәбәп белән, чакырылганнарның күбесе килә алмаган. Концертта катнашкан башкаручылардан бары Артур Исламов кына үз сүзен җиткерә алды.

   «Әлеге җыелу «Үзгәреш җиле»н тәнкыйтьләү максатыннан дип кабул итә күрмәгез. Мондый «түгәрәк өстәлләр» бездә еш уза. Берничә ел элек нәкъ менә шундый җыелыш нәтиҗәсендә «Калеб» иҗат берләшмәсе туды һәм бүгенге көндә ул матур гына эшләп килә, – дип башлады сүзен филология фәннәре кандидаты, консерватория доценты Гүзәл Сәгыйтова. – Туксанынчы еллар башында ук инде, татар җыр сәнгате кайсы юлдан барырга, нинди булырга тиеш дигән сораулар туган. Аның сыйфаты турында борчылып язган мәкаләләр дөнья күргән булган. «Җырмы? Дырмы?», «Сәхнә – мунча ләүкәсе түгел ул», «Сәнгатьме әллә халтурамы» кебек мәкаләләр соңгы елларда да басылган иде һәм быел Президентыбыз шушы өлкәгә аерым игътибар бирде. Шуның нәтиҗәсендә «Үзгәреш җиле» проекты барлыкка килде. Ничек кенә булмасын, ул берәүне дә битараф калдырмады. Димәк, үз максатына иреште. Шулай да бер сорау бирәсем килә. Сез ничек уйлыйсыз, аның киләчәге бармы? Бу фестиваль татар эстрадасына үзгәреш алып килерме? Киләчәктә ул нинди юнәлештә дәвам итәргә тиеш?»
 
   Сорауны татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасы профессоры Сәгыйть Хәбибуллин күтәреп алды. «Бу мәсьәләгә без киңрәк күләмдә карарга тиеш. Әлеге темага кем генә язмады да, сөйләмәде дә инде. Минемчә, татар эстрадасы чирле, аңа ярдәм итәргә кирәк. Шуңа да бу чараны оештыру бик мөһим иде. Оештыручылар татар эстрадасын Европага яраклаштырып бөтен дөньяга күрсәтмәкче була. Халык җырларын заманча эшкәртү ул инде яңалык түгел. Фестивальне хуплыйм, әмма безнең иң зур байлыгыбыз – моң бу концертта бөтенләй юкка чыкты дип әйтергә мөмкин, шунысы йөрәкне әрнетә», – диде ул.
 
   Шушы урында тагын Гүзәл Сәгыйтова сүз алып, кичен Рәүфәл Мөхәммәтҗанов белән телефоннан сөйләшүләрен искә алды. Ул: «Моң фольклорда саклана, ә эстрада ул бөтенләй башка нәрсә, бутамагыз!» – дип җиткергән. «Сез бу фикер белән килешәсезме», – дип музыка белгечләренә мөрәҗәгать итте Гүзәл. 
 
   Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова исә бу концертны бик рәхәтләнеп каравын белдерде. «Безнең көчле тавышлы яшь җырчыларыбыз бик күп, аларны күрсәтергә кирәк. Алар, күргәнебезчә, джазны да, халык җырын да рәхәтләнеп башкара ала. Безнең эстрадада хәзер 700ләп җырчы бар дип әйтәләр. Шушы меңгә якын җырчыга чынлап та игътибар биргән дәүләткә рәхмәт әйтәсем килә. Ә инде эшкәртүләргә килгәндә… Джазны чит илләрдә болай да тыңлыйлар. Иң башта бернинди үзгәртүләрсез, шундый ук оркестр, шундый ук зур состав, шундый ук игътибар белән чын моңны ирештерәсе иде», – диде ул. 
 
   Соңрак сүзне Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов дәвам итте: «И.Шакиров, Ә.Афзалова, Г.Ильясов кебек җырчыларыбыз дөньяның теләсә кайсы почмагында яңгыратырлык һәм оялмаслык бай мирас калдырды. Без шуны тыңлап үстек һәм үзебезчә аларны неформат санап эстрада ачабыз, заманчалашабыз дип, худсоветларны, тикшерүләрне бетердек. Бакчабыз зур дип, алабута бастырып, роза гөлләрен аста калдырып, яши башладык та, хәзер аңыбызга килеп, «Без нәрсә эшлибез?!» дигән сорау алдында калдык. Шундый шәп йортыбыз бар иде, аны сүтеп, менә монда өй салабыз, дип урын алдык та, шуның туен ясый башладык. Талантлар бик күп, консерватория һәр елны дөньяга танылырлык 2-3 студент биреп тора. Төрекләрдән без Тарканны, үзбәкләрдән Йолдыз Усманованы беләбез, әзәрбайҗаннардан Мөслим Могамаев күз алдына килеп баса. «Үзгәреш җиле» проектында да 25 җырчы катнашты. Әлбәттә, алар арасында дөньяга танылырлык башкаручылар да бар. Бер-ике концерт белән генә чикләнмичә, шуларның бер-икесен генә булса да дөнья мәйданына алып чыга алсак, бу проект үзенең вазифасын үтәгән дип санарга була».
 
   Концертта катнашкан җырчы, опера солисты һәм «Alqanat» рок-группасына нигез салучы Артур Исламов әле бүген дә бу проекттан калган тәэсирләр белән яшәвен әйтеп үтте. Аның сүзләренчә, фес­тиваль алга таба да дәвам итәчәк чөнки аның терәге бар. «Әмма шунысына игътибар итәргә кирәк – монда катнашучыларның киләчәге бармы? Һәм тагын бер сорау – ни өчен яңа җырлар юк? Без әлегә, иске җырларны эшкәртеп, яңача тәкъдим иттек, ә мәсьәлә әлегә ачыкланмый калды», – ди ул. Аннары бүгенге көндә чын мәгънәсендә кызыксынып көй язарлык композиторлар, истә калырлык яңа шигырьләр булмавына да басым ясап үтте. Тик музыка белгечләренең күбесе проблеманы шигырь дә түгел, нәкъ менә әйбәт көй язучы композиторларыбыз булмауда күрә. 
 
   Татар эстрадасының төрле жанрлары турында да сүз булды. «Элек татар сәнгатендә вальс та, танго да, марш та, балет та, опера да, симфония дә булмаган. Ләкин хәзер алардан баш тартып булмый бит. Аллага шөкер, эстрадада да жанрлар күп. Анда рэп та, рок та, поп музыка һәм джаз да бар. Алар безгә кирәкми дип әйтергә ярамый. Алардан йөз чөерү кирәкми», – дип билгеләп узды Сәгыйть Хәбибуллин.
 
   Финляндия кунагы, «Super Tatar Rhythm&Etno Band» төркеменә нигез салучы музыкант Дениз Бәдретдин дә бу сүзләр белән килешә: «Бүгенге көндә бик кызык вәзгыять туды. Сезнең җырыгызда моң бар, ә сезнекендә – юк, дип әйтергә кемнең хакы бар?! Элек яшьләр башлап җибәргән эшләрне тәнкыйтьләгән булсалар, бүген алар премияләр ала. Төрле яңа стильләр бар. Аларга мәйдан бирегез! Без үз вакытыбызда төрлесе белән шөгыльләнеп карадык, ирек бар иде. Ә хәзерге эстрада аз чыгымнар тотып, зур керем алуга гына корылган».
 
   «Яңалык булган җирдә һәрвакыт тәнкыйть булмый калмый инде», – дип сүзгә кушылды Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Клара Хәйретдинова. – Без Мәскәүдән укып кайткач, эстрадада яшьләр бригадасы оештырдылар. Шул чакта бик нык ризасызлык белдерүчеләр дә булды. Әмма Мәхмүт Нигъмәтҗанов гел яклап чыга иде. Бервакыт радиода заманча аранжировка белән берничә җыр яздырдык. Шуларның берсе З.Хәбибуллинның «Бормалы су» иде. Заһид абый үзе үк нык каршы торды. Безгә дә менә шундый каршылыклар аша эшләргә туры килде. Хәзер исә мөмкинчелек бар. Нәрсә җырласаң да ярый, рәхим ит. Әлбәттә, сулар ага, дөнья үзгәрә тора, эстрада да бер урында гына тора алмый. Ләкин татарның шундый җәүһәр җырлары бар, аны берничек тә яңа стильдә башкару мөмкин түгел. Әле күптән түгел генә конкурс булды. Анда үзбәкләр, казахлар килеп, шулкадәр матур итеп татар җырларын башкардылар. Исебез китте! Безнең татар музыкасы читтә дә җырланырга мөмкин, аны башка халыклар да башкара ала. Күрсәтерлек байлыгыбыз бар. Үзебезнең йөзек кашы булып торган әсәрләребезне югалтырга ярамый.
 
   Татарстанның, Россиянең һәм Каракалпакстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина фестивальдә катнашкан яшьләр өчен сөенүен белдерде. «Президентка сүзсез күп рәхмәт, ничә ел эшләп, эстрадага андый игътибар күргәнем юк иде, – дип башлады ул сүзен. – Мине иң сөендергәне концертта классик татар композиторларының музыкасы яңгырады: Р.Яхин, З.Хәбибуллин, Н.Җиһанов, Җ.Фәйзи, А.Ключарев һ.б. Соңгысы турында аерым әйтәсем килә. Ключарев рус кешесе булса да, нинди моңлы җырлар язган, чын милли көйләр! Менә шулар нигезендә фестивальне киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк. Әмма милли рухны югалтырга ярамый. Безнең татар классик композиторларының көйләрен джазга әйләндереп булмый. Алмаз Монасыйповныкын була, әлбәттә, ә менә Нәҗип Җиһанов һәм Җәүдәт Фәйзиләрнекен берничек тә! Менә шул ягы азрак күңелне кырды. Ни генә булмасын, оркестр композитор язган кысалардан чыгарга тиеш түгел. Бары әзер көйләрне ничек тә булса матурлап, аларга яңа сулыш өреп, тамашачыга тәкъдим итәргә була. Аннары тагын бер теләк: моңарчы гел башкарылмаган, күренмәгәнрәк җырларны табарга тырышсыннар иде. Әлбәттә, «Гөлҗамал»ны чыгарганга бик сөендем. Шулай да, башкару стилен уйлап бетерергә кирәк дип саныйм. Бу җыр бит безнең йон эрләгәндә, кул эшләре эшләгәндә, мырлап кына җырлый торган салмак, тыныч көйләребезнең берсе, шуларны истән чыгарырга ярамый. Яшьләргә Илһам абыйлар салган юлны дәвам итәргә, тагын да тирәнәйтергә, үз хаталары өстендә эшләп, тагын да камилләшергә иде. Татар музыкасы моң белән аерылып тора да инде. Һәр милләтнең үз мелизмы. Аларны алып ташласаң, ни кала? Шуңа да, нинди генә стильдә җырласаң да, моң дигән төшенчәне саклап калу кирәк».
 
   «Түгәрәк өстәл»дәгеләрнең сүзенә Татарстанның халык шагыйре, Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тә сүзгә кушылып китте. «Бу фестиваль халыкны кузгатты, халык  үзенең җыры, аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында уйлана башлады, аның иң зур файдасы да шунда инде. Концертны карагач, Илһам Шакировны һәм башка өлкән башкаручыларыбызны тагын да ныграк ихтирам итә башладым. Әмма әле бу мин һич кенә дә «Үзгәреш җиле»нә каршы дигән сүз түгел. Аннан соң, бер концерт белән генә үзгәреш ясап булмый бит. Бу аның җиле генә. Әмма җилсез агачта яфрак та селкенми. Үзгәртүне безгә балалар бакчасыннан ук башларга кирәк. Бүгенге көндә безнең балалар бакчаларында музыка укытыр өчен штатлар да бирелмәгән диярлек. Мәктәпләрдә дә җыр дәресләре бетеп бара. Зәвыкка нигезне балачактан ук салу мәслихәт. Аннары опера театры белән бергә, үзебезнең милли музыкаль драма театрын да булдыру кирәк. Студент вакытларда ук, бездә дә казахлар, кыргызлар, төрекләрнеке шикелле, үз оркес­трыбыз булсын, дип хыяллана идем, әле дә шул теләк белән янам. Менә шушы юл белән китсәк кенә ниндидер үзгәреш булырга мөмкин. 
    «Үзгәреш җиле» концертында иң беренче чиратта киемнәргә игътибар иттем. Юк, мин чапан белән калфак киегез дип әйтмим. Әммә дә ләкин күпмедер дәрәҗәдә барыбер милли элементлар булырга тиеш иде. Катнашучы артистлар мәсьәләсенә килгәндә дә, аларны сайлап алу өчен алдан ниндидер бер конкурс үткәрү дә кирәк дип саныйм. Әгәр бу проектны киләчәктә дәвам итәргә телибез икән, халык әйткән фикерләрне исәпкә алып, ул үзе дә берникадәр үзгәрергә тиеш».
 
    Сүз артыннан сүз чыгып, телевидениедә рояль юклыгы, бүгенге җырчыларның гастрольләргә оркестр белән йөрерлек мөмкинлекләре булмавы, радио-телевидениеләрдән сыйфатлы зәвыклы җырларның аз яңгыратылуы турында да фикерләр ишетелде. Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе урынбасары, музыкант һәм журналист Рәдиф Кашапов яшь авторларны үстерү, аларга ярдәм итү кирәклеген билгеләп үтте. 
 
   Филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова фикеренчә, концертта миллилеккә игътибар бирелмәгән. «Бүген татар милләтенең үзенчәлеген аңлаган кешеләр бик аз калды. Үзебезнең музыка белгечләре, тел белгечләре, рәссамнарыбыз, дизайнерлдарыбыз бар. Мондый проектларны, аларны бергә җыеп, киңәшләшеп эшләргә кирәк. Яшьләрнең тавышы әйбәт, әмма күбесе нәрсә җырлаганнарын да аңламый. Әйе, шигырьләрбез дә бар, ләкин аларда миллилек юк. Без нәкъ менә аерым бер милләт буларак кадерле. Үзебезнең нигезне югалтсак, без кемгә кирәк булабыз», – дип тәмамлады ул сүзен. 
 
   Аның сүзләрен җөпләп, Ра­зил Вәлиев күптән түгел Кытайга баргач булган хәлне искә төшерде. Баксаң, кытайлар бер ресторанда татар җырларын тыңлап кинәнәләр икән. «Ә бәлки безгә Европадан гына түгел, Азия һәм Шәрык илләреннән дә үрнәк алырга, аларның сәнгатен дә өйрәнергә кирәктер. Ни дисәң дә, охшашлыклар күбрәк бит», – дигән нәтиҗәгә килде ул.
 
   Димәк, татар эстрадасына гына түгел, фестивальне оештыруга да күп кенә үзгәрешләр кертү кирәк әле. «Түгәрәк өстәл» ахырында белгечләр әнә шундый нәтиҗәгә килде. Проектта катнашучыларны сайлап алу һәм башкаручылар, җырлар турында мәгълүмат туплау өчен махсус сайт булдыру кирәклеген дә искә алдылар. Ә иң мөһиме – бу проект һәм мондый очрашулар коры сүз генә булып калмыйча, татар эстрадасын камилләштерүгә берникадәр ярдәм дә итә алсын иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк