Логотип
Шоу-бизнес

«Мин бик озак уйладым язаргамы-юкмы дип»

Бүген танылган актриса Анастасия Заворотнюкның кызы Аннаның инстаграмында әнисе турында пост пәйда булды. 

Бүген танылган актриса Анастасия Заворотнюкның кызы Аннаның инстаграмында әнисе турында пост пәйда булды. 

«Мин бик озак уйладым язаргамы-юкмы дип. Шикләрем күп булды, минем язганнарны ничек кабул итәрләр...Әмма бу тема минем өстемдә кылыч кебек асылынып тора, һәм мин башкача проблема булмаган кебек кыланып йөри алмыйм.

Соңгы ике ел минем өчен иң авыры булды. Якын кешесе авыр чир белән көрәшкән кешеләр минем халәтемне аңлар. Миңа нык авыр, әмма мине жәлләүләрен теләмим.

Миңа шалтыратып хәлемне сорашучы журналистлар туйдырды. «Сез бу чирне уйлап чыгардыгыз, әниеңнең хәле әйбәт»  дип язучылар булды. Төрле шоуларга чакырулар туйдырды, интервью өчен акча тәкъдим түчеләр туйдырды. Мин әниемне шулкадәр нык яратам һәм хөрмәт итәм, аның хәле турында сөйләргә һәм язарга булдыра алмыйм. Бөтен дөньяга нечкәлекләре белән сөйләү түгел, тын калырга да куркып яшим. Шуңа мин бу теманы беркайчан да күтәрмим. Әйтәсе бөтен сүзләремне әйттем, башкача сорау бирмәгез», – дип уртаклаша Анна.

Исегезгә төшерик, 2019 елдан бирле Анастасия Заворотнюк турында бернинди дә хәбәр ишетелмәде. Бүген исә, кызы Анна беренче тапкыр тынлыкны бозды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк