Логотип
Шоу-бизнес

«Нәрсә дип әйтергә дә белмим...»

Берничә көн элек исерек килеш кешене бәрдереп киткән артист Михаил Ефремов видеомөрәҗәгать яздрыган. Биредә ул мәрхүмнең гаиләсеннән гафу үтенә. 

Берничә көн элек исерек килеш кешене бәрдереп киткән артист Михаил Ефремов видеомөрәҗәгать яздырган. Биредә ул мәрхүмнең гаиләсеннән гафу үтенә. 

«Нәрсә дип әйтергә дә белмим... Ничек һәм нинди сүзләр белән Захаровлар гаиләсеннән гафу үтенергә белмим. Мине кичермәячәкләрен дә аңлыйм», – дип сөйли артист.

Ефремов үлгән шофёрның гаиләсенә матди яктан булышырга әзер. «Миңа хатынымнан, балаларымнан һәм миңа ышанган барлык кешеләрдән гафу үтенү юк... Мин алга таба ничек яшәргә икәнен аңламыйм», – дип өсти ул.

Моннан тыш, актёр әйтүенчә, берәү дә аны «отмазывать» итәргә җыенмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк