Логотип
Шоу-бизнес

СИН КЕМНЕКЕ? МИНЕКЕ!

Башта елларны бераз гына арткарак чигерик. Әле алар егет белән кыз! Хыял канатларында тибрәнә-тибрәнә Зинира Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына юл тота. «Син Казанга кит, татар җырлары җ...

Башта елларны бераз гына арткарак чигерик. Әле алар егет белән кыз! Хыял канатларында тибрәнә-тибрәнә Зинира Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына юл тота. «Син Казанга кит, татар җырлары җырла», – ди аңа укытучысы. Әти-әнисе дә аның теләгенә каршы төшми. Төрек чәчәге (исеме шулай тәрҗемә ителә) Салават Фәтхетдинов кафедрасында укый башлый. Бәләкәйдән үк әтисенә булышкан, утын ярган, печән чапкан, кыскасы, ир-ат эшеннән чирканмаган кыз дүрт айлык чагында әз генә Газраил тырнагына эләкмәгән: каны агулангач хәтта табиблар да «терелми» дип кул селтәгән. Кем бәхетенә исән калган ул? – анысын тиздән аңларсыз.

Ә үзе имтиханнарны менә дигән итеп биреп бара, чөнки ул һәр нәрсәне тиз эләктерә, ул яктан талантлы иде.

– Мин бит укудан тыш «Макдональдс»та эшли идем. Мактанмыйм, факт буларак кына әйтәм, төрле җирләрдә эшли-эшли машина алдым, – дип «аклана» бүген Ризат. Мактанса да, килешер иде. Әти-әнисе җилкәсенә салынып яткан җебегән ир-егет түгел лә!

AT6dooGBWLc

«Сине хатынлыкка алам…»

Тулай торакта студент өчен бик тиз әзерләнгән ризык – бәрәңге. Ризат та «җир алмасы»н кыздырырга ярата. Бер күз май чыжлаган табада, икенче күз – зифа буйлы, чибәр кызда. Коридорда күренгәләгән сары киемле Зинира аңа кояштай балкый төсле тоела.

– Бервакыт күзәтеп торам, – ди Ризат. – Дүрт кыз аудитория идәнен юа. Арада иң җитезе – Зинира. Кулы кулга йокмый. «Кара, әни дә шулай тиз эшли», дип сокландым үзенә. Килдем дә: «Кочаклыйм әле», – дидем. Ул мине этеп җибәрде. Безнең укулар ахырына якынлаша иде инде, минем дә концертлар азайган, без көндә бергә репетициягә әзерләнә идек. Мин: «Зинира, сине хатынлыкка алам», – дип шаярта идем. Ул: «Утын ярам», – дип сөйләгәч: «Сезгә кайтам, булышам», – дидем. «Укулар бетә, әйдә, ресторанга барыйк», – дигәч, кыз кире какмады. Әле мин төнлә үз машинамда кешеләр ташыганда ул янәшә утырып йөри, кайчакта без сөйләшә-сөйләшә таң аттыра идек.

Инде Ризат Рамазанов белән танышыйк. Саба районы Алан-Елга авылы егетенең язмышында да Зинира белән уртаклык бар. Мәктәптә укыганда малай аягын сындырып 3 ел урын өстендә ята. Өр-яңадан йөрергә өйрәнә ул. Берсендә, колхозның отчет-сайлау җыелышында Ризатка җырларга кушалар. Малай карыша: «Юк, мин җырлый белмим», – ди. «Беләсең, – ди укытучы, – сез җырлы-моңлы нәсел, әнә әтиең дә гармунда ничек оста уйный!» – ди. Шуннан соң Ризат җырдан аерылмый: урта мәктәпне тәмамлагач мәдәният һәм сәнгать университетының театр бүлегенә имтихан тапшыра. Әмма ярты елдан соң уку дәрте сүрелә. Кызык түгел! Җырлыйсы, шаярасы килә! Җитмәсә, һәрвакыт дәрескә соңара да, укытучыдан шелтә ишетә. Әти-әнисеннән ярдәм сорамыйча, үз көнен үзе күрергә тырышкан егет «Мега» сәүдә үзәгендә дә эшли. Мәгәр бер фәнне «5»легә тапшырса, югары стипендия аласы, ләкин укытучы 15 минутка соңаруларны «кичерми», «4»ле чыгара. Яңа ел алды… Кәеф юк… Шунда әнисе киңәш бирә: «Улым, бүтән факультетка күч!»

– Ул 2 нче курста безнең төркемгә кушылды, – ди Зинира.- Беренче мәлләрдә без аны чит күрдек. Килмешәк, янәсе. Дәресләргә өлгерми. Илсөя Бәдретдинова белән гастрольләрдә йөри. Ә без – студентларга бергә кабатларга кирәк. Ризат исә юк!

Бу мәхәббәтме соң? Әгәр Зинира «әйе» дисә, без ышаныр идек. Ә ул ихлас, ике арадагы мөнәсәбәтләрне төсләр белән бизәми:

 – Без дуслар гына идек. Ризат белән аралашуы рәхәт иде. Гадәттә бит егет белән кыз бер-берсенә гашыйк булгач, икәүдән-икәү очраша. Ә безнең киресенчә иде. Ризат мине авылга – әниләренә кунакка алып кайтты. Мәхәббәт турында ләммим. Аның әнисе мине ошаткан. Мин дә аны үз иттем. Аерылганда икебез дә еладык. Күңелем тулды шул. Бу гаилә белән тагын күрешәмме, юкмы әле, дим.

bwvP4Kl3zoo

«Минем кешем микән?»

Студент тормышы тәмам. Диплом тапшырганда Зинираның әти-әнисе дә Казанга килә. Дусларга саубуллашырга вакыт. Сукмаклар икегә тармаклана. Зинира туган ягына китә, ә Ризат Казанда төпләнә: ул бәләкәй генә куышка тиенгән. «Бөтенләйгә китә», – дигән уй егетнең күңел дөньясын актарып ташлый. Бөтенләйгә! Алар нибарысы ике генә ай бергә йөрделәр, алар дуслар гына, ә нигә алайса тамакка төер тыгыла?!

– Ярар, сау бул, бәхетле бул, дип кенә әйттем, – ди Ризат. – Ул көнне мин Илдар исемле танышым белән Чаллыда туй мәҗлесе уздырырга тиеш идем, ә Зиниралар Башкортостанга шушы шәһәр аша үтә. Ягулык станциясендә ике машина туктадык. Төштек. Бер-беребезгә карагач, тагын күз яшьләнде инде.

Нәрсә соң бу? Ник дусларның аерылышуы газап- ка әйләнә? Чөнки эчтә ярату була! Ул әлегә сиздерми, тирән, бик тирән яшеренә. Зинира ахыр чиктә әниләренә: «Мин Казанга кире китәм, Ризатның тулай торактагы бүлмәсендә торып карыйм, без бер- беребезгә пар микән, шунда беленер», – дигәч, әтисе катгый итеп: «Икесенең берсе – йә никах укытасыз, йә бергә яшәмисез», – ди. Ризат та өйдәгеләргә кызның ниятен белдергәч, әнисе биш куллап ризалаша. Сентябрь аена туй көнен дә билгелиләр. Әлбәттә, кыз Алан-Елгага курку белән кайта. Ризат аның кешесе микән? Аныкымы? Егет: «Зинира, син мине яратасыңмы соң?» – дигәч, ул сорауга сорау белән: «Ә син?» – ди. Инде артка чигенергә ярамый, кунаклар җыелган. Егет кәләшен: «И балакаем», – дип кочаклап ала.

Бүген Рамазановлар мондый сораулар белән бер-берсенә шиген белдерми. Расланасы расланган: әнә сөю чәчәге – кызлары Айгизә тиздән 4 яшен тутыра. Популяр җырчыларның бер-берсен яратуы сәхнәдә аеруча сизелә: икәү башкарган «Бул үземә генә» җыры мәхәббәткә мәдхия кебек яңгырый.

 Бул үземә генә, бул үземә.

Без икебез тигез яр икән.

Тулып күңелемә, бөтен гомеремә,

Бәхетләрем булып кал, иркәм.

Автор: Нәбирә Бикчура

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк