Логотип
Шоу-бизнес

Сукыр кыз хатлары

Мин инде сизенә башлаган идем: әйбәт таныш булганга гына йөрүе түгел бу елгыр эшкуарның. Сере бар? Нинди сере? Һәй, – дип уйлыйм, үзалдыма калтыранып. – Нинди сере икәнлеге болай да билгеле бит инде...

Мин инде сизенә башлаган идем: әйбәт таныш булганга гына йөрүе түгел бу елгыр эшкуарның. Сере бар? Нинди сере? Һәй, – дип уйлыйм, үзалдыма калтыранып. – Нинди сере икәнлеге болай да билгеле бит инде. Авылдан килгән саф, яшь кыз, буе-сыны әйбәт, чибәр. Яклаучысы булмаган мондый кызларны нинди язмыш көтә ыгы-зыгылы зур шәһәрдә?! Бармыйча да булмый. Менә дигән эшкә урнаштырды. Мин аның алдында үземне бурычлы итеп тоям. Тик ул бурычны нәрсә белән, ни рәвешле кайтарасы булыр?! Өстәвенә әти дә урык-сурык йөргәнне яратмый: инде әйткәнемчә, имеш, җырласаң, Авзалова кебек бул! Түлгәшев, бәлки, миңа бу юлымда да ярдәмче була алыр? Өметсез шайтан гына була ди бит! Аптыраганнан төрлесен уйлыйсың инде… Ә чынлап та, нәрсә көтә соң? Мин үзалдыма шундый куркыныч сорау куйсам да, аның бары табигый инстинкт буларак үз-үзеңне саклау чарасы кебек хис буларак кына туганын да аңламый идем әле ул вакытта. Кыска гына әйткәндә, курку хисе генә иде ул. Гадәти бер курку хисе… Түлгәшев әйбәт кешегә охшаган, интеллигент, матур итеп сөйләшә, игътибарлы, мин авыл гыйбатының кайбер килешмәгән якларыннан да мәсхәрәләп көлми, мәсәлән, баштарак зәвык белән, дөресрәге, модалы-килешле итеп киенә белми идем. Аяк атлауларыма чаклы авыл фермасына кыш көне киез ката өстерәп сыер саварга барган кешенеке шикелле иде. Иртәнге сәгать дүр-биш, йокы туймаган, ферма авылдан читтәрәк, юлда җәяүле буран себерә, юлны кар тутырган, аяктагы үлчәме туры килмәгән киез ката шактый авыр, үзеңнән бигрәк, киез катаның кар ерып бер адым да атлыйсы килмидер шикелле… Һәм шул тормыштан кинәт кенә озын үкчәле түфли киеп шәһәр ташына бас та аккош кебек матур итеп йөреп кит! Бәхетемә, Ходай Тәгалә матурлыктан да, хатын-кызга гына хас булган башка нәзәкатьлелектән дә ким итмәгән. Хатын-кыз аю кебек каты басып атлап йөрергә тиеш түгел – ак- кош кебек җирдән йөзеп барырга тиеш. Син көлгән чагында сандугачлар сайрауларын онытып, чишмәләр бермәлгә челтерәвеннән туктап торырга тиеш! Синең матурлыгың, бар булган илаһи матурлыгың – күзләреңдә. Акаеп карама, күзләреңне уйнатма. Керфек нигә бирелгән ди хатын-кызга – шуның белән генә сир- пеп тә ни теләгәнеңне аңлатырга мөмкин! Һәй, хатын- кыз булу үзе олуг сәнгать ул! Хатын-кыз булу дидем. Әйе, хатын-кыз булып дөньяга килү ул инде үзе матур булып дөньяга килү дигән сүз. Ямьсез хатын-кыз булмый дөньяда… Калганы гап-гади арифметика: ике икең дүрт дигән шикелле генә… Мин ике икең дүрт икәнлеген генә белә идем инде ул яшемдә. Нәкъ менә шуның өчен дә күңелне алдан ала әллә нинди хәерсез хисләр чуарларга кереште, вәсвәсәләндем, алдан ук куркып куйдым. Курыксаң, барма, Түлгәшев сине арканлап алып китмәде бит: ул чакырды, син карышмадың… Менә шундый уйлар эчендә килдем ул чакырган ресторанга. Алданрак килгәнмен, әүвәл ишек төбендә көтеп торырга булдым. Бәлки, мин соңга калганмындыр?! Авыр ишекне көч-хәл белән ачып, эчкә кердем: талгын гына музыка ишетелә. Ярым яктыртылган коридор аша узгач, залга килеп кердем: кайбер өстәлләр буш, кайсыберләре артында мин моңарчы киноларда гына күрергә гадәтләнгән кыяфәтле «важный» ир-атлар, кәттә кызлар утыра. «Нишләп йөрисең монда, авыл мокыты», – дигән уй кистереп алды баш миен шул чагында һәм мин кире ишекә таба атылдым. Кемнәрнедер аяктан ега яздым, кемнәрнедер терсәгем белән ышкып уздым. Тизрәк! Тизрәк качарга моннан! Иң яхшысы авылга ук, фермага сыерларым янына! Доярка башың белән! Җырлый имеш. Синең ке- бек шыңшучылар дөнья тулган ул! Тагын юлыма каршы очраган берәүгә бәрелә яздым һәм, үзем дә сизмәстән, бер-ир атның көчле кочагында аңыма килдем: Түлгәшев үзе икән! «Ни булды? Кая чабасың болай? Берәрсе кыерсыттымы әллә?! Гафу. Мин бераз тоткарландым», – дигән тавышы айнытып җибәрде мине. Әйткәнемчә, мин, моңарчы кулымны егетләргә дә тоттырып карамаган бер самими кыз, бу минутта ир-ат кочагын-да идем. Башым әйләнеп китте. Хәер, син бу юлларны язмассың, төшереп калдырырсың дип уйлыйм. Чөнки китапча түгел бит. Китапча яшь, саф кыз бу очракта тизрәк ир-атның көчле кочагыннан котылырга теләп, чәбәләнергә, «тешләшергә» тиештер дип уйлыйм. Юк, алай булмады шул. Боларны исемә төшереп сөйләгәндә, әйтерсең, шул чактагы хисләр кире үземә кайтты. Мин дөресен әйтергә тиеш: чәбәләнмәдем, минем бары җиңелчә, рәхәт кенә башым әйләнеп китте. Андый чакта күп саф кызларны әнә шул баш әйләнү харап итә торгандыр да инде! Түлгәшев корыч кочагыннан мине үзе азат итте, мин яңа йөрергә өйрәнгән сарык бәрәне кебек аның артыннан теркелдәдем. Калганын сөйләп тормыйм, чөнки ресторанда озак утырмадык, Түлгәшев «бик тәмле» дип мактый-мактый ниндидер кызыл шәраб китертте, ниндидер экзотик салатлар. Шәрабкә дә, салатларга да орынып карамадым, шифалы су эчтем, һәрхәлдә үзем ач булсам да тамагым тук дип алдадым. Авылдан булсам да анысын гына ишеткәнем бар иде: шәрабкә яки кабымлыкка ниндидер порошок кушалар да икән, имеш, шуннан соң хатын- кыз ихтыярын югалта, кыскасы, яшь, матур кызларны шулай харап итәләр икән. Хәер, монысы минем мокыт- лык иде инде. Түлгәшевнең андый максаты юклыгын мин ул вакытта да сиздем, соңыннан да беленде ул. Мин батыраеп китеп, аның исемен сорадым. Кешенең исеме аның милләтен дә әйтеп бирәчәк иде. «Арсен, – диде ул мине шакатырып. – Әрмән милләтеннән мин. Нишләп Түлгәшев икәнен белмим. Минем әти-белән әнидән, дөресрәге, бабайлардан сорарга кирәк. Кызганыч ки, сорап булмый, чөнки алар күптән якты дөньяда юк инде», – дип, ярым шаяртып, ярым җитди җавап бирде Түлгәшев. «Монда мине «Түлгәш» дип йөртәләр. Син дә шулай дип ата. Татарлар арасында бу әрмәнгә нәрсә калган, дип уйламасыннар!..» Түлгәш кара тутлы, озынча буйлы, кап-кара күзле утыз-утыз биш яшьләр тирәсендәге бик хәрәкәтчән, «важный» кыяфәтле кеше иде. Аның «кочагында булып чыгу» миңа файда булды, мин Түлгәшкә тиз ияләндем, курыкмый башладым. Өстәвенә ул чип-чиста татарча да сөйләшә, хәтта акцент та сизмәдем. Һәр нәрсәнең сере була, юктан гына, сәбәпсез генә берни дә булмый бу дөньяда, яфрак селкенер өчен дә җил исүе кирәк дип әйтергә ярата иде минем әти, моның да сере булган икән шул. Хәер, бу хакта соңрак. Алайса буталып бетәрмен дип куркам. Кайда калдым әле? Әйе, ресто- ранда Түлгәшев белән беренче очрашу. Уф… хатын-кыз инде без. Монда җыенганда мин фатирда бергә яшәгән иптәш кызлардан нәрсә генә, нинди киңәшләр генә ишетмәдем: чамала, алдыңа-артыңа карап йөр, сине харап итәргә чакыра торгандыр ул, хәтта күп итеп бер мәртәбә акча да бирергә мөмкин. Кыргыйрак бул, ди берсе. Икенчесе: үзеңне авыл мокыты кебек тотма, бу киемнәрең бер дә килешле түгел, әнә, минем кофтаны алып тор, дип, хәтта киемнәренә чаклы бирделәр. Наташа дигәне, ул инде яшькә бездән шактый өлкән, училищеда концертмейстер булып эшли бугай, эчке киеменә кадәр тәкъдим итте. Хәзер уйлыйм: кызык булганбыз инде без ул вакытта барыбыз да! Һәммәсе беравыздан башыңны харап иттермә, сак бул дип кисәтә, ә үзләре эчке киемнәренә чаклы тәкъдим итәләр. Эчке киемнең нинди катнашы бар монда! Беренче очрашуда кулыңны да тоттырма дисез бит үзегез, ярдәмчел, киң күңелле, кешелекле иптәш-бүлмәдәш кызларым!… Түлгәш ниндидер кооператив оештырган икән. Ул хакта ул миңа җәелеп сөйләмәде дә, мин исә кызык- сынырлык хәлдә түгел идем. Шул кооперативы белән рәттән икенче эше дә бар икән, анысы белән мин якыннан таныштым. «Афродита» дип аталган мәдәни үзәк иде ул. Үзе әйтмешли, «культура учагы». Түлгәшнең мәдәни үзәк оештыруына ышандым, чөнки ул бертуктаусыз үзалдына көйләп-җырлап йөри, җае туры килгәндә кыска-кыска шигъри такмаклар әйтештергәли. Аның бер такмагы мине аеруча аптырата иде: Йолдыз булып нигә күккә кундың – Бик моңсудыр берүзеңә, Зөһрә? Гашыйк булган һәрбер гаярь егет Күңеле белән сиңа үрелә… Әүвәл ул «Зөһрә»не үземдер дип уйлап, битемә кызыллык йөгереп, аяк буыннары йомшара торган иде, соңыннан сәбәбен белдем: Түлгәшнең хатыны да Зөһрә исемле икән! Мин моны белгәч, үземнең беркатлылы- гымнан көлеп, пырхылдап көлеп җибәрәм. Түлгәш, ни булды дигәндәй, миңа борылып карый. Мин сиздермим, башымны читкә борып, көлүемне дәвам итәм. Түлгәш «Афродита» исемен «Зөһрә»гә үзгәртәм ди. Алайса монда тикшерүләр ешайды, «притон» дип уйлыйлар ахрысы ди. Ул бу сүзләрен нигә миңа әйткәндер – аңламадым, аның исем үзгәртүендә минем ни катнашым бар ди! Ләкин ул барысын да алдан уйлап эшләүче шактый хәйләкәр кеше иде. Ахырдан белдем: бу рәвешле киңәшкән булуы да юкка гына түгел икән. Ансамбльнең исеме – «Җидегән йолдыз», җырчылары барысы да кызлар. Күренеп тора ансамбль әле яңа гына оешкан. Монда мин нинди сыйфатта катнашачагымны әлегә Түлгәш әйтми тора, үзем батырчылык итеп сорарга яхшысынмыйм. Бина шактый зур, иркен иде. Бүлмәләр дә бихисап, белмәгән башың белән бер кереп китсәң, әйләнеп тә чыга алмассың. Махсус бильярд залы бар, шактый читтә хәтта сауна белән артык зур булмаган бассейн да бар. Саунаның соңыннан төрек мунчасы икәнлеген белдем. Кафе залы исә алгы ишектән керешкә иде. «Җидегән чишмә» өчен аерым бер клуб кебек сәхнәле, кечерәк тамаша залы булган бөтенләй аерым урын билгеләнгән иде. Һәрберсенә аерым кереп тә була, эчтәге бүлмәләр аша да узып була. Әлбәттә, мин монысын берничә көннән соң гына белдем.

(Дәвамы бар)

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк