Логотип
Шоу-бизнес

«Тагын тукмар микән инде?!»

Актер Никита Джигурда янә өйләнүе турында белдерде.

Актер Никита Джигурда янә өйләнүе турында белдерде.

Артист журналистларга туй турындагы имеш-мимешләрне раслады. Тантана якын көннәрдә узачак. Джигурда үз балаларының әнисе Марина Анисина белән икенче тапкыр язылышырга булган. «Яратам бу хатынны һәм һәрвакыт яраттым», – ди ул.

Элекке ире белән хатын күптән татулашкан булган һәм бер ел элек туй ясарга теләгәннәр, ләкин пандемия аркасында бу килеп чыкмый. Джигурда сүзләренчә, бер атна элек Анисина аңа Франциядән шалтыраткан һәм загска керергә тәкъдим иткән. Әлбәттә, ир-егет моңардан баш тартмаган.

Әмма хатынның туганнары бу хәлгә бик шат түгел, дип белдерә киңкүләм мәгълүмат чаралары. Моңа кадәр актерның хатынын берничә тапкыр тукмаганы билгеле булган иде. Алар уенча, ул бу куркыныч гамәлен туктатмаячак.

Фото: Стархит басмасы сайтыннан.

Чыганак: Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк