Логотип
Шоу-бизнес

"ЗөЛәйлә" кызлары ни өчен икәү генә җырлый?

  – "ЗөЛәйлә" триосының рәсми эш урыны - "Казан" милли-мәдәни үзәге, ягъни шәһәр филармониясе. Билгеле булганча, трио солисты Зөлфия Вәлиева параллель рәвештә К.Тинчурин театрында да эшли....

 


"ЗөЛәйлә" триосының рәсми эш урыны - "Казан" милли-мәдәни үзәге, ягъни шәһәр филармониясе. Билгеле булганча, трио солисты Зөлфия Вәлиева параллель рәвештә К.Тинчурин театрында да эшли. Һәм ул һәрвакыт театрның үзе өчен беренче урында булуын әйтеп килде. Соңгы араларда Зөлфиянең спектакльләре һәм безнең концертлар еш туры килә башлады, шуңа күрә Ләйсән белән икәү генә чыгыш ясарга мәҗбүр булдык. Чираттагы зур гастроль турына безнең белән бара алмагач, Зөлфиягә филармониядән китәргә туры килде. Филармониядә эшләүче "ЗөЛәйлә" хәзер ике кешелек составта. Ләкин эштән тыш чакырган җиргә без өчәү барып җырлыйбыз, тулы составта эшлибез, - дип сөйләде Ләйсән Мәхмүтова.

 

– Һәр концертта тамашачы, яныбызга килеп, "Өченчегез кая?" дип сорый. "Театрда", дип җавап бирәбез. Инде ул сорауларга җавап биреп арып беттек. Башта Зөлфиядән башка җырлавы читенрәк булды, чөнки ике ягыңда кеше булуга, һәркемнең үз куплетын җырлауга күнектек. Әмма безгә яңа кеше кирәкми, чөнки аны өйрәтү бик озак һәм кыен булыр иде. Шуны әйтәсем килә: ике кеше булсак та, төркемдәге энергетика һәм җылылык кимеми, сәхнәне элеккечә шау-гөр китерәбез. Аннан соң үземнең генә аерым чыгышларым да бар. Әмма бу "ЗөЛәйлә"дән киттем дигән сүз түгел. Минем җырчы һәм автор башкаручы буларак, үсәсем, камилләшәсем килә, – диде Ләйсән.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк