Заворотнюк турында хәбәр пәйда булды

Федераль салым хезмәте актриса Анастасия Заворотнюкның бөтен бизнесын ябарга карар иткән. Telegram-канал Mash язуынча, «Азарт-Продакшн» җаваплылыгы чикләнгән компания телетапшырулар һәм шоулар төшерер өчен оештырылган булган. Актриса яманшеш белән авырый башлагач, аның бизнесы кызына күчкән булган. Әлеге вакытта бу бизнес бернинди дә керем китерми, шуңа да салым инспекциясендә аны ябарга карар иткәннәр.

 Шулай ук «Дар» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять тә ябыла. Бу оешма компьютер программалары эшләү белән шөгыльләнергә тиеш булган. Заворотнюк чирләгәч, оешманы Руслан Дорогобедка биргән булганнар.

Анастасия Заворотнюкның 2019 елда баш миендә яманшеш тапканнар иде. Әлеге вакытта ул дәвалану курсы үтә.

Өмет

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
701
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
"Әни, бар, көч туплап кайт, синең эшең күп булачак әле..."
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы