Логотип
Тарих

Ирек дигән татлы сүз…

Дөресен әйтим, мин үзем табигатем белән шактый ук кыюсыз һәм беркатлы адәм. Тик менә Фәүзия Бәйрәмова, Зәки Зәйнуллин, Рәшит Әхмәтҗан, Илдус Әхмәтҗан кебек гаярьләр арасына ничекләр тәвәккәлләп бары...

Дөресен әйтим, мин үзем табигатем белән шактый ук кыюсыз һәм беркатлы адәм. Тик менә Фәүзия Бәйрәмова, Зәки Зәйнуллин, Рәшит Әхмәтҗан, Илдус Әхмәтҗан кебек гаярьләр арасына ничекләр тәвәккәлләп барып кергәнмендер – хәзергәчә аңлап җиткерә алганым юк. Өстәвенә, бу ачлыкның күпмегә сузылачагы да, ничек тәмамланачагы да безгә мәгълүм түгел иде бит. Әгәр Татарстан Югары Советы, халык ихтыярына каршы килеп, федералларга гына ярашлы канун чыгарып куйса, ул, гомумән, тәмамланыр иде микән әле? Монда инде, телисеңме-юкмы, 1981 елда ун ирланд егетенең ирек хакына сәяси ачлык тотып һәлак булуын кабат исеңә төшерергә туры килә. Ә шул егетләрнең берсе, 66 көн ачлыктан соң, Тукай яшендә дөньядан киткән Роберт Сэндс үзенең төрмә көндәлегенә түбәндәге юлларны теркәп калдырган: «Алар мине сындыра алмас. Чөнки хөрлеккә, ирланд халкының хөрлегенә омтылыш – 
минем йөрәгемдә…» Ул чакта бу каһарманнарны яклап һәм, әлбәттә, колонизаторларны кис-кен гаепләп, Мәскәү матбугаты да бер шаулап алган иде…
 
Утлы таба сыман чыжлап торган Ирек мәйданында, ирексездән, менә шуларны да уйлап утыргаларга туры килде безнең башкайларга. Уйламаслыкта түгел иде шул: әгәр Мәскәү, дуамал бер фикергә килеп, гөрзиле опричник-ларына боерык иңдерә калса… Ә андый хәл булмас дип, йә кем кистереп әйтә ала? Ил әле Тбилиси, Баку, Вильнюс, Ригадагы канлы вакыйгалардан да айнырга өлгермәгән. Ә Русия куенындагы ниндидер татар тагын буза куптарып йөри!..
 
Хөр булырга хакы 
бардыр җирдә 
Һәрбер кызның, 
һәрбер угылның…
Ачлык тотып 
ачыклады халкым
Кояш астындагы урынын.
 
Фәрештәләрнең «амин» дигән сәгатенә туры килгәндерме, бу юлы язмыш безгә мәрхәмәтлерәк булып чыкты. Ачлык вахтасы хәвеф-хәтәрсез тәмамланды. Бөтен СССРдан Ирек мәйданына агылган халык вәкилләре бердәм булып парламентыбыз кабул иткән тарихи карарны алкышлады. Ихтимал, соңгы гасырларда бу кадәр үк татарның бер уй, бер теләк белән бергә җыелганы булмагандыр да әле. Әлеге акция кайбер хәлиткеч мәлләрдә халкыбызның бердәм була алуын да күрсәтте. Бердәмлек дигәннән, Ирек мәйданы безләргә тагын бер сабак бирде: әгәр җитәкчеләр үз халкы белән аңлашып эш йөртсә, халык хадимнәре, үз сайлаучылары ихтыярына каршы килеп, ордым-бәрдем кануннар вә карарлар кабул итеп утырмаса, ил-иләт тә, җитәкчелек үзе дә зур эшләр майтарырга сәләтле икән. 90 нчы еллар дәвамында җөмһүриятебездә халык файдасына кылынган байтак игелекле гамәлләр әнә шул хакта сөйли. Дөрес, ул заманда әле кануннарны тәңгәлләштерү шаукымы да, БДИ мәрәкәсе дә юк, салымнар да азрак салына иде.
 
Шунысы куанычылы: әлеге гамәлләрдә иң актив катнашучылар – сәнгать әһелләре булды.
 
 Ә иң мөһиме – Ирек мәйданы безне һәрвакыт ирек тәмен тоеп яшәргә әйдәп торды… 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк