Логотип
Тарих

Моңнарымны сезгә тапшырам...

Юк җырламый гүя аккош кебек йөзеп бара, менә-менә канатларын җилпеп очып китәр, бар җиһанны тутырыр төсле. Вафирә Гыйззәтуллина хакында әнә шундый балачак тәэсирләрем генә хәтергә уелып калган. Зәңг...

Юк җырламый гүя аккош кебек йөзеп бара, менә-менә канатларын җилпеп очып китәр, бар җиһанны тутырыр төсле. Вафирә Гыйззәтуллина хакында әнә шундый балачак тәэсирләрем генә хәтергә уелып калган. Зәңгәр экраннар аша моңнарын ирештерүче бу ханымның ни дәрәҗәдә зур йолдыз икәнлеген ул чакта сабыйлыгым белән аңлап та бетермәгәнмендер, тик аның кебекзур сәхнәләргә чыгып җырлыйсым килү теләге күңелемнең иң ерак төпкелләрендә әле дә саклана. Бу язмамны Вафирә Гыйззәтуллинаның кызы Камилә ханым һәм аның белән озак еллар бергә эшләгән нәфис сүз остасы Розалия Зәкиеваларның истәлекләренә таянып әзерләдем.

“Әни белән бергә үттем ул юлны...”

 

“Гыйзәтуллинаның берсен

Кояшка тиң күргән Тукай.

Кояш булгач ай да кирәк,

Кайда ул ай?

Ул Вафирә син бугай!” – дип яза күренекле драматург Туфан ага Миңнуллин. Татар җыр сәнгатенең йөзек кашы Вафирә Гыйззәтулинага исән булса, шушы көннәрдә 70 яшь тулган булыр иде. Кемнән генә сорама: “Ул – чын йолдыз, Ходайдан бирелгән талант иясе!” – дип искә алалар аның турыда.

Кечкенәдән авыл сәхнәсендә җырлап үскән кыз, 14 яшьләрендә Алабуга шәһәренә Культура-агарту училищесына укырга керү нияте белән чыгып китә. 4 еллык укуын 3 елда тәмамлап, Казанга музыка училищесына юл тота. Укудан соң идән юып, төннәрен белем туплый. Тырышлыклары бушка китми, укуын тәмамлагач, аны Консеваториягә кабул итәләр. Бишенче курста укыган чагында группадашы баянчы Рәшит Мостафин белән Воронеж шәһәрендә Бөтенсоюз халык җырлары һәм уен кораллары бәйгесендә катнашып лауреат исемен алып кайталар. “Шатлыктан нишләргә дә белмәдек, безне анда шулкадәр зурладылар, мактадылар. Ә без ышандык. Казанга телеграмма бирдек: “Урра, мы лауреаты!” Җиңүебез шатлык китерер, чәчәкләр белән каршы алырлар, дип уйлаган идек. Бездәме соң...”– дип искә ала бу турыда үзе Рәшит әфәнде еллар узгач.

1974-1975нче елларда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында эшли. Әмма бары үз халкына хезмәт итү теләге аны филармониягә китерә. “Татарстанда без аяк басмаган, авыл калмагандыр. Әни белән бергә мин дә ияреп йөрдем. Эшсез утырмадым билгеле, билетлар саттым. Ул чакларда җәен халык төн уртасына кадәр басуда. Концертлар да төнге уникеләрдә генә башлана. Шуңа да карамастан халык шулкадәр күп килә, төнге икеләргә кадәр рәхәтләнеп бәйрәм ясый идек. Ә кыш көннәрендә кар-бураннарга, салкын клубларына кармыйконцертлар бирдек, ут булмаган чакларда да кире кайтып китмәдек. Татарстан гына түгел, Карпаттан Камчаткагакадәр сузылган иде аның гастроль юллары. Ә чит илләргә ул чакта белмим кайсы гына татар артисты йөри алды икән. 80 елларда миңа 11 яшьләр тирәсендә, А.Пугачева, Л.Зыкина, В.Толкунова, В.Тихонов  кебек илнең танылган җырчы һәм язучылары белән бер поездда Эстониягә РСФСРның әдәбият һәм сәнгать көннәренә бардык. Татарстаннан – Нәҗип Җиһанов һәм Вафирә Гыйззәтуллина. Алар белән бер кунакханәдә торып, бер өстәл артында утырып  ашаган мизгелләрне һич онытасым юк. Шулай ук әнинең Ринат Ибрагимов белән Кубаның Гавана шәһәренә фестивальгә баруларын да хәтерлим. Безнең илдән бер үзе 40-50 градуслык эсседә кара тәнле хатын-кызлар арасында бии-бии чыгыш ясап лауреат исемен алып кайтты ул. Германия, Австрия, Америка илләрендә йөреп, андагы юлдашларына татарча җырлар өйрәтеп, чит ил тамашачысын да моңнары белән әсир итте. Кайчак, авылларда әбиләр: “Кызым, син җырлап кына йөрисеңме соң?” – дип сорый. Бу эшнең авырлыгын аңламыйлар. Әни шулай итеп, классик тавышы белән, гади халык арасында да мәхәббәт казанды,” – дип искә ала Камилә ханым.Ул үзе дә матур җырлый. Гүя әнисе челтерәп аккан моң чишмәсен кызына мирас итеп калдырган. Әмма никтер сәхнәдә балкырга теләми. Бу юлны әнисе белән бергә үтеп, ачысын да, төчесен дә күп татыганга, башка юнәлешне сайлый. Камилә ханым бүгенге көндә Казан шәһәре Вахитов районының 5нче лицее каршындагы 26нчы музыка мәктә­бендә хор һәм вокал дәресләрен алып бара. Күптән түгел бу мәктәпкә Вафирә Гыйззәтуллина исеме бирелгән. Биредә җырчының музее да эшләп килә. Ел саен көз айларында Вафирә Гыйззәтулина истәлегенә багышланган республика күләмендәге ачык балалар һәм олылар иҗаты бәйгесе үтә. Биредә теләгән һәркем катнашып, үз мөмкинлекләрен сыный ала. Тик менә әле һаман да үзләре яшәгән йортта җырчы исеменә мемориаль такта ачу теләгенә ирешә алмаганнар.Бу йортта яшәүчеләр барысы да шуны көтә. Рөстәм Яхин, Хәйдәр Бигичев элмә такталары янында Вафирә исеме дә уелырга тиеш, диләр. Әмма җырчының бакыйлыкка күчүенә 10 ел үтсә дә бу сорау һаман ачык кала бирә. Шөкер, быел филармония концертлар залында җырчының туган көненә багышлап Хәйрия концерты оештыру бәхетенә ирештеләр. Әмма аның да чыгымнары бары тик Камилә ханым өстендә бит. Шунысы сөенечле, Вафирә ханымның туган ягында бу нисбәттән тагын бер искә алу кичәсе дә үтәчәк. Ә җырчы туып үскән Камай авылында күптән түгел яңа мәдәният йорты ачылган. Шушы көннәрдә аңа да Вафирә Гыйззәтуллина исеме бирелергә тиеш.

 

Халкы өчен яшәде

“Аны беренче тапкыр якыннан күргән көнем, бүгенгедәй хәтердә,”– ди Розалия ханым Зәкиева. – “Ул вакытта мин аның алып баручысы түгел.Беренча катта филармониядә зур зал бар иде. Ни өчен кергәнем, исемә төшми. Шушы залда үзенең музыкантлары белән репетеция ясый иде ул. Вафирәне телевизорлардан гына күргән бар. Безнең өчен ул зур йолдыз, аның белән аралашу чынга ашмас хыял кебек иде. Кердем дә аны күреп, сихерләнеп катып калдым. Ул да мине күрде, әмма куып чыгармады. Алар җырлап бетергәнче шулай таң калып басып карап тордым. Бәлки ул минем күзләрдә үзенә соклану чаткысын күргәндер. Ә үзенә сокланганны ярата иде Вафирә. Ул чын актриса иде. Авылда сыер савып үссә дә, үз-үзен тотышында аксөяклек чалымнарын да сизәргә мөмкин. Бирсә дә бирә икән бит Ходай Тәгалә кешегә сәләтләрне өеп! Зифа буй, озын толымнар, сәхнә­гә ятышып тора торган мөлаемлык, куәтле матур тавыш, шул ук вакытта берникадәр усаллык та бар иде анда. Бу сыйфатлар Вафирә Гыйззәтуллинаны башка бик күп җырчылардан аерып, берникадәр өскәрәк күтәреп тора иде. Сәхнәдә ул очып кына йөри. Аны бар җирдә яраталар, аның өчен бөтен ишекләр ачык. Ә ул үзе моны белә. Бу аңа әйтеп бетермәслек зур ләззәт бирә. Әгәр исән булса, бүген ул консерваториядә профессор дәрәҗәсенә ирешкән булыр иде, дип уйлыйм. Ник үзенә Музыкаль театр ачмады икән, хәзерге вакытта Татар милли оперетта театрыбыз булыр иде. Ә аның моны эшләргә мөмкинлеге булды. Алай гына да түгел әле. Шулкадәр сәләтле, күпкырлы талант иясе иде бит ул. Шигырьләр, көйләр дә иҗат итте. Хәтта үз музыкантларының кемнең скрипкасында нинди кылны көйлисе барлыгын да минутында чамалап алып әйтә иде”.

Кыска гына гомере эчендә күпне эшләргә өлгерә Вафирә Гыйззәтуллина. Җыр-бию белән генә шөгыльләнми, җәмәгать эшләрендә, азатлык өчен көрәш мәйданнарында, мохтаҗларга ярдәм итүдә дә ул гел алгы сызыкта. Сәхнәләрдә дә иң беренчеләрдән булып халыкка “Туган тел”не җырлатып, туган ил, тел турында шигырьләр язып, аларны сөйләп, залга җыелган тамашачыны үз милләтен, телен хөрмәт итәргә чакыра. Тукай җырындагы “тыелган” 4 нче сторфаны да беренче ул җырлый. Концерт алдыннан халыкны уятырга теләп сөйләүләр, мәйданга чыгу, трамвай юлына аркылы төшүләр – берсе дә калмый.

90 еллар иде. Бервакыт җәй көне гастрольләргә чыгып киттек. Гармунчы Рамил абый Курамшин, биюче Гүзәл Вафина, мин, оператор, Вафирә апа һәм Рафаэль абый Ильясов. Рафаэль абый берничә урында җырлады да ниндидер сәбәпләр аркасында кире Казанга кайтып китте. Без юлыбызны дәвам иттек. Бер көнне Чаллыда җыен. Халык шаулый, Фәүзия Бәйрәмова да килгән. Вафирә апа да түзә алмаган, шунда чыгып киткән. Ә безгә юлга чыгарга вакыт. Көтәбез юк, концертка бер сәгать, ярты сәгать вакыт калды. Шунда мин:“Әйдәгез, концертны үзебез куябыз,” – дип, төркемне алып чыгып киттем. Алабугада халык җыелган. Каян көч килгәндер, белмим, тамашачы алдына чыгып әйттем. “Менә шундый хәл. Безнең артистларыбыз килә алмады, тик без концертны өзмәскә булдык. Риза булмасагыз билетларны кире тапшыра аласыз,” – дидем. Шулай куеп чыктык. Халык яратып кабул итте. Кунакханәгә кайтышка безне ярсыган Вафирә апа каршы алды. Мин куркуымнан баскычтан йөгереп менеп китеп, тиз генә әйберләремне алып төштем дә, бу кичне дусларыма барып кундым. Икенче көнне инде ачуы сүрелгән иде, бер ни булмагандай эшебезне дәвам иттек. Соңыннан даул турыда башка бер сүз әйтмәде, онытты. Эченә җыеп йөри торган гадәте юк иде аның. Ул дөньяны, кешеләрне, аның да әле күбрәк бәрелгән-сугылганракларын яратты. Бер караганда, мин кем инде аңа. Ә ул мине тәм-томнар пешереп бала тудыру йортыннан каршы алган, тәүге тапкыр улымны күкрәгенә кысканбердәнбер кешем булды. Мине үз канаты астына алды, гел ярдәм итеп яшәде. Мине генә түгел кыерсытылган, җәмгыять тарафыннан кире кагылган артистларны да гел үзе белән йөртте. Габдулла абый Рәхимкулов белән сөйләшеп сүзләре бетми торган иде. Өеннән һичкайчан кеше өзелмәде. Дуслары бик күп иде. Фасил Әхмәтов, Рөстәм Яхин, Заһид Хәбибуллин, Сибгат Хәким, Фәнис Яруллин, Фирдәвес Хәйруллина, Кояш Тимбикова гаиләләре белән гел аралашып яшәде. Өстәл түрендә яраткан ризыгы, үз куллары белән пешергән бәлеш урын алыр иде. Һәр кешегә ачык йөзле, киң күңелле, туры сүзле була белде,” – дип искә ала Розалия апа ара-тирә күз яшьләрен сөртеп.

Вафирә Гыйззәтуллинаның матур һәм зәвыкълы итеп киенә белүен дә, бу эшне яратып башкаруын да аерым әйтеп китми мөмкин түгел. Нинди генә караңгы авыл, суык сәхнәләр булмасын җиренә җиткереп бизәнә, иң яхшы күлмәкләрен алып кия. “Тамашачыны аерып карамады, халык өчен эшләде. Аңа карап соклана, аңа охшарга тырыша идек,” –дипискә ала аның турыда танышлары.

Көзге моң булып калды

Меңләгән чакрымнарга сузылган юллар да, шул юлларда очраган төрле каршылыклар, көнләшеп аяк чалучылар да сындыра алмаган Вафирәне. Ә менә ничәмә-ничә еллар хезмәт иткән филармониясеннән кыскартылу һәм дә өстәвенә радио-телевидениеләрдән дә читләштерүләре йөрәгенә очлы хәнҗәр кадагандай итә. “Юк, ул югалып кала торганнардан түгел. Шулай да  соңгы елларда сула барды. Дөнья кысаларын тарсындымы:“Очасым килә”, – дип кабатлый иде ул еш кына.

Филармониядән кыскартылгач, күп кенә артистлар үз көнен үзе күрә башлады, алга ничек тә җан асрау кайгысы килеп басты. Мин туйлар алып бару эшенә кереп киттем. Ә Вафирә үз сәнгатен беркайчан да алай вакламас иде. Моны күз алдына да китереп булмый. Дөрес, концертлар оештырудан туктамады ул, гел юлда булды. Әмма заманы башка иде шул, җиткерә торган түгел. Балаларын туендырыр өчен концерт күлмәкләрен дә чыгарып сатарга мәҗбүр булды. Һәлакәткә очраган көнне дә алар акчалары бетеп районга концерт куярга чыгып киткәннәр иде. Фаҗига турында иртән баламны мәктәпкә җыйган чакта радиодан ишеттем, һәм елап идәнгә аудым. Безнең өчен бу шулкадәр көтелмәгән хәл иде. Кемдер әйтте, Вафирә апа бер ел алдан ук концертлар куеп йөргән чакта, үләсен алдан сизенгән күк, мине бу юлдан алып кайтырсыз дип әйткән булган...” Җырчының соңгы еллары турында Розалия апа әнә шулай искә ала. Кызы Камилә ханымнан төшегезгә кергәне бармы дип сорашам. Керә икән. Нәкъ өндәгечә матур итеп киенгән, ак яулыклар бәйләгән, я мул табынлы өстәл артында, я күктә ак болытлар арасында килеш. Димәк ул анда да үз урының тапкан, ул оча, халкына багышланган керсез җаны, илахи саф моңнарына уралып, җиде кат зәңгәр күкләрдә оча!

 

 

Моңнарымны сезгә тапшырам

Төнен еллыйм, күрмәсеннәр диеп,

Кайчак төннәр буе тырнашам.

Ап-ак бураннарда чыгып китеп,

Такташ “Алсу”ыдай адашам.

Гомер узды дөреслекне эзләп,

Тик тапмадым – нинди аяныч.

Ә шулай да өметемне өзмим,

Сезгә җырлыйм – миңа куаныч.

Кызганмагыз мине, кызганмагыз,

Үзем сайладым мин язмышны.

Каргышлымы ул, әллә сагышлымы,

Яраттым мин, дуслар, тормышны.

Башым иеп, Аллаһыма киләм,

Гафу кыл, дияргә ашыгам.

Гомерем буе йөрәгемдә йөрткән,

Моңнарымны сезгә тапшырам.

В.Гыйззәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк