Логотип
Тарих

ТУФАН БҮГЕН ДӘ ЯШИ

5-11 октябрьдә Казаныбызның Г.Камал һәм К.Тинчурин исемендәге театрларында аның әсәрләре буенча куелган 19 спектакль күрсәтелде.  Декадада Татарстаныбыз  коллективларыннан кала, Мари Иле яшь тамашач...

5-11 октябрьдә Казаныбызның Г.Камал һәм К.Тинчурин исемендәге театрларында аның әсәрләре буенча куелган 19 спектакль күрсәтелде.  Декадада Татарстаныбыз  коллективларыннан кала, Мари Иле яшь тамашачылар театры, М.Фәйзи исемендәге Оренбург Татар дәүләт драма театры, Уфа “Нур” Татар дәүләт театры, Башкортстан Республикасы М.Кәрим исемендәге милли яшьләр театры, М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры катнашты.  Бер Г.Камал исемендәге театрда гына да Т.Миңнуллинның 20 ләп пьесасы куелган, шуңа күрә декаданы йомгаклаган, драматургны искә алу кичәсенең дә анда үтүе очраклы хәл түгел. Анда татарстан Дәүләт Советының рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев, Түбән Кама Татар дәүләт драма театрының директоры Рөстәм Галиев, “щепкинчы”лар Т.Миңнуллин турында истәлекләре белән уртаклашты. “Кешегә Аллаһы Тәгалә ике гомер бирә диләр, Ә Туфан агага өч гомер насыйп булган. Ул бүген арабызда булмаса да, аның гомере халык хәтерендә дәвам итә, пьесалары бүген дә сәхнә түрендә, аның спектакльләрендә заллар һәрвакыт тулы,” - дип башлады сүзен әдипнең якын дусты, язучы, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Разил Вәлиев.  Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры Рөстәм Галиев исә : “Туфан ага бер театрны да аерып карамады. Милли театрларыбызны алга җибәрү өчен җан-фәрман чабып йөрде. Менә әле дә без Туфан аркасында зурландык, спектакльләребезне зур сәхнәләргә алып килеп күрсәттек, аралаштык. Театрлар бердәм булып, бер йодрыкка тупланып яшәргә тиеш,”- дигән фикерен җиткерде.Әлфия Миңнуллина да әтисе турында җылы сүзләр әйтте. Кичәдә  Т.Миңнуллин пьесасы буенча куелып, бүгенге көндә тамашачы тарафыннан иң яратып карала торган “Гөргөри кияүләре” спектакленнән өзек  күрсәтелде. Ә “Бәрмәнчек” керәшен татарлары ансамбленең чыгышы аны тагын да тулыландыра төште. Камал театры хезмәткәрләре, язучының туган авылына барып, авылдашлары белән аралашып җылы әңгәмәләр дә эшләгән. “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле академия театрында байтак еллар инде уйналмый, чөнки төп геройны Шәүкәт Биктимеров кебек оста башкарырдай артистны табуы кыен. Әмма Т.Миңнуллинның искә алу кичәсе Әлмәндәр бабайдан башка тулы булмас иде. Бәхеткә, “Казан” бию ансамбленең репертуарында Әлмәндәр бабайның Әҗәл белән тартышуын гәүдәләндергән театральләштергән бию бар икән. Искә алу кичәсендә ул бик ярап куйды. Артистлар Зөлфирә Зарипова һәм Фирая Әкбәрова башкарган җырлы багышлау нур өстенә нур булды.   “Кешегә Аллаһы Тәгалә ике гомер бирә диләр, ӘТуфан агага өч гомер насыйп булган,” - дип башлады сүзен әдипнең якын дусты, язучы, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Разил Вәлиев. Әйе, бүген Туфан ага арабызда булмаса да, аның гомере халык хәтерендә дәвам итә, пьесалары бүген дә сәхнә түрендә, аның спектакльләрендә заллар һәрвакыт тулы.Әдипнең 80 еллыгы уңаеннан узган театрлар декадасында да Татарстан, Башкортстан, Мари Иле республикаларыннан килгән коллективлар аның әсәрләрен тәкъдим итте. “Туфан ага бер театрны да аерып карамады. Милли театрларыбызны алга җибәрү өчен җан-фәрман чабып йөрде. Менә әле дә без Туфан аркасында зурландык, спектакльләребезне зур сәхнәләргә алып килеп күрсәттек, аралаштык. Театрлар бердәм булып, бер йодрыкка тупланып яшәргә тиеш,”- диде Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры Рөстәм Галиев.

   Драматург Т.Миңнуллинны искә алу кичәсе М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында да узды. Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Ханов үзенең хатирәләрендә 1976 елга кайтты. Бу вакытта ул “Үзебез сайлаган язмыш” спектаклендә 27 яшьлек егетне уйнаган булган. Кичәдә алар күренекле артистка Нурия Ирсаева белән бу спектакльдән күренеш тәкъдим итте. Очрашу бик җылы, дустанә мохиттә үтте. Кичәне ике телдә алып бардылар. Анда драматургның хатыны Нәҗибә Ихсанова һәм кызы Әлфия Миңнуллина да килгән иде. Чарада шулай ук Г.Камал исемендәге академия, Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама, Уфаның “Нур”, М.Кәрим исемендәге Уфа яшьләр, Стәрлетамак һәм Салават башкорт драма театрлары катнашты.

16 октябрьдә исә Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры  Туфан ага Миңнуллинны искә алу кичәсе белән яңа сезонын ачып җибәрде. «Кайда икән алар..» дип исемләнгән  тамаша тантаналы рәвештә театр фойесында Туфан Миңнуллинның бюстын ачу тантанасыннан башланып китте. Аның авторы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Винера Абдуллина.

 

Бәйрәмгә килгән рәсми затлар, әдипнең каләмдәшләре һәм иҗатташ дуслары аның турында байтак җылы сүзләр әйттеләр. Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Туфан Миңнуллинның язучы, җәмәгать эшлеклесе, депутат буларак  татар һәм Татарстан мәдәниятен үстерүгә керткән  хезмәтен югары бәяләде.

– Әйтерсең лә Туфан Абдулла улы күкләрдән безне күзәтә һәм үзен онытмаганнары өчен шатлана. Ул безнең йөрәкләрдә яши һәм яшәр, - диде ул.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин кичәгә килүчеләрнең барысын да шушы тантана белән котлады һәм менә өч ел инде театр үзе исән чакта ук  татар әдәбияты классигына әверелгән талантлы язучы исемен йөртә дип асызыклады.

  Бу безнең өчен бик зур вакыйга. Туфан абый һәрчак әхлаклылык һәм рухи үсеш үрнәге булды. Ул безнең шәһәргә еш килде, артистларга һәртөрле ярдәм күрсәтте һәм аларны яратты. Театр диварлары аның әсәрләренең рухы белән сугарылган, - диде  Айдар Рәис улы.

Кичәдә катнашучылар игътибарына Туфан Миңнуллинга багышланган фильмнан  зур өзек тәкъдим ителде, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар драма театры, М.Гафури исемендәге башкорт академия театры һәм Түбән Кама театрының үз артистлары башкаруында драматург әсәрләре буенча куелган спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде. Татарстанның һәм РСФСРның халык артисткасы, язучының хатыны Нәҗибә Ихсанова катнашында “Гөргери кияүләре” исемле музыкаль комедиядән күрсәтелгән өзек  һәркемнең күңеленә хуш килде. РСФСРның халык артисты Ринат Таҗетдинов чыгышы кичәгә рухи җылылык өстәде.

 

Кичәдә Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлеге гамәлгә керткән Туфан Миңнуллин исемендәге премиянең тәүге лауреаты билгеле булды. Бу бүләк танылган драматург һәм сценарист Мансур Гыйлаҗевка тапшырылды.

Соңыннан Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама  татар дәүләт театры директоры, баш режиссер Рөстәм Галиев узган 25 нче сезонга йомгак ясады. Ул “Иң яхшы хатын-кыз роле” (Гүзәл Шәмәрдановага Палый роле өчен, “Гөргери кызын бирә”, Т.Миңнуллин әсәре), “Иң яхшы ир-ат роле” (Юрий Павловка Зират каргасы роле өчен “Кадер кичәсе”, Рөстәм Галиев, Рафил Зәйнуллинга Хәсрәт роле өчен “Кадер кичәсе”, Рөстәм Галиев), “Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле” (Гөлнур Галиевага Кәтернә роле өчен, “Гөргөри кызын бирә”, Т.Миңнуллин, Гөлназ Фәхразиевага Әүдәки роле өчен, “”Гөргери кызын бирә”, Т.Миңнуллин), “Иң яхшы эпизодик роль” Рәис Галиевка Язмыш роле өчен “Кадер кичәсе”, Рөстәм Галиев) номинацияләрендә җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк