Логотип
Тарих

Уяну мәйданы

1990, 25 август.   Мин сәясәтче түгел. Мин язучы. Әмма 1990 елның 25 августында башланачак халык вәкилләре җыенына бармыйча өйдә утыра алмадым. Язучының, сәнгать кешесенең эше урамда, нәмаешларда...

1990, 25 август.
 
Мин сәясәтче түгел. Мин язучы. Әмма 1990 елның 25 августында башланачак халык вәкилләре җыенына бармыйча өйдә утыра алмадым. Язучының, сәнгать кешесенең эше урамда, нәмаешларда кычкырып йөрү түгел, аның урыны язу өстәле янында, дип акыл өйрәтүчеләр күп булды. Татарстан автономияле (Мохтар) җөмһүриятенең Югары дивани мәҗлесе башланырга бер сәгать чамасы калганда мин Ирек мәйданында идем. Үземнән башка анда адәми зат булмас дип өметсез генә килсәм дә, мәйдандагы халыкның күплегенә хәйран булдым. Йөзләп кеше бар иде. Шунысы да бик олы сөенеч иде. Яшел байраклар тоткан, ай-йолдыз сурәтле әләмнәр, маңгайларына «А3АТЛЫК» дип язылган яшел тасмалар бәйләгән яшь егетләрне, кызларны күргәч, күземә яшь килде. Яшибез икән әле, үләргә иртәрәк икән әле, дидем. Ә инде болар Чаллыдан, Түбән Камадан килгән егетләр, дигән сүзләрне ишеткәч, уйлап куйдым: Казан, әле Казан уянмаган...
 
Вәкилләр күренүгә, халык һаваны ярып:
– Азатлык! Азатлык! Азатлык! – дип кычкыра башлады.
 
Бу да минем өчен яңалык иде. Шушы ике-өч йөз кешенең бергә тупланып, йодырыкларын һавага төбәп «Азатлык» кычкыруы маңкортка әйләнеп бетә язган татар халкының кыю көрәше булып тоела иде миңа.
Чаллы егетләренең җитәкче-ләре Зиннур Әһлиулла, Тәлгать Әхмәдиша, Дамир Галимҗан тавыш көчәйткечләр аша гелән сәяси торым хакында, әледән-әле халыкка оран сала торалар. Мин дә берничә тапкыр үз фикерләремне әйттем. Мин сөйләгәннәр өч тарафка аталган иде. Беренчесе – милиция хезмәткәрләренә, икенчесе – халык вәкилләренә, өченчесе – халыкка.
Бу көнне без мәйданда, чама белән, биш йөз кеше идек. Утырыш башланды. Без «АЗАТЛЫК» кычкырып, көне буе мәйданда йөрдек. Ара-тирә туктап, халык җыеп, ни теләгәнебезне аңлата башладык. Узгынчылар безгә карата төрле сүзләр әйтәләр.
 
Кайберәүләр:
– И балакайларым, бахыркайларым, алып кына китмәгәйләре! – ди.
– Дөрес сөйлисез! Без сезнең белән! – дигәннәре дә бар.
Безне хурлап, рәнҗетеп киткәннәре дә юк түгел. 
 
1990, 27 август.
 
Икенче көнне иртүк мәйданга җыелдык. Халык күбәя, кичке якка тагын да күбрәк иде. Чаллы егетләре Казанны дер селкетә. Мин аларга ияреп йөрим, чөнки тавыш көчәйткечләр аларда, байраклар, өндәмәләр, гыйбарә-тәгъбирләр алар кулында, мәйданга алар хуҗа.
 
Ленин һәйкәле янында безне көн саен ике эт каршылый. Берсе зуррак, берсе кечерәк ике ак эт. Йортсыз, хуҗасыз бичаракайлар мөлдерәп безгә карыйлар. Сез дә безнең хәлдә бит, диләр шикелле. Без нәмаеш белән урап йөргәндә, алар да безгә ияреп бара. Кич белән, караңгы төшкәч, шушында, Ленин сыны янындагы чирәмгә ятып безне озатып калалар. 
 
Заманалар үзгәрә тора. Менә бүген генә, берничә сәгать эчендә генә дә сәяси мохит кинәт үзгәреп куйды. Урамдагы халыкның уянуы, һәр вәкилгә йодырык селки-селки үз таләбен куюы, һәрбер вәкилне урап алып «эшкәртүләре», каршыларына йөгереп чыгулар һәм мәйдан буйлап, элеккеге Обком йортының алдында да, артында да микрофон аша «Азатлык» кычкыру, дөреслекне сөйләп тору, тәэсирсез калмады кебек – күп кенә чыгышларда депутатлар мөстәкыйльлекне яклый башлады.
 
Мәйданда халык арта бара. Италия телевидениесе бу хәлләрне төшереп йөри. Ләкин татар телевиденисе, татар киносы күренми, алар безне төшерергә теләмиләрме? Халыкның тарихи шушы мизгелендә ничек итеп үзенең югалткан хокукларын яклап, урамга чыкканын төшерергә теләмиләр, йоклап яталар. Ленин һәйкәле төбендә. Ләкин бер генә оператор да, бер генә магнитофончы да безне төшереп, яздырып йөрми. 
 
Урам тулы халык. Күп, яхшы сүзләр сөйләнә. Язучылар да уяна. Беренче көннән алып мәйданга йөри торган язучылар бар. Бер мәртәбә килеп карамаганнары күбрәк. Ләис Зөлкәрнәй, Рөстәм Мингалим, Газинур Морат, Рәшит Әхмәтҗан, Флүс Латыйфи, Рашат Низами, Нияз Акмал, Зиннур Хөсниярлар гел күз алдында. 
 
Мәйданда артистлар да бар. Равил Шәрәфи көн саен килә. Шамкай көн саен килә. Вафирә һәрвакыт монда. Гөлзада һәрва-кыт монда. Риф Гатауллин күренә. Мәсгудә Шәмсетдин халык арасында. Рамил Курамша беренче көннән бирле урамда.
Халык тагын да артты. Эшләр бара шикелле. Вәкилләрне каршы алырга ипи кибетеннән алып Зур Урамга кадәр бөтен мәйданны томаладык. Арада тыкырык калдырып, вәкилләрне шул тыкрыктан үткәрәләр. Халык мәнфәгатен яклаган вәкилләргә рәхмәт сүзләре кычкыралар. Ләкин әле татар язучы-вәкилләре җыелышта каты сүзләрен әйтмиләр. Фәүзия Бәйрәмова бер ялгызы телгәләнә, бәргәләнә.
 
Мәйданга бик күп әбиләр, апалар килде, алар чиләк-чиләк кайнар бәрәңге, май, чәй, помидор, ипи алып килгәннәр. Ап-ак яулык, матур шәлләр бәйләгән пөхтә, чиста карчыклар. Менә кемнәр көрәшә! Менә кемнәр батыр! Татар ирләре, татар егетләре йоклап ятканда, татар карчыклары азатлык таләп итеп урамга чыккан. Акчалары беткән Чаллы егетләренең тамагын шушы әбиләр туйдыра. Урам тутырып әбәт ашый халык. Халык үз көрәшчеләрен тәрбияли, ярдәм итә. Моны күреп күңелем тула. Кешегә күрсәтмичә генә җылап алдым. Бу җылау халкымның мес-кен булып торган елларын искә төшергәннән дә, халыкның аз-маз уяна башлаганыннан да иде бугай.
 
Әбиләр: «Ашагыз, балакайла-рым!» – дип икмәк турый, чәй ясыйлар.
 
Шулай итеп, без әлсерәп соң гына өйләребезгә таралдык. Бирсен Ходай, иртәгесе яхшы булсын! Иртәгә хәлиткеч вә соңгы көн. Аллаһе Тәгалә үзең ярдәм ит!
 
1990 ел, 28 август.
 
Ирек мәйданы.
Иртән иртүк Ирек мәйданына килдем. Чаллы егетләре инде уянган, әләмнәрен күтәреп, гыйбарәләрен, тәгъбирләрен асып, «Азатлык» дип кычкыра-кычкыра Иҗтимагый мәркәздән Ирек мәйданына таба киләләр иде. Мин, куанып, аларга каршы йөгердем, сафка кушылып, тавышым карлыкканчы кычкыра-кычкыра Обком йортына киттек. 
 
Халык арта бара, ләкин күңел тагын да күпне тели. Их, бер ун-унбиш мең кеше җыярга иде шушында, дим. Халык күп булса, һич шик юк ки, халык җиңәчәк икән, мәйданда йөреп мин шуны аңладым. Бу турыда мин Рәшит Ягъфәргә әйттем; ул сабыр гына сүземне тыңлап бетерде дә, тиз генә каядыр китеп тә барды, ярты сәгать чамасы да узмагандыр, ул бер кочак кәгазь төргәкләр күтәреп килеп җитте. Халыкны күпләп мәйданга чыгарга өндәп язылган өндәмәләр иде алар. Без аларны тиз арада халыкка таратып бетердек.
 
Хәлсезләнеп соң гына өйгә кайтып егылдым. Арган булсам да йоклый алмадым.
 
1990 ел, 30 август.
 
Ирек мәйданы.
Татар халкының язмышы хәл ителә торган соңгы көн. Нәрсә булачак бүген?
 
Сәгать унга хәтле халык мәйданнан таралмады. Җыелыштан чыгып-чыгып хәбәр иткәләделәр: имеш, РСФСР президенты сайлау Татарстанда булмаячак, ләкин арттагы ике өстәмә пункт шовинистларга тишек калдыра икән. Халык беренче пункт-ка шатланды, икенче пунктны өнәмичә сызгырырга тотынды. Депутатлар чыга башлады. Халык, тилеләрдәй булып, ризасызлык белдерә. Милиция чаба, халык йөгерә. Куркыныч мизгел иде бу.
 
Батулла  тавышы:
– Ирек мәйданы. Дүртенче көн. Разил Вәли белән сөйләшү.
 
Батулла:
– Кичә нәрсәләр булды, Разил?
 
Разил  Вәли: 
– Кичә бер группа депутатлар, суверенитетны яклаган депутатлар, Шәймиев белән очраштык. Без әйттек: әгәр дә безнең хыяллар тормышка ашмаса, дәүләт суверенитеты булмаса, без татар депутатлары, – җыелышып милли суверенитет мәсьәләсен күтәрәчәкбез, дидек.
 
Батулла: 
– Бик дөрес. Бу батырлык булачак!
 
Разил: 
– 1966 елда Вена килешүенә безнең ил кул куйган. Анда: һәрбер милләт үзбилгеләү, үзенә баш булырга хокуклы, диелгән.
 
Батулла:
– Яхшы хәбәрең өчен рәхмәт, Разил.
 
Батулла  тавышы:
– Бәлки татарның яңа тарихы шушы көннән башланып китәр? Иншалла, шулай булсын!
 
Мәйданда халык күп. Халык яклы депутатларга:
– Рәхмәт! Мең яшә! – дип кычкыралар.
 
Чаллылар ярдәмендә татар язучылары да уяна башлады. Сез мәйданда Ркаил Зәйдулла, Зиннур Хөснияр, Рөстәм Фәйзулла, Рәшит Әхмәтҗан тавышларын ишетәсез:
– «Азатлык! Азатлык!»
 
Беренче көннән алып мәйданга бер төркем татар кызлары килә. Алар маңгайларына яшел тасма бәйләгәннәр, тасмага «Азатлык» диеп язылган. Шулкадәр матур булып, килешеп тора ул кызларга. Болай да чибәр кызлар, бу тасманы бәйләгәч, тагын да матуррак, ягымлырак, миллиерәк булып күренәләр.
 
Халык Ленин һәйкәле янына китте. Анда үзеннән-үзе төзелгән концерт башланды. Мәсгудә Шәмсетдин яңа җыр язган, шуны бөтен халыкка өйрәтә.
Уянды бөек татар, җиһан тетрәткән татар.
 
Рәнҗеттермә телеңне
 
Бу соңгы көрәш, татар...
 
Сәгать унсигез дә егерме биш минут. Яңгыр коя. Халык күп. Яңа гына Татарстанга суверенитет турында игълан яңгырады. Халык бу хәбәрне төрлечә кабул итте. Алкышлар да булды, ризасызлар да күп иде. Сөмсере коелганнар да байтак. Шашып-шашып шатланучылар бар. Мин сөенмәдем дә, көенмәдем дә. Чөнки иң начары түгел, шөкер, иң яхшысы да түгел. Әмма зур җиңү иде бу…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк