Логотип
Театральная лавка

Баш куям тезләреңә... - Айгөл Әхмәтгалиева

Катнашалар: Шәмсенур әби — 90 яшьләрдә. Җитез, нык карчык. Сабирҗан — аның улы, 60-65 яшьләрдә. Кәшифә — Сабирҗанның хатыны, 50-55 яшьләрдә. Гөлшат — кызлары, 16 яшьтә. Гөлчирә — 35-40 яшьләрдә...

Катнашалар:

Шәмсенур әби — 90 яшьләрдә. Җитез, нык карчык.

Сабирҗан — аның улы, 60-65 яшьләрдә.

Кәшифә — Сабирҗанның хатыны, 50-55 яшьләрдә.

Гөлшат — кызлары, 16 яшьтә.

Гөлчирә — 35-40 яшьләрдә.

Ирек — аның улы, 16 яшьтә.

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ

Беренче күренеш

Язның җәйгә авышкан мәле. Сәхнә икегә бүленгән. Бер якта Сабирҗаннарның ишегалды. Хуҗалыкның нык, төзек булуы күзгә ташлана. Капка төбендә челтәр бизәкле эскәмия тора. Сул якта — бакча капкасы. Сәхнәнең икенче өлешендә — өй эче. Бүлмә гөлләргә күмелгән. Стенада — шамаил. Ерактан, үзәкләрне өзеп, «Озату» көе яңгырый. Бу көй драмадагы төп «роль»ләрнең берсе дияргә дә мөмкин. Бераздан сүзләре дә ишетелә:

Баш куям тезләреңә лә,

Яшь коям эзләреңә...

Пәрдә ачылганда кыйблага карап баскан Шәмсенур әбинең намаз укыганы күренә. Бусагада, аңа төбәлеп, Гөлчирә утыра. Исерек үк булмаса да, кыяфәте сокланырлык түгел. Чәчләре тузгып иңбашына таралган. Тик аны иске киемнән, таушалган, ямьсез дип булмый. Йөзендә ниндидер сагыш, гамь. Ул бераздан әкрен генә атлап эскәмиягә чыгып утыра. Кулындагы каптырмасы белән чәчләрен бер җыя, бер сүтә. Урам яклап ашыга-ашыга килгән Ирек күренә.

Ирек (өзгәләнеп диярлек). Эх, әни?! Гөлшатларның капка төбенә килеп утырмасаң, эскәмия беткәнме? Кай арада өлгердең тагын?

Гөлчирә. Ярар инде, улым, ярар, кызарга гына торма әле. Баш авыртканы басылмасмы дип, әз генә бит.

Ирек. Әни дим, Гөлшатлар кайтып кергәнче, кыймылдыйк әле моннан. Болай да бөтен авыл халкы алдында оят бит инде. Әни дим...

Гөлчирә. Гөлшат та Гөлшат авызында. Кара, улым, әллә соң күзең төштеме үзенә? Һай, балакаем, биеккә сикереп, билеңне авырттыра күрмә берүк. Персидәтел кызы сиңа ишме дә, миңа төсме?

Ирек. Син менә шулай урам буйлап аракы теләнеп йөргәндә кызлар турында гына уйлый алам шул мин.

Гөлчирә. Анысы синнән генә калмас калуын. Тик бу йортның капкасын кагасы түгел, ишетеп кал.

Ирек (аптыравын сиздермәскә тырышып, көлгәндәй итә). Нәрсә, әллә кинодагы кебек ата-бабаларыбыз буталышып беткәнме? Мин — Гөлшатның әтисе Сабирҗан абый малае, яки Гөлшат — минем әтинең кызы...

Гөлчирә. Әкият сөйләп, мәрхүм атаңа тел тигереп тор тагын. Уф, эчем яна, йөрәгем яна. Бар әле, улым, кайта тор син.

Ирек (әнисен култыклап торгызмакчы була). Әни! Торасыңмы, юкмы?

Гөлчирә (кире какмаслык итеп). Мин исерек түгел, Ирек улым. Бар, кайта тор. Шәмсенур әбиеңә  бер генә авыз сүзем бар.  Хәзер, эзеңә бастырып, кайтып җитәрмен. Атла, улым, мине көтмә.

Ирек кул селтәп чыгып китә. Гөлчирә башын ике кулы белән тотып, тезләренә таяна. Машина килеп туктаган тавыш ишетелә. Шаулап-гөрләп, Сабирҗан, Кәшифә, Гөлшат кайтып керәләр. Кәшифә әледән-әле күзләрен сөртә. Ул еш кына «дигәндәй» сүзен өстәргә ярата.

Сабирҗан. Ярар инде, әнисе, малаең армиягә китте дип, шулхәтле суган суы агызма. Булды, булды.

Гөлшат (кулында гөл яфрагы). Автобус кузгалып киткәндә үзең дә еладың бит, әтием.

Кәшифә. Гаеп эш түгел лә, сез бигрәк инде дигәндәй. Исән-сау йөреп кайтсын, шул гына. (Гөлчирәне күреп). И-и Алла, тишекле биш тиен кебек, тагын шушында килеп утырган. Булса да булыр икән. Синең кайгы гына бар иде ди монда дигәндәй.

Гөлчирә (Сабирҗанга туп-туры текәлгән хәлдә). Нихәл, Кәшифә апа, озаттыгызмы Алмазны?

Кәшифә. Юк, военкомат ишеге төбеннән синең яныңа җитәкләп кире алып кайттык.

Гөлшат. Әниемә аптырама, Гөлчирә апа. Абый киткәч, клубта кем каравыллап йөрер дип, минем өчен кайгыруы аның.

Кәшифә (күзләрен сөртеп). Нинди телдер синдә, кызым. (Өйгә уза).

Гөлшат (көзге чыгарып). Абау, нинди дип, гап-гадәти, кызыл тел бит инде.(Кыланчыкланып, өйгә уза.) Ура, абый китте! Да здравсвует Ирек! (Гөлчирәгә күз ташлагач)  Дөресрәге, да здравствует свобода!

Кереп китә.

Сабирҗан да авыр адымнар белән өйгә юнәлә. Аның һәр күзәнәген Гөлчирәнең сораулы карашы эзәрлекли, ир моны аркасы белән дә тоя. Борылмый түзә-түзә дә, ишеккә йодрыгы белән каты гына бер суккач, тын кала. Кереп китә. Гөлчирәнең карашы ишеккә берегеп кала.

Икенче күренеш

Өй эче . Шәмсенур әби, Кәшифә, Сабирҗан, Гөлшат өстәл тирәли чәй эчеп утыралар.

Сабирҗан. Нәрсә ди малаең, әнисе? «Армиядан кайтам да, авылда  җир хуҗасы булам», диме? Вәйт син аны, әтисе малае диген, ә! Болай булса, авыл ышанычлы кулларга кала икән, үкенечле түгел.

Кәшифә.  Синең шул инде, һаман үз кайгың дигәндәй... Инде Казанга җитеп киләләрдер. Барганчы ук әйберләрен урлатып бетермәсә ярар тагын.

Шәмсенур. Башы исән булсын, диген, килен. Мал табылыр ул. Тыныч җирләрдә хезмәт итәргә язсын, әйбәт ләчәлникләр туры килсен дип телә.

Гөлшат (пырхылдап). Ләчәлниген кем белсен, дедлары әйбәт булсын диген син.

Сабирҗан. Бигрәк күп беләсең син, Гөлшат кызым, ә? Кемгә охшагансыңдыр.

Гөлшат. Борчылма, әтием, сиңа түгел.

Кәшифә (кызына). Тәрәзәдән карале, киткәнме теге? Ашка кара таракан булып төшмәсә, төнлә йоклый алмыйдыр, билләһи.

Шәмсенур. Кемне әйтәсең, килен?

Кәшифә. Кем булсын, бар бит инде безнең капка каравылчысы.

Сабирҗан. Бәйләнмә инде шул мескен Гөлчирәгә.

Кәшифә. Бәйләнми ни. Күпме түзәргә була, менә адәм тәганәсе. Ире үлгәннән бирле безнең тирәдән киткәне юк. Елдан артты түгелме? Күзен аларта да Сабирҗанга карап ката дигәндәй. Бер-берегезгә карашып торасыгыз килсә, әнә, идарәңә чакырт. Ичмаса, кеше күзе өстендә булмассыз.

Сабирҗан. Җитте дим!

Гөлшат. Баш-ла-на! Җир йөзендә Гөлчирә апа булмаса, безнең өйдә яшәүнең бер кызыгы да калмас иде.

Кәшифә. Әнкәй, ичмаса син шул алкаш хатынның үзәгенә үткәреп бер сүз әйтә белмисең. Элегрәк, исереккә сәлам бирмә, ул бирсә дә син алма, дип үзең үк мөнәҗәт көйләп утыра идең түгелме соң? Хәзер түреңә утыртып, аяк астына келәм булып кына җәелмисең дигәндәй.

Шәмсенур. Бусагадан узганы юк аның, килен. Ишек яңагына башын сала да, мин намазымны бетергәнче селкенми дә утыра, бахыр. Аның да эче тулы уттыр инде, нихәл итәсең. Өрлек кебек ирен җир куенына салсын да, өч бала белән сыңар канат калсын әле. Атагыз Сафиулланың кара пичәтле кәгазе килгәндә, мин дә итәгемдә өч бала утыртып калган ием, андый хәсрәт ачысын мин дә беләм. И-и, җаныкаем, гармунының каешларына башын сала-сала, җырлап киткән ие дә соң...

(Әкрен генә көйли).

Баш куям тезләреңә лә,

Яшь коям эзләреңә...

Кәшифә (урыныннан кузгала). Бишбылтыр сугышта үлгән Сафиулланы сөйләүдән кайчан туктарсың икән? Мин сөйлимен аңа Герман белән Кытайны, ул сөйлидер Гайникамал түтәйне...

Пырылдап күрше бүлмәгә чыгып китә. Сабирҗан да аның артыннан чыга.

Шәмсенур. Бәй, атагыз турында сөйләгәнне дә яратмагач.

Гөлшат. Гөлчирә апаны күрсә, җеннәре котыра шул әнинең. Әбием, бер сүз әйтимме? (пышылдап). Ул бит әтине шуннан көнли.

Шәмсенур. Китчәле, син дә тузга язмаганны сөйләп утырма. Йөрәге янганга әле анда, әле монда сугылып, юлын адашып йөри Гөлчирә бахыр. Эчкечегә сабышып баруы гына яман, һай, яман. Хатын-кызны ул чирдән аралап алуы да бик авыр диләр бит. Балаларының бәхетенә, акылга гына килсен иде берүк. Алары да аяклыдан кулсыз дигәндәй... Синең белән укыганы иң олысымы соң әле?

Гөлшат (яктырып). Ирекне әйтәсеңме? Соң, аңа да, миңа да уналты инде. (Кинәт күңелсезләнеп). Миннән качарга гына тора ул, яратмый ул мине...

Шәмсенур (көлеп). И бәбкәм, борыныңа егетләр исе керә башлаган түгелме соң? Синең кебек кызны да яратмагач, өч тиенгә дә кирәге юк аның. Егет булса, ут булсын, ут булмаса юк булсын, диләр ие безнең заманда. Бабаң, мәрхүм, арыслан да җөрәкле булган инде, җаныкаем. Күрше авылга утырмага баргач, көпә-көндез урлап китте бит үземне. Ат арбасында кайтабыз, мин җылыйм, ул җырлый, бахыркаем (көйли):

 Урманнарда йөргән чакта,

 Адаштым юлларымны...

 Гомеркәйләр диген... Каһәр төшкән сугыш бар дөньяның астын өскә китерде дә ташлады шул.

Гөлшат. Әбием, син гел-гел бабай турында сөйлисең. Шулкадәр яраттыңмыни соң үзен?

Шәмсенур. Әбиеңнән әллә ниләр сорап утырасың.. И бу хәзерге яшьләрне... Яраттыңмы дип... Яратканмындыр инде. Менә-менә кайтып керер дип алтмыш ел көтәм бит инде үзен. Алтмыш ел... Әйтүе генә ансат. Нурлы йөзкәйләрен бер күрсәм, тынычлап үләр идем, бер үкенечем дә калмас иде. Ашыйсын ашадым, яшисен яшәдем, Аллага шөкер.

Гөлшат. Ямьсез сүз сөйләмә әле, әбием. Син булмасаң, бакчадагы җиләкләрне кем үстерә ди? Мин киткәч, гөлләр дә синең өстә генә кала, матри, берсен дә корытасы түгел!

Шәмсенур. Ай Алла, гөл дип җенләндең инде. Анаң болай да тузына, аяк басар урын калдырмадыгыз дип, сине дә, мине дә тетеп ата. Бүген тагын күтәреп кайткан идең түгелме соң, кая, күрсәт инде. Анысы ни тагын?

Гөлшат суга утырткан гөл яфрагын күтәреп чыга.

Гөлшат. Военкоматның тәрәз төбеннән чәлдердем. Мин су сипсәм, син бисмиллаларыңны укып торсаң, тамыр да җибәрер, әйме, әбием? Урланган гөл ишшу да шәбрәк үсә бит ул.

Шәмсенур.  Чүп үләне түгелме соң бу?

Гөлшат. Булыр сиңа! Беләсең килсә, бик ентеллигитный, затлы гөл бу. Спатифиллум диләр аны.

Шәмсенур. Әстәгъфирулла! Телеңне сындырырлык исемнәрне каян табып бетерәсеңдер. Әллә чын әйтүең, әллә карт әбиеңне үртәвең... Ярар, Аллаһ боерса, тернәкләнеп тә китәр, суын алыштырып торырга гына онытма.

Гөлшат. Ай, әбием, ярый син бар дөняда. “Үрәтник” дисеңме әле үзеңне? Өйрәтергә дигәндә-ә...      

Шәмсенур. Өйрәнергә генә тормыйсыз шул. Әнә, минем артымнан күпме китап өелеп кала, берегезнең бер исе китми. Хәрефен дә танымыйсыз бит ичмаса. Көне-төне тилебәдәрегезгә чекрәеп утырганчы, Аллаһ китапларын тотып карасагыз...

Китапларның берсен ачып, көйләп мөнәҗәт укый.

Ятсам, йа Алла.

Торсам, йа Алла.

Бу йокымдин торалмасам,

Бакый иман бир, Алла.

Гөлшат. Иманы нәрсә соң аның? Имансыз дигәнеңне ишеткәнем бар инде.

Шәмсенур. Тәүбә, әстәгъфирулла! Җиткән кыз булдың ләбаса, тәки акыл утырта алмыйсың, бәбкәм. Иман китерер өчен Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә ышану кирәк адәм баласына. Аннан килеп, биш вакыт намазны калдырмаска кирәк...

Гөлшат (бүлдерә). Китәле, тотып асам дисәләр дә, төнге йокымны калдырып, синең кебек дога укып утырасым юк минем. Әйтмә дә, сөйләмә дә. Лутчы имтиханннарга әзерләнә торыйм әле. Пока, әбием. Чао!

Күбәләктәй бөтерелеп, күрше бүлмәгә кереп китә.

Шәмсенур. Йа Ходаем, үзең ярлыка бу гөнаһлы балаларны! (Дога кыла).

Сабирҗан керә.

Шәмсенур. Тагын китәсеңме, улым? Ашавыңның да рәте булмады. Өстәл артында булса да телләшмичә торалмыйсыз, менә агай. Бер-берегезнең кадерен белеп кенә яшәгез дип әйттең ни, әйтмәдеңни сезгә.

Сабирҗан (көлеп). Я инде, әнкәй, алтмыштан узган малаеңны алты яшьлек урынына да күрмисең. Киленеңнең холкын белмисеңме...

Шәмсенур. Аныкы эчендәгесе тышында ичмаса. Аллага шөкер, ничә ел торып, адәм көлдергәнебез булмады. Кыркурак булса да, яманлыгы  юк  киленнең.

Сабирҗан.  Анысы берәү дә я әйбәт кенә, я начар гына була алмый инде. Кеше күңеленә яхшылыгы да, яманлыгы да бертигез салынадыр. Маңгай күзе белән генә барысын да ничек күреп бетермәк кирәк... Ярар, әнкәй, киттем әле мин, кырдан урап кайтам.

Шәмсенур. Әй улым, улым, тагын кысыла диярсең микән инде... Пенсияңнең рәхәтен күреп, сөтле ашым, җылы мич башым дип, ипләп кенә үз көеңә яшәсәң дә булыр иде.

Сабирҗан. «Бу җиргә синең кендек каның тамган, авылны сакла», дип үзең өйрәттең түгелме, әнкәй? Җегәр барында, син әйтмешли, авылны таркатмаска иде дә соң. Тик белмим, кайчанга кадәр көч җитәр... Шәмсенур. Хөкүмәт башындагылар ни карый икән соң ул, менә агай диген...

Сабирҗан. Әнкәй, замананы аңлап бетермисең шул син. Авыр чор, болгавыр чор.

Шәмсенур. Кая инде безгә, каткан тезгә аның ишене аңлау... Без бит туя ашау күрми, юклыктан интегеп үстек. Авыр дип зарланырга башка килмәгәндер. Тездән су ерып, язгы ташуларда капчыклап симәнә ташыганда да, Аллага шөкер, бүген дә исән-сау кайттык дип, и шатлана торган иек. Хәзерге адәм баласы ни көлә, ни җылый белми дигәндәй... Малга табынасыз шул, малга. Ияртеп апкитеп булгандай, җыясыз да җыясыз.

Сабирҗан. Җир идәнле өйдә дә яшәгән чаклар булды бит инде, әнкәй. Хәзер, мөмкинлек булганда, яхшыдан яхшыга яшәргә теләүнең нинди начарлыгы булсын?

Шәмсенур. Турысын әйткән туганына ярамаган дисәләр дә, үпкәләмә, улым. Малың бар, даның бар – җан тынычлыгың юк синең, балам. Соңгы елда бигрәк бәргәләнәсең. Анаң бит мин, күзләремнең төсе уңса да, күреп-сизеп торам, нидер тырмый эчеңне. Кайчагында уйлап та куям, әллә соң мин артык кашык булып өегезне ямьсезлимме?

Сабирҗан (көлә). Энәдән дөя ясарга сиңа куш инде, әнкәй. Борчылма, бар да тәртиптә. Я, ярый, киттем мин, машинаны да караштырасым бар иде.

Шәмсенур. Гөлчирәнең Хәлиле үлгәннән бирле тәки бер шуфир алмадың үзеңә.

Сабирҗан (җан ачысы белән). Әнкәй! (Кепкасын кулына йомарлап чыгып китә).

Шәмсенур, тәрәзәдән аның эзләренә карап кала да дисбесен алып, диванга килеп утыра.

Өченче күренеш

Ирек белән Гөлшат керә. Ирек бер өем китап күтәргән. Аларны шап итеп эскәмиягә куя.

Ирек. Менә, күңелең булдымы? Күтәралмаслык булгач, нигә шулчакы төяргә иде аны? Ярты китапханәне бушаткансың.

Гөлшат. Бәй, имтиханга әзерләнергә кирәк бит, кызык кына син. Әзрәк укыштырмасам, өчлегә дә биралмаячакмын.

Ирек. Ярар инде, кыланма. Син дә бул, өчле дә ал, имеш.

Гөлшат. “Безнең заман герое” дигән теманы карадыңмы әле әзрәк? Асия апа кат-кат әйтте, сочинениедагы өч теманың берсе әбәзәтелне шул булачак диде.

Ирек. Миңа димәгәе... Берәр нәрсә тырмалармын әле шунда.

Гәлшат. Безнең заманда нинди герой булсын инде, әйме, Ирек? Герой бит ул менә (сүз табалмый тора)... герой бит ул – Газинурлар, Нәфисәләр, яки... яки Ленин...

Ирек. Ә кем ул Ленин?

Гәлшат. Синең бабаң. Кызык та кеше инде син, Ирек. Әйдә, синнән герой ясыйбыз. Ирек – безнең авыл, ай, юк, безнең заман герое!

Ирек. Герой булырга нишләгән мин?

Гөлшат.  Белмим шул, нишләргә тиешсеңдер.  О, таптым! Беләсеңме, герой кем ул? Минем Алмаз абыем! Үзе теләп, үзе гариза язып армияга китте. Во, менә ичмаса герой! Юкса, әти районда да, Казанда да барысын хәл итеп кайткан иде, ә абый үз аяклары белән әллүр... Аның классташларының яртысы тегеләй-болай итеп, ничек тә армиядан качарга тырышты. Берсен, әнә, ике баласы булса армияга алмыйлар дип, тугызынчы класста укыганда ук өйләндереп куйдылар. Ә Равил, беләсеңме, нишләгән ди? (Эче катып көлә-көлә Ирекнең колагына пышылдарга маташа. Көлеп, сүзен әйтә алмый.) “Бәләкәйдән бирле астыма печ итәм” дип, чирлегә сабышкан. Так что, минем абый – герой! Карале, син дә армияга китәрсең микән, Ирек?

Ирек. Китәм, мине дә герой дип йөрерләр.

Гөлшат (боегып). Әллә ничә герой булмый инде.

Ирек. Әни генә... нишләп бетәр...

Гөлшат. Гөлчирә апа бигрәк тиз биреште шул.

Ирек. Безнең әти гомергә авызына аракы алмады. Сабирҗан абыйда ничә ел эшләде шофер булып – сыра эчкәнен дә күрмәгәнсеңдер. Авариядән соң әтине “исерек булган” дип гаепләделәр. Үлгән кеше үзен аклап яки яклап нәрсә әйтә алсын.

Гөлшат. Алай димә, Ирек. Әти дә янәшәсендә утырып кайткан бит, икебез дә салган идек, диде. Язмыштан узмыш юк инде. Минеке исән калган, синең әтиең...

Ирек (сүзне икенчегә борып). Син бу китапларны кайчан укып чыгарга уйлыйсың?

Гөлшат. Укып вакыт әрәм итсәң дә инде... Әти әллә кайчан Казанга барып, институт сайлап, сөйләшеп-көйләшеп кайткан, нигә яшерергә.

Ирек. Медкамы?

Гөлшат (күңелсезләнеп). Юк, әни бит, өч тиен акчага врач булып йөрисе юк, дип, әтине үгетләп бетергән. Синең урының – сәхнә, җыр, сәнгать, диләр.

Ирек. Нигә, җырларга, биергә булса, синнән уздыручы юк бит мәктәптә.

Гөлшат (елмаеп). Чынлап әйтәсеңме, Ирек?

Ирек. Чын инде, нигә алдалыйм.

Гөлшат . Ә мин иртәгә әбием белән үлән җыярга барам. Әйдә, син дә безнең белән.

Ирек. Ат артыннан калмаган арба кебек сиңа тагылыйммыни?

Гөлшат. Әбиемнең маҗаралы хикәятләрен тыңларсың. Дару үләннәре җыярсың.

Ирек. Ярар, бозауга булса да апкайтырмын. Киттем дим.

Гөлшат. Әз генә сөйләшеп утырыйк инде.

Ирек. Тагын нәрсә турында?

Гөлшат. Гөлләр турында сөйләшик соң.

Ирек. Кыз кешемени мин сиңа. Гөл дип саташасың бугай. Әллә исемеңне шуңа Гөлшат дип кушканнар, әллә Гөлшат дип кушканга, бертуктамый гөл сөйлисең... Бая китапханәдән дә бер яфрак бәчтең бит, күз читем белән күреп тордым. Кая яшергәнеңне генә сизми калдым.

Гөлшат читкә борылып, изүеннән саклык белән генә гөл яфрагы чыгара.

Ирек. Печән тек печән.

Гөлшат. Син үзең печән. Пахистахис бу.

Ирек. Нигә сүгенәсең?

Гөлшат. Гөлнең исеме шулай дим.

Ирек. Уф, әллә әзрәк җитеп бетми инде сиңа?

Кызу-кызу атлап чыгып китә.

Гөлшат йөзен учлары белән каплап, эскәмиядә утырып ала. Гөлчирә керә. Гөлшат яныннан үтеп, өй бусагасына барып утыра. Шәмсенур әбинең намаз укыганы күренә. Ул, бераздан намазын төгәлләп, ишегалдына чыга. Гөлшат өйгә керә.

Гөлчирә. Нихәл, Шәмсенурттәй?

Шәмсенур. Әйбәт әле, Гөлчирә, Аллага шөкер. Көненә ничә килеп хәлемне белеп китәсеңдер.

Гөлчирә. Аякларым тартып китерә, Шәмсенурттәй. Килеп кенә эзләгәнемне табып булса икән.

Шәмсенур. Ай Алла, безнең йорт тирәсендә нәрсәмне югалттым димәкче буласың?

Гөлчирә. Җавап эзлим. Ул шушында, сезнең өйдә.

Шәмсенур. И Алла бәндәсе, бу кыяфәттә тагын бераз йөрсәң, үзеңне югалту да күп сорамас.

Гөлчирә. Син мине исерек димәкче буласыңмы? Ю-ук, исерек түгел мин. Дөрес, әз генә каптым кабуын. Чүт кенә, йөрәк янганны басарлык кына.

Шәмсенур. Килешми инде, Гөлчирә, бер дә килешми. Алма кеүк балаларың бар. Алар турында уйлар идең. Хәлилеңнең урыны оҗмахта булсын, алтындай кеше ие, мәрхүмкәем. Ятимнәренең аналы килеш тилмереп үсүләренә бер дә риза-бәхил түгелдер.

Гөлчирә. Ә кем үтерде аны, кем?

Шәмсенур. Көфер сүз сөйләмә. Әҗәле җиткән булгандыр.

Гөлчирә. Минем Хәлилемнең тамчы аракы эчмәгәнен үзең дә белә идең бит, Шәмсенурттәй. Үлем түшәгендә яткан әнкәсе алдында ант биргән булган ул. Һәлакәткә эләгеп үлүе белән йөрәгемне учка кысып булса да килешер идем. Ә менә лаякыл килеш руль артына утырган, шуңа бәрелгән диюләренә... (йөзе белән тезләренә каплана).

Шәмсенур. Үлгән артынннан үлеп булмый, ни хәлләр итәсең. Мин дә син кичергәнне кичердем, Гөлчирәкәем, үзең әйтмешли, йөрәкне учка йомарлап, тешне кысып түздем. Балалар хакына дип, алар кимсенеп үсмәсен дип түздем. Көн туса, Аллаһы тәгаләдән аларга исәнлек, үземә сабырлык сорадым. Аллаһ үзенә сыенган бәндәсен рәхмәтеннән ташламады, тормыш юлында адаштырмады, мең шөкер. Бүген генә ул эчен-тышын бизәп мәчет салып куялар да, вәссәләм. Аның да эче буш, бәндәләрнең дә күңеле буш.

Гөлчирә. Заманасы тулы булмагач...

Шәмсенур. Бөтенесе дә заманга сылтый. Берәү дә гаепне үзенннән эзләми, менә агай. Иман дигәнне югалтып бетерде адәм баласы, ни Аллага, ни муллага ышанмый – бөтен бәла шунда. Кайчан гына аңларлар икән... Гөнаһтан курку юк, кыямәт көнне уйлау юк... Менә син, хатын-кыз башың белән төс бетереп эчеп йөрисең.

Гөлчирә. Рәхәттән эчәм шул мин.... Йөрәгем яна, Шәмсенурттәй, нинди генә дәва табыйм соң?

Шәмсенур (уйланып, икеләнеп торганнан соң җитез генә атлап өйгә керә, китап тотып чыга) Бу кыяфәтеңдә сиңа тоттырып, үземә гөнаһ алам микән инде, Ходаем? Мәле, өеңә алып кайт әле. Коръән тәфсире бу. Җаның сызланганда румкегә түгел, менә шул китапка үрел әле син. Фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килеп, йортыңа бәрәкәт, җаныңа тынычлык иңмәсме?

Җил-җил атлап Кәшифә кайтып керә. Сулуы капкан.

Кәшифә. Уф, тәки җитештем. Үч иткән кебек, кичке як җитсә, бөтенесе кибеткә чаба башлый бит аның. Көчкә бикләп ычкындым. Жадилар киносы башлана дип җил булып очтым, билләһи. Абау, килештереп тә утырасыз дигәндәй.. Әллә соң балаларыңны да ияртеп, бөтенләйгә безгә күчеп киләсеңме, Гөлчирә?

Шәмсенур. Дөньяга сыймас булып тәмсезләнмә әле, килен. Башны кая куярга белмәгән чаклар була инде ул.

Кәшифә. Абау ла икән, нигә әле ул баш безнең йортка гына килә дә төртелә соң?

Гөлчирә. Ярар, Шәмсенурттәй, кайтыйм мин.

Урыныннан кузгала. Шулчак Сабирҗан кайтып керә. Гөлчирәне күргәч, җаны тынычсызлана. Хатынның карашы, үтәли тишәрдәй булып, аңа төбәлә, һәр адымын озата бара. Кәшифә, гасабиланып, аларны күзәтә.

Гөлчирә (карашы белән әле дә булса Сабирҗанга төбәлеп). Ярар, Шәмсенурттәй, кайтыйм мин.

Китә. Шәмсенур әби бакча ягына юнәлә. Сабирҗан белән Кәшифә сөйләнә-сөйләнә өйгә узалар.

Кәшифә. Менә, әйтәм бит. Чын түгел диген. Сине бер күрергә тәмам тәкате корып яши икән, мескен. Күрде, тынычланды, китте.

Сабирҗан (кычкырып). Җиттеме сиңа, юкмы? Син дә җанны ашамасаң икән. Бар, әнә, телевизорың каршына утыр да сериалларыңны кара, берсен калдырсаң, я йөрәгең ярылыр.

Кәшифә. Мин гаепле инде, мин. Арагызда кара мәче булып йөримдер дигәндәй. Яшьрәкләр кирәк булгандыр, нишләмәк кирәк. Тик шул алкаш Гөлчирәгә алыштырмасаң, юньлерәге табылмас дисеңме? Хурлыгы ни тора бит!

Сабирҗан. Юк белән башымны катырмасаң икән. Өйгә кайтсаң, өйдә тынычлык юк. Идарәгә барсаң, тегесе килеп зарлана, монысына бу кирәк…

Кәшифә. Бетеп барган авылны син генә аякка бастырырдай кыланасың бит. Пенсиягә чыксаң да аяк тибеп яшәрлек чамабыз бар югыйсә. Соңгы елда гелән үзгәреп беттең дигәндәй.

Сабирҗан. Күрәләтә авылны үтереп булмый бит инде. Ирек бирсәң, болай да бүген үк ботарлап бетерәләр аны. Әнә бит, күрше хуҗалыкларда ни кыланалар. Бөтен җиргә инвесторлар хуҗа булып алды да, салым белән буалар гына халыкны. Печәнлекләр өчен дә, көтүлекләр өчен дә, чишмә суы өчен дә түлә. Болай барса, сулаган һава өчен дә борын астына чүтчик куймасалар ярый…

Кәшифә. Куйсалар да авыз ачып сүз әйтүче кеше булмас, исең китмәсен. Ни бирсәң, шуны йотарга күнеккән халыкка мач кына инде.

Сабирҗан. Татарның шул шул, бер-берсенең чабуына ябышырга гына белә, берләшергә дисәң… Соң, теге елларны җирне фермерларга биреп, алар күтәрелеп киткәч ни булды? Эшләре гөрләп барганга көнләшеп, шуңа чыдый алмыйча, ниләр генә кыландырып бетермәделәр.

Кәшифә. Ә син шул халык өчен дип көне-төне чапкан буласың дигәндәй, әйтерсең кем дә булса кадереңне белә, рәхмәт әйтә.

Сабирҗан. Рәхмәт өчен эшлиммени мин. Үземнең туган авыл, нинди генә булса да, минем авыл.

Күрше бүлмәдән чүлмәккә утырткан нәни гөлен күтәреп, Гөлшат чыга.

Гөлшат. Авылга ни булган? Ишетми калдым.

Кәшифә. Ни булсын, авыл үлеп бара дибез.

Гөлшат. О, кара әле, бәлки авыл кадәр авылны үтерә алган кеше геройдыр ул, әй.

Сабирҗан. Тагын ни уйлап чыгаруың инде, кызым?

Гөлшат. Иншага герой эзлим. Безнең заман герое. Кем ул, нинди ул? Мин әйтәм, ничәмә-ничә гасыр яшәгән авылларны бетерә алгач, бәлки шул кеше геройдыр дим.

Кәшифә. Ни чыкса, синнән чыга.

Гөлшат. Бәтәч, кемне дә булса күрсәтергә кирәк бит инде. Әллә Фәнил абый турында языйммы? Үзенә машина алып, халыктан сөт җыя башлагач, кара әле, ничек хәләеп китте. Халыкка да шәп. Хөкүмәт өч тәңкәдән җыя иде, Фәнил абый —  биш тәңкәдән. Бүре дә тук, сарыклар да исән. Геройлык түгелмени?

Кәшифә. Чирле дип, сыерыңны да, сарыгыңны да, тавыгыңны да үтереп бетерсәләр, нибуч, җыяр.

Гөлшат. Алайса… алайса, әтием, синең турында язам. Шәп әти,  менә дигән хуҗалык җитәкчесе. Авыл уртасына мәчет төзетеп куйды. Дөрес, йөрүчесе генә юк диярлек. Ничава, картайгач, мин йөрермен. Бу булды бер. Икенчедән, район буйлап мәктәпләрне кечерәйтеп, әбием әйтмешли, печеп килгәндә, җан тырмашып урта мәктәпне саклап калды. Тә-әк… Өченчедән, клубка ремонт ясады, хәзер рәхәтләнеп биергә була, идәне җимерелә дип куркасы юк. Геройлык өчен җитә бит инде, әйме?

Сабирҗан. Әй кызым, кызым… (авыр сулый).  Әтиеңнән герой эзләмә инде син… Әүлия түгел бит мин. Адәм баласына хас сыйфатларның барысы да бардыр. Ялгышлкан, хаталанган, юлымны адашкан чакларым да җитәрлектер.

Гөлшат (аның сүзләренә игътибар итмичә, сырпаланып). Клуб дигәннән, мин бүген чыгып кайтырмын әле, яме, әтием.

Сабирҗан. Әниеңнән сора, ул ни дияр.

Гөлшат. Ул синнән сорарга кушты. Әнием, әти рөхсәт бирде.

Кәшифә. Таң атканчы йөрисе түгел! Күз-колак булырга абыең да юк дигәндәй.

Гөлшат (кыланып). Яшәсен абый! Яшәсен армия!

Сабирҗан. Артист булырга яралгансың инде син, кызым.

Гөлшат (сүлпәнләнеп). Әти, мин сәнгать институтына бармыйм.

Сабирҗан. Син нәрсә инде, кызым. Сөйләштек бит инде. Сәләтең бар, менә дигән җырчы булачаксың.

Гөлшат. Минем табиб буласым килә.

Кәшифә. Врачларның хезмәт хакын белмәгән кеше шикелле… Гәзит тутырып, бик хәтәр акчалары артты дип сөрән салганнар иде дә соң. Кемнең акчасы, кем үзе артты — шул булды дигәндәй. Күреп торасың ләбаса, безнең участок бүлнисен дә ябарга йөриләр, ярты халыкны кыскартып бетерделәр. Бүлниснең үзен, түбәсен алыштырырга кирәк дигән сылтау белән районнан килеп ябып киттеләр. Авыл кешесе нигә шунда чебен урынына кырылып бетми — кемнең исе китә дисең.

Гөлшат. Менә минем исем китә. Авылда туып, авылдан йөз чөергәннәргә исем китә. Шундыйлар алдында шамакай җырчы булып, аларның күңелен күреп йөрергәме?

Кәшифә. Тәтәй киенеп, кулыңа микрофоннан да авыр әйбер күтәрмичә, җырлап йөрү кыендыр шул дигәндәй. Тамак ертып җырларга маташучы җыен әтрәк-әләм сәхнәгә үрмәләгәндә, белмим, нинди җеннәрең котыртадыр. Сәләтең булмаса икән. 

Гөлшат. Җырчылар белән дөнья тулды бит, әни. Әнә, кассеталары, дисклары өелеп ята, бер көн тыңлыйм да атып бәрәм. Ни көе юк, сүзләрен тыңлагач, бөтенләй күңелләр болгана.Мин бит врач булсам да рәхәтләнеп җырлый алам. Ичмаса, кешеләргә чын файдам тияр. Мин кайтканчы, хастаханәне рәтләп, аякка бастырачаклар, әйме, әтием? Укып бетерәм дә авылга кайтам.

Сабирҗан. Киткәндә барысы да шулай дип китә...

Гөлшат. Әйткән сүземне эшләми калганым бармы?

Кәшифә. Анысы кирелек, иркәлек, үзсүзлелек җитәрлек. Әтиең үзе бозып бетерде, бәләкәйдән бөтен сүзеңне сүз итеп дигәндәй... Әбиеңне дә әйтер идем, туган авылың, туган авылың дип, атаңа гына тукып торуы җитмәгән, сине дә аударып бетерде. Замана баласына да охшамагансың. Хәзерге яшьләрнең бөтенесе шәһәр диеп авыз суын корыта, мал булдырырга, исем алырга тырыша дигәндәй. Син йөрисең монда авыл дип исәрләнеп. Авылга кайтып ни кырырмын дисең? Аңынчы мәктәбеңне дә, бүлнисеңне дә таркатып ташламасалар...

Гөлшат. Сезгә үч итеп кайтам авылга. Таркатсагыз, бүлнисегезне үзем аякка бастырам. (Күзләрен йомып хыялга бирелә). Чишмә буенда, таллар кочагында безнең кечкенә генә, курчак өе кебек матур, гөлләргә күмелгән үз өебез булачак. Мин врач, ул...

Кәшифә белән Сабирҗан күзгә-күз карашып, икесе берьюлы. Кем???

Гөлшат, исенә килеп, чыгып йөгерә.

Дүртенче күренеш

Кәрҗиннәр күтәреп, Шәмсенур әби, Гөлшат, Ирек кайтып керә. Өчесе дә яланаяк. Арыганнар, эскәмиягә тезелеп утыралар. Ирек мәш килеп табанына кадалган шырпыны алырга маташа.

Шәмсенур. Туксанга җиткәч, шушылай туксаклап йөрергә кала икән шул. Сезнең шәйгә атлыйм ди торгач, бензин бетеп китте бит, шәй (кет-кет көлә).

Гөлшат (ялан тәпиләрен угалап). Бәләкәй чактагы кебек, аяклар чебиләп чыгар микән инде... Ел буе ашарлык кычыткан, әрекмән җыйдык. Бетте, никакой бәрәңге, никакой ит! (Көлә).

Шәмсенур. Авыз ерырга гына торасың, бәбкәм. Әрекмәннең дә, кычытканның да җитмеш чиргә сихәте бар аның. Брач булам дип йөрисең, белсәң, зыяны тимәс, үрәнеп кал мин исән чагында. Әптик төймәсе белән генә әллә кая ерак китә алмассың. бөтен чирдән дәваны Ходай, әнә, җир өстендә үстерә. Аллага шөкер, шушы яшемә җитеп, бер тәблит ашамадым. Иртә яздан кара көзгә тиклем яланаяк йөрдем. Борын тыгылуның да ни икәнен белмәдем, агай. Үләндәге чыкның гына да тәнгә әллә ни хәтле шифасы бар шул аның.

Гөлшат (сырпаланып). Әбием, мин баш  врач булып авылга кайткач, сине фитотерапия бүлеге мөдире итеп куячакмын, яме.

Шәмсенур (көлеп). И бәбкәм, син кайтуга мин авыл башында каеннар шаулавын тыңлап, йоклап кына ятармын инде.

Гөлшат (ачуланып). Абау, яратмыйм шулай диюеңне.

Шәмсенур. Минем урынга мөдир итеп, әнә, Ирек улымны алырсың. Бик әйбәт җегеткә охшап тора.

Ирек (тартынып, кашларын җыерып). Ю-ук, бүлнис дигән сүздән генә дә күңелем болгана башлый минем.

Көләләр.

Шәмсенур (кулын каш өстенә куп, кояшка карый). Ярар, балалар. Сөйләсәң сүз бетмәс ул. Юынып, тәһарәтләнеп алыйм, намаз вакыты кереп килә.

Кәрҗинен күтәреп бакчага юнәлә.

Ирек. Кызык кеше синең әбиең.

Гөлшат. Әй, син әле аның (әбисе булып кылана) «без яшь чакта-а» дип сөйләүләрен ишетмәдең. Аның үзенә дә карт әбисе: «сез, яшьләр, бозылып беттегез, менә без яшь чакта» дип акыл өйрәтә торган булган. (Рәхәтләнеп көлә). Мировой кеше ул минем әбием!

Ирек. Син үзең дә ниерәк... ниерәк (сүз табалмый тора). Бөтен нәрсәдән кызык таба беләсең.

Гөлшат Шәп әйттең! Бер генә нәрсәдән кызык күрмим: дөнья яхшыра, киңәя барган саен ни өчен кешеләрнең күңеле тарая икән ул?

Ирек бер күзен кысып, уйланган кыяфәт чыгарып утыра.

Ирек. Майларына чыдый алмыйлардыр.

Гөлшат көлә. Машина килеп туктаган тавыш. Урам яктан Сабирҗан керә.

Сабирҗан. Печәнчеләр кайткан. (Яннарына утыра). Нәрсә, әбиегез айт-двага бастырып йөртәме үзегезне?

Гөлшат.  Аяк басмаган җир калмады. Сайланып та куя әбием. Ирек кенә, барыбер бозауга бирәм, ярамаган тагын, дип, ни туры килсә, шуны өзеп тутырды. Әйме, Ирек?

Ирек. Аһа.

Сабирҗан. Алай димә әле син, кызым. Кулы эш белә Ирекнең. Умарталарын гына күр, тирә-якта бер!

Ирек. Әй, яңартасы бар әле аларны.

Сабирҗан (бераз уйланып торгач). Карале, Ирек, карабодай басуы янындагы иске умарталыкны да яңадан торгызсак, ә? Ничек уйлыйсың, ерып чыга алырбызмы?

Ирек. Нәрсәсе бар инде аның?

Сабирҗан. Өй салуның ние бар, мүклисе дә чутлыйсы дисеңме... Килештек алайса. Авылдан китмим дигәнсең икән инде, имтиханнарың бетүгә, җиң сызганып эшкә керешергә! (Кул бирешәләр).

Ирек (сөенеп). Ярар, Сабирҗан абый!

Сабирҗан, урыныннан торып, өйгә юнәлә. Гөлшат, шаянланып, аңа күз кыса.

Гөлшат. Шәп егет син, Ирек! Кәрҗиннәрне күтәрешеп кайтканга әйтәм.

Ирек. Ярар, ялагайланма. Барыбер  шушы урамнан кайтасы булгач, күтәрештем инде.

Гөлшат. Теләсәң, имтиханнарга да икәү бергә әзерләнер идек.

Ирек. Әзерләнмим. Өчле булса да куеп чыгарырлар әле. Барыбер укырга барасым юк.

Гөлшат. Син бит укып умартачы булырга хыяллана идең. Техникумга булса да барасың инде.

Ирек. Хыяллану белән мени... Әни...

Гөлшат. Гөлчирә апа акылга килми калмас анысы.

Ирек. Белмим, инде ышанычым да калмады кебек.

Гөлшат. Өметсез шайтан гына ди минем әбием. Син дә сыгылып төшә күрмә берүк. Әз генә булса да тормышка елмаебрак кара инде, Ирек. Гел караңгы төсләрдән генә тормый бит дөнья... Беләсеңме, минем башка нинди шәп уй килде? Әйдә, бүген кич гармуныңны алып чык әле. Үлеп бара дигән авылга җан кертеп, икәү урам әйләнәбез. Син уйнарсың, мин җырлармын.

Ирек. Хыялый кеше син, Гөлшат.

Гөлшат. Аның нәрсәсе начар? Якты хыяллардан дөнья да яктырып киткәндәй тоела ул. Ә мин чын әйтәм. Алып чык инде гармуныңны. Икәү генә кич утырабыз. Клубка кермисең дә кермисең инде син.

Ирек. Кермим. Синең Шамил белән танцы иткәнеңне карап торыйммыни?

Гөлшат башта шаккатып тора, аннан бөтен йөзе белән яктыра.

Гөлшат. Ире-ек?! Ә сиңа минем бүтәннәр белән биюем ошамыймыни?

Ирек. Ошамый дип... Болай гына...

Гөлшат. Ошамый, диген, Ирек. Бүтәннәр белән биемә, диген. Әйдә, икәү биибез, диген, Ирек!

Ирекнең кулларын үз кулларына ала. Икәүләп әкрен генә түгәрәк булып әйләнәләр, аннан арканы аркага куеп басалар. Җырлыйлар.

Минутларны санап,

Сәгатьләргә ялгап.

Күрешүне көтеп зарыгам.

Хисләремнән көлмә.

Мин бит сине көн дә,

Янымда чакта ук сагынам.

Ай елмая күктән,

Ул сизенгән күптән.

Көмеш җепләр алып нурыннан.

Сагынуларның көчен

Син дә белсен өчен

Келәм тукып салдым юлыңа.

Белеп әйттең микән,

Көлеп әйттең микән,

Сары була диеп сагышны.

Яныңдагы ярны,

Өзелеп-өзелеп аны

Сагынуларның төсе танышмы?

Сагынуларның көче танышмы?

(Ринат Гобәйдуллин көе).

Арканы аркага терәп тын калалар.

Гөлшат (күзләрен йомып). Ирек...

Ирек. Нәрсә?

Гөлшат. Бернәрсә дә түгел. Әйдә, кич җиткәнче шулай басып торабыз. Аннан син мине озатып куярсың.

Ирек. Озатып? Кая?

Гөлшат. Безнең капка төбенә.

Ирек (як-ягына каранып). Шунда басып торабыз түгелме соң?

Гөлшат (күзләрен ача). Әләй... (читкә тайпыла). Шулай икән шул.

Кәрҗинен кочаклап, өйләренә йөгерә.

Ирек тә китә башлый, бер-ике адым атлауга кире борыла.

Ирек (чигәсен кашып). Әллә нишләп китәсе килми бит әле моннан... (чыга).

Өйдән Сабирҗан чыга.Урамнан, аны гына көтеп торгандай, Гөлчирә керә.

Сабирҗан. Нигә эзәрлеклисең син мине, Гөлчирә? Ник бер сүз дә дәшмисең? Нигә каравыллап йөрисең дим? Нәрсә, әллә тавышыңны да эчеп бетердем димәкче буласыңмы? Гафу ит, үзең әйттердең... Нәрсә кирәк соң сиңа миннән? Амбардан он илттердем — ишек төбеннән кире боргансың. Балаларыңның кайчаннан бирле итле аш күргәннәре юк — сыер суйгач, боты белән җибәрдем, алмагансың. Балаларының өс-башын карасын дип, идарәдән әзме-күпме акча билгеләдем, анысын алып эчеп бетергәнсең бугай. Беркөн мәктәп ишегалдында малайларыңны күрдем. Пинҗәк җиңнәре, чалбар балаклары кыскарып беткән. Йөзләрендә балаларча ваемсызлык юк. Нигә бераз шулар турында уйламыйсың? Нигә күләгә кебек минем артымнан йөрисең? Нәрсә кирәк дим?

Гөлчирә аның аршысына ук килеп баса. Күзләренә текәлеп тора.

Гөлчирә. Дөреслек.

Кәшифә кайтып керә. Күргәнен үзенчә аңлый.

Кәшифө. Миннән оялмасагыз, халыктан оялыр идегез дигәндәй.

Сабирҗан. Үз туксаны туксан тәки...

Кәшифә (Гөлчирәгә). Ир беткәнмени соң сиңа, ә, кеше гаиләсен бозып йөрмәсәң. Нәрсә, Сабирҗанның малы, даны кирәк булдымыни? Алкаш, уйнашчы..

Сабирҗан. Җүләрләнмә! (Каты гына итеп Кәшифәнең култыгыннан эләктереп ала).

Гөлчирә, Кәшифәне бөтенләй ишетмәгәндәй, Сабирҗанга караш ташлый да чыгып китә. Шул ук минутта, күптән әйтергә теләгән сүзен тапкандай, омтылып, кире керә. Сабирҗан аңа игътибар итми.

Кәшифә. Үз балалары ятим үскәнгә, безнекеләрнең бәхетеннән көнләшеп, шуны туздырырга йөри ул, елан...

Сабирҗан. Ә кем ятим итте аның балаларын, кем? Берни белмәгән килеш нигә шул бәхетсез хатынга ябышасың? Чынын ишетәсең киләме? Ул ятимнәрнең әтисен, син алкаш дип атаган хатынның ирен мин, менә мин үтердем. Мин гаепле Хәлилнең үлеменә, мин!

Бакчадан җиләк үсентеләре күтәреп, Шәмсенур әби чыга. Күлмәк итәкләрен ике яклап ыштан бөрмәсенә кыстырган. Өйдән, чүлмәге белән гөл күтәреп, Гөлшат чыгып килә. Сабирҗан берсенә дә игътибар итми.

Сабирҗан. Ул кичне районда банкетта идек. Гомер булмаганны, тугарылып киткәнмен. Ашап эчелсә дә шактый күп төшергәнмен. Төн уртасында кайтырга чыктык. Хәлилнең  сак йөргәнен беләсез, ул көнне бигрәк тә әкрен кайта кебек тоелды. Түзмәдем, аны руль артыннан сөйрәп дигәндәй алдым да, үзем утырдым. Хәлил: «Җүләрләнмә, Сабирҗан абый», — дип, әйтеп-әйтеп карады. «Молокосос», дип сүгеп атканымны хәтерлим. Күпергә җитәрәк текә борылышта очканбыз. Үлән өстендә аунап ятканда аңыма килдем. Хәлил кабинада иде, башы күкрәгенә асылынып төшкән. Шул мәлдә айнып киттем бугай. Хәлилне көч-хәл белән җиргә сөйрәп төшердем. Әллә куркудан, әллә нервыдан, үзем дер-дер калтырый башладым. Карыйм, егетттә җан-тын әсәре юк. Андый чакта хәрәкәтләр акылга буйсынмый икән ул. Бардачокта башланмаган шешә бар иде, могҗиза димә — кителеп тә карамаган. Хәлилнең башын терсәгемә салып, авызын каерып ачтым да, аракы койдым. Янәсе, Хәлил дә исерек иде, рульгә шул хәлдә утырган иде... Районның милициясе дә, табиблары да яхшы таныш — әлләни төпченеп, тикшереп тормадылар, мин әйткәннәргә ышанып, кәгазъ тутырдылар да вәссәләм. Ресторан буенда Хәлилнең руль артында киткәнен күрүчеләр бар иде, аларны да чакырттым... Менә шул. Хәлилнең үлемендә мин генә гаепле. Җан түрендә нинди таш йөрткәнемне үзем генә беләм.

Гөлчирә йөзе белән коймага каплана. Гөлшатның гөле җиргә тәгәри. Шәмсенур әби әкрен генә җиргә чүгә.

           

ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ

Бишенче күренеш

Өй эче. Шәмсенур әби караватта ята. Ипләп кенә торып утыра. Башыннан яулыгын сала, чулпыларын учларына куеп, чеңләгәнен тыңлый. Үзалдына елмая.

Савыт белән кабыклы бәрәңге тотып, Кәшифә керә.

Кәшифә. Тордыңмы, әнкәй? Кеше куркытып тәүлек буе йокладың бит дигәндәй. Хәзер уянасыңны белгән кебек, син яраткан кабыклы бәрәңгене пешергән идем.

Шәмсенур. Атагыз иртә таңнан ашлык сугарга киткән иде, бер-икесен мендәр астына куй әле, суына күрмәсен.

Кәшифә (сәерсенеп, бәрәңге әрчи-әрчи). Ни сөйлисең, нинди атай, нинди ашлык?

Шәмсенур. Атагыз Сафиулланы әйтәм, менәтерәк...

Кәшифә бәрәңге чүбен чиләккә салмакчы була.

Шәмсенур (җан ачысы белән кычкырып җибәрә). Әллә ташларга җыенасыңмы? Кулың корыр. Китер, китер монда. Җан кеүек ризыкны түгәргә итә, кара син аны. (Комсызланып бәрәңге кабыгы ашый башлый).

Кәшифә (бик аптырап). Алай-болай авырмыйсыңдыр бит, әнкәй?

Шәмсенур. Кара, әнкәй ди, син минем кызыммыни? Синең яшең минекеннән олырак түгелме соң? (Сабый баладай көлә).

Кәшифә. Саташасыңмы әллә, нишлисең син, әнкәй? Бер-бер җирең авыртмыймы дигәндәй?

Шәмсенур. Әллә нигә башым авыртып тора кеүк шул. (Үксеп елап җибәрә).

Кәшифә лып итеп урындыкка утыра.

Ут сүнә. Яктыра. Шәмсенур әби ятып тора. Сабирҗан белән Кәшифә аның янында утыра.

Сабирҗан. Әнкәйнең болай булуына да мин гаепле.

Кәшифә. Ярар инде, гел-гел үзеңне битәрләп, җаныңны кимереп утырма. Алдагысын уйларга кирәк.

Сабирҗан. Уйлап нәрсә үзгәрә? Врач әйтеп китте, мондый авыруны дәвалау мөмкин түгел диде. Күз-колак булып торырга кирәк, нишлисең.

Кәшифә. Мин көн-төн сиделка булып утыра алмыйм бит инде. Кичә дә кибеттән кайтып керүемә газның бөтен краннарын ачып бетергән. Ничек шырпы сызмаган диген. Бар дөньяны күккә очырган булыр иде. Җитмәсә, чоландагы бөтен ярмаларны бергә кушып, болгатып, пыран-заран китергән. Көлсәң дә юк, еласаң да юк дигәндәй. Инде үзе дә интегеп, безне дә интектереп, озак кына ята күрмәсен.

Сабирҗан (әрнеп). Авызың ни сөйләгәнне колагың ишетәме, Кәшифә? Әнкәй бит ул минем, авыру булса да әнкәй!

Кәшифә. Ярар ла инде, сиңәйтәм. Әнкәйгә кыек сүз катканыбыз булдымы, караңгы чырай күрсәттекме? Утырып торса, әнә, урыны түрдән иде. Үзе бит — орчык урынына бөтерелеп, гел тегесен-монысын эшләп йөрде, тик торуны белмәде дигәндәй.

Сабирҗан. Хикмәт андамыни... Барыбер тиешенчә кадер-хөрмәт күрсәтә алмадык без аңа. Җитешербез кебек иде, гомер дигәнең бик озын кебек иде. Ныклабрак карасаң, үтеләсе юлллар үтелеп тә беткән...

Шәмсенур әби ыңгырашып уяна.

Шәмсенур. Сафиулла... Сафиулла дим... Тәннәрең бик каты сызлыймы, җаныкаем? Атагызның танкына...танкына ут капкан, нигә берегез дә сүндермисез? Нишләп утырасыз? Сафиулла...

Кәшифә. Саташканда да һаман Сафиулла белән саташа бит, әй.

Сабирҗан әнисенә торып утырырга булыша.

Шәмсенур (бер улына, бер килененә карый). Сафиулла, яшь хатын алып кайттыңмыни? Әйтәм җирле төннәрен яныма да ятмыйсың. (Елый).

Сабирҗан. Әнкәй, бу мин бит, малаең, Сабирҗан. Әйбәтләбрәк кара әле.

Шәмсенур (аны тыңламый). Яныма ятмасаң ятма, теге җыруыңны җырлап, янәшәмдә бераз гына утырып тор инде. Сафиулла дим.

Баш куям тезләреңә лә,

Яшь коям эзләреңә...

Үксеп елый. Әкрен генә мендәренә каплана.

Кәшифә. Мин дә әз булса да таянып алыйм әле. Уянса, тагын утлы табага бастыра башлар.

Сабирҗан да кузгала. Әнисенең өстенә яба, чыгып китә.

Гөлшат керә. Идәнгә тезләнеп, әбисенә башын сала.

Гөлшат. Әз генә түз, әбием, түз инде, бәгырькәем. Үзем терелтәм мин сине. Теләсә ни дисеннәр, барыбер врач булам (яшьләрен сөртә). Ә мин һаман иншамны яза алмыйм, әбием. Ачулан инде мине, укы диген... Юк, язалмыйм. Героем юк. Әллә соң безнең заманга бер герой да калмаганмы? Үземне белгәннән бирле әтием белән горурланып яшәдем, ул да битлек астында булып чыкты. Әбием дим.. Бәлки синең турында язаргадыр? Гомерең буе эшләгәнсең, эшләгәнсең, эшләгәнсең... Хәтерлисеңме, син колхозга симәнә ташыганыгызны кат-кат сөйли идең, үзәгеңә үткән булгандыр шул.. Мин тыңлаган кыяфәт чыгарып утыра идем..

Ерактан Шәмсенур әби тавышы яңгырый. Гел әкәмәт инде. Көз көне колхоздагы бөтен икмәкне кырып-себереп алып китәрләр иде дә, язгы су төшә башлаган мәлләрдә, безне симәнәгә җибәрерләр иде. Үзебез төяп җибәргәнне кире үзебез барып апкайта идек. Берсендә шулай тездән су ерып, лыч булып кайтып кердем. Өйдә боз салкыны. Ягарга утын юк. Юеш киемнәрне салып аттым да, шәрәкәй килеш ямаулы юрганга төренеп, аякларым әрнүгә түзә алмыйча, тотындым еларга. Алмашка кияргә ни күлмәк, ни оек юк. Бүген исәпләсәм, исем китә. Ничекләр чыдадык, ничекләр исән калдык икән, агай.

Гөлшат. Мин өстәл янында сырланып утыра башласам, ачлык күрмәгән шул сез, дип, ачулана торган идең.

Шәмсенур әби тавышы. Атаң да оныткан, бала чакта ачлыктан шешенә башлап, әҗәл каршында басып торганнарын оныткан. Шулар хакына дип, колхоз басуыннан арыштыр, бодайдыр салып кайтканда, ничекләр кайтканымны үзем генә беләм. Бүтән чүпрәк булмагач, бәрәңге капчыгын сүтеп, ыштан тектем. Шул чалбарны бот төбеннән бәйләп куяр ием дә, Аллага тапшырып, кибәгеннән аралап та тормыйча, икмәк салыр ием. Эчтән кияргә әпәйттеки чүпрәк ыштан бар дисеңме. Кылчыклар кадалып, ике ботымны чиләндереп, кызартып бетерә торган ие. Алла саклаган инде, тотсалар башым Себер китәсе ие. Атаңнар бәхетенәдер, кансыз бәндәләр кулына эләкмәдем, Аллага шөкер.

Гөлшат. Ач-ялангач булсагыз да, авылны саклап калгансыз бит, әбием. Бетермәгәнсез, үтермәгәнсез! Ә бүген? Бүген нигә беркем дә авылны яклап калкан булып басмый? Гаярь ирләр чебен даруы эчеп кырылып беткән диярсең... Безнең заман герое имеш...

Ишекне әкрен генә ачып Гөлчирә керә. Аны танырлык түгел. Мөселман хаты-кызлары киеменнән, башында матур итеп бәйләнгән ак яулык.

Гөлчирә (пышылдап). Шәмсенурттәйнең хәле ничек?

Гөлшат. Шул килеш. Вакыт-вакыт дөресләнеп тә киткән була. Бабайны теленнән төшерми инде... Гөлчирә апа, бер әйбер сорасам, ачуланмассыңмы?

Гөлчирә. Бик куркынычмыни соравың?

Гөлшат. Син... кешеләрне кичерә беләсеңме?

Гөлчирә. Әй Гөлшат апаем... Шәмсенурттәй әйтә иде, атаңны үтергән кешегә дә өч көннән артык ачу сакларга ярамый, ди торган иде дә соң...

Гөлшат. Син аны гафу итә алачаксыңмы?

Гөлчирә. Яшь шул әле син, Гөлшат апаем...

Шәмсенур әби уяна, ялт кына торып утыра.

Шәмсенур. Син кәнсәләрдән түгелме алай-болай? Әйтчәле, апакаем, амбардан берәр уч кына он язмаслар микән? Умач уып ашар идем. Ашатмыйлар менә болар, бер локма ипекәй заты күрсәтмиләр. Кәнсә кешесе булсаң...

Гөлшат. Аптырама, Гөлчирә апа, кергән бер кешегә шулай зарлана ул. Ышанганнары да бардыр инде.

Шәмсенур. Яшь хатын бигрәк яман кылана, и кыйнап та куя инде үземне. Менә, беләкләрем күм-күмгәк, карале (җиңен сызганып күрсәтә, бер эз дә юк).

Гөлчирә. Юк, юк, Шәмсенурттәй, бер җирең дә күгәрмәгән... Алла ярдәм бирсен инде, Гөлшат апаем. Башына төшкән кеше үзе генә беләдер.

Гөлшат. Кайчагында кешедән кыен булып китә. Күрми калсаң, капка төбенә чыгып йөгерә дә, ачка үтерәләр, кыйныйлар, дип үткән-сүткәнгә кычкыра башлый.

Шәмсенур. Яшь хатынның менә бу, ияртеп килгән кызы, көн саен өстемә су сибә, и сибә, и сибә...

Гөлшат. Гөлләргә су сипкән саен шулай дип елый.

Гөлчирә. Гомер буе намазлык өстеннән төшмәде, берәүгә бер кырын сүз катмады, нигә дип шулай җәфалыйсы иткәндер Ходай?

Гөлшат. Үзеннән битәр, әти белән әни җәфалана шул... Әллә каргыш төште микән, диләр...

Гөлчирә. Каргамадым мин Сабирҗан абыйны, үз намусы үзе хөкем итсен дип, елдан артык көттем, тик каргамадым. Йөзенә ябышып, үз авызыннан дөресен әйттерәсе килгән минутларым күп булды анысы. Андый чакта бар юанычым аракы шешәсе иде. Эчәсем килеп эчте дип беләсеңме? Җаным тулы утны ни белән дә булса басарга кирәк бит инде. Сабирҗан абыйның элек кылган игелекләре хакына дәшмәскә тырыштым. Без белә-белгәннән бирле кешеләргә яхшылык кылып яшәде, гадел булды. Дүрт аяклы ат та абына диләр шул...

Сабирҗан керә. Салмак адымнар белән алга үтә, урындык ала да Гөлчирәгә аркасы белән утыра. Гөлшат бер әтисенә, бер Гөлчирәгә карап торганнан соң мыштым гына чыгып китә.

Гөлчирә. Шәмсенурттәйнең хәлен белеп чыгыйм дигән идем.

Сабирҗан (аны ишетмәгәндәй). Миңа нишләргә?

Гөлчирә. Җир җимертеп йөргән җиреннән диген...

Сабирҗан (борылып). Миңа нишләргә дим, Гөлчирә?

Гөлчирә. Сабирҗан абый, гөнаһларың өчен җавапны да, җәзаны да миннән көтмә, Ходай Тәгалә үзе кичерсен дип ярлыкау сора.

Сабирҗан. Син дә минем әнкәй сүзләрен кабатлый башлагансың...

Гөлчирә. Шәмсенурттәй кебек ак әбиләр китеп бетсә, безнең балаларга кем ишеттерер андый сүзләрне. Тормыш юлларында адашмасыннар дисәк, Ходай сүзләрен җиткерергә соңга калмыйк диюем.  

Сабирҗан (аны ишетмәгәндәй). Районга төштем. Прокурорга кердем. Үз аягы белән килгән җинаятьчегә җәза бирүче юк. Әнкәй алдындагы, синең алдагы, балалар алдындагы җинаятем өчен ни белән түләргә? (Башын ике кулы белән учлап, тезләренә иелә).

Кәшифә керә. Аптырабрак кала. Аннан кулларын алъяпкыч итәгенә сөртә-сөртә Сабирҗан янына килеп утыра.

Кәшифә (бераздан). Пәрәмәч пешергән идем, чәй эчеп алабызмы соң әллә? Ни... Гөлчирә...

Гөлчирә. Мин өстәл яныннан гына, рәхмәт, Кәшифә апа. Әле рәтләнмәде микән дип, Шәмсенур әбинең...

Кәшифә (бүлдереп, кулын селтәп). И-и, рәтләнә торган чир дисеңме... (Сүзсез тынлык.) Карале, Гөлчирә, мәчеле-тычканлы үйнамыйк инде, тот та турысын әйт: нишләргә җыенасың?

Гөлчирә. Нишләргә тиеш соң мин?

Кәшифә. Бәй, нишләргә дип... Сабирҗан абыең... Аннан соң мин дә дигәндәй... Күпме җаныңны ашадым, тегесен-монысын әйтеп (бераз тын калалар).  Әйтеп дигәннән, күзеңә бәреп әйткәнгә үпкәләмә, Гөлчирә. Син ни, болай кәфенгә төренгәндәй йөрмә инде, кеше көлдереп дигәндәй.

Гөлчирә. Көләсе килгән кеше көлсен. Кичә «алкаш, эчкече» дип даны чыккан хатынның бүген Аллаһ юлына басуыннан нигә көлке яки пычрак кына эзләргә? Шәмсенур әбигә мең рәхмәт, күңел күзкәйләремне ачарга булышты. Әҗере үзенә дә изгелек булып кайтса иде берүк. Кәшифә апа, мин инде Сабирҗан абыйга да әйтәсе сүземне әйттем, сиңа да шуны кабатлыйм. Миннән түгел, Ходайдан сорагыз кичерүне.

Кәшифә. Алай дип кенә соң инде... Ни, Гөлчирә, Сабирҗан абыең ярдәменнән ташламас анысы. Менәтрәк, кичә үтеп китешли күз салдым, мунчагызны, сарайларыгызны яңартырга кирәк дигәндәй.

Гөлчирә (урыныннан кузгалып, катгый итеп). Миңа бернәрсә дә кирәкми. Улларыма Ходай гомер бирсен — барысын да булдырырбыз, Алла боерса.

Кәшифә. Туктале, алай дияргә ашыкмале син, Гөлчирә. Олы улың мәктәпне бетереп килә, укырга барам ди торгандыр. Таяныч булмаса, ни рәвешле керер дигәндәй. Сабирҗан абыең...

Сабирҗан (бүлдереп). Кәшифә! Мин үзем өчен үзем дә сөйли алам.

Гөлчирә. Башлары исән булсын. Җан биргәнгә җүн бирер әле. (Чыгып китә).

Кәшифә белән Сабирҗан бераз сүзсез утыралар.

Кәшифә. Карале, сиңа әйтәм, чын сөйли микән соң бу Гөлчирә? Алай-болай безнең әнкәй кебек авыша башламагандыр бит дигәндәй? Әйттем исә кайттым.

Сабирҗан. Сиңа инде бөтен нәрсәне үз аршының белән үлчәргә булсын.

Кәшифә. Ни дисәм, мин начар булып калам. Ярар, бүтән авызымны да ачмыйм. (Тын торгач, түзми, сүз башлый). Синең болай кара коелып, үз-үзеңне ашап йөргәнеңне күрү миңа рәхәт дисеңме әллә? Үксеп бер ела ичмаса, эчең җиңеләеп китәр. Ир кешенең күз яше мескенлек түгел ул, кайчагында батырлык та.

Сабирҗан. Елап кына хаталарны төзәтеп булса икән... Гөлшатның ничә көн минем белән тел тибрәтеп сөйләшкәне юк. Минем хурлыктан әнкәйнең акылы җиңеләйде...

Кәшифә. Әнкәйнең яше дә бар бит дигәндәй. Ничәмә-ничә еллар гел авырлык күреп, йөрәгенә җыелгандыр аның да.

Гөлшат керә. Киштәдән китап үрелеп ала да, күкрәгенә кысып, чыгарга юнәлә.

Сабирҗан. Кызым!

Гөлшат туктый, тик дәшми. Әтисенә борылмый, карашын идәнгә текәп, басып тора.

Сабирҗан. Кызым! Месенләнеп әйтмим: бер генә сүзеңне көтәм. «Безнең күздән югал, чыгып асылын», диген. Синеңчә эшлим. Тик бер генә сүз эндәш, Гөлшат.

Гөлшат дәшми. Баскан урынында кадаклангандай кала. Күз яшьләре бит алмалары буйлап ага. Сабирҗан башын иеп ишеккә юнәлә.

Гөлшат. Әтием! (Кочагына ташлана, сыенып елый).

Пәрдә.

Алтынчы күренеш

Кич. Ирек керә. Җилкәсенә гармунын аскан. Кечкенә чүлмәккә утыртылган гөл тоткан. Кеше күзенә чалынмасын дип, тегеләй дә, болай да яшерергә маташа. Койма буена килеп сызгыра. Гөлшат чыга. Аның элекке чаялыгы, шаянлыгы кул белән юып төшергәндәй юкка чыккан.

Ирек. Тавыклар сәгате белән йокларга яттыңмы әллә?

Гөлшат. Нишләп йөрисең монда, Ирек?

Ирек. Нишләп дип, соңгы көннәрдә өегездән чыкмыйсың да бит. Ни... менә... мин сиңа... гөл апкилгән идем. Яфрагын күрше Ләйсирә апалардан бәчтем беркөн. Гаршукка утырткан ием, малай, үсте дә китте. Ни... мә, ал инде.

Гөлшат (йөзе яктыра). Ире-ек?! Ләйсирә апа бу гөленә, кул артыгызны белмим дип, берәүне дә якын китерми. Җәйге кына ич бу! (Шатлыгы эченә сыймый. Аннан кинәт күңелсезләнә). Сиңа гөлләр дә, аларның исемнәре дә ошамый бит. Мин үзем дә ошамыйм сиңа.

Ирек. Син? Кем әйтә аны?

Гөлшат. Ошатма син мине, Ирек, күралма, яратма мине. Кыйныйсың килсә, кыйна, сук. Тик... тик әтиемә генә ачу саклап йөрмә, рәнҗемә аңа. Үчең булса, менә миннән ал.

Ирек. Гөлшат, синең бер гаебең дә юк, тукта әле, елама дим. (Бераздан). Рәнҗемим мин Сабирҗан абыйга. Аңа да җиңел түгелдер. Күңелдә ниндидер юшкын бар барын, тик мин аның беркөнне юылып төшәсенә ышанам.

Гөлшат (яшь аралаш елмая). Минем әни, кешеләргә ышанма, барысының да бәгыре каткан аларның, дигән була тагы.

Ирек. Ә минем әти «авыр чакта кешеләргә таян, улым», ди торган иде...

Гөлшат. Ул сиңа «балтамак улым» дип эндәшә иде.

Ирек. Бәләкәйдән үк бал яратам шул мин. Умартачы булам дип йөрүем дә шуңа бит инде. Әти әйтә иде, «кортлар алар чиста күңеллеләрне генә ярата,  улым, эчендә таш йөртә торган кешеләрне әллә каян сизеп, чагып бетерә», ди иде. Ташны ничек йотып була икән баш ватканымны хәтерлим әле.

Икесе дә берара сүзсез утыралар.

Гөлшат. Бер тавыш-тын юк урамда, әйме?

Ирек. Кем йөрсен, бөтен кеше сериал карый хәзер.

Гөлшат. Ишекләре дә, күңелләре дә бикле диген...

Ирек. Син гел әллә ничек, китапча сөйләшәсең... Әниең дөрес әйтә, артист булырга кирәк сиңа.

Гөлшат. Булмыйм. Укып бетергәч, авылга кайтам.

Ирек. Әле китмәгән, кайту турында сөйли.

Гөлшат. Үз белемем белән алмасалар, әтидән эттереп булса да керәм. Алла боерса, әбием әйтмешли.

Ирек. Керерсең, башлы бит син. Казан кадәр Казанга олимпиадаларга йөргәч инде...

Гөлшат. Бу заманда кем генә баш белән вузга керә ала икән, кесә белән диген син.

Янә тын утыралар.

Гөлшат. Уйна әле, Ирек, суз әле гармуныңны. Бар дөнья ишетерлек итеп кычкыртып уйна.

Ирек. Китәле, сезнең капка төбендәме?

Гөлшат. Галиябанулар тәрәзә төбендә җырлашып торган әле.

Ирек гармунын сузып җибәрә. Гөлшат җыр башлый.

Йөгердем читәннәргә лә,

Үрелдем – җиталмадым.

Ни булды икән телләремә,

Сау бул дип әйталмадым.

Урманнарда йөргән чакта

Адаштым юлларымны.

Күңелем йомшак, елармын дип,

Бирмәдем кулларымны.

 Яланаяк, яланбаш килеш Шәмсенур әби ишегалдына атылып чыга. Ул ап-ак күлмәктән. Җырны кочып алырдай булып, бөтен гәүдәсе белән алга омтыла. Ут сүнә.

***

Җиденче күренеш

Шәмсенур әби, кием шкафын ачып, киемнәрне бушата. Диван җәймәләрен, яулыкларны идәнгә җәя дә, киемнәрне шунда тәртип белән генә сала, эреле-ваклы төенчекләр ясап куя.

Кулына конверт тотып, Кәшифә керә. Шәмсенур әби аякларын салындырып диванга утыра.

Кәшифә. Әстәгым, тагын ниләр генә күрәсем бардыр.

Шәмсенур. Китәм инде мин, инәкәй, гаеп итмә. Сафиулла бүген пар ат җигеп киләм, әзерләнеп тор, диде.

Кәшифә, уф, дип кул селтәп, түргә уза. Ачып, хатны укый, фото да бар.. Йөзе яктырганнан яктыра. Күзләре дә дымланып ала.

Кәшифә. И-и, улыкаем, кемнәр арасында йөрисеңдер... Бакчы, сурәтен дә җибәргән булган (фотокарточканы әкрен генә сыйпый). Наратларга сөялеп төшкән... Әллә тартылып киткән инде?.. Армия дигәннәре туган йорт түгелдер шул. Әй, балам, балам. Исән генә йөреп кайт инде берүк, хәсрәт күрсәтә күрмә. Телевизорын ачар хәл юк, гәҗитен укыр хәл юк — әле бу солдатны кыйнаганнар, әле тегесен үтергәннәр... Шул хәбәрне ишетер өчен үстерәме ана газиз баласын. Армиясендә дә тәртип булдыра алмаган хөкүмәтне әйтер идем. (Озаклап янә укый, карточканы да кат-кат карый. Кире конвертка сала, конвертны өстәл җәймәсе астына яшерә).

Кәшифә, төенчекләр өстеннән атлап, бүлмәдән чыга.

Шәмсенур әби, шуны гына көткәндәй, янә үз шөгыленә тотына. Төенчекләрен бер сүтә, бер җыя. Тагын җәймә эзли. Өстәлнекен сыдырып ала. Конверт идәнгә төшә. Шәмсенур әби аны бик сакланып кына кулына ала. Ача, фотоны ала. Күзләреннән ерагайтып карый да балкып китә.

Шәмсенур. Сафиулла! Әстәгъфирулла! Син түгелме соң? Син, син бит, җаныкаем. Бу хәтле үзеңә охшасаң да охшарсың икән, агай. Үлгән, дигән булдылар —  ышанмадым. Алтмыш ел көттем бит үзеңне, алтмыш ел!  Намаз арты саен Ходайдан синең белән бер генә, бары бер генә тапкыр күрештерүне сорап, күпме дога кылганмындыр. Йөзкәйләреңне бер күрсәм, тынычлап үләрмен дигән идем. Ишетте бит, кабул кылды бит теләкләремне. И-и, Сафиулла, буй-сыныңны күз алдына китерә идем дә, күңелемнән генә сөйләшеп йөри идем үзең белән. (Кет-кет көлә). Балаларны шулай итеп икәү үстердек бит, Сафиулла. Оныкларыбыз да җитеп бетте инде, аларга да синең сүзләреңне тукып кына торам. «Туган нигезегезнең кадерен белегез, нигездән аерылмагыз», дим. «Үрәтник» дип көлгән булалар үземнән. (Көлә. Аннан моңсулана. Фотоны сыйпый). Күр әле, басу башындагы нарат түгелме соң монысы? Шушы пар наратларга сөялеп озатып калган идем үзеңне, хәтереңдәме, Сафиулла? Эзләреңә томырылыплар карап калдым. «Кайтырмын», дип китсәң дә, насыйп булмады шул, булмады. Кайтмасаң да, онытылмас җыр булып гелән күңелемдә яшәдең, җаныкаем.

Баш куям тезләреңә лә,

Яшь коям эзләреңә.

Әллә ниләр бирер идем

Аһ дигән сүзләреңә.

Нәрсә, шушы наратлар янында көтәм дисеңме? Килермен, Сафиулла, килермен. Тик әллә нигә башым әйләнеп киткәндәй булды әле, бераз гына черем итеп алыйм да...

Әкрен генә идәнгә чүгеп, төенчекләре өстенә башын сала. Үзәкләрне өзеп, җыр ишетелә.

Пәрдә төшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк