Логотип
Театральная лавка

Күз нурларым - Айгөл Әхмәтгалиева

Катнашалар: Хатын Ир Ана Кыз Егет Дус Ханым Вакыйга бер генә урында бара. Бүлмәдә биш урындык яки пуфиклар, алар катнашучылар белән бергә әле алга планга, әле арткы планга “шуышалар”, артк...

Катнашалар:

Хатын

Ир

Ана

Кыз

Егет

Дус

Ханым

Вакыйга бер генә урында бара. Бүлмәдә биш урындык яки пуфиклар, алар катнашучылар белән бергә әле алга планга, әле арткы планга “шуышалар”, арткы планда ярым түгәрәк рәвешендә капма-каршы куелган ике карават (ул урталай киселгән алманы хәтерләтә). Катнашучылар барысы да вакыйганың башыннан ахырына кадәр сәхнәдә булса яхшырак, ишектән кереп-чыгып йөрмиләр. Утлар эффекты: геройлар әле артка планда пуфикта утырып торалар, әле алгы планга чыгалар. Ут аларны әле күләгәдә калдыра, әле тамашачыга “күрсәтә”. Тамаша музыка ярдәмендә, артистларның тоны ярдәмендә диңгез дулкыннарын хәтерләтә: ул чиратлашып  әле салмак, әле ярсулы халәткә кереп тора, тамашачыны әле көләргә, әле еларга мәҗбүр итә.

Пәрдә ачылганда үзәкләрне өзеп бишек җыры ишетелә, ул җанны иркәли, колакны иркәли. Бераздан аны күмәргә теләгәндәй, ерактан заманча, дөбер-шатырга корылган музыка кушылгандай була. Ул көчәйгәннән-көчәя, бермәлне бишек җырын бөтенләй күмеп китә.   

Алгы планда ЕГЕТ планшетта уйнап утыра, КЫЗның колагында наушник, ул җыр тыңлый. Музыка тавышы тына.

ХАТЫН (караватта яткан җиреннән башын күтәреп). Су... Берәрегез су гына бирсә...

Җавап кайтаручы юк. Хәлсезләнеп кире ята. Бераздан көч-хәл белән торырга маташа. ЕГЕТ аны күреп ала.

ЕГЕТ (канәгатьсез генә). Нәрсә?

ХАТЫН. Су... Тамагым яна...

ЕГЕТ (кызның колагындагы наушнигын йолкып ала). Бар әле, су апчык.

КЫЗ. Нигә мин? Сиңа әйткән бит.

ЕГЕТ. Кулың каламыни инде? Уйнап бетерәсе иде.

КЫЗ.  Күреп торасың бит, мин җыр тыңлыйм.

ЕГЕТ. Синең шул булыр. (тавышын йомшартып, ясалмалык белән): Бар инде.

КЫЗ. Үзеңә кирәктә нинди тон белән эндәшәсең, ә?

ЕГЕТ. Дура.

Кулын селтәп, карават башындагы стаканга үрелмәкче була. Хатын инде торып чыгып киткән. Егет ишеккә барып карый да кире утыра. ХАТЫН көч-хәл белән чыгып урынга ятмакчы була, кулындагы стаканы төшеп ватыла.

ЕГЕТ. Үзем алып чыга идем бит инде. Ну вот... (кызның колагындагы наушнигын йолкып ала).

КЫЗ. Нишлисең соң син? Па гына кайтсын, яме?

ЕГЕТ. Себереп ал. Минем  уен  бетә...

КЫЗ (чыраен сытып). Ма, ну кайчан тереләсең инде син? Туйдырды инде. Чәйне мин яса, өстәлне мин җыештыр.

ЕГЕТ. Син кыз кеше, эшең шул.

КЫЗ. Егет кешегә идән себерергә ярамыймы әллә?

ЕГЕТ. Кыенмыни инде? Себерке, соскы аласың да...

КЫЗ. Менә, менә, бер кыенлыгы да юк. Үзең дә себерке, соскы аласың да...

Әйләнеп карыйлар. ХАТЫН көч-хәл белән идәндәге стакан ватыкларын соскыга җыя.

КЫЗ. Үзем түгәрмен, шунда торып торсын.

ЕГЕТ. Да, тагын берәр атнадан.

КЫЗ. Бәйләнмә әле. Кая соң бу әти? Таң ата бит инде.

ИР алгы планга уза.

КЫЗ. Че шулай озак?

ИР. Эшләр, кызым, эшләр.

ЕГЕТ (мыскыллы елмаеп). Иртәнге өчкә хәтлеме?

ИР Хатын яткан якка текәлеп карый.

ИР. Дару эчтеме?

КЫЗ белән ЕГЕТ иңсәләрен җыералар.

КЫЗ. Эчкәндер.

ЕГЕТ. Бездән сорамады.

ИР. Нигә йокламыйсыз?

КЫЗ. Ә минем йокы килми.

ЕГЕТ. Канишны. Көндез бердә тор да.

КЫЗ. Үзеңне бел. Миннән ун минутка алдан торган икән берәү.

ИР карап-карап тора да кәчтүмен салып киерелә, йокларга җыена.

КЫЗ. Па, акча калдыр әле.

ИР кесәсеннән шактый акча чыгарып кызга суза.

ЕГЕТ. Ә миңа?

ИР. Син кая барасың?

ЕГЕТ. Курыкма. Анда йөрмим. Беләсең, завязал...

ИР (акча биреп). Сез анда чамалап... Тәртип булсын, яме?

КЫЗ, ЕГЕТ. Все о кей, па!

Караңгылана. Ут яктысы ХАТЫНга төшә. Ул көчкә торып, сөялеп утыра.

ХАТЫН. Нишләп шулкадәр салкын? Тышта яз. Җылыткандыр бит инде.

Тормакчы була. Урындык аркасына тотына, урындык авып китә. Тавышка ИР торып утыра.

ИР. Нәрсә, су кирәкме?

ХАТЫН. Юк. Салкын.

ИР. Соң, юрганыңны бөркән.

ХАТЫН. Җылы керми. Дөньясы салкын.

ИР. Тагын башлана инде... Мә, җәймәне бирәм.

ХАТЫН. Кирәкми. Шкафтан мамык шәлне генә табып бирсәң.

ИР. Төн уртасында шәл эзлимме инде?

ХАТЫН. Өске киштәдә. Уң як почмакта.

ИР (кулында шәл. Эченнән тәмәкеләр төшә). Монысы нәрсә тагын?

ХАТЫН. Тәмәке. Көя төшмәскә.

ИР. Болай да кортлап беткән иске шәл түгелме соң?

ХАТЫН. Иске түгел. Әнкәйдән калган.

ИР. Моның ни җылысы булсын.

ХАТЫН. Бар. Әнкәй шәле ул.

ИР. Бүтән кирәк нәрсә юкмы? Бер торганда әйтеп кал да...

ХАТЫН. Тынычлап йокла. Берни дә кирәкми.

ИР. Тынычлап, имеш. Йокларсың...

Ята, җәймәсен башыннан бөркәнә.

 

ХАТЫН (шәлне кулында таратып). Кәҗә мамыгыннан. Әнкәй үзе бәйләгән иде. Бакчы, күзе киткән. Югыйсә, элегрәк күргән идем бит, шунда эләктереп кенә куясы бит. Бу кадәр үк сүтелмәгән дә булыр иде. Юк инде, башында ук кул җитмәгәч... Сүтелә-сүтелә кая кадәр җиткән диген. Башында ук кул җитмәгәч, вакытында текмәгәч... Исеңдәме, теге чакны әйтәм. Син институттан каникулга кайткан идең. Әкәмәт салкын иде ул кыш. Әнкәйдән кич чыгыйм әле дип сорыйсы килә - әткәйнең талканы коры, аннан куркам. Шушы шәлне башыма урадым да, олы ападан печенье табасы алып кайтам дип чыгып киттем. Коймак пешергән идем ул көнне. "Камыры калды, шуннан печенье пешерәм әле", дигән булдым. Коймак камырыннан кем печенье пешерсен инде, йә? Әнкәй сизенгәндер, аягыңа киез итек ки, катасың бит, дип кычкырып калды.

ИР урынында бөтерелеп, борылып ята.

ХАТЫН. Табага чынлап та бардым. Шуны күтәреп олы апалардан чыгып килгәндә, пәлтә җиңеннән эләктереп алдың, исеңдәме?

ХАТЫН шәлне башына урап, алгы планга килә. Аның яшь чагы.

ИР урыныннан тора. Аның да егет чагы.

ХАТЫН. Әлләй, котымны алдың бит!

ИР. Чү-чү, башымны яра күрмә. Мине эзләп чыктыңмы?

ХАТЫН. Кайтканыңны да ишетмәгән идем.

ИР. Шулайдыр. Әйтәм җирле бер алдыңа, биш артыңа карый-карый йөгердең.

ХАТЫН. Әллә артымнан күзәтеп килгән инде?

ИР. Эндәшми түздем. Атлауларыңа тиклем сагынган идем, рәхәтләнеп күзәттем.

ХАТЫН (бәхетле елмаеп аңа сыена). Ә мин сине сагынырга өлгермәдем.

ИР. Юкмы? Мин синеме, мин сине....

ХАТЫН. Күтәрмә, төшер, кеше күрсә...

ИР. Синнән коймак исе килә.

ХАТЫН. Шәлгә сеңгәндер. Төшер инде.

ИР. Төшермим әле. Шулкадәр сагындым,  саташырлык булып сагындым үзеңне.

ХАТЫН. Мин дә... Үзем сагынам, үзем әнкәйләр күрмәгәндә елыйм. Шәһәргә киткәч, мине оныткансыңдыр, әллә нинди фыртавай кызлар очраткансыңдыр дип уйлап, хыялланып беттем.

ИР. Фыртавай кызлар?

ХАТЫН. Алардан коймак исе дә килмидер.

ИР. Кәнишне. Алар коймак пешерә белә дисеңме әллә?

ХАТЫН. И, көлә берәү... Озакка кайттыңмы?

ИР. Әллә куасың да инде?

ХАТЫН. Сакалың бар бугай, битемне кытыклый.

ИР. Кулларың боз булган. Туңдыңмы әллә?

ХАТЫН. Юк ла, җылы бит.

ИР. Җылы?  Әйе шул, утыз градус кына дигәннәр иде бүген.

ХАТЫН. Ә миңа салкын түгел.

ИР. Мин яныңда булганга ул, беләсеңме?

ХАТЫН. И телгә остарган берәү. Шәһәрдә ярты ел укыдым дигәч тә.

ИР (пышылдый). Шулкадәр сагындым. Көзгә син дә укырга килсәң, мин сине бер минутка да үз янымнан калдырмыйм, белеп тор.

ХАТЫН. Ярар. Култык астыңа кыстырырсың да гел үзең белән йөртерсең.

ИР. Син минем күлмәк кесәсенә дә сыясың. Я куенымда, җылыда гына йөрерсең. Менә бүгенге кебек.

ХАТЫН. Кызык булыр иде, әйме, күз нурым. Бар дөньясы салкыннан калтырап торганда, мин синең куеныңнан башымны чыгарыр идем дә, "миңа җылы, миңа рәхәт" дип кычкырыр идем.

ИР. Ә нигә көләсең? Чынлап та, мин сине беркайчан да туңдырмам, сылуым. Ышанасыңмы?

ХАТЫН. Ышанам. Мин сиңа ышанам, күз нурым.

Ут ХАТЫНга төшә. Ул артка чигенә, шәлне сала, сабый бала кебек тотып, кулында тибрәтә.

ХАТЫН. Улыбызны алып кайткан көнне онытмагансыңдыр. Дөньясында бер бәхетле идек, әйме. Тулай торак бүлмәсендә торабыз, дөньябыз шып-шыр. Өстәл, ике урындык, караватыбыз бар. Әллә ниткән еллар булды бит ул. Әткәйләр ел буе хезмәт хакы күрми эшләде. Безгә тигән стипендия өч-дүрт көн тамак ялгарга җиткәндер. Әйтергә оят, кашык-чәнечкене дә аскы каттагы ашханәдән кыстырып мендек бит, адәм көлкесе.  Ә пычакны үзебез сатып алдык! Каршы яктагы "Хозмаг"тан. Исеңдәме?  Бәбәй алып кайттык - бишек тә, коляска да юк. Әнкәй кунакка килгән иде, жәлләгәндер инде - башына бәйләгән шәлен калдырып китте.

АНА алгы планга уза. Шәлне иңбашына сала. Урындыкта утырган ЕГЕТнең башыннан сыйпап сөя.

АНА. Бәхеткәйләре булсын берүк. Ата-аналы, алтын канатлы, бәхетле, тәүфыйклы булсын!

ХАТЫН. Әнкәй, карый белерменме икән?

АНА. Башыңа төшсә, башмакчы буласың, диләр, кызым. Карамый ни... Хатын-кызның төп эше шул инде ул - бала карау, аны тәрбияләү.

ХАТЫН. Син безнең бишебезне ничекләр үстергәнсеңдер, хәзер генә шаккатам, әнкәй! Бер төндә кырык уянырга кирәк бит.

АНА. И балам... Төнлә уянулары гына ни аның?! Бала тездә чакта сөйдерә, менә тездән төшкәч көйдерә шул ул... (Түшәмгә текәлеп тора). Таш калада бишек асарга да җай юк, әй. Аста да таш, өстә дә таш дигәндәй.

ИР. Әби, хәзер бишек модада түгел. Киләсе атнада коляска алып кайтам.

ХАТЫН. Бишектә рәхәтрәктер кебек.

ИР. Урамга чыгам дисәң, барыбер коляска кирәк.

АНА (иңбашындагы шәлен сүтеп, шуңа бала төргәндәй итә). Бала алдында дилбегәне берегез уңга, икенчегез сулга тартмагыз берүк.

ИР. Безнең әби әллә нинди галимнәрне бәреп ега, әйме, сылуым?

ХАТЫН. Әнкәйнең тел сандыгын актарсаңмы...

АНА. Сандык дип... (көлә). Сөйләнелә инде, балалар, тел сөяксез бит.

ХАТЫН. Шәлеңне нишләтүең, әнкәй?

АНА.  Бәләкәй чакта сине гел шуңа төреп үстердем. Ябыграк идең бит, җил тимәсен, туңмасын ди торган идем. Ике башын төйнәп бәйли идем дә, шулай үземчә бишек ясап, үзем белән бер тотам калдырмый йөртә идем.

ИР. Әби, кызың хәзер дә шулай иркә, җылы куенда гына яши.

ХАТЫН. Әнкәй алдында... Мине оятка калдырып тагын...

АНА.  Бәхетегезгә күз тимәсен берүк, балалар. Икегез бер сүздә булсагыз, арагызга сүз дә, күз дә кермәс, иншалла!

АНА арткы планга уза.

ИР белән ХАТЫН бер-берсенә сыенып торалар. Шәлнең ике башын төйнәп, бишек рәвешенә китерәләр.

ХАТЫН. Бу катыргысы нигә инде?

ИР. Аркасы бөкрәймәсен дим. Болай җайлырак бит.

ХАТЫН. Каты булмасмы?

ИР. Бала-чаганы бәләкәйдән үк катыга күнектерергә кирәк аны.

ХАТЫН. Ул шундый нәни, шундый йомшак! Кул аркаларын кара әле, пешкән кабартма кебек, әйме, күз нурым?

ИР. Коймак кебек диген, сылуым. Син бит коймак яратасың.

ХАТЫН. Сиңа көләргә генә булсын.

ИР. Бәхетемнән көләм. Янымда - син, алдымда - баһадирдай улым. Тагын ни кирәк?

ХАТЫН. Кирәктән күп әйбер юк анысы.

ИР. Киләсе атнада зарплата булырга тиеш, вәгъдә иттеләр.

ХАТЫН (авыр сулап). Инде өченче ай вәгъдә итәләр.

ИР. Авыл булганда, ач утырмыйбыз анысы.

ХАТЫН. Әйтмә дә. Әле дә ярый ике яклап әткәй-әнкәйләр булыша. Ите, бәрәңгесе, оны дигәндәй... Мес-мес килеп йоклый, әллә елмая да инде?

ИР. Төш күрәдер. Елмаюы синекенә охшаган.

ХАТЫН. Борыны тач синеке.

ИР. Кашларын кара әле, алары - синеке.

ХАТЫН. Колаклары - синеке.

ИР. Ә син - минеке.

ХАТЫН (ирнең кочагына сыенып). Бәхет шушыдыр инде ул, әйме, күз нурым?

ИР (хатынны кулларына күтәреп). Улыбыз янына кап-кара күзле бер кыз да алып кайтсак, бәхетебез дә түп-түгәрәк булачак, сылуым!

ХАТЫН. Бар почмак та түгәрәкләнсә, берәр җире кителә генә башламасын дип куркам, күз нурым!

ХАТЫН арткы планга уза. Кулында - бала биләве итеп тоткан шәле.

ХАТЫН. И бәхетле чак булган да инде, әйме? Малыбыз юк иде - җан җылысы бар иде...

ДУС һәм ХАНЫМ алга узалар. Икесе дә затлы киенгәннәр.

ДУС. Шушындый дырада яшәп ятасыңмыни? Кем уйлаган... Безнең группада иң башлы егет идең түгелме? Кызыл диплом һәм эт оясы чаклы бүлмә.

ИР. Олырагы да булыр. Эшләп торам бит.

ДУС. Эшләп? Ха-ха-ха... Заводта инженер булыпмы?

ХАТЫН. Әйдәгез, утырыгыз, урнашыгыз әле. Монда бераз кысанрак инде, гаеп итмәссез.

ХАНЫМ. Да-а... Шушында ике бала үстерәсезме?

ХАТЫН (бәхетле елмаеп). Тәгәрәп үсеп киләләр күз нурларым.

ХАНЫМ. Без бала дип ашыкмадык. Үзең өчен яшәп калырга кирәк.

ХАТЫН. Шулар белән әвәрә килә-килә яшибез, зарланмыйбыз.

ДУС. Кичә сине очраткач, кызык булып китте. Укып бетергәнгә ничә, биш ел үттеме? Дөресен әйткәндә, беркемне күргәнем, сөйләшкәнем юк. Вакыт җитми, дөнья куабыз. Бүген җай чыкты. Тукта, мин әйтәм, килеп, күреп китим, рәхәтләнеп бер сөйләшеп утырырбыз дим (як-ягына карана).

ИР. Күңел киң булса, сыябыз, борчылма. Безнең үзебезчә, барысы да бик гади инде...

ХАНЫМ. Минеке өйдә сирәк була. Кайчак атналар буе күрмим үзен.

ХАТЫН. Читкә йөреп эшлимени?

ХАНЫМ (ирен чите белән ачы елмаеп). Кайсы читтә йөргәнен этем белсен... Үзенең салоннарына баш-аягы белән чумган.

ХАТЫН (төшенеп җитмәсә дә). Ә-ә-ә...

ХАНЫМ. Ярар, акчаны учы-учы белән кайтарып бирә, минем нишләгәнемә, нәрсә алганыма кысылмый - шунысына рәхмәт.

ДУС. Шуңа аптырыйм: нинди шәп момент булды, кем күпме каера алды - чумырды гына. Син нишләп болай йоклап калдың ул, ә?

ИР. Нишләргә тиеш идем соң мин?

ДУС. Нишләргә, нишләргә... Бераз гына мозгаларыңны селкетергә кирәк иде. Акча алышынган моментта мин никадәр кредит алдым, күпме техника, фатир эләктереп калдым. Бер төн эчендә ул кредитым тиеннәргә әйләнде дә куйды. Айн момент илтеп түләдем ул копейкаларны. Шул чакта милеккә әйләндереп калмаган булсам, мин дә бүген синең шикелле шымытыр кочаклап утырыр идем.

ИР. Бөтен кешегә андый сәләт бирелмәгән шул....

ДУС. Минем кебекләр әле ул балыкның эресе түгел. Менә андыйлар йотты инде, акулалар, китлар... Завод-фабрикаларны тиеннәргә эләктереп калдылар. Завод нәрсә, олы бер илне кабып йоттылар, ха-ха-ха... Ярар, безгә эләккәне дә җитә, зарланмыйбыз...

ХАТЫН. Минем юньләп эшкә дә чыга алганым юк әле. Малай да, кыз да бер-бер артлы тудылар да... Бакча да алып булмый үзләренә, урын юк диләр.

ХАНЫМ. Төртә белмәгәнсеңдер....

ХАТЫН. Нәрсәне?

ХАНЫМ. Нәрсәне булсын? Майларга, берәрсен җайларга диюем...

ХАТЫН. Бүтәннәрне майлау түгел, үз балаларыма ак май ашатырга да җай чыкмый кайчак. Әй, ирем исән булсын (ире ягына җылы караш ташлый. Ир дә аңа текәлә. Елмаеп бер-берсенә күз кысалар). Барысы да рәтләнер.

ХАНЫМ. Һавага карап, булыр дип авыз ачып көтеп утырсаңмы? Беркем дә болай гына китереп тоттырмый, матурым.

ХАТЫН. Түшәмеңнән биегрәк сикереп булмый инде.

ХАНЫМ (иргә текәлеп карап тора). Иреңнең куллары көчле күренә... Дәртледер, назлыдыр... (Үз иренә карап ала).

ИР. Дөньясы гел болай болганып тормас әле. Бер рәтләнер.

ДУС. Син кайсы илдә яшәгәнеңне белмәгән кеше шикелле сөйлисең. Болганудан туктаса, хәзер таяк тыгучысы табыла аның.

ИР. Шулай. Мәңгелек кризис иле диген.

ХАНЫМ. Минем дә назда коенып яшисем килә. Янып, кайнарланып! Көчле кулларда тибрәлеп.

ХАТЫН аптырап ДУС ягына ымлый.

ХАНЫМ. Аның тормышы үз эзендә - эш, акча, дуслар, сауналар, кызлар... Әй, чукынып кына китсен лә. Күнектем инде. Кесәсендәге акча янчыгы, счет номерлары, машина ачкычы, хатын - һәр ир кешедә булырга тиешле нәрсәләр барысы да бармы - бар. Аңа шул җитә. Минем тормышыма тыкшынмаса - миңа шул җитә. Ул үзенчә, мин үземчә дөньяның артына типтереп яшибез, ха-ха-ха...

Алгы планда ДУС, ХАНЫМ.

ХАНЫМ. Тыңлале...

ДУС (кесәсенә тыгылып). Күпме кирәк?

ХАНЫМ. Акча түгел. Рәтлерәк эшкә урнаштыр шушыларны. Балалары жалко.

ДУС. Ха! Тапмасыннар иде. Минем проблема түгел.

ХАНЫМ. Бергә укыган, дус дисең бит.

ДУС. Безнең группада егерме дүрт кеше укыды. Мин аларның барысын да кайгыртырга тиешме?

ХАНЫМ. Барысын да димим. Менә боларны.

ДУС (кыланып).  Әллә берәр хәйрия фонды ачып җибәрәсеңме? Сиңа килешә икән бит.

ХАНЫМ. Маймылланма. Аны гына эшли аласың бит.

ДУС. Мин барысын да эшли алам. Тик үз теләгем белән генә. Яки... алдыма ялынып килсәләр... Ха-ха-ха.

ХАНЫМ. Килмәячәк. Андый сорттан түгеллеге йөзенә чыккан.

ДУС. Тә-ә-к... Хәзер турысын әйт: сиңа балалар жалкомы, әллә аларның аталарымы?

ХАНЫМ. Турысын әйтергә? Мин үземне кызганам.

ДУС. Кы-зык... Нигә алай булды әле ул?

ХАНЫМ. Син бит мин барында да үзеңнең пычрак уйларыңнан арына алмыйсың, шулай бит?

ДУС. ???

ХАНЫМ (елмаеп). Башыңны җүләргә салма. Ул хатынны күзең белән ничә чишендердең, ә? Хыялыңда син инде аның белән...

ДУС. О-о! Ир затыннан булсаң, синнән менә дигән Отелло чыгар иде.

ХАНЫМ. Тик бу хатын - каты чикләвек. Хәтта синең дә тешең үтмәячәк.

ДУС (елмаеп). Мине бөтенләй бетереп ташлавыңмы?

ХАНЫМ. Булыш син аларга. Үз эшләрен ачалармы, башкасымы. Ә мин сиңа булышырмын.

ДУС. Аптыратыйммы-тинтерәтимме уйныйсың, ә?

ХАНЫМ. Син ул чикләвекне ватарсың. Ә мин сиңа булышырмын.

Ут сүнә. Яктыра. КЫЗ һәм ЕГЕТнең балачаклары. Чүпрәк сумкага уенчыкларын җыялар.

КЫЗ. Әнием, курчагымны алсам ярыймы?

ЕГЕТ. Әнием, ә мин машинаны алам.

ХАТЫН. Алыгыз, ал, күз нурларым. Болай сөйләшәбез: еламыйсыз, сугышмыйсыз, тәрбияче апаларны тыңлыйсыз.

ЕГЕТ. Ә сез безне кайчан килеп аласыз?

ИР. Атналык бакча дип аңлаттым бит, улым. Атна азагында.

КЫЗ. Әтием, ә атна нәрсә ул, күпме?

ХАТЫН (елмаеп). Менә, бармакларыңны кара әле. Атнада җиде көн. Ә сезне биш көннән соң ялларга алып кайтабыз, яме.

ЕГЕТ. Нигә шулай озак?

ИР. Кем шыңшый анда безнең? Олы егетебезме, оялмыйчамы?

КЫЗ. Ә мин шыңшымыйм. Минем анда курчакларым кү-үп булачак, әйме, әнием? Уйныйм да уйныйм, уйныйм да уйныйм...

ХАТЫН. Без әтиең белән эшләребезне җайга салгач, сезне бүтән бакчага күчеребез, яме. Иртән илтеп куярбыз, кич өйгә алып кайтырбыз. Бераз гына түзегез инде, күз нурларым. Ә монысы нигә?

КЫЗ. Курчагымны төрәм. Өшемәсен өчен.

ХАТЫН. Әбиеңнең иске шәле бит бу, кызым. Калдыр (алып читкә ыргытмакчы була. Шәлне сүтә). Күр әле, бер элмәге ычкынган, күзе киткән. Ярар, бер җай белән эләктереп куярмын (караватка ыргыта).

ЕГЕТ. Әнием, минем өйдә каласым килә!

КЫЗ (абыйсына карап торгач). Минем дә, минем дә! Минем сезнең янда буласым килә, әнием! Бакчага барасым килми минем!

ИР. Тавышны бетердек. Киттекме?

Ут сүнә. Яктыра. Алгы планда ак яулыклы, озын ак күлмәкле АНА. ХАТЫН башын күтәрми генә акча санап, калькуляторда чутлап, кәгазьгә нидер язып утыра. ИР  киемнәрен сумкага җыя.

АНА. Иртән чабасыз, кич чабасыз. Нәрсә инде бу, кызым?

ХАТЫН. Тагын бер кибет ачтык, әни. Чапмый нишлисең.

АНА. Авылга да юлыгыз сирәгәйде. Балаларны да юньләп күргән юк.

ИР. Аларны атналык лицейга урнаштырдык бит, әби,  үзебез дә сагынып кына күрешәбез.

АНА. Башта атналык детсад дидегез, хәзер атналык мәктәп... Хәерле булсын. Хөкүмәт тәрбияли хәзер балаларны, ата-ана түгел.

ИР. Эш бит, әби, эш. Әз генә тукталдыңмы, башкалар таптап китә дә бара. Тәк, мин дә киттем. Берсекөнгә кайтам.

ХАТЫН. Берсекөнгә?

ИР.  Мәскәүгә очам. Сәгать өчтә самолет.

Ир чыгып китә.

АНА. Ала-ай.. Иреңнең кая барганын чыгып китәр минутында гына беләсең түгелме, балам?

ХАТЫН. Бер-береңә хисап биреп торыр чакмы, әнкәй? Башта дустына булган бурычларын түләп бетерик дип чаптык - эш башлаганда ул ярдәм итте бит, хәзер үзебез өчен... Борчылма, күнектек инде. Тормышыбыз бөтен булсын дип тырышабыз. Балалар үсеп килә. Бүтәннәрдән ким булмасыннар дибез.

АНА. Фатирыгыз болын кебек. Бер-береңне эзләп тапмалы түгел. Ишек төбегездә ике машина.

ХАТЫН. Шәһәр читендә йорт җиткереп киләбез, әнкәй. Осталар икенче ай эшли инде. Анысы хан сарае кебек булачак!

АНА. Хәерле булсын, балам, хәерле булсын!

ХАТЫН. Әллә сөенмисең дә инде, әнкәй?

АНА. Балаң өчен ничек сөенмисең. Ата-ананың бөтен куанычы - балалар бәхете бит инде ул, кызым... Күгәрчен тавында җиләк өлгергән. Син тәгәри-тәгәри, ята-ята җыя торган идең.

ХАТЫН. Нинди җиләк, әнкәй? Бер генә минут та буш вакыт юк, үзең күрәсең. Җиләк... Күктәге кояшны да күргәнем юк минем хәзер, әнкәй! Товар алып кайтабыз, товар сатабыз, тагын товарга китәбез...

АНА. Авылга кайткач, кич мунчадан чыгып, йолдызларга карап тора торган идең...

ХАТЫН. Мондагы сауналарның үз йолдызы, әнкәй.

АНА. Балаларыңның теле катыланган. Бәләкәй чакларында әтием, әнием дип өзелеп торалар иде, хәзер "па" белән "ма"га әйләнгәнсез икән... Татарча әйткәнне аңлап та бетермиләр.

ХАТЫН. Аңлавын аңлыйлар, рәтләп сөйләшмиләр генә.

АНА. Бая кызыңа "күз нурым" дигән идем, кашын җыера. "Нәрсә дигән сүз ул?" ди. Глазаның лучы дигәч, көләрме дисәм, тагын кашын җыерды.

ХАТЫН. Сораган бар нәрсәләре алларында. Әтиләренең акчадан өзгәне юк. Киемнәре - энә-җептән чыккан.

АНА. Хәерле булсын, балам. Талны яшь чагында бөгеп калсаң гына...

ХАТЫН. Аларны күрергә вакыт та юк, әнкәй. Менә эшләрне җайлап бетерсәк...

АНА. Ай-һай, балам... Дөньяның койрыгын тота алырсыз микән? Барыбыз да шулай дигән булабыз: менә моны бетерсәк, тегене бетерсәк... Яши башларбыз кебек. Керфегеңне күтәреп карасаң, аһ итәсең. Шәм кебек сызыла да төшә шул гомеркәйләр, сизми дә каласың.

ХАТЫН (елмаеп). Ә безнең барысы да алда әле, әнкәй.

АНА. Мин исән чагында сүземә колак салам димисең...

ХАТЫН.  Әнкәй, алай димә, сиңа яшәргә дә яшәргә.

АНА. Әнкәйләр  мәңгелек түгел, балам...

Ут сүнә. Яктыра. Алгы планда ИР һәм ХАНЫМ. Ханым матур нәзек эчке күлмәктән.

ИР. Син унсигез яшьлек кызлар кебек!

ХАНЫМ (мут елмаеп). Син дә егетләрдән ким түгел!.. Бу юлы нәрсә уйлап чыгардың?

ИР.  Мин Мәскәүдә. Берсекөнгә генә кайтам.

ХАНЫМ. Ә мин хатыныңа шалтыратсам? Ирең минем янда, борын төбеңдә генә дип әйтеп ташласам?

ИР. Өлгермәячәксең. Син шалтыратканчы, мин сине тотып ашап бетерәм. Менә болай...

ХАНЫМ. Кулларың көчле. Дәртле син, артык кайнар. Мин моны беренче күрүдә үк аңладым. Хатының бәхетле.

ИР. Сине дә бәхетле итеп кенә торам түгелме?

ХАНЫМ. Чөнки мин шулай теләдем. Беләсең: мин буйсындырырга яратам.

ИР. Беләм. Мине дә туры юлдан син генә тайпылдырдың.

ХАНЫМ. Үрнәк ир. Тәртипле ата. Әүлиядай гаилә башлыгы... идең.

ИР. Бер күз сирпүең җитте.

ХАНЫМ. Бер түгел, алдашма. Бирешмичә байтак түздең.

ИР. Сезгә баргач, үзең өскә ташландың бит.

ХАНЫМ. Ә нишләргә кушасың? Минеке атна ярым югалып йөрде, ләх булып кайтып егылды. Нәкъ шул чагында килеп кермәсәң.

ИР. Ә син үтә күренмәле эчке күлмәктән муеныма сарылмасаң...

ХАНЫМ. Каным кайный минем, аңлыйсыңмы, каным кайный!

ИР. Хәзер суытабыз аны!

Ут сүнә. Яктыра. Алгы планда ХАТЫН һәм ДУС.

ДУС. Эшләр гөрлиме?

ХАТЫН. Зарланмыйбыз.

ДУС. Хуҗа күренмиме әллә?

ХАТЫН. Ул Мәскәүдә, берсекөнгә генә кайта.

ДУС. Мәскәүдә? Һы... Шушындый сылу хатынын ялгыз калдырыпмы?

ХАТЫН. Кирәкми. Кырык кат әйттем. Миңа бәйләнергә кирәкми.

ДУС. Аптырыйм мин сиңа. Укаң коеламы инде, йә? Бер генә булса да яратасым килә үзеңне.

ХАТЫН. Меңенче тапкыр кабатлыйсың бугай. Телеңне юкка әрәм итәсең.

ДУС. Да-а... Эт симерсә, хуҗасын тешли ди.

ХАТЫН. Мине эткә, үзеңне хуҗага тиңләвеңме бу?

ДУС. Юк.  Просто шулкадәр яхшылыкларымнан соң бер генә тапкыр булса да якты чырайга лаектыр бит инде мин?

ХАТЫН. Үз вакытында булыштың, рәхмәт. Синең ярдәм белән аякка бастык. Бурычларыбызны акчалата гына түләп бетерү җитмәдеме, инде мин дә кирәкме?

ДУС. Ачы телле син. Турыдан ярып сөйләшәсең. Шуңа күрә ошыйсың да.

ХАТЫН. Кызларны пирчәткә урынына алыштырып торырга мөмкинлегең бар.

ДУС. Бар. Алыштырам да.

ХАТЫН. Шулай булгач? Мин нәрсәгә кирәк сиңа?

ДУС. Бәлки, кызык өчендер. Моңарчы үземне кире какканнарын күргәнем булмады бит.

ХАТЫН. Минем ирем сине үзенең дусты дип саный.

ДУС. Санасын. Дөрес эшли.

ХАТЫН. Ә бит син җирәнгеч кеше.

ДУС. Ир-атлар барысы да шулай. Син әллә үз иреңне башка камырдан әвәләнгән дип саныйсыңмы?

ХАТЫН. Ул хамелеон түгел.

ДУС. Их, бу хатын-кыз. Чәче озын, акылы кыска... Син аны бу минутта  чыннан да Мәскәүдә дип уйлыйсыңмы?

ХАТЫН. Ул Мәскәүдә.

ДУС. Әгәр мин сиңа ул Мәскәүнең шәһәрнең теге очындагы өч бүлмәле фатирда икәнен расласам? Кем белән икәнен дә әйтеп бирсәм?

ХАТЫН. ???

ДУС. Беләсеңме, син ике гасыр арасында адашыбрак калгансың бугай. Берьюлы ак та, кара да булырга исәп, ә? Юк инде, җаныңны акчага саткансың икән, синең табынганың, сәҗдә кылганың - бары тик акча, акча, акча гына була ала, җанкисәгем. Ә акча ул - сине кол итә, үз кубызына теләгән көенә биетә. Аһ, ничек дәртле, ничек сихерле аның көе?! Елан кебек, телләреңне асылындыра-асылындыра биисең. Хәлең бетеп туктарга уйласаң да, ул көй сине мәрткә киткән җиреңнән кабат торгызып биетә. Ач күзеңне, дөнья бу, җанкисәгем!

ХАТЫН. Миңа салкын. Мин туңам. Миңа шулкадәр салкын.

Артка барып, мамык шәлне ала. Аны тарата. Бая аз гына булып күзе киткән өлеш шактый зурайган.

Алгы планда КЫЗ. Колагында наушник. Шул көйгә селкенә.

КЫЗ. Ма, син че? Елыйсың штоли?

ХАТЫН (аңа текәлеп карап тора). Син кайда булдың?

КЫЗ. Что за вопрос? Кайда булсам да, барыбер түгелмени?

ХАТЫН. Мин сиңа сорау бирдем: син кичәдән бирле кайда йөрдең?
КЫЗ. Мин җавап бирдем. Кайда йөрсәм дә, какая разница? Синең ни эшең бар?

ХАТЫН кисәк кенә Кызның яңагына сугып  җибәрә. Үзе дә куркып китә. КЫЗ аңа акаеп карый.

КЫЗ. Одурела штоли? Мин бөтенесен пага сөйлим!

ХАТЫН. Гафу ит. Үзем дә сизми калдым.

КЫЗ. Минем юклыкны әле генә күрдеңмени? Ә бит мин бөтенләй юк, мин чыннан да юк бит, юк!

ХАТЫН. Кызым, тыңла әле...

КЫЗ. Син миңа кызым дидең? Ма, ты че? Каян килгән сентиментальлек?

ХАТЫН. Мин синең әниең. Бераз булса да тоныңны үзгәрт.

КЫЗ. Мин нормальный тон белән сөйләшәм. Һәрвакыт шушы тонда.

ХАТЫН (кызына бик озак текәлеп тора). Синең берәрсенә гашыйк булганың бармы?

КЫЗ. Мин синең алды отчитываться должна, да?

ХАТЫН (кычкыра). Кызым, мин синең әниең...

КЫЗ. Ә мин белми идем. Ха-ха-ха...

ЕГЕТ. Че это с ней?

ХАТЫН. Кемнәр белән, кайларда йөри синең сеңлең?

ЕГЕТ. Мин каян белим.

ХАТЫН. Син аның абыйсы. Яклаучысы, саклаучысы. Син дә белмәгәч.

ЕГЕТ. Ма, ә син үзең безнең турыда берәр нәрсә беләсеңме соң?

ХАТЫН хәлсезләнеп караватка утыра.

ХАТЫН. Синең берәрсенә гашыйк булганың бармы?

ЕГЕТ. Ты че, ма, мин синең алда отчитываться должен, да?

ХАТЫН. Улым, мин синең әниең...

ЕГЕТ. Ә мин белми идем. Ха-ха-ха...

ХАТЫН шәлне иңбашына яба. Йөрәген тотып, авыр итеп тын ала.

Ут ХАТЫНга төшә.

ХАТЫН. Йоклыйсыңдыр инде. Тагын арып кайткансыңдыр. Мин дә ялкытканмындыр. Шактыйдан урын өстендә ауныйм. Ни алга, ни артка дигәндәй. Кыз да сорый, кайчан тереләсең инде, ди... Яшь бит әле мин, гомернең яртысы да яшәлмәгән кебек. Кем ышансын... Шундый матур яшәп киткән идек, әй. Кай мәлдә тормыш арбасын салуландырып җибәрдек? И, хаталарның җеп очын табып, киреләр сүтеп җыясыңмыни... Бернәрсәбез дә юк чагында бездән дә бай кеше булмаган лабаса... Хәзер бар нәрсәбез дә бар һәм берниебез дә юк... Гомернең узганын да, киләсен дә акчага сатып алып булмый икән бит...

Ут сүнә. Яктыра. Алгы планда ИР һәм ХАТЫН.  ИР бая алып киткән сумкасы белән.

ХАТЫН. Юлларың уңдымы? (Иренә текәлеп карый).

ИР. Барысы да нормально. Арытты гына.

ХАТЫН. Шулайдыр. Самолет белән дисәң дә, ерак юл. Арыгансыңдыр. Киемнәреңне машинага салыйм.

ИР. Алар пычрак түгел, борчылма.

ХАТЫН. Алайса, үзең юын. Коенып чык.

ИР. Менә анысы комачауламас.

ХАТЫН үз-үзен кочаклап, башын ия.

ЕГЕТ. Па, акча кирәк иде.

ИР (кесәсенә тыгылып). Соңгы арада күпкә китмәдеме? Көн саен акча, акча...

ЕГЕТ. Хәзерге заманда акчасыз бер адым да атлый алмыйсың.

ИР. Синең кебекләр үзләре теттереп дөнья көтә. Ә син һаман әзергә бәзер.

ЕГЕТ. Па, че, үз улыңа акча жалко штоли? Хәер биргән кебек саранланасың.

ИР. Саранланмыйм. Әзрәк чаманы бел диюем.

ЕГЕТ. Па, барыбер бирәсең бит инде. Давай сүзгә вакыт әрәм итмә.

КЫЗ. Па, миңа тоже акча кирәк!

ИР. Да-а, кесәң генә чыдасын...

Акча бирә.

КЫЗ (алга килә. Әрнүле пышылдап, кулындагы акчаларга карап, үзалдына). Па, а че син сорамыйсың, ул акчалар нигә кирәк, ничек туздырасың, нишлисең, ничек көн үткәрәсең дип нигә сорамыйсың, па???

 Ут сүнә. Алгы планда ИР һәм ДУС.

ДУС. Эреләнү җитте синең. Соңгы арада күзгә-башка күренмисең.

ИР. Үзең беләсең, әле монда, әле тегендә йөгерәм.

ДУС. Әле тегендә йөгерәм диген... Я, ярый. Малаең белән сөйләштеңме?

ИР. Хы. Нәрсә турында сөйләшергә тиеш идем?

ДУС. Ничек, ул сиңа бернәрсә дә әйтмәдемени?

ИР. Давай, боргаланып-сыргаланып тормыйча гына, яме. Ни турыда әйтергә тиеш иде ул миңа?

ДУС. Минем салонда күпме акча оттырып, сине ялангач калдырырга җыенуы турында.

ИР. Ничек салонда? Каян барып кергән ул анда?

ДУС. Җиргә төш, дустым. Син нәрсә, әллә уен салоннарына, казиноларга дүрт аяклы, алты куллы кешеләр йөри дип беләсеңме? Нәкъ синең-минем кебек гадәти җан ияләре килә анда.

ИР. Минем малай... Син шуны белә торып, аны упкынга этеп төшердеңме? Миңа берни дә әйтмәдеңме?

ДУС. Ә синең сораганың булдымы? Миннән түгел, улыңның үзеннән. Нишли ул, син биргән акчаларны нәрсәгә туздыра? Ха-ха-ха... Инде икенче елын безнең даими кунагыбыз ул, ата кеше!

ИР. Күпме?..

ДУС. Ярыйсы (кәгазь суза).

ИР (башын тотып). Үтерәм!

ДУС. Синең белән дуслык хакына бер атна вакыт бирдем мин аңа. Өч көне үтте. (Сарказм белән). Син Мәскәүдә чагында...

ИР. Башым эшләми. Бу хәтлене табарга... Банктагылар гына җитми дә җитми.

ДУС. Күчемсез милкең бар. Кибетләрең, фатирларың, хан сарае кебек төзеткән коттеджың, машиналарың...

ИР. Син нәрсә, безне чыннан да ялангач калдырырга җыенасыңмы әллә?

ДУС. Ә нигә? Кеше туганда да шыр ялангач туа, үлгәндә дә норковый тун кидереп күммиләр...

ИР. Туктале, уйларга бир..

ДУС. Уйларга? Ха-ха-ха...

Алгы планда ИР һәм ХАНЫМ.

ИР. Синең ирең мине пычаксыз суярга җыена. Башны элмәккә генә тыгасы калды бугай.

ХАНЫМ. Бердәнбер акыллы юл шул дисеңме?

ИР. Тагын нишләп була?

ХАНЫМ. Эзләсәң табыла ул.

ИР (җанланып китә). Әллә башыңа берәр акыллы фикер килдеме?

ХАНЫМ. Син нәрсә, моңынчы мине тилегә саный идеңме әллә?

ИР. Юк инде. Син дә һәр сүзгә бәйләнергә торма әле.

ХАНЫМ. "Син дә..." Тагын кем бәйләнә инде синең һәр сүзеңә? Хатыныңмы?

ИР. Юк. Аның миннән соңгы арада берни сорашканы да юк. (Сискәнеп китә). Тукта, безнең сөйләшкәнебез дә юк бугай бит... Минем аны юньләп күргәнем дә юк шикелле. Больницага барам диде. Кайтты. Тагын китте. Кичә өйдә иде. Шайтан алгыры...

ХАНЫМ. Сүзне башкага бордың...

ИР. Ә-ә... Я, нинди вариант тәкъдим итмәкче буласың?

ХАНЫМ. Хатыныңны бир бер төнгә... минекенә.

ИР. Нәрсә-ә? Син нәрсә, ычкындыңмы әллә?

ХАНЫМ. Нигә кычкырасың? Бүре дә тук, сарык та исән.

ИР. Авызыңны яп!  Ни сөйләгәнеңне колагың ишетми.

ХАНЫМ. Минеке инде ничә ел сыр тирәсендәге төлке кебек әйләнеп йөри. Хатыныңны алай ук каты чикләвек дип уйламаган идек. Хәтта синең минем янда кунып йөргәнеңне белгәннән соң да ярылып төшмәде.

ИР. Син... Сез... (ярсый, кизәнә, кулын кире төшерә).

ХАНЫМ (бик тыныч). Нигә гаҗәпләнәсең? Әйе, ул барысын да белә. Синең әледән-әле нинди Мәскәүдә, кем белән булуыңны да...

ИР (башын тотып). Аның бит берни дә сиздергәне юк.

ХАНЫМ. Син шулай уйлыйсың. Күзләренә күтәрелеп караганың бармы соң?

ИР. Нигә, ни өчен?

ХАНЫМ. Ни өченме? Дөресен әйтимме? Нигә әле мин, шушы кадәр матурлыгым, шушы кадәр байлыгым белән зар елап яшәргә тиеш идем? Мин дә бит хатын-кыз бәхетенә өметләнеп, иремә яратып чыктым. Ә ул... Бар җылысын акчага һәм сөяркәләренә таратып бетерә иде. Ана булу бәхетеннән дә ул мәхрүм итте мине. Өйләнешеп, авырга узгач, "үзебез өчен яшәп калыйк" дип, баламны төшерттерде. Шуннан соң инде башка бик теләсәк тә... Акчаның күлләрендә йөзеп яшим, баштарак, ай, ничек рәхәт иде. Тик соңыннан эчтән нидер кимерә башлады. Аннан сезне күрдем. Сез... шыр ялангач өйдә, иске шәлгә төренгән балаларыгызны үчтекиләп, бер-берегезнең күзенә генә карап, бәхет күлендә коенып яшәп ята идегез...

ИР. Адәм кыяфәтендәге иблис син...

ХАНЫМ. Бәлки шулайдыр да.

ИР. Ирең синең чын йөзеңне белсә, үз куллары белән буып үтерер иде, мөгаен.

ХАТЫН. Ул барысын да белә.

ИР. ???

ХАТЫН. Син минем янда беренче һәм соңгы ир дә түгел, анысын да белә. Хатыныңны ризалат, бер төннән укасы коелмас.

ИР (башын тотып). Монысы сиңа нигә кирәк, аңламыйм?

ХАНЫМ. Шушы пычрак дөньяда нишләп әле ул гына чиста калырга тиеш ди?

Алгы планда ИР һәм ХАТЫН.

ИР. Больницага барам дигән идең.

ХАТЫН. Бардым. Соңгы арада әллә нишләп гел хәлем бетә.

ИР. Нәрсә диделәр?

ХАТЫН. Әдәп өчен генә сорыйсыңмы?

ИР, Нишләп инде? Син бит минем хатыным.

ХАТЫН. Шулай бит әле.

ИР. Дарулар кирәк булса, акча жәлләмә.

ХАТЫН. Акча... Бер кочак дару алдым. Үтәр әле.

ИР. Син давай, чирләмә...

ХАТЫН. Үзеңнең дә йөзең качкан...

ИР. Качар да...

Алгы планда КЫЗ, ЕГЕТ. Һәрберсе үзалдына сөйләнәләр.

КЫЗ. Гашыйк булу, имеш... Җир йөзендә йөргән тере мәетләргәме?

ЕГЕТ. Кесә тулы акчаң булса, мәхәббәт аңлатып үзләре арттан йөгерәләр. Ха-ха-ха...

КЫЗ. Мин кешеләрне күралмыйм. Аеруча шат күңелле, елмаеп яшәгәннәрне. Кесәләрендә җил уйный - ә алар елмаялар. Бер-берсенә карап елмаялар! Ненавижу! Ни өчен мин елмая белмим? Ни өчен?

ЕГЕТ. Бу дөньяның патшасы да, Алласы да - акча, акча, акча.

КЫЗ. Минем ярты гәүдәм ут-ялкында яна, яртысы туңып калтырана кебек. Елмая белгәннәрне күреп дөрләп янам. Ни өчен мин генә күңелемнән еларга тиеш әле, ни өчен башкалар шушы пычрак дөньяда елмаеп яшәргә тиеш?

ЕГЕТ. Миңа срочно акча кирәк! Пага ничек әйтергә?

Алгы планда ХАТЫН һәм ДУС.

ДУС.  Я, нәрсә, җанкисәгем, барысын да тыныч юл белән хәл итәбезме?

ХАТЫН. Нәрсәне инде ул? (хәлсез генә елмаеп). Тагын һаман шул ук балык башымы?

ДУС. Шул ук балык башы. Миңа син кирәк.

ХАТЫН. Минем башкалардан бер артык җирем дә, ким җирем дә юк.

ДУС. Бәлки. Тик миңа син кирәк.

ХАТЫН. Китим әле мин.

ДУС. Син миңа бер төнеңне бүләк итәсең, ә мин шуның өчен улыңның бар бурычын сызып атам.

ХАТЫН. Улымның? Нинди бурычын?

ДУС. Ничек, ирең сиңа бернәрсә дә әйтмәдемени?

ХАТЫН. Юк. Юк. Мин берни белмим.

ДУС. Ну и семейка... Улың минем салонда, беләсеңме, күпме акча оттырды? (Колагына иелеп пышылдый).

ХАТЫН (йөзе агарынып китә, чайкалып куя). Я Хода!

ДУС. Кызык, әйме? Башына бәла-каза килсә, кеше Ходайны исенә төшерә. Аңынчы ни уйлыйдыр...

ХАТЫН. Син моны барысын да алдан уйлап эшләдең бит, шулаймы?

ДУС. Бәлки. Мин артка чигенергә өйрәнмәгән шул.

ХАТЫН. Ал. Бар акчабызны, мөлкәтебезне ал. Ә мине тынычлыкта калдыр.

ДУС. Аңламыйм, ничек шулкадәр кире булырга мөмкин, ә? Мин сораган акчаларны китереп биргәч, сез дүртегез дә эшләпә тотып хәер теләнергә чыгып китәчәксез бит, ха-ха-ха...

ХАТЫН. Шулай да булсын. Мал дип, син миңа тәнемне генә түгел, җанымны сатарга кушасың. Ә минем җаным да, тәнем дә берәүгә генә никах белән береккән... Беләм, мин аның турында  барысын да беләм. Артык сүз кирәкми (Хәлсезләнеп тын ала).

ДУС. Нинди хатын син, ә? Шундый диагноз куелганын белгәннән соң да...

ХАТЫН (ярсып). Кабахәт син! Минем һәр адымымны күзәтеп йөрисеңме? Аны берәү дә белергә тиеш түгел, аңлыйсыңмы, берәү дә! Балаларым да, ирем дә!

ДУС (тыныч кыяфәттә).  Борчылма. Миннән чыкмас. Шуны гына әйт: берәр ничек ярдәм итә аламмы?..

ХАТЫН. Аласың. Мине тынычлыкта калдыр.

ДУС. Гаҗәп кеше син. Беләсеңме, мин сезгә беренче килгән көнне үк җаныңны үтәли күргәндәй булдым. Мин кайнаган дөняда бер генә чиста кеше дә юк иде, ә монда - шулкадәр җылы, шулкадәр саф, бәллүр савыт кебек үтә күренмәле бер садә җан утыра. Иреңнән көнләштем. Аның бәхетеннән көнләштем.

ХАТЫН. Һәм безнең тормышыбызга кеше кыяфәтендәге иблис булып үтеп кердең, шулаймы?

ДУС. Шулай. Башта азарт биләп алды, тора-бара мин сине үлеп яратуымны аңладым.

ХАТЫН (хәлсез елмаеп). Синең кебекләр ярата белми, үзеңне алдама.

ДУС. Нәрсә, әллә минем эчемдә җаным юк дисеңме? Сине үземнеке итә алмаудан үз-үземне күралмас дәрәҗәгә җитеп, ай, ничек бәргәләндем мин. Әгәр бер генә тапкыр булса да минем кочагыма керсәң, син дә нәкъ башкалар кебеккә әйләнер идең дә мин синең дә калганнар кебек үк гап-гадәти икәнеңне аңлап, чирканыр, күңел түремнән чыгарып атар идем...

ХАТЫН. Матур сөйлисең...

ДУС. Чынын сөйлим. Синең хәлеңне беләм. Врачың яңында булдым.

ХАТЫН. Хәзер минем көчсезлегемнән файдаланмакчы буласыңмы? (Елмая).

ДУС. Сиңа елмаю шундый килешә, сылуландыра... 

ХАТЫН. Ул да кайчандыр миңа сылуым дип эндәшә иде. Күптән инде, бик күптән...

ДУС. Мин сине яратам. Кичер мине. Курыкма, бу яратуыма алмашка берни сорамыйм.

Ут сүнә. Яктыра. ХАТЫН урын өстендә ята. ИР аңа иелеп карый.

ИР. Озакка китте түгелме? Врач ни ди?

ХАТЫН. Үтәр, ди. Бераз аунап ят, ди.

ИР. Алай булса, ярый. Мин ни, киттем. Даруларыңны эчәргә онытма.

ХАТЫН. Онытмыйм. Эчәм. Балаларны хәтергә ал әле.

ИР. Тагын проблема тудырып кына карасыннар! (Хатынга текәлә).

ХАТЫН. Тагын нәрсә?

ИР. Юк. Берни дә юк. Барысы да хәл и-тел-де.

ИР аңа карап-карап тора да артка чигенә.

ДУС. Кузгалма, торма. Хәлеңне белергә генә сугылдым.

ХАТЫН (башын читкә бора). Нинди кеше соң син?

ДУС. Гап-гади. Мин сине киләсе атнада Израильгә алып китәм. Барысы да сөйләшенгән.

ХАТЫН. Мин беркая да бармыйм.

ДУС. Барасың. Яшисең килсә, барасың.

ХАТЫН. Ә син кая беләсең, бәлки минем яшисем килмидер? Мин барысын да югалттым. Үземне дә, балаларымны да, иремне дә. Кай арада - шунысын гына сизми калдым.

ДУС. Арттырасың. Алар барысы да синең янда.

ХАТЫН. Улымның оттырган бөтен акчасын кичергәнсең. Ирем мине синең белән төн үткәргән дип уйлый.

ДУС. Үзе шулай дидеме?

ХАТЫН. Әйтмәде. Мин аны күзләреннән укыдым.

ДУС. Каян килгән укымышлы кеше...

ХАТЫН. Ни өчен? Югыйсә, мин сиңа аңлаешлы итеп әйттем.

ДУС. Беләм. Ә болай гына бер генә гамәл дә кылырга ярмыймы? Яратырга, кичерергә... Алмашка берни дә сорамыйча гына?

ХАТЫН. Гафу ит. Синең кебекләр, болай гынамы?

ДУС. Минем кебекләр... Кызык әйттең.

ХАТЫН. Аңлаешсыз кеше син. Тышкы кабыгың белән эчке дөньяң ярашмый димме?

ДУС. Ә без бөтенебез дә битлек киеп яшибез. Без бөтенебез дә ар-тист-лар!

ХАТЫН. Ә мин тормышта уйнарга җыенмаган идем. Тормышыбызны түгәрәкләп бетерербез дә, рәхәтләнеп яши башларбыз дип кенә өметләнгән идем. Шул ялган өмет белән үз-үземне алдап, чын тормышның янәшәдән узып барганын гына сизми калганмын.

ДУС. Кыскасы, шул: киләсе атнада юлга. Билетлар алынган.

ХАТЫН. Мин беркая да бармыйм. Күрәчәктән җир читенә китеп тә котыла алмыйсың. Ул гомерне бер елга озынайттың ни, бер көнгә ни... Иртәме-соңмы, барыбызның да юл ахыры бер нокта.

ДУС. Син болай тиз бирешергә тиеш түгел. Син көчле кеше, аңлыйсыңмы, көчле кеше! Күргәнең бардыр: инде бер генә өмете калмаган дигәннәр дә ил буйлап сәдака җыя, каядыр чит илдә дәва табарына, терелеренә ышана. Ә син?

ХАТЫН. Кулыңнан килсә, авыру балаларга булыш. Хаталы булса да, яшәлде бит инде, миңа шунысы да җитәр. Дөньяның матурлыгын күрергә дә өлгермәгән авыру сабыйлар кызганыч. Нинди олы дәүләттә шуларга таяныч табылмасын инде. Үз башыңа төшкәч кенә уйлана башлыйсың икән ул.

ДУС. Син яшәячәксең. Мин сине кулларымда күтәреп булса да алып китәчәкмен, менә күрерсең!

ХАТЫН (хәлсез генә елмая). Мине кире дисең. Үзең миннән дә кирерәк.

 Ут сүнә. Яктыра. Баягы вакыйга кабатлана.  ЕГЕТ планшетта уйнап утыра. КЫЗның колагында наушник.

ХАТЫН (башын күтәреп). Су... Берәрегез су гына бирсә...

Җавап кайтаручы юк. Хәлсезләнеп кире ята. Бераздан көч-хәл белән торырга маташа. Егет аны күреп ала.

ЕГЕТ. (канәгатьсез генә). Нәрсә?

ХАТЫН. Су... Тамагым яна...

ЕГЕТ (кызның колагындагы наушнигын йолкып ала). Бар әле, су апчык.

КЫЗ. Нигә мин? Сиңа әйткән бит.

ЕГЕТ. Кулың каламыни инде? Уйнап бетерәсе иде.

КЫЗ.  Күреп торасың бит, мин җыр тыңлыйм.

ЕГЕТ. Синең шул булыр. Бар инде.

КЫЗ. Үзеңә кирәктә нинди тон белән эндәшәсең, ә?

ЕГЕТ. Дура.

Кулын селтәп, карават башындагы стаканны алмакчы булып үрелә. Хатын инде торып чыгып киткән. ЕГЕТ ишеккә барып карый да кире утыра. ХАТЫН көч-хәл белән чыгып урынга ятмакчы була. Кулындагы стаканы төшеп ватыла.

ЕГЕТ. Үзем алып чыга идем бит инде. Ну вот... (кызның колагындагы наушнигын йолкып ала).

КЫЗ. Нишлисең соң син? Па гына кайтсын, яме?

ЕГЕТ. Себереп ал. Минем  уен  бетә...

КЫЗ (чыраен сытып). Ма, ну кайчан тереләсең инде син? Туйдырды инде. Чәйне мин яса, өстәлне мин җыештыр.

ЕГЕТ. Син кыз кеше, эшең шул.

КЫЗ. Егет кешегә идән себерергә ярамыймы әллә?

ЕГЕТ. Кыенмыни инде? Себерке, соскы аласың да...

КЫЗ. Менә, менә, бер кыенлыгы да юк. Үзең дә себерке, соскы аласың да...

Әйләнеп карыйлар. ХАТЫН көч-хәл белән идәндәге стакан ватыкларын соскыга җыя.

КЫЗ. Үзем түгәрмен, шунда торып торсын.

ЕГЕТ. Да, тагын берәр атнадан.

КЫЗ. Бәйләнмә әле. Кая соң бу әти? Таң ата бит инде.

ИР алга үтә.

КЫЗ. Че шулай озак?

ИР. Эшләр, кызым, эшләр.

ЕГЕТ (мыскыллы елмаеп). Иртәнге өчкә хәтлеме?

ИР Хатын яткан якка текәлеп карый.

ИР. Дару эчтеме?

КЫЗ белән МАЛАЙ иңсәләрен җыералар.

КЫЗ. Эчкәндер.

ЕГЕТ Бездән сорамады.

ИР. Нигә йокламыйсыз?

КЫЗ. Ә минем йокы килми.

ЕГЕТ Канишны. Көндез бердә тор да.

КЫЗ. Үзеңне бел. Миннән ун минутка алдан торган икән берәү.

ИР карап-карап тора да кәчтүмен салып киерелә, йокларга җыена.

КЫЗ. Па, акча калдыр әле.

ИР кесәсеннән шактый акча чыгарып кызга суза.

ЕГЕТ Ә миңа?

ИР. Син кая барасың?

ЕГЕТ. Курыкма. Анда йөрмим. Беләсең, завязал...

ИР (акча биреп). Сез анда чамалап... Тәртип булсын, яме?

КЫЗ, ЕГЕТ. Все о кей, па!

Караңгылана. Ут яктысы ХАТЫНга төшә. Ул көчкә торып, сөялеп утыра.

ХАТЫН. Нишләп шулкадәр салкын? Тышта яз. Җылыткандыр бит инде.

Тормакчы була, урындык аркасына тотына,  урындык авып китә. Тавышка ИР торып утыра.

ИР. Нәрсә, су кирәкме?

ХАТЫН. Юк. Салкын.

ИР. Соң, юрганыңны бөркән.

ХАТЫН. Җылы керми. Дөньясы салкын.

ИР. Тагын башлана инде... Мә, җәймәне бирәм.

ХАТЫН. Кирәкми. Шкафтан мамык шәлне генә табып бирсәң.

ИР. Төн уртасында шәл эзлимме инде?

ХАТЫН. Өске киштәдә. Уң як почмакта.

ИР (шәлне ала. Эченнән тәмәкеләр төшә). Монысы нәрсә тагын?

ХАТЫН. Тәмәке. Көя төшмәскә.

ИР. Болай да кортлап беткән иске шәл түгелме соң?

ХАТЫН. Иске түгел. Әнкәйдән калган.

ИР. Моның ни җылысы булсын.

ХАТЫН. Бар. Әнкәй шәле ул.

ИР. Бүтән кирәк нәрсә юкмы? Бер торганда әйтеп кал да...

ХАТЫН. Тынычлап йокла. Берни дә кирәкми.

ИР. Тынычлап, имеш. Йокларсың...

Ята. Җәймәсен башыннан бөркәнә.

ХАТЫН шәлне сүтә. Сөйләнә.

ХАТЫН. Бигрәк тиз үтә икән шул кеше гомере. Ә менә шәл булып шәл ничә буынга чыдасын әле. Тик күзе киткән. Шуны башта ук эләктереп куйган булсам инде... Ничек чыгарып атмаганмын әле үзен... Безнең оныкларны моңа төреп тирбәтүче булмас шул. Иске, диярләр, кортлап беткән дип көләрләр. И-и, нинди шәл... Туу белән кулына телефон тоттырып куярлар. Заманасы шул. Дөньясы шул.

АНА (арткы планнан тавышы килә). Замананы гына гаепләү дөрес микән, балам? Дөнья пычрак түгел, бәндәләрнең күңеле керле. Нәфес каралта йөрәкләрне, нәфес. Матурлык күрергә яратылган күзләрне дә, Ходайдан иңгән сүзләрне ишетергә дип бирелгән колакларны да, иман белән мөлдерәмә булырга тиешле күңелләрне дә шул мәлгунь каплап тора.

ХАТЫН (хәлсез тавыш белән үзалдына көйли).

Аһ, әгәр дә мин гөл булсам,

Ак чәчкә атар идем.

Атлап түгел, яшьлегемә

Йөгереп кайтыр идем...

Бу синең җыруың иде бит, әнкәй!

АНА. Кайтулар юк, балам, бер киткәч, үткәннәргә кайту юк. Юллар ябык, капкалар бикле.

ХАТЫН. Кичер мине, әнкәй!

АНА. Син мине кичер, балам. Күңел күзләреңне ачарга җитешмәдем.

ХАТЫН. Миңа салкын. Миңа синең җылың кирәк, әнкәй! Ташлама зинһар, калдырма ялгызымны!

АНА. Ашыктың, балам, һай, ашыктың. Ашыгуың белән соңга калдың...

ХАТЫН (җан ачысы белән кычкыра). Әнкәй!!!

Алгы планда ДУС һәм ХАНЫМ.

ХАНЫМ. Саунагамы?

ДУС (бераз дәшми тора). Мәчеткә барып кайтам.

ХАНЫМ. Ка-а-ая?

ДУС. Ишеттең бит.

ХАНЫМ (мыскыллы елмаеп). Гөнаһларыңны юдыртмакчы буласыңмы әллә?

ДУС (үзалдына сөйләнгәндәй). Нәрсәдер дөрес түгел, дөрес түгел...

ХАНЫМ. Синең башың дөрес түгел бугай. Кичә, гадәттәгечә, артыграк җибәргәнсеңдер. Мәчет имеш...

ДУС (хатынына текәлеп тора). Синең кайчан да булса уйлап куйганың бармы: кем син, нигә яшисең, җирдән киткәч, нәрсә көтә?

ХАНЫМ. Алай-болай берәр секта каптырып алмагандыр бит үзеңне?

ДУС. Моңа хәтле минем өчен яшәүнең бөтен мәгънәсе - бүгенге тормыш иде.

ХАНЫМ. Ни үзгәрде?

ДУС. Яшәү мәгънәсе - үлем икән ләбаса. Теләсә кайсы мизгелдә якаңнан тотып алырга әзер Әҗәл агай икән. Дөнья белән акча түгел, Аллаһ идарә итә?!

ХАНЫМ (куркынып). Син саташып сөйләнмисеңме ул?

ДУС. Курыкма, саташмыйм. Нәрсә диде әле ул: барыбызның да юл ахыры бер нокта, дидеме?

ХАНЫМ. Кем әйтте? Точно эләктергәннәр икән үзеңне!

ДУС (үзалдына уйлангандай). Гаҗәп. Шул бер ноктаны да атлап үтә алмагач, минем банк-банк долларларымның кодрәте дә шулкадәр генә, димәк?

ХАНЫМ. Шоколад төсенә кереп, кызынып кайтасым килә. Киттем әле мин.

ДУС (кулын селти). Таш бәгырь син. Синең җаның юк кебек... (чыгып китә).

Ханым, әле генә кызулап атлап чыгарга барган җиреннән, кисәк туктала,  бик озаклап һәм бик дикъкать белән ире артыннан сүзсез карап тора. Куллары белән кисәк кенә изүен йомарлап тота.  Үзалдына пышылдап, җан әрнүе белән сөйләнә.

ХАНЫМ.  Бәгырь, имеш. Җан, имеш... (ире киткән якка борылып, кычкырып ала). Ә син каян беләсең? Берәр тапкыр минем җаным белән кызыксынганың булдымы? (тагын әрнүле пышылдый). Ул бәгырьнең ни сәбәпле таштан да катыракка әверелүен аңлыйсыңмыни син... Дөньяга туганчы ук бәгырьсезләрдән ярал да... Минем бит бит үз гомеремдә бер генә кешегә дә, бер генә тапкыр да әни дип эндәшеп караганым юк! Кем ул мине тудырган кеше,  ни җаны белән үз сабыен язмыш кочагына ташлап калдырган? Нинди була ул әни төсе, әни исе, әни пешергән аш тәме – мин бит боларның барысыннан да мәхрүм идем... Шулай да мин әни дигән кешене кайчагында төшемдә күрәм. Чынлап. (Хыялый тавыш һәм мәҗүси елмаю белән). Өнемдә йөз-кыяфәтен бер генә тапкыр да күрмәсәм дә, төшемдә барысы да аермачык кебек.  Имеш, минем нарасый чагым. Әнкәемә сарылганмын да, алсу иреннәремне чупырдатып, шундый тәмләп күкрәк сөте имәм! Ул мизгелләрнең татлылыгы!... Ә бит минем бер генә тамчы да күкрәк сөте авыз иткәнем булмады! Мин дөньядагы иң олы бәхеттән мәхрүм үстем! (истерикага бирелеп кычкырып ала).  Ишетәсеңме, мин әни җылысыннан мәхрүм идем! (тагын әрнүле пышылдый). Үзем дә әни була алмадым... Минем үземә дә беркем дә, беркайчан да, бер генә тапкыр да әни дип дәшмәячәк... Ә син җан дисең, бәгырь дисең... (башын иеп тын кала).

Алгы планда КЫЗ. Колагындагы наушнигын муенына төшергән.   

КЫЗ. Мин үз атамның акчаларын талыйм (зәһәр елмая). Аның бер генә тапкыр да ул акчаларны кая куясың дип сораганы юк... Ә мин бүген тагын балалар йортында булдым. Пустышкалар, пеленкалар, гөлҗимеш сироплары, памперслар илттем. Әти акчасына! (Тагын зәһәр елмая). Андагы балалар да минем кебек - алар да елмая-көлә белми (башын ия). Алар дөньяда әти һәм әни дигән затларның барлыгын да белми. Ә минем бит әтием дә, әнием дә бар!!!

 

Наушниктан ХАТЫН тавышы ишетелә.

ХАТЫН. Бу шәлне сиңа бирәм, кызым. Иске дип чыгарып ташлама берүк. Әбиеңнең дә, әзме-күпме минем дә җан җылысы сеңгән аңа. Син инде җиткән кыз, беркөн килеп үзең дә әни булырсың. Почык борынлы нарасыеңны шушы шәлгә төреп тирбәткәндә, бернәрсәне гомерлеккә күңелеңә салып куйсаң икән, кызым: бу дөньяда ана җылысыннан да кайнаррак берни юк. Шул җылы җитмәгәндә балалар каты бәгырьлегә, җансызга әйләнә икән. Балалар гына түгел, бар дөньясы бозга әверелә икән... Кызганыч, мин үзем моны соңга калып аңладым. Бик соңга. Рәнҗемәгез миңа, күз нурларым...

КЫЗ (нәрсәнедер хәтерләргә тырышкандай). Күз нурларым? Минем бит бу сүзне кайчандыр ишеткәнем бар!!!

ЕГЕТ (планшетта уйнаган җиреннән башын күтәреп). Миңа акча кирәк. Күп акча кирәк! Акча кирәк!!! Кичә безнең шофердан сорап торгач, ул мине өенә чакырды. Эт оясы чаклы бәләкәй генә өйләрендә шундый тәмле ис килә иде. Мин ул исне әле генә искә төшердем: коймак исе ул, без бәләкәй чакта әни  пешерә торган коймак исе иде!!! 

Планшетта ХАТЫН тавышы.

ХАТЫН. Мин бүген синең күзләреңнең төсе үзгәргәнен күрдем. Бәләкәй чагында пешеп җитмәгән карлыган кебегрәк иде алар, ә бүген шомырт каралыгы сеңгән диярсең. Кичер, улым, мин ул төсне бүген генә күрдем. Бәләкәй чагыңда, түшәмгә чөя-чөя сөйгәндә, чырык-чырык килүеңне, аяк табаннарыңны кытыклый-кытыклый мендәр өстендә уйнатканда елмаюдан  бит очыңдагы чокырларның батып-батып китүен аермачык хәтерлим. Шуннан соңгы гомер кишәрлеге күзне бәйләп узылган диярсең... Рәнҗемәгез миңа, күз нурларым...

ЕГЕТ (нәрсәнедер хәтерләргә тырышкандай). Күз нурларым? Минем бит бу сүзне кайчандыр ишеткәнем бар!!!

ИРнең колагына ХАТЫН тавышы ишетелә.

ХАТЫН. Без бит шундый бәхетле идек. Хәтерлисеңме? Алтын-көмешләрем дә, затлы киемнәрем дә юк иде. Шушы иске шәлне башыма ябынып, аягыма киез итек киеп, капка төбенә чыга идем. Шәлеңнән коймак исе килә дип көлә идең, әйме? Коймак исе... Соңгы тапкыр кайчан коймак пешереп ашаттым икән? Балаларымның да тел очында коймакның тәме сакланмагандыр инде... Гел әзер пицца, роллар, суши китертеп ашыйлар лабаса... Шәлне ташлаттырма, яме, күз нурым... Ул минем төсем булыр. Безнең саф яшьлегебез төсе булыр... Күзе киткән, ертылып ук киткән... Үзем гаепле, вакытында кулым җитмәгән... Эләктереп куючы булырмы - белмим...  

ИР. Күз нурым? Минем бит бу сүзне кайчандыр ишеткәнем бар!!! (Ике куллап башын тота).

КЫЗ да, ЕГЕТ тә, ИР дә өчәүләп ХАТЫН яткан карават янына киләләр. Карават пөхтәләп җыештырып куелган, анда иске шәл генә ята. ХАТЫН анда юк...

Пәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк