Логотип
Театральная лавка

Мәхәббәт аурасы Авторы - Зиннур Хөснияр

Катнашалар: Әмирхан Экспериментович, соңыннан Әмирхан Әскарович – режиссер. Аманка-Әминә – аның хатыны. Эдик- спектакльдә “кантур”башлыгы Эдуард Исланович булып уйный.. Хамис- “кантур” башлыгы я...

Катнашалар:

Әмирхан Экспериментович, соңыннан Әмирхан Әскарович – режиссер.

Аманка-Әминә – аның хатыны.

Эдик- спектакльдә “кантур”башлыгы Эдуард Исланович булып уйный..

Хамис- “кантур” башлыгы ярдәмчесе Хәмидулла ролен башкаручы..

Фәрит-скульптор, җырчы-композитор Фәрхәт Шыргый ролен башкаручы..

Алинә- студент кыз Айгөл ролен башкара.

Гадилә- Фәрхәт Шыргыйнең беренче мәхәббәте, “кантур”да эшләүче Әдилә ролен башкаручы.

Зөлфия-Шүрлия ягъни К у р к у ролен башкарырга тиешле актриса.

Галиулла –ут куючы һәм сәхнә эшчесе.

Шүрлия - сәер, серле ханым, Курку образы..

Драматург

Санитарлар

Театрга килгән тамашачылар һәм бюстлар тавышлары.

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ

Беренче күренеш

Беренче күренештәге фатир-остаханә барлык күренешләргә дә туры килә, тик кайбер җиһазларны чак кына үзгәртәсе, яки алыштырасы булачак.

Пәрдә ачыла.Репетециянең соңгы минутлары бара. Күрәсең, бу спектакльне бик ашыгыч чыгарырга туры килә. Декорация инде куелган.Арткы планда Сталин, Ленин, Дзержинский, Бэрия бюстлары тора. Алдарак маңгае пеләшләнә башлаган кешнең бюсты кукраеп утыра. Аның кем бюсты икәнлеге әлегә билгесез. Без үзбезчә аны “Хаким башы” дип атыйк, дөресрәге, ошбу бистәнең хакиме бюсты. Каршыдагы диварга төрле лозунг-плакатлар элеп бетереп яталар. “Бетсен сотовый телефоннар!Алар мозганы киптерә!” “Бәяләр безнең түрәләр кебек һаман өскә күтәрелә!”””Шәһәрдә маньяк йөри!”! ”Малаең туган телен белмәсә, дәү үскәч, каз көтүе көтәчәк!” Түрә- кантур башлыгы ролен башкаручы Эдик”Яшәсен Курку һәм иптәш Сталин тәгълиматлары!”дигән плакатны элеп маташа.Әдиләне уйнаучы актриса Гадилә, үрелеп, “Лифтларда сак булыгыз! Чишендерүләре бар!” дип язылган язуны элә, күлмәге кирәгеннән артык күтәрелгән, ялтырап ботлары күренә.

Әмирхан. Так! Внимание! Репетециянең соңгы минутлары! Шуңа күрә аеруча игътибарлы булыгыз! (Әдиләгә). Гадилә, мондый кыяфәтең белән лифтка кермәсәң дә чишендерәчәкләр сине! Нигә кыска итәкле күлмәк кидең бу чаклы?!

Алинә-Айгөл(үртәп).Аякларының колактан башланганын күрсәтергә тели ул, Әмирхан Экспериментович!

Гадилә-Әдилә.Үзеңне тикшер, яме!

Әмирхан.Кызлар, Алинә, Гадилә, алай тәмсезләшмәгез! Сез бүген сәхнәдә уңай аура тудырырга тиешле геройлар!(Икенче бер актерга.)Хамис! Бу күзлегеңне алыштыр! Болай бигрәк куркыныч кыяфәтең!

Хамис-Хәмидулла.Үзегез әйттегез бит! Түрәнең помошнигы куркыныч булырга тиеш дип!

Алинә-Айгөл. Куркыныч буласың килсә, алайса син аны бөтенләй салып куй!

Хамис-Хәми. Алай ямьсез булгач, ник миңа гашыйк булдың соң син? Ә? Алинә-Айгөл туташ?

Алинә-Айгөл. Минме? Мин сиңа гашыйкмы?! Хамис! Син чып-чын кикомора!

Әмирхан.Әйтәм бит: болай әйткәләшеп булган аураны да спектакль башланганчы ук юкка чыгарасыз! Һәй, ничекләр генә итеп ерып чыгасы инде бу спектакльне сезнең белән!

Алинә-Айгөл. Репетициягә вакыт аз булды бит! Безнең труппа әле яңа, бер-беребезгә ияләшеп тә бетмәс борын, уйна , имеш, аура имеш!

Әмирхан.Сез барыгызда шушы бистә кешеләре! Күреп торасыз: бистәбезнең күген кара болытлар басты, тискәре аура чолгап алды! Кеше кешегә бүре хәзер! Бистәдә маньяклар үрчи! Япь-яшь кызлар депрессиядән интегә! Яшь парлар, ЗАГСка барып язылганның икенче көнендә үк аерылышырга дип , тагын кире чабалар! Студентларның стипендиясе ночной клубка йөрергә дә җитми! (Пауза.)Бу гына түгел әле! Бишектәге сабый бала да әледән үк:”Зур үскәч, миңа да ЕГЭ бирәсе була бит!”- дип, кайгысыннан акырып елап ята!

Фәрит-ФәрхәтХәлләр шулай ук коточкыч дип уйлыйсызмы, Әмирхан Экпериментович!

Әмирхан. Кем, Фәрит, исеңнән чыгарма, без иҗат кешеләре, бераз арттырмасак, эчебез авырта башлый. Ә миңа, мәсәлән, бүген эч авыртуы вообще не кстати.

Гадилә-Әдилә.Дөрес әйтә режиссерыбыз! Бистәбездә хәтта кияүгә чыгарлык ышанычлы егетләр дә калмады! Кайсы наркоман, кайсы алкаш!

Алинә-Айгөл. Әмирхан абый, беләбез лә инде үзебез дә! Кичә автобуста бер егеткә елмаеп караган идем, беләсезме миңа нәрсә ди:” Елмаеп мәшәкатьләнгәнче үбешик кенә лучши?”-ди.

Гадилә-Әдилә. Ә мин яңа танышкан егетемә,- әбием өйрәткәнчә,- чиккән кулъяулык биргән идем, беләсезме нәрсә диде! Лифчигыңны да хочу, бүләк ит әле ди! Какой ужас!

Фәрит-Фәрхәт. Яңагына чылтыратырга иде берне!

Алинә-Айгөл.Һе...кул гына күтәреп бак әле! (Пауза.) Анасы бик усал аның, белсә, иманыңны укытыр!

Әмирхан.Шул сәбәпле,иптәшләр, безгә өстән тиз генә тотып үзебез яшәгән бистәдә уңай аура тудыру бурычы куелды! Дөрес, репетеция ясарга да вакыт булмады, беренче премьера үзе үк репетеция дә була инде.

Хамис-Хәмидулла.Көймәләре комга төрәлсә театр кирәк була шул! Бюджет бүлгәндә генә безне онытып җибәрәләр!

Фәрит-Фәрхәт. Причем монда бюджет! Бюджет савым сыеры түгел ул сиңа! Футболистлар белән хокейстларга нәрсә кала алайса! Театрга, имеш! Гадилә-Әдилә. Ә аура! Ә мәхәббәт? Илнең элеккеге уңай аурасын шул трай тибүчеләр тишкәләп бетерде түгелме соң инде!

Эдик-Эдуард Исланович(робагый укый).

Трай тибә торгач, футболчы ук булабыз!

Без маймылдан дип, Ходайны юк кылабыз.

Канат серен белүгә, күкләрдә очабыз.

Шулай оча-оча юкка да чыгарбыз....

Әмирхан. Эдик, Эдуард Исланович! Футболга каршы сүзләр сөйләмәле монда! Син бит спектакльдә түрә ролен башкаручы! Син я-я-ярый болельщик булырга тиеш! Почти фанат! Аңладыңмы?!

Алинә-Айгөл. Әмирхан абый, ничек уйлыйсыз? Театрдагы уңай аура безнең бистә буйлап таралганнан соң...хәлләр әйбәтләнгәч бистәбездә дим....берәр җүнлерәк егет белән танышып булыр микән?

Зөлфия-Шүрлия.Вряд ли! Бигрәк сипкелле бит син, подрушка! Чәүкә оясыннан егылып төшкән кебек.(Айгөл, хурлыгыннан куллары белән битен каплап, читкә китә.)

Әмирхан(Шүрлияне кисәтеп).Шүрлия...кем Зөлфия! Синең баштан ук рольгә кереп китүең әйбәт кәнишне! Хәзердән үк куркыта башладың. Ну, син болай ямьезләнеп, аурага зыян китерәчәксең! Син әүвәл үзеңне белер идең! Китәсең дә югаласың, китәсең дә югаласың! Текстыңны кабатла яхшылап!

Алинә-Айгөл.Бүген бер егет белән танышкан ул. Шуның янына төшә дә менә төшә дә менә, Әмирхан абый. Башкалар каптырыр дип курка! Фоейдан чыгып качмас әле әзербайжаның!

Гадилә- Əдилә.Качса, тотып алыр иде бугай тиз генә! Тотмый тор әле менә. Карале, Алинә, ул сипкелләреңне дим, кәҗә тәкәсе печә торган пәке белән кырып карасаң, ә?

Айгөл.Кыргычыңа зыян килмәсен! И вообще үзеңне тикшер. Җәйпәк борын!..

Әмирхан.Алинә, то есть Айгөл! Җитттеме инде сезгә, юкмы! (Кинәт буенча йөренә башлый, әле бер язуны якынрак килеп укый, әле икенчесен.) Ууу, страшило! Фәрит! Фәрхәт Шыргый! Син җырлый беләсең бит әле, да ведь?

Фәрит-Фәрхәт.Җырлый белмәгән артист булам мыни ул!

Әмирхан. Йәле алайса.Мәхәббәт турында җырлар бар пьесада. Может настроенияләр күтәрелеп китәр. Плакатлары бигрәк куркыныч!

Фәрит-Фәрхәт җырларга керешә.

Ялкынмы ул, якты нурмы –

Нәрсә соң ул мәхәббәт?

Синең янда җанга рәхәт,

Шул буладыр мәхәббәт.

Әмирхан. Стоп! Стоп! Моны дуэт белән башкарырга кирәк! Гадилә, йәле, син!

Алинә-Айгөл.Әмирхан абый. Мин җырлыйм әле?

Әмирхан. Гадилә, то естьӘдилә Фәрхәтнең беренче мәхәббәте, сюжетны бозмале син! (Фәрит белән Гадиләгә.)Тексты бармы? (Фәрит-Фәрхәт текстны Гадилә-Әдиләгә бирә.)

Фәрхәт. Ялкынмы ул, якты нурмы,

Нәрсә соң ул мәхәббәт?

Әдилә. Синең янда җанга рәхәт
Шул буладыр мәхәббәт!

Әмирхан.Стоп! Стоп! Сезнең тавышлар туры килми икән бит! Тәк, нишләргә соң?

Алинә-Айгөл. Бәлки, минеке?!

Әмирхан.Давай алайса, синең белән попрубуюм.

Фәрхәт. Ялкынмы ул, якты нурмы,

Нәрсә соң ул мәхәббәт?

Айгөл.Синең янда җанга рәхәт,

Шул буладыр мәхәббәт!

Фәрхәт. Ай микән ул, Кояш микән,

Нинди якты бу халәт.

Айгөл. Нурдан гына торсак әгәр,

Шул буладыр мәхәббәт.

Фәрхәт. Кош микән ул зәңгәр күктә,

Нәрсә икән мәхәббәт?

Айгөл. Сүзең тәмле, үзең ямьле,

Һай яндыра бу халәт!..

Фәрхәт. Минем янда син бәхетле,

Ходайдан бу бәрәкәт.

Айгөл. Син булганда миңа рәхәт,

Шул буладыр мәхәббәт!..

Калганнар кул чаба.

Әмирхан.Бара бу, бара. Икегез бер тандемда.

Алинә-Айгөл. Тормышта да шулай булсын дип теләгез, Әмирхан абый!

Гадилә-Әдилә.Ә спектакльдәге Фәрхәт барыбер әүвәл миңа гашыйк була!

Зөлфия-Шүрлия.Һәм мин аларның араларына керәм дә!

Әмирхан.Син аларның араларына кермисең, син Фәрхәтне куркытасың! Аңладыңмы! Син бит Шүрлия! Син - курку! Куркуның үзе син!

Зөлфия-Шүрлия. Баштарак син шүрләтергә генә тиеш дигән идегез?!Мәсәлән, Фәрхәт Шыргый Әдиләне кинога чакырып, аңа мәхәббәтен аңлата,. Мин аны:”Әдиләнең егете синең тешләреңне кыячак !”-дип куркатам.

Әмирхан. Шүрләү курку тудыра да инде ул! Булмый бу болай! Барыгыз, тиз генә тагын бер кат пьесаны карап чыгыгыз! Ә без монда декорация эшен төгәлли торабыз!

Алинә-Айгөл. Әмирхан абый!(Йөрәк турысын күрсәтеп.)Дуэт башкарганда минем монда нәрсәдер келт итеп куйды! Әллә, Әмирхан абый, әллә...( Аның сүзләрен бүлдереп, сәхнәнең уң ягында тавышлар ишетелә. )

Галиулла тавышы. Керергә ярамый чит кешегә, андый репетеция бара!

Әминә тавышы. Мин чит кеше түгел, мин Әмирхан Экспериментовичның хәләл хатыны!

Эшче тавышы.Хатыннарга тем более керү тыела.

Әминә (тарткалаша-таркалаша керә). Иди ты отсюда! Я имею право! Мокыт! Кертми торган булла тагын! (Әмирханга.) Амарик! (Кулындагы кәгазьне күрсәтеп.)Кил әле монда!

Әмирхан(тупас).Аманка! Əминә, Син?! Нишләп йөрисең монда! Марш отсюда!

Әминә. Амарик, менә банктан корректор китереп китте бу кәгазьне!

Әмирхан (аңа таба барып). Корректор? Банктан? Каяле.Банкның корректоры була дим мени, дивана хатын! (Кәгазьне кулына алып.)Коллектордыр ул бәлки, кешене уркеытып, бурыч түләтеп йөрүче?

Әминә.Белмим, менә.

Әмирхан (укып).Да-а-ааа, аңлашылды. Кредитны вакытында түләмәгән өчен процент чәпәгәннәр болар!

Әминә. Нишлибез, Амарик, яный ул. Куркыта.

Әмирхан.Беләсең бит, пока миндә андый акча юк! Менә бу спектакльне тапшырсам, минкультуры бирергә тиеш. Шуннан түләрбез диген.

Әминә. Үзең әйт, Амарик. Мин куркам ул кисәүдән! Монда миңа ияреп килде ул.

Әмирхан(эшчегә).Керсен, әйт!

Коллектор керә.

Коллектор. Сез буласызмы Әмирхан Экспериментович?

Әмирхан (тыныч булырга тырышып).Йә, шуннан?

Коллект ор. Мәгәр өч көн эчендә долгыңны түләмәсәң!

Болар янына Зөлфия-Шүрлия йөгереп килә һәм коллекторга каратэ алымы күрсәтә.

Зөлфия-Шүрлия. Анука!Табаныңны ялтырат сәхнәдән! Адәм имгәге!

Коллектор (куркып артка чигенә. Әмирханга). А за кэллер ответишь! (Чыгып кача.)

Әмирхан(хатынына),Бар, залга төшеп утыр. Спектакль кара. Йөрмә монда мешәйт итеп.

Әминә, башын иеп,карусыз гына чыгып китә.

Әмирхан(сәхнәдәге эшчегә).Теге плакатны эл хәзер үк!

Сәхнәгә эшчесе:”К р е д и т э т о в ы к и д ы ш К р и з и са!”(Бәлки, “Кредит кризисның туганы (яралгысы)!”дыр?) дигән язу элә.

Сәхнә эшчесе.Булды бу,Әмирхан абый.

Әмирхан.Галиулла!

Галиулла.Мин монда!

Әмирхан. Галиулла, син күктән сәхнәгә иңгән яктылык нурларын җыеп аласың да соңыннан, спектакль тәмамланганда тамашачы ягына җибәрергә тиеш буласың, ягъни уңай аураның энергетикасын. Ул әлегә күләгә, соңыннан син аны якты нур көлтәсенә әверелдерәсең! Кояштан килгән нурларны гына жыясың, электр уты яктылыгы кирәкми. Аура бары тик табигый, Кояш нурларыннан гына торырга тиеш! Еще раз повторяю для особых! И шул уңай энергетика бөтен залга, андагы барлык тамашачыларга, шулар белән бергә бистәбезгә таралачак!

Галиулла.Әйе, аңладым.

Әмирхан.Йә,хәзер, күләгәләр, шәүләләр!

Стенада күләгәләр биюе башлана.

Зөлфия- Шүрлия.Әмирхан Экспериментович! Соң, Галиулла тараткач аураны. Минем роль нигә кирәк соң? Әллә катнашмыйм гынамы?

Əмирхан.Спектакльдә обязательно протоганистка каршы көч булырга тиеш. Ул антоганист, бу очракта Шүрлия роле. Син курку дидем бит инде. Күләгә кебек тагылгансың син кешеләргә, шүрләтеп, куркытып торасың! Син курку буларак һәр кешнең баш миендә, йөрәгендә! Тик артык онытылып китмә, ахырда син җиңеләсең! Уф, сезнең белән. Күпме әйткән, күпме аңлаткан инде!

Зөлфия- Шүрлия. Аңладым бит инде, менә хәзер аңладым. Мине чынлап та куркыныч кыз икән бу дип уйлап, Мөхәммәт залдан чыгып качмаса ярый ла. ( Китә.)

Әмирхан.Драматург шунда гына, сәхнә артында булырга тиеш иде. Кайбер текстларны срочно үзгәртергә кирәк монда. Әйтегез, курку образын көчәйтә төшсен! (Драматург керә.) Зиннур әфәнде, куркуны тамашачыга гадирәк итеп мисалларда күрсәтсәк иде. Мәсәлән, элек цензура дигән нәрсә бар иде. Хәзер безнең илдә юк ул. Ә кая китте соң ул кинәт кенә? Ничек уйлыйсыз?Бер кая да китмәде ул! Ул безнең (Күкрәгенә төртеп.)менә монда кереп урнашты. Һәр кешенең үз эчендә цензура бар хәзер! (Як-ягына каранып.) Шүрлия, кая олактың син!? Әле генә монда идең ләбаса!?

Гадилә-Әдилә.Кабат залга төшеп китте ул, яңа танышкан егете янына.

Әмирхан.Бетмәде шул егетләр!

Алинә-Айгөл. Егетләр бетмәде бетүен, тик җүнлесе калмады.

Гадилә-Әдилә.Һәй, шул сипкелләреңне гөлҗиһан сабыннары белән юып төшерсәң, сиңа да егетләр карар иде может!

Фәрит-Фәрхәт (җыр сузып).

Сипкелләрең бик сөйкемле,

Өзелепләр яратам.

Җилләр исә башлар кебек

Әгәр көтеп карасам.

Йөрәкләрең янар микән –

Кайнар утлар салалсам?..

Айгөл. ( Әдиләгә). Күрдеңме, ишеттеңме! Минем турыда бу җыр, име бит, Фәрит абый? Сипкелле, әмма сөйкемле кыз турында!..

Әмирхан. Фәрит, монысы кем җыры тагын?

Фәрит-Фәрхәт. Драматург сәхнә артыннан язып кертте.

Әмирхан.Шәп бит бу! Тулы тексты бармы? Җырлый аласыңмы?

Фәрит-Фәрхәт.Алам кәнишне.

Гадилә-Әдилә. Ала билгеле. Җырчы скульптор бит ул!

Әмирхан. Йәле, йәле! Алинә, давай кушыл.

Фәрит-Фәрхәт белән Алинә-Айгөл дуэты.

Фәрхәт.Сипкелләрең бик сөйкемле,

Өзелепләр яратам.

Айгөл.Җилләр исә башлар кебек

Әгәр көтеп карасам.

Икесе бергә.Йөрәкләрең янар микән –

Кайнар утлар салалсам?..

Язлар җиткән мәллә ул –

Кояш тама гөлләрдән?

Бәхет өчен тудың син дип

Хәбәр килә җилләрдән -

кайда йөри соң ул диеп

Сорыйм әле җилләрдән.

Мәхәббәтнең яше юктыр –

Җилкетә бик күңелне.

Кабул итеп алсаң иде

«Сөям» дигән сүземне.

Син сөясе урынга шул

Җил иркәли йөземне.

Кушымта

Мәхәббәт тора икән ул

Бик яшерен серләрдән.

Бәхетеңне эзли күр дип,

Өметеңне өзмә син дип,

Хәбәр килә җилләрдән...

Икенче күренеш

Сәхнәне бизәү дәвам итә.

Әмирхан (Галиуллага).Башлар дөрес утырамы?

Ленин, Сталин, Бэрия, Дзержинский бюстларын яңача урнаштыралар.

Галиулла.Булды, Әмирхан абый.

Әмирхан. Президент бюстын иң соңыннан алдагы постаментка урнаштырырбыз. Бу символик мәгънә, чөнки ул лидер. Хәзер партияләр. Тукта! Партияләр арасында КПРФ та бар бит. Зюганов бюсты кайда? Алай тиз генә коммунистларны бетереп ташламыйк әле без. Ни әйтсәң дә безнең үткән тарихыбыз бит. Чыгарыгыз Зюгановны!

Галиулла(Зюганов бюстын чыгарып куеп).Булды, Әмирхан абый.

Әмирхан. ЛДПР үпкәләмәсме соң? Анысы кайда?

Галиулла.Ә Жириновскийның башы киткән аның.

Әмирхан.Ничек киткән?! (Озак кына пауза.) Әле кичә генә телевизордан сөйли иде бит!

Галиулла. Зюганов белән сугышканда борыны купкан булган да ремонтка киткән.(Сәхнә артына кереп.)Ә менә алып та кайтып җиткергәннәр.(Жириновский бюстын Зюганов бюсты янына куя.)

Жириновский башы.Куймагыз мине монда! Ник куйдыгыз мине Зюганов янына! Враг номер один янына куеп нишләп мыскыл итәсез мине! Ну, бу татарларны! Казань распухла! Живет, как на свадьбе! Распухла Казань! Ай распухла! В монголию гнать надо их всех!

Зюганов башы. Успокойся уж, иптәш ле...де...

Жириновский башы( аны бүлдереп). Син үзең дерьмо!

Зюганов башы. Мин бит сиңа дерьмо димәдем, үзең сүзне әйтеп бетерергә ирек бирмисең дә. Мин бит либераль- демократ кына димәкче идем.

Жириновский бюсты хәрәкәткә килеп Зюганов бюсты белән сугышмакчы була!

Жириновски бюсты.Из за вас коммунистов птичьий грипп сейчас в стране, вы распростронители свиньего гриппа, господа коммунисты!

Әмирхан (сәхнә эшчесенә).Гали абзый, зинһар аерым куй әле шуларны.

Галиулла. Булды, Əмирхан абый!

Əмирхан.Ə Кантур башлыгының бюсты кайда? Комиссия рәисебезнең бюстын да күрмим!Алар бит безнең үзебезнеке! Алар сәхнәдә барлыкка килгән уңай аураны антенна дулкыннар тараткан кебек халыкка җиткерергә тиешләр!

Фәрит- Фәрхәт.Түрәдән уңай биополе, әйбәт энергия таралыр дисезме халык массаларына! Киресенчә гади халык түрә кавеменнән дер калтырап тора бит.

Əмирхан.Фәрит, кем ... Фәрхәт, башымны катырма, зинһар, драматург шулай язган бит.

Фәрит- Фәрхәт.Хәер, драматургың үпкәләмәсен, Əмирхан абый, карап торам торам да мин...

Əмирхан.Әйтеп бетер.

Фәрит- Фәрхәт. Бер рольгә кереп китсәкме, бер кызып китсәк, без һәркайсыбыз йөрәге кушканча эш итәчәкбез. Өстәвенә репетиция дә булмады.

Алинә-Айгөл. Уңай аура да, уңай аура дисез һаман. “Мәхәббәт аурасы” дип сөйләшегез әле. Уңай аураның асылында барыбер ихлас хисләр, кайнарлык, мәхәббәт ята. Мәхәббәт ул уңай аураны кабызучы, дөрләтеп җибәрүче чакма ташы кебек!

Əмирхан.Уңай аура була, тискәре аура була. Ләкин минем мәхәббәт аурасы дигәнне ишеткәнем юк.

Алинә- Айгөл. Нишләп булмасын! Мәсәлән, тоташтан мәхәббәт белән чорнап алынган аура!Əгәр андый сүз булмаса, үзебез булдырыйк телебездә. Кертик шуны! Соңгы елларда телебез нинди генә ятышсыз сүзләр белән чүпләнеп бетмәде. Дефолт, креатив, корпоратив, депрессия, флэшмоб имеш. Авыл апайлары иртән көтү куганда җыелышып, авыл хәлләрен көн саен сөйләшә торган булган. Бер дә авыл ирләре аны:”Безнең хатыннар көтү куганда флешмоб оештырган!”-дип сөйләмәгән әле. Депрессия, имеш. Кәеф төшү, йәисә эшкә кул бармау дигән гап- гади сүзләр бит лабаса. Инновациясе исә гап гади яңалык дигәнне аңлата. Бизнесмен элекечә спекулянт инде ул. Олигарх вор в законе. Зур түрә вор с законом или коллекционер, мәсәлән, дорогих часов?! Келлэр- үтерүче. Референт элеккеге гап- гади секретарь кыз. Ә клан дигәне нәрсәне аңлатканын беләсезме? Әйтәм, ул атаң, яисә түрә туганың белән масаю, икенче төрле кылану сүзеннән! И кланнар үрчеделәр,Йә кыланма, йә кылан.Һәрбер клан баласының ыштан төбенә ком тулган!Менә бит ул. Нинди генә сүзләрне әйтеп теш сындырмый халык хәзер. Димәк, Мәхәббәт аурасы! Без дә яңа сүз-термин кертәбез алайса!

Әмирхан. Айгөл син нәрсә тәмамладың соң бу чаклы акыллы сүзләр сөйләрлек?

Алинә-Айгөл. КУЛЮК!

Әмирхан. Ә-ә-әәәә, алайса аңлашыла, аңлашыла.

АлинәАйгөл (җырлап). Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә,

Һәр аура аны яңарта.

Шул ук ромашкалар һаман бага:

Ярата, яратмый, ярата.

Ә Фәрхәтне Айгөл барыбер

Үзенә карата,карата!

Әмирхан.Күрәм : кайсыгыз җырлый, кайберләрегез матур шигырьләр яза. Шулай булгач, безнең спектакль дә барып чыгарга тиеш!

Гадилә-Әдилә. Әмирхан Экспериментович! Бу спектакль курку турындамы инде, әллә мәхәббәт хакында булачакмы?

Әмирхан.Йөрәген курку каплаган кешедән мәхәббәт җәяүләп качып киткән ди. Куркуыннан, әлбәттә.

Гадилә-Әдилә.Алай икән...

Алинә-Айгөл. Болай икән.

Фәрит-Фәрхәт (такмаклап). . Алай икән, болай икән,

Кызлар да үсеп җиткән.

Кайсы һаман сабый әле,

Үзе утызга җиткән...

Алинә-Айгөл.Соңгы юллары синең кебек карт кызлар турында моның, Әдилә-Мәдилә!

Гадилә-Әдилә.Мә, чебеш, кулъяулык бирәм, борын астыңны сөрт!

Әмирхан.Тавыш! Күпме әйтергә була! Театрдагы уңай аураны тишкәләп бетерәсез алайса!

Алинә-Айгөл.Ә без аны мәхәббәт өрфиясе белән чорнап алачакбыз. (Көлә.)

Өченче күренеш

Сәхнә артында Əминә тавышы.

Əминә. Кертсәң дә керәм, кертмәсәң дә керәм! Минем иремә важный сүзем бар!

Əминә керә.

Əминә. Амарик! Теге корректор минем яныма ук килеп утырды ул!

Əмирхан.Корректор түгел! Коллектор! Банк үгезе!

Əминә. Ул үгез мине капшый башлады. Куллары бер дә тик тормый икән аның!

Əмирхан.Мускулларын качать итә торгандыр. Профессиясе шул бит инде ул бугайның!Кеше куркыту.

Əминә.Алайса капшасын, име, безгә кредит түләгез дип кенә бәйләнмәсен, име, Амарик!

Əмирхан.Репетеция беткәнче генә түзә алмадыңмы син?!

Əминә( китешли). Капшаса капшасын ату, име, Амарик, тик кредит дип кенә бәйләнмәсен инде алайса. Тагын янына төшеп утырып карыйм әле алайса.

Драматург керә, кулында кәгазъ.

Драматург.Əмирхан Экспериментович! Курку турында гениальный текст өстәдем мин пьесага! (Суза.)

Əмирхан.Соң, туганым, нинди өстәү ди! Артистлар кайчан ятлап өлгерсен ди аны! Тиздән спектакль чыгарга тора лабаса! Уф, башны катырдыгыз тәмам!

Драматург. Укып кына карыйм алайса? Гениально ул!

Əмирхан.Теге җырыңны язып бетер лучше.

Драматург( сөенеп).Анысын гына эшлим, Əмирхан Экспериментович! Ай момент!(Җыр сүзләрен көйли- көйли чыгып китә.)

Ачы сүзләр, кайнар яшьләр,

Ә ярату соң кайда?!

Саклыйк әле мәхәббәтне

Бу өч көнлек дөньяда...

Əмирхан(Əдилә белән Айгөлгә).Кызлар, килегез әле бирегә. Əдилә, син пьеса буенча Фәрхәтнең беренче мәхәббәте бит.

Гадилә-Əдилә.Соң мин бит аны әүвәл теге сугыш чукмары Саматка алыштырам. Кызганып инде. Тукмап ташламасын дип. Аннан соң мин бит хәзер кантур башлыгының прессцентрында. Эдуард Исланович миңа хатыны чирләп үлгәч, өйләнергә вәгъдә бирә.

Əмирхан.Черт сним пресцентрлары. Синең тормышта да Фәриткә карата берәр төрле хис-мисең юктыр бит?

Гадилә- Əдилә. Бардыр да инде, Әмирхан Экспериментович! һай ул мәхәббәт дигәннәрен ипигә ягып ашап булса икән! Тик иҗат кешеләре хәзер хәерче бит алар. Мин үзем актер.

Əмирхан.Кемдер актер булырга да тиеш. Йә, ярар, тәк, тәк...Актер шул син. Димәк, уйнарга тиешсең! Димәк,скульптор Фәрхәт Шыргыйны спектакльдә син үлеп яратасың. Синең аңа булган мәхәббәттән очкыннар чәчрәргә тиеш! Ул гаҗәеп бер яктылыкка, нур көлтәсенә әверелеп, сезнең аураларны чолгап алырга тиеш. Аннан соң залга күчә! И так далее...үзегез беләсез!

Гадил- Əдилә. Минемчә аңа мин генә түгел, Айгөл дә гашыйк. Ул үзенең сәхнәдә икәнлеген исеннән чыгарып, онытылып китмәсен инде. Әйтегез, зинһар!

Əмирхан.Китмәс. Монда чын тормыш түгел,сәхнә тормышы, сәнгать монда. Һәм ат кәмите дә түгел, между прочим!!! Ышанып уйнарга кирәк, сез сүз генә сөйләп чыгарга җыенасыз! Яратмасаң да яратканыңа үзеңне ышандырырга кирәк, берәр күңелегезгә охшаган кешеңне күз алдыңа китерегез дә...Кая, пәрдәне төшереп торыйк әлегә.

Гардеробтан тавышлар ишетелә.

(Аларны сәхнәдә күрсәтү вариантын да күздә тотыла.)

Беренче ир тавышы.Тизрәк бул әле, мыштырдадың тәмам! Соңга калабыз, театр башлана бит инде!

Беренче хатын-кыз тавышы. Әүвәл үзе оешмады да! Бер сәгать көтеп утырдым мин синең эштән кайтканыңны өйдә!

Икенче ир тавышы. Соң.. белә иде бит, эштән соң банкта кредит түләргә керәсемне!

Икенче хатын-кыз тавышы. Ичмаса, пәлтәмне салдырырга булышыр идең! Театрга килгән чит хатыннарга күзеңне елтыратып торганчы!

Икенче ир тавышы. Кызуланмасана ул хәтле артыңа ут капкан кебек, театр башланырга вакыт бар бит әле.

Өченче хатын-кыз тавышы. Әйттең сүз, синең театрың кирәк ди аңа! Яңа күлмәген кешегә күрсәтергә дип кенә килде бит ул монда, җизни!

Икенче хатын-кыз тавышы. Күрсәтерлегем булгач, күрсәтермен дә шул!

Дүртенче хатын-кыз тавышы.Фу! Сыер! Аякка басасың бит!

Дүртенче ир-тавышы.Үзең син сыер, баядан бирле миңа ышкынып торасың! Басарлык аягың булса икән тагы!

Дүртенче хатын-кыз тавышы.Баскычыңа зыян килмәсен, яме!

Беренче хатын-кыз тавышы. Абау, алай ямьсез итеп сөйләшмәгез инде! Театрда бит сез!

Дүртенче хатын-кыз тавышы.Харап икән, театрда, имеш. Өйдә сериалымны гына карап утырган булсам шунда! Болай да кредиттан баш чыкмый, акча әрәм итеп театрга билет алган булган тагы! Җитмәсә, башым авырта дип әйтә торалар аңа!

Беренче ир тавышы. Соң...үзең бит, һава да алыштырып, берочтан, аураны яңартып кайтырга кирәк дип теңкәгә дидең түгелме соң!

Кыз тавышы. Фу! Әни! Сиңа ияреп килгән мин җүләр! Карарлык егетләр юк бит монда! Җыенысы...

Әни тавышы.Ашыкма, кызым. Ашыккан ашка пешкән ди. Әнә, бит бер егет киемен тапшыра теге башта. Күзәтеп торам бит мин: сиңа таба әллә ничә мәртәбә карап карап алды инде ул.

Кыз тавышы. Фу! Миңа ошамый!

Әни тавышы. Ошамаса ошар әле! Театрга йөргәч, җүнле баладыр, белеп тор!

Кыз тавышы.Бала гына шул әле дим мин дә! Мыек та чыкмаган хәтта үзенә.

Әни тавышы. Әнә, мыеклысы да бар!

Кыз тавышы. Анысы үзе генә түгел бит, күрмисеәмени! Әнә, бер кәнтәе сыланган!

Әни тавышы. Кәнтәй түгел ул, главный героиняны уянаучы Зиләйлүк!Танышыдыр.

Кыз тавышы.Зиләйлүк түгел, Зөлфия Миргалиева аның исеме! Шүрлияне уйнаячак ул бүген!

Әни тавышы.Әйдә, фоей буенча әйләник әле бер.

Кыз тавышы. Әйем, әйләнмим, түфлием кыса!

Әни тавышы. Түзәрсең. Сине барысы да күреп калырга тиеш! Сине эзләп егетләр үзләре өйгә килмәс.

Икенче әни тавышы. Кызым, күзеңне ачып кара инде бераз тирә- юньгә. Əнә, кешеләр нинди бәхетле. Чөнки театрга килгәннәр. Күрсәт менә миңа, күрсәт берәр караңгы чырайлы кешене!

Кыз тавышы.Отстань! Ничего и никого видить не хочу! Зря пришла я сюда дура!

Икенче әни тавышы.Кызым соң врач синең үзеңә үк әйтте бит: театрга барып кара, театрның биополесы яхшы була. Аураңны чистартачак ул синең диде, түгелме!?

Кыз тавышы. Отстань дидем бит мин сиңа! Зря пришла я сюда, дуриха! К черту театрларыгыз!

Дүртенче күренеш

Спектакль башлануын искәртеп беренче звонок ишетелә. Пәрдә ачыла.

Әмирхан (кулынлдагы ниндиер текстны укып). Әнә кәҗә карап тора мерседестан, ике сарык чабышалар, әй сез, ристан! Халык аңа бүрек чөеп рәхмәт әйтә –кәҗә сакалын селкетә!(Кинәт үзгәреп.)Игътибар! . Башлыйбыз! Барыгыз да әзерме? Шүрлияне күрмим! Өч секундтан кермәсә! Икенче составтагы актерга алыштырам! Аннан соң с патрахами театрдан ук очачак! Әйтегез!

Фәрит-Фәрхәт. Каядыр фоейда гына ул, хәзер менәр.

Башлануны белдергән соңгы звонок ишетелә.

Күләгәләр биюе. Бер күләгә кинәт Шүрлиягә әверелә. Ул сәхнәдә әлегә ялгызы.

Шүрлия. Шүрлияне бүген мин башкарачакмын! Таныш булыйк: чын Шүрлия, ягъни куркуның анасы булам! Сез менә бүген театрга килдегез. Кайгы-мәшакатьләрегезне онытмакчы булып утырасыз инде. Кесә телефоннарыгызны да сүндердегез хәтта. Ә ник сүндердегез? Мәгәр берәрегезнең баласы елап шалтыратса?! Берәр туганыгызны кредиты өчен хәзерге минутта банк коллекторы шантаж ясап маташса! Сез бүген бик бәхетле булып утырган буласыз. Әгәр иртәгә эшкә баруга сезгә :”Син кризис аркасында сокрощениягәш эләктең. Мә трудовоең, мә дипломың! Алдыңнан артык түгәрәк!”-дигән яңалык әйтсә! Куркасыз бит, әйеме?

Мәгәр сез театрдан чыгуга машинагыздан җилләр искән булса! Мәгәр спектакль бетүгә шәһәрдә утлар сүнеп, автобуслар, метро туктап калган булса? Беләм, чынлап та куркасыз, эчтән куркасыз. Имеш, бу мокытлар уңай аура тудыра. Әйе, анысы хак: әгәр кешенең аурасы сау-сәламәт булса, ул куркып яшәмәячәк.Ул чирләмәячәк. Иң әһәмиятлесе мин әйткән баягы сүзләрнең берсе дә аны куркытмаячак! Ләкин ул уңай аураны ничек булдырырга соң! Ю-ю-ююююк, уйламагыз да, мин моңа аяк төрәп каршы торачакмын! Чөнки минем миссиям шундый! Әһә, Ходай тәгалә коткарачак безне дип уйлыйсыз инде эчтән генә! Аңа сыенмакчы буласыз! Шалиш! Минем үземне дә, ягъни шүрләү, куркуны да дөньяга Ходай үзе тудырган!

Сәхнә артыннан тавыш ишетелә.Зөлфия! Алай ук арттырып җибәрмә! Текст буенча гына сөйлә! (Спектакльне өзәргә теләп, утны сүндерәләр.Шүрлия ярым караңгылыкта сөйләвен дәвам иттерә.)

Сүндерегез, сүндер. Ут кирәкми миңа! Мин бар театр эчен, артистлары, тамашачылары белән бергә кара аура белән чорнап алачакмын! (Караңгыда авызына ут ала күзләре ут булып ялтырый, ул бик куркыныч.)Мин каршы торырлык көч юк ул! Ярату, мәхәббәт, имеш! Ерунда! Минем аурам Мәхәббәт аурасыннан да көчлерәк! Чөнки куркуны җиңә торган пьеса язган драматурга әлегә тумаган, андый спектакльне куярлык режиссер да юк. Режиссер Әмирхан үзе дер калтырап тора ул! Кредитын түли алмаганы өчен коллекторлар җанына тиячәк әле аның!

Ха! Бистә өстендә кара болытлар йөзә, курку, шүрләү чолгап алды бар халыкны диме режиссер әфәнде! Ха, ха! Уңай аура дигән буламы?! Шүрлияләр үрчеде, имеш!.. ( Ни кылырга белми арлы- бирле йөрергә керешә.) Уф, үләм икән! Мине җиңмәкче була бу хәсрәтләр! Соң...соң, адәм актыклары димәсәң инде, мин сезнең сулаган һавагыз кебек бит. Беренче сыйныфка кергәннән ЕГЭ белән өркетеп җаныгызны алам бит инде менә ничә ел буе. Чөнки мин уйлап таптым аны! Мәктәп тәмамлауга кызларыгыз кияүгә чыга алмый калмасам ярар иде дип курка, кайгыра башлый. Кияүгә чыккач та ирем апкайткан бу хезмәт хакын икенчесенә кадәр ничек җиткерермен икән дип дер калтырап яши. Кредитка чума. Ха, ха! Ул кредит дигәннәре мин, Шүрлия булам бит инде! Банктагы коллекторларны да мин уйлап чыгардым лабаса! Миңа каршы көрәшеп кенә карасын әле, хатынының котын алган идем бит инде, ул режиссер Əмирханның үзен дә тезләндерәм әле каршыма. уф! (Күкрәген уып.)Хурлыгы, хурлыгы ни тора! Мине җиңәләр, имеш! Шартлыйм, шартлыйм бугай хурлыгымнан! (Ул кулларын күтәргәч, стенада утлы күләгәләр пәйда була.) Тукта , аты- юлы белән бер сүгенеп карарга што ли! Тәк ,тәк...ничек сүгенә әле бу татарлар? Алдыңа караганда артык матуррак диләрме әле, юк болай бик йомшак килеп чыга. Ичмасам, бу татарлары сүгенә дә белми торган халык булып чыкты! Урысча сүгенә беләм мин үзе. Тәрҗемсе булмагач, колагына наушник кимәгәне аңлармы икән соң?! Барыбер әйтим әле. Я вам кузькину мать покажу! Əйтәм бит, аңламыйлар. ( Планшет алып.) Тукта, интернетта юкмы икән берәр татарча сүгенү сүзе, гадәттә җыен чүп- чар шунда була дигәннр иде. . Ха, таптым бит менә: туксан яшьлек те-е-ешсез ба-а-а-баң сиксәнбиш яшьлек аксак ә- ә-әбиеңне суырып үпкәндә шарт итеп усырып җибәрсен иде! Ха! Шәп әйттелгән. Ябыштымы!

Хәзер тагын ябыштырам. ( Планшеттан эзләп.) Менә, менә: миңа булган бурычыңны вакытында түләмәсәң, эчен китә башласа иде, ярабби! Абау, монысы бигрәк тә авыр җәза икән тагын!

Һаман ышанмыйсызмы миңа? Ышанмасагыз, сәхнә түренә күз салыгыз! (Аерым ут көлтәсе чираттан бюстларга төшә.)Каргыз әле дөньяны кайнатучы револционер Ленинны! Сталин бюстына карагыз! Алар сезнең аталарыгызны гына түгел, бабаларыгызны да дер калтыратып торган! Алар да минем ярдәмчеләрем! Бөек ярдәмчеләрем. Бер Бэрия үзе генә ни тора!(Барып стенадагы бар язуларны да салдыра һәм алар урынына:” Икътисадый кризис узар да китәр, ләкин рхи кризис башланса, барыгыз да харап булачак!”- дигән язу элә. ) Менә, дөресе шулай булачак. Рухи кризис сезнең барыгызны да дуңгыз грибынннан да яманрак кырып салачак! Ха, ха, ха! Курыкмыйлар, имеш! Куркыту гына түгел, котыгызны ботыгызга төшерәм әле мин сезнең! Хәзер сезнең каршыга минем ярдәмчеләрем чыгачак! Кантур башлыгы Эдуарда Исланович!

Эдуард Исланович (чыгышлый ук). Ут!Ут! Живо!(Ут шундук яна.)

Шүрлия.Аның ярдәмчесе Хәмидулла! Каршы алыгыз!(Рок музыка уйнап ала. Хәмидулла керә.)

Эдуард Исланович (Шүрлиягә кычкырып), Ә син, Шүрлия, маршы моннан! Табаныңны ялтырат! Мин булгач, җиткән!

Хәмидулла (Шүрлияне сәхнәдән этеп чыгарып).Булды, Эдуард Исланович!

Эдуард Исланович!Бистәдә бары тик безнең кантурның гына аурасы булырга тиеш! (Кулъяулыгы белән бер билгесез кешенең бюстындагы тузанны сөртеп ала.)

Хәмидулла.Беләм, беләм, Эдуард Исланович! Без аның чараларын күрә башладык инде!

Эдуард Исланович. Мәсәлән?

Хәмидулла.Скульптор Фәрхәт Шыргый бюстлар, скульптуралар тәмамлап ята. Без аларны бистә уртасына бастырып куячакбыз!

Эдуард Исланович.Афарин, Хәми!
Хәмидулла. Эдуард Исланович, без Комиссия рәисенең башына заказ биргән идек!

Эдуард Исланович.Әйбәт булган!Молодец!

Хәмидулла.Киләсе сайлауларда Максим Иванович түгел, Сезнең кандидатура узса? (Тамагын кырып.)Һәм узачак та!(Пауза.)Шуңа күрә мин Сезнең башны ясарга да заказ бирдем Фәрхәт Шыргыйга!

Эдуард Исланович. Туктале, башны бутама пока!Фәрхәт Шыргый дисеңме син? Фәрхәт Шыргый? Ул сынчы мыни, җырчы түгел мени?

Хәмидулла.Ул сыннарын җырлый-җырлый эшли. Шуңа күрә аның эше дә әйбәт килеп чыга! Кешләрне нәкъ үләренә охшатып ясый белә ул!

Эдуард исланович.Ул теге ниме, минем Әдиләгә гашыйк булып йөргән молокос түгелме соң?

Хәмидулла.Әдилә Сезнеке булачак, Эдуард Исланович!

Эдуард Исланович. Ягьни мәсәлән?

Хәмидулла.Чөнки, ягъни, мәсәлән, ул хатын байлык, мул тормыш ярата! Ә Фәрхәт шыргый, иҗат кешесе буларак, шыр ялангач ул! Хәерченең херчесе!

Эдуард Исланович.Минем бюстны? (Тирә-ягына каранып).Матри, Хами! Әгәр монда да жучок булса, башыңны өзәм!

Хәмидулла(үпкәләгән тонда).Сез миңа һаман ышанып җитмисез инде, Эдуард Исланович!

Эдуарда Исланович. Сиңа ышанырга була булуын. Доверяй, но проверяй диме әле Максим Иванович?!

Хәмидулла. Пожалыста, үзегез тикшерегез алайса! Тик миңа...ни, Эдуард Исланович, кеше янында, зинһар, “Хами” димәгез инде. Һәмидулла бит мин, йә Һәми генә.

Эдуард Исланович. Үз исемеңнән ояласыңмы әллә?

Хәмидулла.Оялуын оялмыйм да. Барыбыр матур яңгырамый инде :”Хами” да “Хами”. Безнең татар теле укытучысы әйтә торган ие:”һ” хәрефен дөрес әйтмисез, һәрвакыт “х” килеп чыга. “Һ”не әйткәндә көндек өскә күтәрелә, “х”ны әйткәндә көндек үз урынында гыа тора дип. Дөбьяз мишәрләре генә “һ” урынына “х” дип сөйләшә ул!

Эдуард Исланович. Ярар, әйтмәм, тынычлан. Чү, тукта! Чынлап та жучоклар юкмы монда? Ну, мин сине әгәр дә жучоклар булса!

Хәмидулла. Проверяй, но доверяй!

Эдуард Исланович. Ха! Аңладым! Йә, нәрсә әйтмәкче идең?

Хәмидулла. Сезнең бюстны гына ясатсак дим мин?

Эдуард Исланович.Килешерме икән соң?

Хәмидулла. Ниче кенә килешә әле, Эдуард Исланович! Сез бит халык өчен күпме игелекле эшләр башкарган кеше!

Эдуард Исланович.Анысы шулай да. Барыбер әллә ничек...

Хәмидулла. Сез потому што безнең кантур башлыгы, Эдуард Исланович!

Эдуард Исланович. Бабасы аркасында гына олигарх булды дип сөйли ди ич анда яман телләр!

Хәмидулла. Сөйләмәсләр, авызларын томалагач, Эдуард Исланович!

Эдуард Исланович. Карале, Хәмидулла, минем баш дигәннән...Уйлыйм уйлыйм да тагын бер кат уйлап куям: үз башын ясаттырып башы бетсен Эдуард Ислановичның дисең инде син, ә?

Хәмидулла. Эдуард Исланович! Үзегезне халык ничек яратканын әллә аңлап бетермисез, йә Сез артык скромный кеше! Сезгә бюст кына да аз хәтта, һәйкәл куярлык кеше бит Сез! Гафу, гафу, Эдуард Исланович, минем сүзләрем түгел, халыкныкы, Сез ару-талуны белмичә хезмәт иткән халык сүзләре бу! Минем кулым түгел, Әйшә Фатыйма кулы дигәндәй, гади халык фикере бу, ихластан менә, Эдуард Исланович!Әһә, хәзер генә барып җитте әле миңа! Димәк, Сезгә Шүрлия вәсвәсә салган! Миңа да әйтеп караган иде ул! Имеш, Эдуард Ислановичның башын бистә уртасына куйсагыз, башы бетәчәк! Имеш, Максим Иванович моны һич гафу итмәячәк!

Эдуард Исланович.Дөйрес әйтә Шүрли. Кирәк түгел минем баш!

Хәмидулла. Эдуард Исланович! Сез ни сөйлисез! Мин бит халык арасында еш булам. Ә халык Сезне бик ярата! Мәгәр дә Сезнең баш бистә уртасында торсамы?! Бу бит инде үзе шәп аура!Шүрлия бит бу идеяне әүвәл үзе тәкъдим иткән иде. Хәзер нигә баш тартыга куша икән? Яраталар бит Сезне, Эдуард Исланович!

Эдуард Исланович (икеләнеп). Халык мине сөя дисез алайса?

Хәми.Һе! Ничек кенә әле, Эдуард Исланович! Туган атасы кебек!

Эдуард Исланович. Шыттырасыңдыр әле, Хәмидулла? Син су кушарга яратасың?...

Хәми.Нәрсә белән ант итим, әйтегез, Эдуард Исланович?! Билләһи, валлаһи дим менә!(Тезләнә.)

Эдуард Исланович (Хәмидулланың колагыннан эләктереп) . Алайса...Әдилә дә?

Хәмидулла.Әдилә Сезне точно ярата! Анысын үзем дә беләм! Алла-ла-ла! Авырта бит!

Эдуард Исламович(тәмам җебеп).Ха...шулай дисеңме, Хәмидулла? Ха!..түлке барыбер Әдилә дип, хатынны аерып булмый инде. Бабай бар бит!

Хәмидулла.Соң!..Әйе!Сезнең кайнатагыз Наил Шаилович бик көчле кеше инде ул анысы! Әгәр ул теләсә, киләсе сайлауларда Комиссия рәисе итеп бар халык Сезне сайлаячак! Үтенеп сорыйм, җибәрегез колакны! Ал-лай, ал-лай!

Эдуард Исланович.Посмотрим, посмотрим.

Хәмидулла(кесәсеннән хат алып).Моны соңырак күрсмәтермен дигән идем дә инде. Күрсәтәм, алай булгач. Сезгә рәхмәт хатлары бу. Халыктан. Хәтта җүләрләр йорты директорыннан да бар. Ремонт өчен рәхмәт әйткән. Алайса андагы пациернтлар тәрәзәдән кача торган булганнар. Җибәрегез инде колакны, ә, пажалысты! (Колакны очкындыра.)

Стенада күләгәләр уйнап ала да Шүрлия пәйда була.

Шүрлия. Ха, ха, ха!

Эдуард Исламович.Син дә дурдомнан качтыңмы әллә? Ха! Ха! .. Карале, Шүрли, минем кебек көләсең икән син дә. Моңарчы игьтибар иткән юк иде.

Шүрлия. Ха,ха, ха!..Качтым шул, качтым! Көләм шул, көләм! (Аңа Эдуард Исламович та кушыла. Икесе бергә.) Ха, ха, ха!..

Бишенче күренеш

Пәрдә ачылганда Фәрхәт Шыргыйнең шул ук бүлмәсе. Бер бюст – (“Хаким башы”) аеруча күзгә ташлана. Фәрхәт кырыйдагы диванда киенгән килеш төш күрә-күрә йоклап ята.

Бүлмә кырыенда аяклы фотоаппарт тора. Фәрхәт аның белән натурщица кызларны фоторәсемгә төшерә, күрәсең.

Фәрхәт төшендәге күренеш:күләгәләр биюе.

Фәрхәт (Йоклап яткан җиреннән капылт уяна да, шулай ук кинәт сикереп торып).Менә нәрсәдә икән хикмәт! (Ул кинәт ярсып, остахәнә-фатирдагы сыннарны ватарга, җимерергә керешә.) Менә нәрсәдә икән бу мәһшәрнең сере! (Пеләш башлы бюстны ватарга дип селтәнгәндә, күтәрелгән кулы асылынып кала, Фәрхәт ул бюстны ватмый.) Тукта...ә нинди сер соң ул? Куркумы?! Һәр кеше артында күләгә бар, курку күләгәсе . Артыңнаан калмыйча һәрвакыт тагылып йөри торган курку күләгәсе. Хәер, төшкә нәрсә кермәс! Күпме эшне әрәм иттем! Бу сыннар әрәмме, бәлкем, аларга иҗат итүгә сарыф ителгән вакыт кына җәлдер? (Урыннан торып “Хаким” бюсты янына килә. Аның башына куен куеп тора, аннары колагыннан тота.) Матур итеп сөйлисең. Халыкка “мин сезне яратам “ дип антлар эчәсең. Ие шул, халыкны сөясең, ә менә аерым кешене күралмыйсың! Куркалар синнән. Хәтта минем дә кулым күтәрелемәде синең башны бәреп ватарга... Ә син, хөрмәтлебез, үзеңне яраталар икән дип ялгыш уйлый күрмә тагын. Куркуны ярату белән бутап, алдана күрмә, куркыныч нәрсә ул алдану түгел, агайне..(Пауза.).Әдилә кайткан ди анда, беләсең килсә. Ул үзе шалтыратты миңа. Менә ( Стенага эленеп куелган нәни шкаф-киштә янына барып.) Париждан алып кайттым мин бу асылташ мәрҗәнне! Әдиләгә дип! Күргәзмәдән алган гонорарымның барысын шуның өчен тоттым! Ул минем өчен бар нәрсәгә караганда да кыйммәтерәк! Юк! Алай да түгел! Аның бәһасе юк! Соң! Бер мәртәбә югалтканым идем бит инде мин аны! Ходай менә янә мөмкинлек бирергә тора миңа!..Әнә, бит үзе смска җибәргән: теге чакта кинога чакыруың үз көчендәме әле дигән булган! Ул чакта....ие шул...улчакта

Бармадың минем белән кинога, Әдиләкәй. Син яшәгән тулай торак ишеген шакырга батырчылык итмичә атна буе йөргәннән соң, ниһаять, җөррәт иттем. Ул сөйләшү әле дә колак төбендә минем, Әдилә.

Фәрхәт (исенә төшереп). Әдилә, мин сине кинога чакырам.

Әдилә тавышы.Һәй, Фәрхәт, минем йөргән егетем бар шул!

Фәрхәт. Соң...кинога гына барганнан ни була?

Әдилә тавышы (көлеп). Кара, Фәрхәт, сиңа мыек килешми икән!

Фәрхәт. Килешми дисәң, бүген үк кырып атам!

Әдилә. Бәлкем, килешәдер дә?..

Фәрхәт.Ә кино?

Әдилә тавышы. Соңырак, Фәрхәт, соңырак. Яме...Алайса...Самат...сине...

Фәрхәт. Ә үзең, ә үзең яшьле күзләреңне миңа күрсәтмәс өчен тиз генә кереп киттең. Минем егетем бар дисәң дә, башка монда килеп йөрмә инде син” димәдең бит!Минем йөргән егетем бар шул инде” дип, авыр итеп көрсендең генә. Мин ул егетнең кем икәнлеген белмәсәм дә, мамык кебек җилгә очырырга әзер идем. Ә күргәч, күргәч, артыма утыра яздым...Менә шулай, Әдиләкәй, барыбер бергә була алмагансыз. Ул сугыш чукмарын институтны тәмамлауга , укып бетерүгә төрмәгә утыртканнар. Сиңа хәзер кантур башлыгы кызыгып йөри диләр диюен дә! Юк, бу юлы мине бер нәрсә дә туктата алмаячак! Син минеке булырсың, Әдилә!(Алкаларны кире урынына куя да вальс әйләнә башлый.)

Айгөл керә. Ул Фәрхәтнең ни майтарганын күргәч, әүвәл эндәшергә дә куркып карап тора. Сүз әйтергә дә курка ул. Аннан соң , кулындагы сәгатен салып, “Хаким башы” бюстының колагына элеп куя.

Айгөл (беравыктан кинаяле, ачулы тонда).Нигә монысын калдырдың? Һәммәсен бәреп ватарга иде берьюлы! Алай бик герой булгач!

Фәрхәт(аның тавышын ишетеп, туктатала). Ә-ә-ә, син икәнсең...

Айгөл. Юк, мин түгел, минем күләгәм, шәүләм генә!

Фәрхәт (кызның әлеге сүзләреннән бик аптырап калып). Нәрсә? !Нәрсә дидең?! Күләгә!? Ә син кайдан беләсең?!

Айгөл.Каербыйдан.

Фәрхәт.Шаяртма, кызый! Мин чынлап!

Айгөл. Күрәм, күреп торам, чынлап торып очкынгансың шул, Фәрхәт абый!(Иелеп ватык сыннарның кыйпылчыкларын тотып- тотып карый. Күзләреннән яшь ага.)Ничек кулың күтәрелде!?

Фәрхәт.Анысы минем эш!

Айгөл (яшь аралаш). Ничек синең эш кенә! Минем эшем дә муеннан була инде хәзер! Боларны кем җыештырыр дип беләсең?

Фәрхәт. Җыештырсаң ни.Түләрмен!

Айгөл. Минем боларны җыештырырга да кулым бармый! Ничекләр итеп чүп чиләгенә ташлыйм ди! Алар бит, алар бит...

Фират.Борчылма, Айгөл. Алар җансыз сыннар гына.

Айгөл. Син үзең җансыз! Шундый ике гүзәл парны ваткансың! Син аларны айлар буе эшләдең бит!

Фәрхәт. Эшләсә...

Айгөл(ачудан). Куркак!..

Фәрхәт. Куркак?! Минме куркак? Бу эшләрне зур күргәзмәгә чыгарырга курыкты дип уйлыйсыңмы? Ю-ю-ю-юююк, ялгышасың

Айгөл.Нәсрә ялгышам соң мин?

Фәрхәт.Куркак дисең бит.

Айгөл.Кем соң алайса?

Фәрхәт (йомшарып). Куркак!..Чынлап та куркак мин! (Кинәт кызып китеп.)Минем бөтен эчем-тышым куркудан гына тора!(Тәрәзә янына якынлашып.)Менә бу тәрәзә пәрдәсе селкенеп куйса да кот ботка төшә! Әле болары чепуха гына!...Мәсәлән, мин!.. мин үземә аерым остаханә бирмәсләр ди п тә куркам әле! Синең абыең Али Зур күргәзмәдә катнашуыма аяк чалырга мөмкин дип тә куркам әле.(Бюстны чәбәкләп.)Менә бу кантур оештырган конкурста урын алмаса, барлык планнар чәлпәрәмә киләчәк дип тә куркам!

Айгөл (йомшарып һәм тынычланып). Юк инде, Фәрхәт абый, мин болай гына әйттем. Аптыраганнан гына...

Фәрхәт. Курку хисе адәм баласының акылын томалый икән ул. Йә син, йә курку!

Айгөл.Нишләп алай дисең әле? Мин бит, мин бит болай гына әйттем сине куркак дип!..

Фәрхәт.Ә син бу Зур күргәзмәгә чыгарырга шүрләгән, җиңә алмасам, адәм хуры булырмын дип курыккан дип уйламыйсыңмы?

Айгөл. Улыйм да, уйламыйм да.

Фәрхәт. Курку түгел, мыегым да селкенми!Җитте! Җитте! Бер мәртәбә шул курку аркасында мин иң кадерле кешемне югалткан идем инде!

Айгөл( аның бу сүзләренә ачуы килгәннән үчекләп). Курку, югалткан, имеш...Мыек, имеш... Мыегың юк бит синең селкенергә!

Фәрхәт. Үстерәм.

Айгөл( »Су буендагы гүзәл» сынын күреп алып). Моны да ваттыңмы?

Фәрхәт. Күрмисең мени?

Айгөл.Күрәм дә...Ялгыш ватылгандыр монысы!

Фәрхәт.Ялгыш түгел!

Айгөл( әлеге сүзләрдән соң бөтенләй үзгәреп, хәзер инде берни булмагандай). Вот это да! Дөрес иткәнсең, Фәрхәт абый. Кукраеп утыра иде алайса бу Әдилә синең түрдә!

Фәрхәт.Хәзер утырмый инде, борчылма!

Айгөл (ошбу сүзләрдән күңеле булып, каяндыр зур кыллы пумала алып, Фиратның янына ук килә).Әйдәле, Фәрхәт абый, куеп карыйк әле моны мыек урынына. Килешә микән сиңа? (Айгөл Фәрхәтне көзге янына этәрә. Пумаланы аның борын астына куя). Кара, чынлап та килешә икән бит! Әйдә мыек үстерә башла әле!

Фәрхәт(көзгегә каравын дәвам итеп).Ә кемнәрдер сиңа мыек килешми дигән булдылар...

Айгөл(үпкәләп аның яныннан китә).Беләм инде кем әйткәнен. Вкусы юк аның! Вәт шул!

Фәрхәт. Ммм, да...

Айгөл. “Су буендагы гүзәл” сынын ватуың әйбәт булган. Әдилә-Мәдилә...Шул кирәк. Тормасын күз көеге булып монда.

Фәрхәт(кинәт сикәнеп). Кайда аның кыйпылчыклары! Ватылып беткәнме?

Айгөл.Үтү- ү-үт инде “Су буендагы” гүзәл”. Иң беренче булып шуны чиләккә ташладым мин! Курыкма, Фәрхәт абый! Ул аны үзенә багышланганын белми иде!

Фәрхәт.Син белгәнсең бит әле!(“Су буендагы гүзәл кыз”сынының бер кыйпылчыгын табып ала һәм моңа бик сөенгәнлеге күренә.) Менә бит! Менә...

Айгөл (күңелсез).Кайда миннән качып калган әле ул? (Ачулы.)Син белгәнсең дисеңме? Мин мин инде ул. Карале Фәрхәт абый, безнең яшь аермалары биш яшь кенә бит. Әйдә мин сиңа “Фәрхәт” дип кенә әйтим әле.

Фәрхәт. Әйтмәгәең...

Айгөл. Мин чынлап. “Абый” сүзе картайта сине алайса. Курыкма, кеше янында “абый” диярмен тагын.

Фәрхәт (үчекләп). Һаман курыкма да, курыкма, имеш...Нәрсәдән куркырга тиеш ди әле мин!?

Айгөл. Минем “Фәрхәт” диюемнән. (Көлә).

Фәрхәт. Синнән? Әйе, синнән может куркамдыр да...

Айгөл.Бездар!

Фәрхәт. (Көлә башлый.) Ха-ха-ха! Менә ичмасам, дөресен әйттең, Айгөл. Алайса “Фәрхәт абый, Фәрхәт абый! Син гений, имеш!” Гений! Среди удобрений!..

Айгөл(бераз тынычланып). Матурлыкны, эчтәге мәхәббәт ялкынын күрә белмәгән сынчы “бездар” дидем мин. Таштан матурлык, мәхәббәт эзлисез, ә...

Фәрхәт(кинәтАйгөлне тәрәзә янына бастырып). Йәле, күләгәң бармы икән синең?

Айгөл.Булмаска. Хәтта айныңда күләгәсе була!

Фәрхәт. Ничек, ничек дидең? Айның да күләгәсе була?!

Айгөл.Ул кешенең арткы ягына төшә, шуңа күрә генә күренми.

Фәрхәт (бик җитди).Айның да күләгәсе була!.. Күләгәсе бар шул айның да...Һәр кеше артыннан аның күләгәсе ияреп йөргән кебек! Менә шулай, Айгөлкәем...

Айгөл(бөтенләй тынычланып). Кем, кем дидең син миңа?

Фәрхәт(капылт исенә килеп). Димәдем. Күләгә турында гына әйттем. Күләгә...кү – ү –ү-лә-ә-ә-ә-гә-ә-әәәә...

Айгөл (үпкәләп). Димәсәң, диярсең әле, үзең җыештыра башлагач бу бардагыңны.Тагын бер мәртәбә “яратам” дисәң, телең корыр идеме?!

Фәрхәт.Нигә, мин шулай дип әйттем мени?

Айгөл.Авызың нәрсә әйткәнеңне колагың ишетми!

Фәрхәт. Ишетмәде шул.

Айгөл.Ишетмәсәң, ишетерсең әле! (Себркесен ташлый. Себерке “Таһир-Зөһрә” сыннары өстенә килеп төшә.) Фәрхәт аб-ы-ы-ыыый! Карале, боларны, Зөһрә исән кулы белән Таһирны кочаклаган килеш калган!”(Елый башлап.) Әйттем бит мин сиңа, әйттем бит җанлы иде алар дип!

Фәрхәт(аны сыннар янына чүгәләгән җиреннән торгызмакчы булып.)Ярар, ярар, булды. Тынычлан.

Айгөл (тагын да ярсып елый-елый сыннарга иелеп.) Кара әле син , карале син боларны, әнкәй генәм! Чынлап та җанлы булган бит болар! Харап иттең, харап иткәнсең!

Фәрхәт(кызның елавынннан каушап).Айгөл дим! Йә, җитәр инде! Бала-чага булма инде.

Айгөл (капылт идәннән күтәрелеп).Бала-чага булмыйча кем булыйм!? Син мине үзең бала-чагага санагач!..

Фәрхәт (кочагына алып).Кем сиңа бала-чага ди әле! Күптән дәү үскән кыз инде син!

Айгөл( мышкылдап). Үзем дә беләм. Егерме ике яшь инде миңа!..

Фәрхәт. Егерме яшь кенә булса да синең күләгәң кыска икән...Ммм,да...

Айгөл. Егерме ике!

Фәрхәт. Какая разница...күләгәң булгач...

Айгөл. Һаман күләгә дә, күләгә...Әллә чынлап торып...

Фәрхәт.Әйе, әйе, чынлап торып. Чынлап торып ычкындым!..Чынлап торып куркак мин!..

Айгөл (һаман да яшь аралаш).Фәрхәт абый...Фәрхәт...карале...Ә син мине натурадан ясарга курыкмыйсыңмы ул? Теләсәң, чишенәм! (Чишенә башлап.)Хәзер үк? (Залга арты белән борылып, билгә кадәр чишенә.) Тагын чишенимме соң?

Фәрхәт (куркып, аны туктата). Кит, юләр! Нишлисең!

Айгөл. Нигә? Әдиләне ясагансың бит әле! Ул да синең каршыда шәрә килеш басып торган бит инде “Су буендагы гүзәл”не иҗат иткәндә?..

Фәрхәт.Хыялымда иҗат иттем мин аны...

Айгөл.Миннән карап гүзәл кыз сынын ясасаң, Зур күргәзмәдә беренче урынны алачак, валлахи, билләхи...Безнең Али абый көн саен әллә ничә натуршица алыштыра.

Фәрхәт. Күләгәләре дә бармы?

Айгөл. Белмим. Шуңа күрә мине яса дим бит инде. Минеке бар дисең бит...Беренче урынны да алып куйса әле!

Фәрхәт.Әүвәл хыялымдагысын ясый алсам...

Айгөл. Беләм мин. Аннан соң...аннары, син аның сыны белән беренче урынны алгач, Әдиләң сиңа карый башлаячак дип өметләнәсең инде син.(Себеркесе белән чиләген читкә этәрә.)Алайса Әдилә килеп җыештырсын боларны да. Мин уволняюсь!

Фәрхәт. Син кем булырга телисең әле?

Айгөл. Сәнгать белгече. Нигә?

Фәрхәт. Димәк, син скульптор мастерсоенда эшләргә тиеш. Тирән фикерле сәнгать белгече буласың килсә инде әгәр.(“Су буендагы гүзәл кыз”ның кыйпылчыгын алып, тәрәзә янына китә.)

Айгөл (моны күреп, борынын җыерып куя да, үзен кулга алырга тырышып).Җыештырам бит инде, менә. (Үзалдына сөйләнә.)Үзе “Айгөлкәем” ди, үзенең телендә һаман Әдилә дә Әдилә.Күрсәтм әле мин сезгә! Күреп торырсыз менә!

Фәрхәт. Айгөлкәем, нәрсә дип сөйләнәсең инде анда үз алдыңа?

Айгөл. Тагын бер мәртәбә “яратам” дип әйтсәң, телең корыр дип курыктыңмы дим!

Фәрхәт.Тукта, туктале! Чынлап та шулай дидем мени мин?

Айгөл. Әйттең шул! Үз телләрең белән! Айгөлкәем, дидең. Ике мәртәбә!..

Фәрхәт (эчен тотып, сыгылып төшә). Уф, үтерәсең син мине!..

Айгөл. Монысын дөрес әйтәсең, саргаеп үләчәксең әле син “Айгөл” дия дия. Күреп торырсың менә!..

Фәрхәт.Йә, ярар, булды. Җыештыр инде боларны, зинһар

Айгөл.Җыештырам бит инде. .(Җыештыра башлый. “Хаким башы” бюсты янына килгәч, Фәрхәтәа сиздермичәгенә стенадагы кечкенә шкафтан затлы асылташлы пар алка савытын ала һәм, алкаларның бер сыңарын, шулай ук шыпырт кына “пеләш” бюстның борынына тыгып карый, сыймагач, колак янына китерә. Алка бюстның колак тишегенә сыя. Айгөл сөенеченнән як-ягына каранып ала да, алкаларның берсен савытына кире салып, урынына куя, икенче сыңарын бюст эченә төшереп җибәрергә җыена. Ләкин капылт кына бу уеннан тукталып кала. Алкаларны, көзге янына басып, үз колакларына куеп карый. Моңа аның бик күңеле була да шуннан соң ул аларның икесен дә, савытларына салып, урыннарына алып куя. Шкаф ябылган тавышка Фәрхәт әйләнеп караганчы,ул, берни булмагандай, тиз генә, шыкылдаган тавыш чыгарырлык итеп, идәндәге гипс кисәкләрен себерә башлый.)

Фәрхәт(Айгөлгә таба борылып).Син белмисеңме, безнең супер келәй бармы икән ул?

Айгөл. Юк!

Фәрхәт.Кармыйча гына әйттең ахры?

Айгөл. Ямап кына нәрсә эшләтмәкче буласыңдыр инде аны?

Фәрхәт. Шушы үрнәктән яңаны ясыйм.

Айгөл. Әдиләңе чишендереп ясарсың инде анысын. Һаман телеңнән төшми бит!

Фәрхәт (җырлап).

Ай нурыннан ясалдыңмы,

Әллә кояш яктысы.

Айгөл дигән гүзәл кызны

Үпкәләттем ахрысы...

Айгөл (кинәт кычкырып җибәрә, кулындагы себеркесен почмакка ташлап). Ай!Ай! Абау!

ФәрхәтНи булды инде?!

Айгөл (аяк астына куркынып карап). Тычкан!(Урынында сикергәләп.)Үләм! Бетәм! Тычкан!!

Фәрхәт (кыз янына килеп, кулыннан тота). Тычканнан да куркып тормасаң!

Айгөл.Үзе куркыта бит ул мине!

Фәрхәт (баягы эшен дәвам итеп).Айгөл дигән гүзәл кызны куркыттылар, ахрысы...

Айгөл (сәгатькә күз ташлап). Абау! Соңга кала язганмын! Али абый көтеп тора бит. Фәрхәт, мин җыештырып бетердем.(Китә.) Пока!

Фәрхәт (үз эше белән мәшгульбулган урыныннан). Пока, пока!

Фәрхәт, күзләрен йомып, беркавым тын кала. Стенада күләгәләр биюе күренеп ала..

Фәрхәт (күзләрен ачып). Куркам? Мин куркаммы?! Ә нәрсә куркыта соң мине шулай?

Ул шулай дип әйтеп бетерүгә, күләгә-шәүләләрнең берсе кинәт Шүрлиягә әверелә.

Шүрлия.Мин шулай ук куркыныч мыни?

Фәрхәт. Каядыр күргәнем бар шикелле сине...

Өйдәгеләргә сиздермичә генә Айгөл керә. Ул Фәрхәт белән Шүрлиягә күренмичә генә аларны тиз генә кырыйда басып торган фотокамерага төшереп ала. Китә. Беркавымнан янә кереп, аларны кесә телефонының камерасына да төшерә.Шүрлия моны күреп тора. Ул сак кына кесәсеннән уенчык тычкан баласы чыгара да аны Айгөл ягына ташлый.

Шүрлия (кычкырып). Абау, тычкан! Үләм икән!

Айгөл, кычкыра-кычкыра, чыгып йөгерә.

Шүрлия (Шул якка ишарәләп).Чамалап бу кыз белән. Бик шустрый! Башыңа җитәчәк!

Фәрхәт.Айгөл бит ул! Әле сабый гына! Бала-чага!

Шүрлия (Бюст янына килепШушы баш аркасында үз башыгыз бетәчәк сезнең!

Фәрхәт (ачудан). Ярар, күреребез! Куркытма! Чү, туктале, кем соң әле син шулхәтле?

Шүрлия. Мин синең күләгәң!

Фәрхәт.Мин һаман төш күрәм ахры.

ШүрлияЮк син өнеңдә. Минем сүзне тыңласаң, эшләрең уңай булыр!Зур бәйгеләрдә катнаш алырсың!

Фәрхәт. Мин ни эшләргә тиеш инде аның өчен!

Шүрлия. Син бая мин монда күргән Айгөл исемле кызны якын җибәрмәскә тиеш!

Фәрхәт.Туктале, тукта. Айгөлнең ни катнашы бар соң монда?

Шүрлия.Күрәсең бар, чөнки мин шулай телим!

Фәрхәт. Ул шулай тели икән, имеш. Нәрсә, син советник што ли!? Киңәш биреп торган буласың! Айгөл, бәлки, минем илһачым булыр ул! Мин иҗат кешесе! Киңәшчеләр кирәк түгел миңа! Бар инде бер киңәшчем (Йөрәгенә төртеп күрсәтеп.), мин бары аңа ышанам.

Шүрлия. Әйе, син таланлы, синең сыннарың шәп, чын сәнгать әсәрләре. Ләкин син үзеңне дә, иҗат җимешләрене дә яраталар икән дип уйлап ялгыша күрмә! Көнләшәләр синнән! Һәм сине юк итү турында хыялланалар!

Фәрхәт. Ну што. Мин үзем дә бер хыялый.

Шүрлия. Син менә Максим Иванович бюстын эшләгәнсең, ә киләчәктә Эдуард Исланович җиңеп чыкса?

Фәрхәт. Димәк, аныкын да ясыйбыз!

Шүрлия. Мәгәр Иван Максимович дигән башка кеше җиңеп чыкса?

Фәрхәт. Карале, кем...түтинкә!

Шүрлия.Шүрлия мин!

Фәрхәт.Шүрләтмәкче буласыңмы?

Шүрлия.Бәла-казалардан саклап калмакчы булам!

Фәрхәт. Харап икән, саклый!

Шүрлия. Оныттың да мыни?! Худсоветта җитәкчеңә каршы сүз әйтергә җыенгач, мин итәгеңнән тартып калдым, син дәшмәдең. Авызыңны ачкан булсаң, эшләрең Париждагы күргәзмәгә эләгәчәк түгел иде!

Фәрхәт. Әйе, булды андый хәл.

Шүрлия. Бер натуршицаң сиңа сырпалан ашлагач, ташыңа кем салкын су сипте соң? Ә аның көмәне бар иде, егете ташлап китте. Туачак баласын сиңа сыламакчы иде ул!

Фәрхәт. Алайса син минем саклаучы фәрештәм икән инде!

Шүрлия. Мин – Шүрлия! Мин – курку!

Фәрхәт.Ә мин башкаларын да яхшы хәтерлим әле! Теге чакта баш-аягым белән Әдиләә ашыйк булгач та син куркыттың мине, имеш, болай булачак,имеш, тегеләй! Синең аркада гына Әдиләдән колак кактым мин!

Шүрлия.Аның каравы авызыңдагы авызыңдагы утыз ике төшең дә исән калды, Әдиләгә кызыгып йөргән егет тотып ишмәде үзеңне! Так что, тыңла мине! Мәгәр бәхетле буласың килсә! Син Әдиләне дә, Айгөлне дә түгел, минем сынны ясарга тиеш! Һәм ул шәһәр уртасында торачак! Мин кешеләрне ярамаган гамәлләрдән саклап торачакмын!

Фәрхәт. Һәм куркытып, шүрләтеп, өркетеп, бар халыкның котын алып, әйеме?! Акылың алтын икән, Шүрлиякәй! Тик андый хәл беркайчан булмаячак! Аңладыңмы?! Бар әле, Шүрлия ханым, комачаулап йөрмәле монда. Бик ачуымны китерсәң, Сталин бюсты белән бастырып куярмын тагын!

Шүрлия(ачуланып чыгып китә).Сезнең үзегезгә кирәк ул Сталин, әйе, тагын бер Сталин кирәк сезгә!

Шүрлия , чыгып китәр алдыннан, шкафтагы алкаларның берсен ала да, колак эченә төшереп җибәрә һәм чыгып китә. Ул ишекне япканда аның артыннан ниндидер шәүлә-күләгәләр “коелып” кала һәм аларның стеналарда чагышлары шәйләнеп ала. Фәрхәт, иртән күргән төшен искә төшереп, диварда биешкән шәүләләргә аптырап, куркып карап торганда кинәт кесә телефоны тавыш биреп ала.

Фәрхәт (Телефондагы хәбәрне укып). “Фәрхәт әфәнде!Кантур башлыгының Сез ясаган бюсты конкурска кабул ителде. Котлыйм! Кантурның матбугат хезмәте башлыгы.” Имәндә икән чикләвек! Менә ничек бит ул! Ә теге ханым? Шүрлия? Нишләп йөрүче хатын булды икән соң ул? Күңелгә шом салып...Матбугат үзәге җитәкчесе? Туктале, Әдилә шунда эшли түгелме соң? Шулай шул, менә бит аның кесә телефоныннан килгән хәбәр бит бу!? Ә нишләп алай төчеләнеп маташа соң әле ул? “Әфәнде”, имеш,” Сез” дип язган булган тагын! Минем Әдиләм! Су буендагы гүзәлем! Мин бит инде үзебезнекеләргә быел көзгә өйләнергә исәп бар дип тә әйтеп куйдым. Бу юлы теге вакыттагы кебек икеләнеп торды юк. Үгезнең мөгезеннән алмасаң...

Алтынчы күренеш

Шул ук күренеш - Фәрхәт фатир-остаханәсе. Айгөл ялгызы гына тузаннарны сөртеп йөри.

Айгөл (“Су буе...”сынының яңа варианты янына килеп, аңа карап тора).Тәки яңадан ясый башлаган икән ич бу үзенең Әдиләсен!(Пауза.)Туктале, тукта! Бу бит!...Бу бит Әдиләгә тамчы да охшамаган?! (Беркавым уйланып тора.) Әллә ошаган инде?..Әнекәй генәм! Карагыз әле, иптәшләр, бу мин түгелме соң?(Үз борынын тотып.) Минеке шикелле үк матур борын! Ә иреннәр?! Матур конечно, алары да минеке кебек! Ә ияге? Һе...анысы да тач минеке инде!(Читкәрәк китеп карый,)Анаем! Чынлап та, мин бит бу! Туктале, тукта....күкрәкләре икенче размер гына түгелме соң? (Үз күкрәкләренә куллары белән орынып,) Минеке мондый гына түгел бит инде! Йә, анысы гына ярар инде. Зурайтып була бит аларны! Силикон өстисе түгел. Гипс беткән мени!(“Хаким башы”ның тузаннарын сөртергә көрешкәнче аны аударып карый, эчендә алка шуып йөргәне ишетелә.) Әһә, тыныч кына ят шунда, яме. Ну Шүрлия! Курыкмадың! Тәки салды бит алканы баш эченә! Эзләп башы катсын әле, Фәрхәт абыйның.Абый? Карале, үзе югында “абый” дип әйтәсе килә икән! Абый түгел бит инде, “Фәрхәт!”, “Фәрхәт!” кенә! Фәрхәт шул, минем Фәрхәтем, мәсәлән? Һай, әгәр дә ул бу бриллант алкаларны Әдиләгә түгел, миңа бүләк итәргә уйлаган булса? Әдиләне бит түрә абзыйлар янында боргалана диләр! Точно! Бу алкаларны миңа бирергә уйлагандыр әле ул?! Ну! Шүрлия! Иманыңны укытам әле мин синең!

Әдилә керә.

Әдилә. Исәнмесез!

Айгөл (Әдиләне танымыйча).Исән?

Әдилә (вәкарь белән генә). Син Айгөлме? Уборщицамы?

Айгөл (аның бу сүзләренә ачуы килеп). Гафу, мадам! Сезнең каршыгызда булачак... атаклы сәнгать белгече Айгөл Аббасова!

Әдилә(үртәп).Ә-ә-ә-, аңлашылды, минем каршыда Россиянең атказанган уборщицасы Айгөл Аббасова үзе басып тора икән! Ә мин, таныш булыйк: Фәрхәт Шыргый әфәнденең сөйгән яры Әдилә булам! (Сынга төртеп күрсәтеп.)Таныгансыздыр инде: менә бу сындагы кыз!

Айгөл (аның Әдилә икәнен белгәч, беркавымга сүзсез кала. Тик бирешергә һич уйламый, атакага күчә). Гафу, бабушка! Сезнең күзегез начарырак күрә торгандыр инде! Бу – Айгөл Аббасова сыны булыр! Ә Сезнең сын, беләсезме, кайда? Әһә, белмисез бит әле! (Урамга төртеп күрсәтеп.) Әнә, тегендә, контейнерда иде! Алып китмәгән булсалар инде.

Әдилә (тиз генә рольгә кереп). Ә-ә-ә-, әйе шул, Фәрхәт әйткән иде аны Зур күргәзмәгә алдылар дип! Контейнерга салып машина белән шунда алып киткәннәрдер инде! Шулаймы?

Айгөл.Әлбәттә! Тик ул мусор контейнерында! Күргәзмәгә түгел, Самосырового алып китттеләр!

Әдилә ( аны ишетмәгәнгә салышып, “Гүзәл...” сыны янына килә). Тик Фәрхәт миңа нишләп әйтмәде икән соң синең тагын бер сыныңны ясыйм дип?!

Айгөл (ачулы). Күзегездә трахума бугай, әбекәй! Күзлек киеп карагыз! Бу –Айгөл Аббасова сыны булыр!

Әдилә (һаман мыскыллы тонда). Студент вакыттан ук хыяллана иде Фәрхәт мине ясарга! Тәки булдырган икән, молодец! Борынга кадәр ничек ошаткан! Ул куллар, гәүдә! Карап торып ясаган диярсең! Хәер, ул бит мин сине хыялымда килеш ясыйм дигән иде ләбаса!

Айгөл(ачулы).Күрмисеңме әллә! Борынына кара! Тукмак кадәрле што ли! Мондый борын миндә генә!

Әдилә.Фу!Безнең Фәрхәт бер дә яратмый торган ул почык борыннарны!

Айгөл.Ә куллары? Ә фигурасы?! Нәкь минеке бит! Мондый фигура булсын өчен сине бер ай концлагерга ябып тотарга кирәк!

Әдилә (үртәүгә күчеп).Әнә, чәчләрепн кара. Әйе шул, студент чакта ук Фәрхәт минем чәчләргә гашыйк иде. Озын чәчле вакытым иде ул минем. Онытмаган бит, ә! Хәер, ничек онытсын инде? Онытырлык кына булдымы соң ул?

Айгөл (кинәт ярсып). Әнә, хәзер! Ал да кит алкаларыңны! Һәм бүтән монда Фәрәт абый янында күренмәсәң иде!

Әдилә.Нинди сүз инде ул, күренмә имеш!

Айгөл.Бар бит инде синең!

Әдилә.Синең юк мәллә?

Айгөл. Мин бары Фәрхәт абыйны гына яратам!

Әдилә. Бәлки мин дә ярата торганмындыр?

Айгөл. Берюлы ике кешене яратып буламыни ул?

Әдилә. Кем икенчесе?

Айгөл.Үзең дә яхшы беләсең ич! Кантур башлыгы! Эдуард Исланович!

Әдилә.Һе...аның хатынынын кая куярсың икән!

Айгөл.Ул үз урында кала?

Әдилә. Беләсеңме аның хатыны кем кызы?

Айгөл. Булса ни! Мин сиңа алкаларны биреп җибәрәм! Чын бриллинат!

Әдилә.Эдуард Ислановичның каенатасы, ягъни хатынының атасы безнең Комиссия рәисенең урынбасары! Беренче урынбасары! Вице!!!

Айгөл.Харап икән! Булса ни! Мә, үзеңә дигән алканы алып кит тә! Башка монда күренмәсәң, яхшы булыр иде.

Әдилә. Кызганыч түгелме? Алар бит!..

Айгөл (аны бүлдереп). Беләм! Беләм! Алар бик кыйммәтле! Алар чын бриллиант! Әмма миңа кызганыч түгел! Тамчы да! Ал да...Хәзер... (Стенадагы шкаф янына килеп, Әдиләгә аркасы белән борыла да андагы алка савытын ала. Алкаларның берсе юклыгын белгәч, исенә төшә. Ул шулай ук Әдиләгә сиздермичә генә бюстны селкетеп карый, аның эченнән чылтыраган тавыш ишетелә..Әйе шул, әйе шул инде, беләм лә ич! Сине бик яраткан ул! Үлә язган хәтта! Ә син аны бер сугыш чукмарына алыштыргансың!

Әдилә.Яшь чак бит, җүләр чак! И-и-и-и, хәзерге вакытым булсамы! Шундый егетнеме!Талантлы, перспективалы! Акчалы!Һәр хатын-кызның төшләренә кереп йөдәткән хыялы лабаса!

Айгөл. Эдуард Исланович ишетсә әле бу сүзләреңне! Күрсәтер хыялыңны! Тү-тү аннары сиңа кантур башлыгының сөяркәсе булу!

Әдилә. Чамалап сөйлә, Аббасова! Мин сөяркә түгел!

Айгөл.Әәә, әйе шул, хәзер референт дип атала бит әле ул! Катырак кычкырып әйттем, Эдуард Исланович ишетсен дип!

Әдилә (икеләнеп, сагаеп).Ишетсә, имеш! Ишетсә! Ишетә ди , бар!

Айгөл(көчәнеп көлеп, бармагы белән “Хаким башына таба төртеп күрсәтә).Әнә ич, күрмисеңмени, үзе тыңлап тора бит! Йә, сөйлә инде, кычкырыбрак сөйлә, Фәрхәтне, минем Фәрхәтемне ничек яратуың турында!

Әдилә(ярсый башлап).Сөйләрмен дә шул! Кычкырып та сөйләрмен!

Айгөл.Молодец! Алайса жучокның батареясе слабыерак. Кычкырып сөйләгәнне әйбәт яздыра түлке!

Әдилә (шикләнеп, ләкин ышанмыйча). Фантазерка!

Айгөл (бюст янына килеп, аны аударып күрсәтә).Сама такая! Әнә, ишетмисеңме әллә! Эчендә нәрсә чылтырый дип беләсең!

Әдилә (куркып). Чынлап та мы?! Алкаларга бер генә күз төшереп карыйм әле. Ни дисәң дә миңа дип алган бит инде ул аны!

Айгөл. Һе..ни бит әле...Әйе шул...ни...

Шүрлия керә.

Шүрлия(әйтерсең, аларның сөйләшкәнен тыңлап торган, керә керешкә сүзгә кушылып). Түтүт! Түүүү-түүүүт!..

Айгөл. Йә, тыңлыйм. Ни йомыш иде?

Шүрлия. Хуҗабикә кебек сөйләшәсең!?

Айгөл. Әйе, мин монда эшлим. Фәрхәт абый кирәк бит инде Сезгә?

Шүрлия.Юк, сез икегез кирәк идегез.

Айгөл, Әдилә(икесе бергә). Без?!

Шүрлия.Сез, сез!(Пауза.) Әйтәсе сүзем бар иде. Фәрхәт Шыргый сезнең берегезне дә яратмый! Мин аның булачак хатыны!Ул бары мине генә сөя!Чират минеке потому што!..

Айгөл. Нәрсә? Кантурдан булгач, сине бар да яратырга тиешме әллә?!

Шүрлия.Тиеш түгел түгелен. Әмма яратасыз бит әле! Мәсәлән, туры сүзем өчен яратасыз!

Айгөл.Әле кеше ышанырлык бер сүз дә әйткәнегез булмады!

Шүрлия. Тыңла, тыңлагыз алайса: Фәрхәт Шыргый сезнең икегезне дә ярата! И бер тигез ярата!

Айгөл(киная белән).Икебезне дә хатынлыкка аламы әллә?

Шүрлия.Алмый! Берегезне дә! Мине алачак кияүгә!

Айгөл, Әдилә. Сине?!

Шүрлия. Мине!

Айгөл.Докажи алайса!

Шүрлия.Һе! Хәзер бер минут! (Шкаф янына барып, алка савытын ала.)Менә, карагыз, алкалар берү генә монда!

Әдилә.Ничек берәүгенә?! Ул бит...ул бит миңа дигән бүләге Фәрхәтнең?

Шүрлия.Түтүт сиңа дигән бүләк! Очкан ! Фәрхәт Шыргый иҗат кешесе! Аңа һәрвакыт илһам кирәк! Илһам кирәк булган саен иҗат кешесесенә яңа хатын-кызга гашыйк булу мәҗбүри!

Айгөл. Ә алкаларрның икенчесе кайда соң!

Шүрлия.Яшергәндер. Сез алмасын дип!(Бюст янына килеп, аны селкетә.)Менә ич! Монда! Әйтәм бит сездән яшергән...

Айгөл.Мин сиңа ышанмыйм!

Шүрлия.Ышанмасаң, менә бу сын янына икәүләшеп басыгыз да карагыз инде үзегез. Күзегез чыкмагандыр бит! Икегезгә дә охшаган ул! Берегезнең иреннәре булса бу гүзәлдә, икенчегезнең күз уемнары, җилкәләре...

Әдилә белән Айгөл сын каршына басалар да карый башлыйлар.

Әдилә.Миңа булган мәхәббәте кими башлаган Фәрхәтнең!

Айгөл.Миңа булган мәхәббәте арта башлаган Фәрхәт абы йның!

Шүрлия.Ә алканың сыңарын алу өчен бу бюстны бәреп ватарга кирәк! (Бюст янына якынлаша.)

Айгөл, Әдилә(икесе бергә аңа ябышалар). Кит! Тимә!

Шүрлия.Ватам дигәч, ватам! Миңа дигән алка ул!

Айгөл белән Әдилә Шүрлиянең ике кулыннан каерып тоталар. Берсе чәчәләренә ябыша. Шүрлия очкынып китәм дигәндә, чәче толымнары белән аның башыннан й олкынган шикелле булып, Әдиләнең кулында кала. Парик дип уйлыйлар. Шүрлиянең үз чәчләре кара төстә икән. Ләкин нишләп парик кигәндер, үз чәчләре дә коелмаган һәм бик килешле.

Шүрлия (тыпырчынып). Нишләп ваттырмыйсыз соң бу башны?!

АйгөлКомиссия рәисе Максим Иванович башы лабаса ул! Син нәрсә?! Акылдан яздыңмы әллә?!

Әдилә.Ничек ваттырыйм! Эдуард Ислановичның, Эдикның башы бит ул! Уф, аллам сакласын.Бәласеннән баш аяк. (Чыгып китә.)

Шүрлия сак кына Айгөлнең артыннан килеп, аны куркытмакчы була.

Шүрли.Ай!

Айгөл (баскан урыннан селкенми дә). Бик курыктым ди менә.

Шүрлия.Сине Фәрхәт ташлап китәчәк! Ә-ә-ә-әәә, курыктыңмы хәзер!

Айгөл. Китми. Мин аны мәхәббәтем белән бәйләп куя үземә.

Шүрлия(уйга калып). Алайса, алайса...(Айгөлнең аягына басып ала.)Кире минем аягыма басмасаң, синең әниең үләчәк! Ә мин сиңа үз аягыма бастыртмаячакмын! Димәк, синең әниең үләчәк!

Айгөл(көрсенеп). Күптән вафат инде ул...

Шүрлия. Фәрхәткә кияүгә чыксаң, хәерчелектә башың чыкмаячак синең!

Айгөл.Шөулай булсамы, алай булсамы?! И, тиле икәнсең син , Шүрли, мин ул чакта иң бәхетле кеше булыр идем әле! Ә бәхетле кеше иң бай кеше ул!

Шүрлия(уйга калып).Ы-ы-ыыы...(Айгөлгә якынрак килә дә, кинәт ут куыргандай читкә сикерә.) Нәрсә ул синең, нишләп сиңа орына алмыйм мин? Панцирга төренгән ташбака кебек икәнсең син, кызый! Аура дигәннәре шул буламы икәнни инде ул?..Кызый дим! Сиңа әйтәм бит!

Айгөл.Кызый! Минме кызый!(Якынлашып.) Кызыеңны бирәм мин синең хәзер! (Шүрлия кача.) Надан хатын! Бернинди панцирь-манцирь түгел, мәхәббәт аурасы саклый мине!

Җиденче күренеш

Шүрлия Фәрхәт бүлмәсендә ялгызы. Ул арлы бирле йөренә, күрәсең, үзенә урын таба алмый. Ул әле бюст янына килеп, аның башына сугып ала, әле, аны күтәреп, төшереп ватарга исәпләгәндәйитә.

Шүрлия.Миңа барысы да:”Куркытма!”-дигән булалар. Имеш, курыкмыйлар. Юк, куркытмыйм мин сезне. Мин сезне шүрләтәм генә! Чөнки мин – Шүрлия! Сез урманда кинәт каршыгызга килеп чыккан аю-бүредән куркыгыз, яшен сугадан куркыгыз! Ә мин шүрләтәм! Мин сезнең котыгызны ботыгызга төшерәчәкмен! Шүрләүдән күзләрегез маңгайга менеп, тотлыга башлаячаксыз! Берегез дә үзегезнеке нык булмау сәбәпле минем ихтыярга каршы килә алмаячаксыз! Мин чибәр, мин гүзәл! Мин сезнең барыгызны да магнит кебек үземә тартаячакмын! Хатын-кыз ул җиде башлы аждаһа кебек.

(“Хаким башы”н чәбәкләп ала.)Ә син, кем әле син? Комиссия рәисе Максим Үзе, Фәрхәт Шыргый үзе үк бәреп ватачак бит сине! Бриллиант алканың синең баш эчендә икәнлеген белүгә бәреп ватачак. Кыюлыгы җитсә инде. Мине җиңә алса әгәр. Әлегә мин тотып торам аны. Шуңа күрә миңа рәхмәт әйт, миңа рәхмәт укып утыр, яме. (Шулвакыт Айгөл керә һәм качып Шүрлияне күзәтергә керешә.) Ә мин, мин үзем Фәрхәтне яратам! Чөнки сине ул ясады! Ха! Яңа шәһәр аурасының иң шәп образы бит син!

Айгөл (яшеренгән урыныннан чыгып). Аһ! Син җен хатыны! Аһ син сөйрәлчек нәрсә! Яраттырам мин сиңа хәзер! Күрсәтәм Фәрхәтеңне! (Себерке табып алып, шуның белән аны Шүрлияґгә суга, кыйнарга керешә. Шүрлиянең исе дә китми, ул беркавым түзеп тора да Айгөлгә “Кия!” ди п каратэ приемы күрсәтә. Тегесе куркып туктап кала.)

Шүрлия.Моңарчы миннән дә батыррак кеше күргәнем юк иде әле! Син кыю күренәсең, кызый!

Айгөл. Син үзең “кызый”, яме!

Шүрлия. Ярар, ярый. Әйтмим бүтән алай дип. Чәпчемә!

Айгөл. Чәпчемәм ди менә! (Кулын йодраклап аның борыны астына китерә.) Менә сиңа Фәрхәт, яме!

Шүрлия.Кызмале дим бит! Тыңла мине. Акыллы кыз бит син!

Айгөл.Йә?

Шүрлия. Фәрхәтне Әдилә үзенә алачак барыбер!

Айгөл.Кызыл кар яугач!

Шүрлия. Кыю кыз син. Беләсеңме бу кыюлыгың нәрсәдән синең?

Айгөл.Анда синең ни эшең бар! Шүрли! Мүрли!

Шүрлия.Барысы да миңа Шүрлия дия. Бары син генә:”Шүрли дә Шүрли!”

Айгөл.Синннән шүрләмим...потому што!

Шүрлия. Беләм. Мәхәббәтең шулай кыю итә сине! Ә менә Фәрхәт...теге чакта Әдиләне кабат кинога чакырырга шүрләде. Саматтан шүрләде.

Айгөл.Дөрес иткән! Минем бәхеткә!

Шүрлия.Миңа рәхмәт әйт!

Айгөл. Сиңа! Да, кто ты такой! Кто ты! Сиңа рәхмәт укып утырырга! Бәлки, Фәрхәт белән минем арага керергә теләгәнең өчендер!?

Шүрли. Үәт син шайтан кызый! Нишләп миңа “такой” дисең әле! Мин “такая” бит! Хатын-кыз “такой” булмый!

Айгөл. Иблис хатыны бит син! Иблис хатынының җенесе булмый! Лесбиянка син! Белдеңме!

Шүрлия (шакрылдап көлеп җибәрә). Шул кыюлыгың өчен яратам да инде мин сине, чукынчык ккызый!

Айгөл.Әйтәм бит гермофродит дип!

Шүрлия.Яратам һәм сиңа ярдәм итәм! Тыңла мине! Фәрхәтне үзеңнеке итәсең килсә, беләсеңме нишлә! Әйтимме?

Айгөл(йомшарып).Соң...әйтеп кара алайса.

Шүрлия. Менә бу башны бәреп ват!

Айгөл.Син нәрсә сөйлисең! Ахмак хатын!

Шүрлия. Белеп сөйлим мин!Фәрхәт үзе аны ватарга курка. Син аңа шул куркуын җиңәргә ярдәм ит.

Айгөл.Шуннан ни?

Шүрлия. Эчендәге куркуын җиңә алса, ул сиңа да яратам дип әйтергә курыкмаячак!

Айгөл. Нәрсә, ул мине ярата што ли?

Шүрлия.Ул сине яратырга шүрли!

Айгөл. Кемнән?

Шүрлия.Миннән!

Айгөл(кызып). Әйтәм бит! Әйтәм бит син безнең арага кермәкче буласың, шайтан хатын!

Шүрлия.Тынычлан дидем!

Айгөл (кулына янә себеркесен ала).Тынчланам мин сиңа хәзер. Шайтан хатын! Тынычланам хәзер!(Аны куа башлый. Шүрлия кача.)

Шүрлия (күздән югалыр алдыннан). Ха! Бәлки син мине синнән шүрләде дип уйлыйсыңдыр! Ха! Ха! Куркуын куркам, ләкин шүрләмим! (Югала.)

Айгөл (үзалдына сөйләнә-сөйлнә бюст янына килә). Нишләп бу Шүрли сине бәреп ватарга котырта соң әле мине, баш әфәнде?! Теге юлы үзе ватмакчы иде, без генә тотып калдык! Бәлки, син...син яңа бистәнең аурасыдыр? Түрә бит син! Түрәләр алар һәрвакыт куркыныч була ул. Йа, Аллам, ниләр сөйлим соң! Нәкъ фәлсәфәче кебек инде үзем! Әллә бу мәхәббәттән аңгырая башладым инде, чынлап та, баш мием шулпалана башлады бугай, әллә нинди акыллы фикерләр килә! (Көзге янына килә.)Йә алайса бик акыллы булгач әйт соң: яңа шәһәрнең аурасы нинди булырга тиеш? Белмисеңме? Белмисең шул. Чөнки син син рәссам түгел, Айгөл туташ. Син сынчы да, язучы да түгел. Син Фәрхәт Шыргый кебек скульптор да түгел диюем. Син...син Фәрхәт Шыргыйның булачак хатыны! (Көлеп.) Ну тыйнак кыз да инде мин, әйеме көзге әфәнде! От скромности точно не умру!

ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ

Сигезенче күренеш

Фәрхәтнең остаханә-фатиры, бюстларның урнашуында гына кайбер үзгәрешләр бар. Шул ук Ленин, Сталин, Дзерженский, Берия бюстлары. Эдуар Исламович ялгызы гына. Аннан соң Капчыклы, аның артыннан Хәмидулла керә.

Эдуард Исланович. (Бюст янына килеп). Хәми, карале, миңа охшамаган бит бу! Ну бу Шүрлияне! Тагын алдады, җене хатыны! Фәрхәт Шыргый Максим Иванович урынына синең бюстны ясаган анда, Максим Иванович белсә, башыңны ашаячак ди бит хәсрәт алдакчы!

Хәмидулла (бюстның башынан сыпырып). Охшаган түгелме соң? Кашлары, маңгае, иягенә чаклы Сезнеке бит!

Эдуард Исланович(башны капшавын дәвам иттерреп).Пеләш бит бу! Шыр пеләш! Максим Иванович кебек! Ә минем бит маңагай өлешендә генә юк чәч! Максим Иванович үзе бу! Нәкъ!

Хәмидулла(курыккан тавыш белән бюстның колак артына төртепкүрсәтә). Эдуард Исланович, килегез әле монда, килегез. Карагыз әле моны!

Эдуар Исланович (карап). Йа мое! Миң бит бу! Минеке шикелле!(Кулы белән колак артын капршый.)Хәмидулла, минем миң күренми бит ул кешегә?!

Хәми(курыккан тавыш белән).Алайса...алайса тәгаен Шүрли эше бу! Фәрхәткә Сезнең миң турында Шүрли сөйләгән...и?..Шүрлиянең Сезнең колак артын кашыганы бар бит инде?! Точно! И-и-и?..

Эдуард Исланович(тагын да крыкан тавыш белән). Нәрсә “и”?! Әйтеп бетер!

Хәмидулла. И... Максим Ивановичка барып хәбәр иткән! Ул хатынның кермәгән тишеге юк бит аның!

Эдуард Исланович. Нишлибез?

Хәмидулла.Эдуард Исланович! Бу Шүрлия чынлап та Сезнең башка җитәргә уйлаган бит! Менә сиңа мә символик мәгънә! Бюстны Максим Иванович башына охшаттырып эшләткән дә...шалт колак артына миңне! Ие...колак артына махсус рәвештә Сезнең миңне чәпәттергән! Моны, димәк, Максим Иванович та белә! Бу бит...бу бит намек белән оештырылган! Символик мәгъгнәгә ия: Сез киләчәктә аның урынын алырга тиешле дигән ишарә бу, Эдуард Исланович! Димәк, тикмәгә генә дуламый икән бу Максим Иванович! Ул барысын да белә!

Эдуард Исланович. Уф! Тәмам бәла булды бу баш!Әйттем бит мин сиңа белә дип! Бүген үк заявление яз дип кычкырды бит! (җәһәт кенә Хәминең авызын томалап).Т-ссс! (Бармагын үз авызына китереп, иренәренә аркылы куя.)Дәшмә...сөйләшмә...(Бюстка таба омлый һәм бармагы белән колагына төртепкүрсәтә.)Жучок бар аның эчендә! Әдилә...Әдилә үзе күргән...

Хәмидулла (шыпырт кына). Эдуард Исланович, алайса бу бюстны монда калдырырга ярамый!(Бюстны чүпрәккә төрәләр.)Әйдәгез, алып китик моннан! Юк итәрбез аннары!...

Эдуард Исланович( киткәндә). Әдилә әйтә, Али Әппәс бюстын да барып карагыз ди.

Хәмидулла. Әүвәл монысын олактырыйк инде...

Эдуард Исланович.Әйе шул. Тизрәк! Берәрсе күрсә тагын!..

Хәмидулла( киткәндә үзалдына). Вәт мәльгүн! Төп башына утырта язган бит. Хатын- кыздагы әшәкелек! Бу башларын да әйтер идем инде! Тәмам бәла булдылар!..Ну, Шүрлия! Ну, Шүрлия!

Эдуард Исланович.Хатын- кыз түгел ул!

Хәмидулла.Беләм,беләм! Юха елан булып чыкты!

Эдуард Исланович.Иблис диген!

Хәмидулла (чыгышлый). Иблис! Җен! Шайтан!

Китәләр.

Әдилә(керә һәм көйләп ялгызы сәхнәне әйләнеп чыга).

Алай икән, болай икән,

Дөньясы шулай икән.

Минем кебек чибәр кызлар

Кемне яратсын икән?..

Айгөл(керә һәм көйләп сәхнәне әйләнеп чыга). Яратам, яратам, мин сине үземә каратам.

Әдилә.Асылынсаң, ирләрнең асылына асылын!

Айгөл.Идәне җир булсын, ире ир булсын.

Ут сүнә.

Тугызынчы күренеш

Күләгәләрнең куркуныч биюе. Аларның хореграфы Шүрлия ханым үзе.

Унынчы күренеш

Шул ук Фәрхәт остаханә-фатиры күренеше.. Айгөл ялгызы.

Айгөл (фоторәсемнәр карап).Бу альбомны бушатырга кирәк. Монда туй фотоларын куячакмын! Аһ! Туй! Туктале! Туйда мин...туйга ниндирәк күлмәк киярмен микән? Хәзер бит халык остарды, никах белән туйны бергә ясыйлар да...алайса яулык та кияргә кирәк була бит әле? Никах булгач...(Изүенә карап.) Ачык җир булырга тиеш түгел никахта. Әдилә нәрсә дигән була: сөтсез кәҗәнеке кадәрле күрәкләрең белән кияүгә чыгарга хыялланып йөрисең тагын ди. Булмаса, булыр әле. Савым сыеры түгел лә мин. Ябык кызлар хәзер мода да, беләсең килсә, Әдилә-Мудилэ! (Альбомны каравын дәвам итеп.) Абау! Иптәшләр! Карагыз әле моны! Бу рәсемдә нишләп Шүрлия юк соң! Соң...бу бит, бу бит күмәк фоторәсем! Барыбыз бергә җыелышып төшкән идек! Шүрлиядән башка һәммә кеше дә бар! (Телефонын алып.) Туктале, мин аны телефонга да төшергән идем бит. Абау икән! Монда да юк бит бу! Фәрхәт үзе генә басып тора! Карагыз әле, әллә мин ни...теге...әллә бераз очкына башладым микән? Шулайдыр әле ул,чынлап та! Әби әйтә торган иде бит! Кияүгә чыгарга җыенган кызларның берсе дә аек акыллы була алмый. Тулы акыллы булса, ул кияүгә дә чыгып тормас иде, чыгасы кыз шул аңгыра вакытында, акылы томаланган чакта чыгып кала ди торган иде. Димәк, минем дә очкына башлаган вакытым. Һе...алайса... алайса мин точно кияүгә чыгам дигән сүз түгелме соң? Бу фатирны әйбәтләп җыештырып чыгарырга кирәк алайса. Кияү егетләре килешкә...(Җыештыра башлый.)

Фәрхәт керә.

Фәрхәт (кабаланып “Хаким башы” бюстына таба атлый). Әллә инде моны?..(Бюстны, ватарга ватмаскамы дигәндәй куркып, шүрләп, сәхнә буенча күтәреп йөри, аннары кире урынына куям дигәндә, ялгыш төшереп җибәрә.Беркавым үзе дә аптырап идәндәге кыйпылчыкларга карап-карап тора да, кулын күкрәгенә куеп, тирән сулыш ала.) Ярар...Кеше куркытып тормасын иде, карачкы!

Айгөл (бик аптырап). Фәрхәт! Фәрхәт абый! Син! Ваттың! Батырлыгың җитте! Ничек вата алдың аны?!Моның өчен өтермәнгә тыгачаклар бит сине!

Фәрхәт. Уф! Җилкәдән тау төшкән кебек булды! Алайса басып, сытып тора иде!..

Айгөл (курка-курка гына). Курыкмыйсыңмы да мы, Фәрхәт абый?

Фәрхәт. Тамчы да!

Айгөл. Алайса мин дә курыкмыйм, яме, Фәрхәт!

Айгөл бюст эченнән чыккан алканы ала да колагына элеп, көзге янына килә.

Айгөл.Бу алкалар миңа килешә микән, Фәрхәт?

Фәрхәт. Башымны катырмасаң, әйбәтрәк булыр иде.

Айгөл (сүзне икенчегә борып). Дөрес әйтәсең, Фәрхәт, туй көнне генә кияләр аны. Алдан ярамый. Күз тию бар. Шулай бит?

Фәрхәт. Шулай, шулайдыр? (Фоторәсемне күреп). Тукта! Нишләп бер кеше җитми соң монда?

Айгөл. Шүрлия юк димәкче буласыңмы?

Фәрхәт Әйе шул...

Айгөл (ваемсыз гына). Булмавы әйбәтрәк. Ул булса, ул синең яныңда булса, син миңа өйләнәм дип әйтмәгән булыр идең әле.

Фәрхәт. Нигә, мин шулай дип әйттем мени?

Айгөл. Һай, бу гашыйк булган ир-атның нәрсә әйткәннәрен колаклары ишетми башлый тагын! Минем әби әйтә торган иде: (Пауза.)өйләнәсе егетләрнең дә күзләре сукыр, колаклары чукрак була дип. Алайса...алайса?...

Фәрхәт. Алайса нәрсә...

Айгөл. Алайса, саташып, Шүрлия кебекләр, Әдилә шикелле мактанчык таш курчакларга күзләре төшкән булыр иде диюем...

ФәрхәтМонысы хак!

Айгөл. Кияү егете ялган сөйләп тормас инде тагын...

Фәрхәт, көлеп, кызны кочаклап ала.Икесе бергә дуэт җырлыйлар.

Фәрхәт. Елмаясың көләсең син,

Нигә сөям димисең?

Айгөл. Мәхәббәтең юлга чыккан,

Ник каршына килмисең?

Таң сызылгач, тәрәз ачып,

Күк йөзләренә кара.

Килер бер көн, сизәр әле,

Үпкәләп булмый ярга.

Җанымдагы ут-ялкынны

Сизмисең икән, сизмә.

Көлалганда көл инде син,

Моңая гына күрмә.

Йөрәккәен ялкын алгач,

Үзе дә белер әле.

Сердәшенә бик яшерен

Сүз итеп сөйләр әле.

Басмалардан чыккан чакта

Күләгәң суга төшә.

Әнә килә, көлә-көлә,

Чын сөю үзе килә.

Айгөл.Абау, минем тагын (Йөрәк турысын тотып.)монда нидер келт итеп куйды. Аллай, рәхәт, минем кош кебек очып китәсем килә! Тот әле мин, Фәрхәт, тот! Алайса очып китәм бит!

Фәрхәт, көлеп, кызны кочаклый. Яктылык сирпелеп ала.

Унберенче күренеш

Сәхнә артыннан тавышлар ишетелә:“Шүрлия кая киткән? Юк бит ул!””Бәлки, бөтенләй булмагандыр да әле ул?!”

Ярым караңгылыкта Эдуард Исланович, Хәмидулла, Фәрхәт, Айгөл, Әдилә керә һәм сәхнә буйлап әйләнеп йөрергә керешәләр.Бик сак, курка-курка гына, нәрсәдәндер шүрләгәндәй акрын адымнар белән атлыйлар. Әледән әле, куркышып, тирә-якларына караналар.Аларга ут төбәлгән, шул яктылык аркасында стенага, идәнгә һәр кешенең күләгәсе төшә.

Хәмидулла (Эдуард Исланович артыннан атлап), Эдуард Исланович китмәгән ул беркая да... Артыгыздан тагылган...

Фәрхәт (күләгәләрне күреп). Китмәгән ул беркая да...Ияреп йөри...

Айгөл (пышылдап). Күрәм шул, китмәгән...

Әдилә.Ә мин юкка чыкты дип, сөенгән булам тагы...

Фәрхәт белән Айгөл бюстлар өстенә үтәкүренмәле ак җәймә китереп каплыйлар.

Ут яктыра.

Уникенче күренеш

Шул ук Фәрхәт Шыргый остаханә-фатиры. Бар халык шунда җыйналган.

Айгөл (Фәрхәт янына килеп).Нигә җыйдылар икән?

Фәрхәт.Кантурдан киләселәр ди бугай

Айгөл.Сайлаулар бит тиздән. Кемне сайларга икәнлеген әйтәләрдер инде?!
Фәрхәт. Юк, юк, бездә сайлаулар ирекле бит. Демократия. Бер җыр чыгарганнар бугай. Шуны бар кешегә дә ятларга ди.

Айгөл. Тегесенә ни булган икән? Ятлап кына бетергән идек.

Әдилә. Заман үзгәреп тора бит.

Фәрхәт.Анысы шулай инде.Ә сез ишеттегезме соң әле? Кантур башлыгыннан алганнан соң Эдуард Ислановичны җүрләр йортына озаткан булганнар. 

Әдилә. Кайнатасы, тоткасы запойдан чыга алмыйча җан-тәслим кылды бит. Эдуард Исланович та шул кайгыдан! Болай да бик куркак кеше булган диләр аны!

Хәмидулла күренә. Ул бик борчылу.

Айгөл. Һай! Үзебезнең кантурдан, Хәми лабаса бу!..

Фәрхәт. Хәмидулла шул. Тыңлыйк, җәмәгать! Кантур Хәми юкка гына җыймас халыкны.
Әдилә. Беләбез инде: бер бик куркыныч җинаятьчене эзлиләр ди.
Фәрхәт. Т-ссс! Җәмәгать! Тавыш!
Хәмидулла. Иптәшләр! Судта мин шаһит буларак, Эдуард Ислановичның акылдан язуында Шүрлия дигән хатын гаепле дип сөйләгән идем. Саташкан, дөньяда бернинди Шүрлия юк ул дип, хәзер мине дә җүләрләр йортына япмакчы булалар! Эдуард Ислановичны япкан кебек! Йә, әйтегез! Тагын кайсыгыз күрде Шүрлияне, кем аралашты аның белән? Курыкмагыз! Күрдек,без аны беләбез дисәгез дә сезне берәү дә акылдан язган димәячәк! Һәм җүләрләр йортына да алып китеп япмаячак! Чөнки сез күп! Бар кеше дә шулай дип бер тавыштан әйтсә, бар халык та бер сүздә булса, берни булмый! Әйтегез, зинһар! Курыкмагыз, чөнки һәммә кешене дә ябып бетерп булмый!

Айгөл (Фәрхәтнең колагына). Фәрхәт, зинһар авызыңны ачасы булма! Күрмәдең! Белмәдәң! Йәме, акыллым! (Ишетелерлек итеп.) Без күрмәдек! Без Фәрхәт белән бернинди Шүрлияне дә белмибез!
Фәрхәт. Безнең бернинди Шүрлине дә күргәнебез, аралашканбыз юк!
Хәмидулла. Әйтегез инде! Нидән куркасыз соң! Әдилә! Зинһар, Эдуард Ислановичның рухы хакына дип үтенеп сорыйм! Син дә күрдең, сөйләштең бит инде ул җинаятьче хатын белән! Безгә аны һичкичекмәстән тотып ябарга кирәк! Хөкем итәргә! Үзебезнең арадан изолировать итәргә кирәк аны!Әдилә?Син?
Әдилә. Әһә! Беләм мин! Сатшкан хатын бу дип мине алып китеп япмакчы буласызмы ул сары йортыгызга!
Хәмидулла. Курыкмагыз дидем бит инде! Нигә, кемнән шулчаклы шүрлисез соң, ә?
​ Барысы да Иван Максимовичның бюсты ягына борылып карый, ләкин ачыктан ачык бу хакта әйтергә куркалар.

Хәмидулла (ялынып). Әйтегез инде, зиһар, хуплагыз минем фикерне! Сез дә шаһитлар бит инде ул хәлгә! Шүрлия, Шүрли атлы хатын бар иде бит инде безнең шәһәрчектә! Монда яшәде! Хәтта безнең кантурда эшләп тә йөрде әле! Әгәр әйтмәсәгез, акылда язган бу дип, мине апкитеп ябачаклар бит!
Айгөл (кулындагы фоторәсемне күрсәтеп). Хәми, карале монда! Бу фоторәсемдә кемнәрне күрәсең? 
Хәмидулла. Бар кеше дә бар монда. Менә монысы Эдуард Исланович, Фәрхәт шыргый, Әдилә, Али Әппәс әфәнде, аның янында мин басып торам, кырыйдагысы син...Йә шуннан?
Айгөл. Фотокарточкада чыкмагач, кеше буламы соң инде!” Менә, менә, күзең чыкканмы әллә, кара җүнләбрәк! Юк бит монда бернинди Шүрлия, Шүрли дә юк! Акылдан яздыңмы әллә син?!

Хәмидулла (бик аптырап). Юк шул...күренми...Әллә?..
Фәрхәт. Курыкма, Хәмидулла! Сине япмаячаклар! Син бит хәзер зур кеше, Максим Ивановичның урынбасары!
Әдилә. Беренче урынбасары!(Хәмидулла янына килеп). Курыкма инде, Хәмидуллам минем! Әйт сүзеңне! “Аура+ “ конторасының җитәкчесе дә бит син, Хәми, курыкма! Тимиләр сиңа!(Хәмидулланы кочаклап.) Син минем бөркетем! Лачыным син минем!
Хәмидулла. Үтенеп сорыйм! Әйтегез зинһар! Сез шаһитлар бит!Әдилә син әйт дим бит! Алайса...мине нитәләр дә...син дә миннән башка нитәчәксең бит!
Әдилә (фоторәсемне алып). Ничекләр иттеп әйтим соң, Хәми!? Юк бит монда артык кеше! Юк! Бернинди дә Шүрли, Шүрлия юк монда!
Фәрхәт (кулын күтәреп). Мөмкинме?
Айгөл ( ташланып). Фәрхәт! Нишләвең бу?!!
Фәрхәт(араланып). Мөмкин булса, минем бер сүз бар!(Бюст ягына төртеп күрсәтеп). Бу бюстның аурасы начар! Моннан алып ташлыйк аны!Хәмидулланы шул саташтыра торгандыр, бәлки! 
Хәмидулла (куркып). Максим Ивановичнымы?!! Син нәрсә!? Правокатор! Дисседиент! Оппазионер пычрак йөзле!! Ничек телең күтәрелә синең безнең Комиясия рәисенә каршы! Цветная капуста орлыгы чәчмәкче буласыңмы безнең бакчага! Агент! Чит ил агенты! (Санитарларга.) Алырга моны! Психбольницага! Анда әйттерәчәкбез аңа, Шүрлия турында да! Әйтер! Беркая китә алмас! Чөнки ул да күрде аны!

Санитарлар Фәрхәткә таба бара башлый. Айгөл алар арасына ташлана.

Айгөл. Килеп кенә карагыз монда! Мин сезнең борыннарыгызны чәйнәп өзәчәкмен! (Халыкка карап.) Нигә куркып торабыз соң, җәмәгать! Әйләгез бер тавыштан әйтик әле бернинди Шүрли. Шүрлияне күргәнебез юк дип! Хәмидулла күргәндер, бәлки. Ләкин без юк! Апкитсеннәр җүләрләр йортына Хәмине! Йөрмәсен ул саташкан башы белән безнең арада! Йә, бер. Ике, өч!Ник дәшмисез! Уклау йоттыгызмы әллә?! Минем сорауга җавап бирәсезме сез, юкмы, канца да канцуф!? Хәмидулладан башка тагын кемнең күргәне булды Шүрлине?
Барысы бергә. Безнең бернинди дә Шүрлиләрне күргәнебез юк! Хәмидулла саташкан!

Хәмине алып китәләр. Бар да сөенеп кул чаба. Хәмидулла басып торган урында, стенада адәм күләгәсе кала. Барысы да шул тарафка аптырап карый, ләкин сүз әйтмиләр, бары башларын чайкап, ягъни аптырап, бер- берсенә карашалар гына. 


Фәрхәт. Карагыз әле, күрегезче! Чынлап та җилкәдән тау төшкән кебек булды бит, ә!
Айгөл. Әйе, әйе! Кош булып очып китәсе килә башлады!
Әдилә. Очсын, очсын! Сүз әйтмәгез аңа!
Айгөл. Әһә! Аңладым мин сине, барби ханым! Мине очыртып җибәреп, минем урынга Фәрхәт янында үзең калмакчы буласыңмы?! Вәт хәйләкәр! Очмый торыйм әле менә! 
Фәрхәт. Ә минем чынлап та очасым килә!
Әдилә. Мин дә очар идем! 
Айгөл. Алайса мин дә!
Фәрхәт ( кош кебек талпынып). Очыйк бергәләп! Безне хәзер бер кем дә куркытып тотып тора алмый! 
Әдилә. Җиргә төш, Фәрхәт Шыргый! Моннан соң синең белән миңа да урын булачак анда! Син иҗат иткән таш сыннарга гына түгел!..
Фәрхәт. Мин очам!
Психбольница киемнәреннән Эдуард Исланович керә.

Барысы бергә.Эдуард Исланович!? Сез?!

Эдуард Исланович. Нинди Эдуард ди ул, нинди Исланович ди!? Мин – Сталин! Иосиф Виссарионович мин, мокытлар! (Сталин башына таба барып.) Нишләп минем бюст монда тора? Ул иң алда булырга тиеш!(Сталин бюстын идәннән күтәреп алып постаментка китереп куя.) Менә, шулай булырга тиеш! Кайда әле , теге Шүрли! Башын каторгада черетәм мин аның! Миннән дә көчлерәк булмакчы була, бәдбәхет!(Бармак янап.) Кагыласы булмагыз минем башка!

Санитарлар кереп, Эдуард Ислановичны алып чыгып китәләр.Алкышлар.

Унөченче күренеш

Шул ук күренеш. Зөлфия белән Шүрлиядән башка һәммәсе дә бар. Әмирхан чыга. Ул шат, авызы ерык.

ӘмирханБулдырдыгыз! Афәрин, дусларым минем! Халыкка чып-чын куркуның ни икәнлеген күрсәтә алдыгыз!

Алинә-Айгөл. Аура?

Гадилә-Әдилә. Нәрсә аура!

Алинә-Айгөл. Мин әйткән аура, мәхәббәт аурасы?!

Әмирхан (аптырап як-ягына карый). Шүрлия бик каты уйнады. Әллә чынлап та уңай аураны юкка чыгарды микән әллә? Кайда соң әле ул үзе?

Барысы да өстә күренеп торган күләгәгә карыйлар. Шулчак сәхнәгә Зөлфия килеп керә. Ул шат, кул чаба.

Зөлфия. Афәрин! Афәрин! Булдырдыгыз!

Әмирхан. Ничек булдырдыгыз? Син кайда идең соң?Әллә синең дә, балакаем, түбәң чалшайдымы? Соң...балакаем, Шүрлияне син үзең уйнадың бит!

Зөлфия. Мин?! Ничек мин? Миңа бит залга төшеп утырырга кушылды. Шүрлияне башка актриса уйнаячак диделәр!

Барысы бергә. Ничек алай?! Шүрлияне син уйнадың бит инде, Зөлфия!

Зөлфия. Билләхи, валлахи, мин түгел. Бер ханым миңа залга төшеп утырырга кушты, соңыннан фикерлреңне әйтерсең, Әмирхан абый кушты диде. Без Мөхәммәт белән бишенче рәттә сезнең уенга карап сокланып утырдык. (Кесәсеннән балдак алып.)Менә, Мөхәммәтем миңа балдак бүләк итте. Беләсегез килсә, ул миңа кияүгә чыгарга тәкъдим дә ясады әле, Менә, менә! Айгөл, матур бит, име, балдагы?

Барысы бергә.Алайса сәхнәдә уйнаган Шүрлия кайда? (Өскә күтәрелеп карыйлар һәм анда Шүрлия күләгәсен күреп, һәммәсе куркып кала. )

Айгөл (күләгә таба йодрык күрсәтеп). Менә сиңа! Фәрхәтем, әйдә башлыйбыз.

Дуэт башлыйлар.

Мәхәббәтнең төсе булса әгәр –

Синең күзләр дияр идем мин.

Сиздермичә, белдермичә генә

Күңелемдә урын алдың син.

Мәхәббәтнең яше булса мәгәр

Унсигездә дияр идем мин.

Исмемне дә сорамыйча гына

Йөрәгемә килеп кердең син.

Мәхәббәтне күреп булмый диләр,

Чагыла бит ул безнең күзләрдә.

Ике йөрәк бергә кавышырга

Гомер буе парын эзләсә.

Җырдан соң Фәрхәт йөрәк турысына кулы белән орынып ала.Моны күреп торган Айгөл шатланып бетә алмый.

Айгөл.Синең дә шул җиреңдә нидер келт иттеме, Фәрхәт?

Фәрхәт. Белмим нәрсә икәнен, тик...нидер булды кебек. Рәхәт! Тагын очасы килә башлады!

Фәрхәт белән Айгөлне яктылык эрпәсе каймап ала. Алардан нурлар бөркелә.

Зөлфия.Карагыз әле, карагыз! Без уйлап тапкан Мәхәббәт аурасы бит бу!

Гадилә- Әдилә.Безнең театр тудырган мәхәббәтле аура!Фәрхәт белән Айгөлнең аураларын мәхәббәт энергиясе чолгап алган!

Сәхнә эшчесе Сталин бюсты өстенә кара җәймә каплый да җырлап торган дуэт янына килеп, аларны камаган нурларны учына җыя ала һәм сәхнәгә сибә, аннары тамашачылар өстенә чәчеп җибәрә.Алар залга төсле күбекләр булып тарала.

Дуэт дәвам итә.Әминә керә. Ул Әмирханның кочагына ташлана, кочаклый, үбә башлый. Шуның артыннан кулына дәү букет тоткан коллектор керә. Ул да бик шат, бертуктаусыз елмая. Ул чәчәген Әмирханга суза.Әмирхан букетны Әминәгә бирә.

Әмирхан.Әминә, болар сиңа, кадерлем!

ӘминәРәхмәт, Әмирханым минем. Синең миңа үз гомеремдә беренче мәртәбә чәчәк бүләк итүең. (Әмирхан Әминәне кочагына ала.)

Әдилә (югарыга күрсәтеп). Карагыз әле, карагыз! Теге күләгә юкка чыкты! Әмирхан Экспериментович, күрәсезме?

Әмирхан.Мин “Экспериментович” түгел, Әмирхан Әскәр улы мин!

Әдилә. Әмирхан Әскарович! Күрәсез бит инде, әйеме?

Әмирхан ( барысын да бергә җыеп кочакларга тырышып).Кадерлеләрем минем! Рәхмәт сезгә! Бу чынлап та мәхәббәт аурасы булсын!

Барысы бергә “Бу өч көнлек дөньяда” дигән җырны башкара.

Онытылмый күрешүләр

Былбыл кунган бакчада.

Өч кенә көн узган кебек

Күпме сулар акса да.

Уалмасын, ватылмасын,

Язмыш бәллүр пыяла.

Без пар бөркет кыяда,

Бу өч көнлек дөньяда.

Без пар бөркет кебек идек,

Тормыш дигән кыяда.

Үпкәләшеп нәрсә оттык,

Бу өч көнлек дөньяда.

Ялгышулар, саташулар,

Сабактыр ич сиңа да.

Аерылышып ни җимердек,

Бу өч көнлек дөньяда.

Ачы сүзләр, кайнар яшьләр,

Ә ярату соң кайда?!

Саклыйк әле мәхәббәтне

Бу өч көнлек дөньяда...

Пәрдә ябыла. Пәрдә артында сөйләшкән тавышлар.(Мөмкинлек булса, боларны сәхнәгә чыгарырга да була.)

Ир тавыш.Акыллым! Кая пәлтәңне үзем киертим әле.

Хатын тавышы.Рәхмәт, бердәнберем!

Кыз тавышыӘни! Әни! Карале, теге, тәнәфестә миңа күз кыскан егет:”Синең белән танышырга мөмкинме?Телефоныңны бирмәссең микән ди” Нишлим? Биримме икән?

Әни тавышыБир, кызым, бир, сораганда бирергә кирәк. Егете бик әйбәт күренә бит! Һәй, һавасы ук рәхәт бу театрның!

Кыз тавышыАурасы әйбәт театрның, әни, шуңа күрә ул. Мәхәббәтле аура!

Әни тавышыАмин, балам, шулай булсын. Алланың биргәненә шөкер.

Пәрдә ачылып китә. Актерлар алкышлар астында баш ияргә җыена.

Әмирхан.Чү! Туктагыз! Без бит ахырдан режиссер замыселы буенча постаментка Президент бюстын куярга тиеш идек . Давай әле, чыгарыгыз! Һәм, хөрмәтле, тамашачыларыбыз, шуның белән спектаклебез тәмамланып та килә. Кемнең нинди фикерләре бар, әле сезгә ирештерерләр дип уйлыйм.Бәхетле булыгыз!Бу өч көнлек дөньяда бәхетле булуга ни җитә!

Пәрдә ябыла. Жириновский белән Зюганов тавышлары ишетелә.

Зюганов бюсты (тамак кыры). Эхем, эхем.

Жириновский бюсты. Геннадий Андреевич! Иптәш Зюганов! Мин сөйлим әле башта, пажалыста!

Зюганов бюсты. Иптәш Жириновский! Башта Президент сөйли!

Зюганов бюсты.Кадерле Геннадий Андреевич! Сез чак кына ялгышасыз, протокол буенча ул иң соңгы сүзне әйтергә тиеш.

Жириновский бюсты. Алайса мин бик хисләндем,күзләрем яшьләнә. Хәзер, хәзер, тамагыма тыгылган төер генә бетсен дә. Юк, мин артык хисләнгәнмен, әйтәсе сүземне дә оныттым хәтта. Әйдә, лучше мин шигырь генә сөйлим, балачакта өйрәнгән шигырьләр һаман истә әле. Менә:

И туган тел, и матур тел,

Әткәм, әнкәмнең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем,

Син туган тел аркылы.

Әбкәм хикәят сөйләгән,

Бабам , мөгаен, ул вакытта утын ярган,

Үзең ярлыкагыл инде минем бу телемне,

Ходаем, әгәр дә булдыралсаң..

Зюганов бюсты.Смотри, син Тукайны яттан беләсең?!

Жириновский бюсты. Габдулла Мухамедгарифович Тукаевның балачагы авыр булган аның. Трудное детсво, (Пауза.)минеке шикелле.

Зюганов бюсты. Зирәк кеше син, иптәш Жириновский, алдан ук уйлап куйгансың. Унҗиденче елда Казанга футбол буенча дөнья чемпионатын карарга килергә уйлыйсыңдыр әле. Хәзердән ук җыенасың, алдан ук кунакка барырга әзерләнәсең.

Жириновский бюсты. Причем монда унҗиденче ел, причем монда унҗиденче ел! Мин алай димәдем бит әле! Унҗиденче ел, имеш!..

Зюганов бюсты. Чакырылмаган гость хуже татарина, шуны онытма, иптәш-товарищ!

Жириновский бюсты. Син шигырь дә белмисең әле!

Зюганов бюсты. Белмәс сиңа! Менә, тыңла:

Взвестись кострами, синие ночи,

Мы тоже люди, дети рабочих!

Мы поднимем красное знамя,

И хорошая аура всегда готова!

Жириновский бюсты.Регламент, Зюганов, регламент.

Президент бюстының тавышы ишетелә. Исянмесэз, кядэрлэ иптэшляр! Татарларнын аурасы всегда положительный аларнын! ...исемендәге Татар Дәүләт...театрының да аурасы положительная. Зачем нужна нам Европа аурасы, когда үзебездә дә бар ул. Менә дигән импортозамещение бит! (Пауза.) Зачем безгә инглиз язулары! Татар теле сам ведь очень матур. Менә дигян импортозамещение.(Пауза.)Эпташляр! Бу уч кунлук дуняда бяхэтле булуны еще что может заменить! Даже импорт не может заменить! (Пауза.) Мин сэзнэ яратам!

“Бу өч көнлек дөньяда” дигән җырның берничә элеккеге һәм яңа куплетлары яңгырый..

Уалмасын, ватылмасын,

Язмыш бәллүр пыяла.

Без пар бөркет кыяда,

Бу өч көнлек дөньяда.

Ачы сүзләр, кайнар яшьләр,

Ә ярату соң кайда?!

Саклыйк әле мәхәббәтне

Бу өч көнлек дөньяда...

Үпкәләшеп ни кырдык соң,

Матур сүзләр - хыялда!

Саклыйк әле матурлыкны,

Әйтешик тәмле сүзләр

Бу өч көнлек дөньяда!..

Залга таба аураның төсе булган ал күбекләр оча.

ПӘРДӘ

Ахыр – 2 нче вариант.

Жириновский бюсты. Татарларнын аурасы всегда положительный аларнын! ...исемендәге Татар Дәүләт...театрының да аурасы положительная. Зюганов бюсты.Зачем нужна нам Европейская аура, когда со сегоднящнего дня, после спектакля и унас появилась положительная, хорошая аура!

Жириновский бюсты. Думаю, что татары дадут нам эту ауру! Не дадут –сами возьмем. Между прочем хорошое импортозамещение! (Пауза.) Зачем нам английский язык!? Оказывается, и татарский очень красивый язык!Хорошее импортозамещение! Думаю, что татары отдадут нам его. Мы его как экспонат в пушкинский музей разместим, под колпак стеклянный…( Не дадут –отрежем. )

Музыка.

Әмирхан. Фәрит, Алинә! Моннан соң... аураны тагын бер яңартып алмыйбызмы! Мәхәббәт аурасын!

Фәрит-Фәрхәт белән Алинә-Айгөл дуэт башкара.

Фәрхәт. Кош булып очармын, җил булып исәрмен,

Нишләсәм - эшләрмен,

Шәһәрне ал гөлләр итәрмен!

Айгөл. Ай кебек яктырып, сукмагың бизәрмен.

Нишләсәм – эшләрмен,

Тәхеттә үз патшам итәрмен!

Икесе бергә. Юлыңа ал нурлар сибәрмен,

Мин сине бәхетле итәрмен!..

Залга таба аураның төсе булган ал күбекләр оча.

ПӘРДӘ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк