Логотип
Театральная лавка

“Сүзләр көйгә сусаган”

  *** Хатирәләр, якты хатирәләр, Сезнең белән яши бу җаным. Җуймаенча саклагыз сез берүк Кыз баланың югалткан ярын. Хатирәләр, матур хатирәләр, Сезнең белән яши бу җаным. Җуймаенча саклагы...

 

***

Хатирәләр, якты хатирәләр,

Сезнең белән яши бу җаным.

Җуймаенча саклагыз сез берүк

Кыз баланың югалткан ярын.

Хатирәләр, матур хатирәләр,

Сезнең белән яши бу җаным.

Җуймаенча саклагыз сез берүк

Кешеләрнең бәхетле чагын.

Язлар җиткән мәллә ул –

Кояш тама гөлләрдән?

Бәхет өчен тудың син дип

Хәбәр килә җилләрдән -

кайда йөри соң ул диеп

Сорыйм әле җилләрдән.

Сипкелләрең бик сөйкемле,

Өзелепләр яратам.

Җилләр исә башлар кебек

Әгәр көтеп карасам.

Йөрәкләрең янар микән –

Кайнар утлар салалсам?..

Мәхәббәтнең яше юктыр –

Җилкетә бик күңелне.

Кабул итеп алсаң иде

«Сөям» дигән сүземне.

Син сөясе урынга шул

Җил иркәли йөземне.

Кушымта:

Мәхәббәт тора икән ул

Бик яшерен серләрдән.

Бәхетеңне эзли күр дип,

Өметеңне өзмә син дип,

Хәбәр килә җилләрдән

 

Ялгызак мәхәббәт

Җырларда җырланган, көйләнгән

Бәхетсез ярату хакында

Соңгысы булмастыр, бу җыр да

Шул хакта ачынып языла.

Кушымта:

Соң инде – сүнделәр ялкыннар,

Көз инде – торналар тавышы.

Киек каз юлына эленгән

Ялгызак мәхәббәт сагышы.

Җырлана, моңлана, көйләнә

Һәр гашыйк язмышы үзенчә.

Кабатланмас шундый ярату

Бер генә булса да безнеңчә.

Учаклар булып та дөрләдек –

Ут итеп караңгы кичләрне.

Дулкыннар булып та йөгердек –

Уйнатып кайнаган хисләрне.

Учаклар ялкыны сүрелде,

Сүнмәдек без генә, без генә.

Шул учактан калган бер күмер

Җылы биреп торыр гомергә.

Юк инде – сүрелде өметләр,

Булалмас яңадан кавышу.

Маңгайлар буйлатып сузылган

Бәхетсез мәхәббәт сагышы.

Югалту җыры

Һәр минутта сине уйлыйм,

Хыялымда янам мин.

Беренче гыйшык уты,

Йа, Хода, нихәл итим.

Кушымта:

Йолдызларга очып була,

Айны да кочып була.

Сөйгәнеңне бер югалтсаң,

Һай соң була, соң була.

Син исемә төшкән мизгел,

Җылата йөрәгемне.

Юаш идем, һай, кыюсыз,

Югалттым сөйгәнемне.

Язмышым кызы

Еллар узган саен кайнар

Беренче сөю уты.

Кыюлык кирәк булдымы,

Сабырлык кирәк булды.

Кушымта:

Яшь чагында матур кызга,

Яратам дию кирәк.

Яратуны кире каккан

Кыз бала була сирәк.

Үкенә диеп уйлама син,

Үкенүдән  ни файда.

Очкынланып яна һаман

Сөю уты минем җанда.

Үкенепләр ни мәгънә соң –

Йөрәк мае сызыла.

Бик рәхмәтле гомергә мин

Язмышның бу кызына.

Сакла мәхәббәтне

Килгән идем шулай яннарыңа

Кыюсыз бер егет җиләне.

Һай да кыюсызлык, җаннар әрәм –

Кайтарыплар булмый үткәнне.

Кушымта:

Йөрәгеңдә ут кабынса әгәр

Тәвәккәллек кирәк шулчакта.

Утларга кереп булса да

Югалтма син аны, югалтма.

Яна йөрәккәем, дөрләп яна һаман,

Читләр килеп керде арага.

Ятлар түгел иде, түгел,

Кыюсызлык иде арада.

Йөрәгемдә ут элдердең җаный,

Теләмәдең үзең янарга.

Шул утларның очкыныдай очтың

Тик еракка, әллә кайларга.

Сөю килә

Елмаясың көләсең син,

Нигә сөям димисең?

Мәхәббәтең юлга чыккан,

Ник каршына килмисең?

Таң сызылгач, тәрәз ачып,

Күк йөзләренә кара.

Килер бер көн, сизәр әле,

Үпкәләп булмый ярга.

Җанымдагы ут-ялкынны

Сизмисең икән, сизмә.

Көлалганда көл инде син,

Моңая гына күрмә.

Йөрәккәен ялкын алгач,

Үзе дә белер әле.

Сердәшенә бик яшерен

Сүз итеп сөйләр әле.

Басмалардан чыккан чакта

Күләгәң суга төшә.

Әнә килә, көлә-көлә,

Чын сөю үзе килә.

Хәбәр

Сипкелләрең бик сөйкемле,

Өзелепләр яратам.

Җилләр исә башлар кебек

Әгәр көтеп карасам.

Йөрәкләрең янар микән –

Кайнар утлар салалсам?..

Язлар җиткән мәллә ул –

Кояш тама гөлләрдән?

Бәхет өчен тудың син дип

Хәбәр килә җилләрдән –

кайда йөри соң ул диеп

Сорыйм әле җилләрдән.

Мәхәббәтнең яше юктыр –

Җилкетә бик күңелне.

Кабул итеп алсаң иде

«Сөям» дигән сүземне.

Син сөясе урынга шул

Җил иркәли йөземне.

Кушымта:

Мәхәббәт тора икән ул

Бик яшерен серләрдән.

Бәхетеңне эзли күр дип,

Өметеңне өзмә син дип,

Хәбәр килә җилләрдән...

Гаилә җылысы

Ходай үзе яраткан бит,

Адәмнәрен пар итеп.

Әгәр гаиләң булмаса,

Язмышның чите китек.

Кушымта:

Заманалар дулкын-дулкын

Кага да, суга ярга.

Ялгызыңа бик кыен ул

Гаиләң булмаса янда.

Гаиләңдә таянычың,

Ял иткәндә бишегең...

Назга сусаган ир-ат

Ачар гаилә ишеген.

Учакларда утлар яктым,

Тик сүнделәр барысы.

Саклый ала җил-давылдан

Бары гаилә җылысы!..

Саклый күрсен һәркайсыбыз

Үз оясын, гаиләсен.

Җаны җылына алмастыр,

Күпме генә эзләсен...

Кыз бала

Кыз күңеле каз мамыгы -

Табигать иркәләре.

Яше ничәдә булса да,

Кызарып пешкән мәле.

Авыр сүзләр әйтмәгез сез,

Уалмасын күңеле.

Кыз бала ул канатлы кош

Очып китәр шикелле.

Кызлар яшен сорамыйлар -

Хатын-кыз мәңге гүзәл.

Яратмыйча һәм сөймичә

Нинди йөрәк соң түзәр?

Сез әүлия һәм фәрештә

Без ир-атлар алдында.

Мәхәббәттән тәкыя үрик

Сөйгән ярның барсына!..

Исәнлек-саулык телим

Ни язгандыр гомер китабына,

Таңнар аткан саен ачыла.

Ни булса да, иң әүәле, Раббым,

Сәламәтлек телим халкыма!

Ай нурының көмеш чаткылары

Юлларыңны синең яктырта.

Саулыгың булса бар да булыр

Рәхмәт укыйк әле язмышка.

Тәгәри дөнья, тәгәри һаман

Түгәрәк бит безнең Җир шары...

Мин телимен сезгә чын йөрәктән

Исәнлек-саулык нибары.

Кушымта:

Балаларны, үзебезне, Ходам,

Исәнлектән генә аерма.

Саулыкларың китеп барса әгәр

Канатлар бик тиз каерыла!..

Фани дөнья малы малмыни ул,

Исәнлеккә менә ни җитә.

Кителә икән әгәр берәр чите

Сүтелә дә аннан, сүтелә.

Бер мәхәббәт тарихы

Ашыт буйларында кайнар чишмә,

Суга килгән авыл кызлары.

Йөрәкләрдә нинди ялкын икән –

Чиләкләрдә көмеш сулары.

Сусавымны басыйм әле, диеп,

Сулар эчкән идең чиләктән.

Ни хәл итим, шул мизгелдән бирле

Сызып булмый сине йөрәктән

Кушымта:

Сандугачлар куна көянтәмә,

Очрый икән  юлда шул егет.

Кыз баланың шулай була инде –

Чиләгендә чишмә суы булса,

Күңелендә исә бер өмет...

Ашыт буйларында кайнар чишмә,

Чишмә буйларында без икәү,

Башка бәхет миңа кирәк түгел,

Синең булуың да бик җитә!..

Безнең бәхет үзебездән тора

Мәхәббәтле йөрәк барында.

Кошлар да бит парлап оя кора

Һәм сайрыйлар сөю хакында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк