Логотип
Театральная лавка

Шүрәле мөгезе Авторы - Зиннур Хөснияр

  Катнашалар: Ильяс Фатиха Нәсимә Галия Сәет Басыйр Татаренко Үзәмәт Дәү баш, акылга сай малай БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ Беренче күренеш Вакыйга каладан шактый ерак урнашкан Көнтормас бистәсендә...

 

Катнашалар:

Ильяс

Фатиха

Нәсимә

Галия

Сәет

Басыйр Татаренко

Үзәмәт

Дәү баш, акылга сай малай

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ

Беренче күренеш

Вакыйга каладан шактый ерак урнашкан Көнтормас бистәсендә бара.Сәет белән Нәсимә өйе. Нәсимә  көзге алдында бизәнә.  Чайкала чайкала салмыш Сәет кайтып керә. Хатынының бизәнеп торганын күргәч, ул кинәт айнып киткәндәй була. Исереклеген сиздермәс өчен әүвәл  бик тырышып сөйләшә.

Сәет. Көтүче хатыны кичтән бизәнер ди!

Нәсимә. Абау , Сәетем, кайтып та җитттеңмеи?

Сәет. Кайтса ни!

Нәсимә. Абау, аллакаем, тагын эчкәнсең түгелме соң син?!

Сәет. Кем эчкән?! Минме? Ты что? Бер граммда юк!

Нәсимә. Их, син, тукран тәүбәсе! Антлар эчтең бит югыйсә бүген иртә белән?!

Сәет. Ант эчүем хак, Нәсимәкәем. Ә менә аракы эчмәдем, тамчы да.

Нәсимә (лып итеп караватка барып утырып). Мин үзем җүләр! Көн саен вәгъдә бирә, көн саен ышанам! Ә ул! Ә ул! Алкаш!

Сәет. Эчмәгән дим бит инде. Басыйр белән сөйләшеп  торган идек, шуның исе йоккандыр.

Нәсимә. Ичмасам, күзгә төтен җибәреп маташма инде, Сәетҗан. Ялганлама миңа! Басыйр эчми бит ул!

Сәет. Ха! Басыйрмы? Эчмәс җиреннән эчәр Басыйрың!

Нәсимә. Ни булган Басыйрга? Сиптер сиптер борчагыңны, әйдә. Ышандылар ди сиңа!

Сәет. Ха! Ышанмасаң, ышанма инде! Беләсең килсә, хатыны мөгез куйган Басыйрга!

Нәсимә. Мөгез? Нинди мөгез ул тагы? Ә, ие, сезнең Һаман шул бер  балык башы шүрәле бит әле! Шүрәле  мөгеземе?

Сәет. Эһе, шүрәленеке ди сиңа, бар! Хөзер Ильяс белән  гүләйт  итә ди. Өеннән чыгып килгәнен күргәннәр.

Нәсимә. И, мин тиле, шуның сүзен тыңлап торган булам тагы! Өеннән чыгып килгәнен күргәннәр, имеш. Ильяс абый капкасыннан болай да кеше өзелми аннан. Врач бит ул. Менә дигән итеп массаж ясый! Мануальный терапевт, беләсең килсә!

Сәет. Пенсиядәге врач.

Нәсимә. Булса ни,  хәзер тегү тегә, күлмәкләр бистә хатыннарына.

Сәет. Беләбез аның нинди күлмәк теккәнен!

Нәсимә. Беләсең син, пычагым, алкаш! Оныттың мыни, мин дә заказ бирдем бит аңа?

Сәет. Син дә? Ник тагы? Моңарчы үзең тегә идең бит әле?!

Нәсимә. Эчә эчә тәмам миең шулпаланып беткән  икән инде! Нәрсәм белән тегим?! Тегү машинасын үзең күтәреп илттең бит Ильяс абыйларга, ремонтларга дип!

Сәет. Ә, ие шул. Онытып җибәргәнмен, блин.

Нәсмә. Йә, әйт әле, бүген  нәрсә дип эчтең инде тагы? Туктыйм дидең бит! Эшкә дип чыгып киттең,  лесхоз директоры Гали Иванович бригада җыя, мине дә чакырды, Шүрәле урманына агач кисәргә барабыз дидең ләбаса!? Акчасын да көнләп түли, имеш. Кая акчаң, бирдеме Гали Иванычың?! Һи, тоттыра ди бар сиңа. Йөз грамм белән бу алкашларның башын төзәттерә дә инде...Шуның белән шул!

Сәет. Алай түгел лә инде, Нәсимә.

Нәсимә. Нишләп алай булмасын?! Хөллә Бариевич күпме алдап йөртте үзегезне! Җәй буе аның яшелчә складында  кишерләрегез шиңгәнче эчеп яттыгыз! Сукыр бер тиен түләмәде!

Сәет. Алай ук димә инде...Яшелчәсе, бәрәңгесе кайта иде бит инде.

Нәсимә. Кайта иде, пычагым, өшегән кишерегез!

Сәет. Алай димә инде, Нәсимә.

Нәсимә. Ичмасам, ачуымны китереп, акланып торган булма монда!

Сәет.  Гали Иванович түлим ди ул,  көнлекләп түлим ди. Бүген бригада гына җыеп бетерә алмады әле, бер кешесе килмәде, блин.

Нәсимә. Беләбез ничек түләгәннәрен. Әнә, күрше авыл фермеры зарланып тора ди анда, үзем,  авылдагы бар алкашны акча түләп,  кодировать иттереп бетердем дә, хәзер ник айнытканыма үкенәм ди икән. Элек бер стаканга җир җимертеп эшлиләр иде, хәзер эшләгәннәренә акча сорыйлар дип зарланып сөйли икән, мур кыргыры бәндә! Ышан син ул частникларга!

Сәет. Гали Иванович андый  түгел!

Нәсимә.  Анысы да  инде әллә кем түгелдер! Татардан азган урыс! Уф, үләм икән инде. Мин тагы, мин юләр,  ышанган булам. Бер ел, кая, елдан артык алдап йөртәсең бит инде! Һаман  иртәгә дә, иртәгә! Йә, тагын иртәгәме?!

Сәет. Иртәгә точно инде анысы...

Нәсимә (кулындагы бизәнү әйберләрен ачу белән тартмага ташлап). Мин тиле,  шуның сүзенә ышанып...Ир белән яшим дип яшә инде. Ни акчасы, ни башкасы!(Кершәннәрен чүпрәк белән сөртеп ала.)

Сәет. Ярар инде, Нәсимә, мин гаепле түгел бит. Шүрәле каргаган бистә булгач соң инде.

Нәсимә. Теге заманда шүрәле каргап киткәнгә бөтен ир-ат егылып эчәме? Шуңа күрәме?

Сәет. Тагын нәрсәгә булсын инде? Шуңа кәнишне!  Шүрәле урманы якында гына бит: килгән дә, күтен сумалага катырганнары өчен авыл мужикларын  каргап киткән, бу бистә кешеләре гомер мантый алмасын, ирләре  эчсен, хатыннары да интексен  дигән. Без гаепле түгел бит инде аңа, Шүрәле гаепле, блин. Гали Иваныч та шулай ди.

Нәсимә. Шулайдыр шул, шүрәле гаепледер, синең бер ел эшләмичә өйрүеңә,  шүрәле гаепледер. Адәм көлдермә, ичмаса. (Чигәсенә төртеп күрсәтә, аннары бармагы үзеннән үзе маңгай турысына төртә.) Шүрәле менә монда кереп урнашкан сезнең! Баш миегезгә!..Әнә, кара, мөгезе тырпаеп тора!(Бармагы янә маңгай турысында.)

Сәет (маңгаена орынып). Мөгез?! Мөгез дисеңме?!!Аһ, анаңны саткан нәмәрсә! Әле син шулаймы?! Иреңә мөгез куярга йөрисеңме? ( Нәсимәгә таба бара башлый.) Миңа мөгез куймакчы буласыңмы?!(Нәсимә артыннан куарга керешә,)

Нәсимә. Мин бит Шүрәле мөгезе дип кенә әйттем!

Сәет. (аны кууын дәвам итеп).Шүрәле мөгеземе, сыер мөгеземе, минем мөгезме барыбер инде ул! Мөгез мөгез инде ул!

Ишек кыңгыравы шалтырый, Нәсимә ишек ачарга китә. Шүрәле киемендәге Дәү баш керә, кулындагы кәгазьне Нәсимәгә тоттыра.

Нәсимә. Абау, кем бу? (Пауза.) Моның да маңгаенда мөгезе бар!

Сәет. Шүрәле бит! Күрмисең мени?

Нәсимә. Аның да хатыны мөгез куйдымы икәнни?

Сәет. Куям мин сиңа хәзер!  Танымыйсыңмы әллә?! Дәү баш бит инде!

Нәсимә. Нишләп Дәү баш булсын ул? Нишләп Дәү башның мөгезе булсын аның? Хатыны юк бит Дәү башның, өйләнмәгән бит ул мөгезе булырга?

Сәет. Дәү баш, сал әле маскаңны!

Тегесе маскасын сала.

Нәсимә. Абау, Дәү баш, пачтальон булып урнаштыңмы әллә?

Дәү баш. Җүләр мәллә мин пашталюн булырга!

Нәсимә. Алайса Гали Ивановичка Шүрәле булып эшкә кергәнсең икән инде?!

Дәү баш. Шүрәле дә түгел әле мин,  приказчик мин!

Нәсимә. Приказчик?

Дәү баш. Гали Иваныч мине  үзенә эшкә алды, приказчик итеп!

Нәсимә.  Ә нишләп мондый кыяфәттә син? Шүрәле диимме соң?

Дәү баш. Шүрәле урманында приказчик бит мин!

Нәсимә. Әтиең урынына алган инде алайса сине Гали Иваныч?

Дәү баш. Җүләр мәллә син! Әти приказчик түгел ие ул, урман кисүче генә!

Нәсимә, өстәлдән бер уч конфет алып, Дәү башка суза.

Нәсимә. Мә, үскәнем, сыйланырсың. Ә, Гали Ивановичыңа әйт, әллә ниткән шүрәлеләр уйлап чыгарып, халыкны куркытып ятмасын анда!

Дәү баш. Җүләр мәллә син! Приказчик конфет суырмый ул! (Шүрәле киемнәрен салып атып.) Шүрәле түгел лә мин мин бу киемнәрне киеп йөрергә! Бик рәхәт булса, Гали Иваныч үзе киеп йөрсен! (Китә.)

Нәсимә. Харап икән! Приказчик!

Сәет ( Аның кулындагы телеграммага ымлап,) Йә, ышандыңмы инде хәзер?

Нәсимә. Нәрсәгә ышандым мин? Тукта! Каян беләсең әле син аның эчтәлеген?

Сәет. Язылган бит анда, урманда шүрәле пәйда булган! Сак йөрегез дигән. (Кесәсеннән шундый ук кәгазъ чыгарып.) Мә, менә, монда да шулай диелгән.

Нәсимә (кәгазьне карап). Директор үзе кул куйган! Ха! Халыкны юри куркыталар! Урманга йөрмәссеннәр, агач кисмәсеннәр, җиләген, гөмбәсен җыймассыннар өчен! Бөтен урманны шырпы бәясенә сатып алып бетерделәр дә! Буржуйлар!

Сәет. Шүрәле чынлап та  кире кайткан урманга. Ышанмасаң, әнә, күрше Фатихага кереп сора!

Нәсимә. Фатиха? Каян белә ул хатын? Көнтормаска кайтып, күте җылынырга өлгермәгән, кереп сора, имеш?! Ә ул Шүрәлене дирек- тор сезнең шулпаланган баш миенә махсус төйгечләп кертә! Чөнки аңа шулай кирәк, аңа шулай файдалы! Фатиха, имеш...Үзе шүрәледән бала тапкан да, хәзер  акыл сатып, кеше өйрәтеп йөргән була!

Сәет.  Малае Үзәмәт үз күзләре белән күреп кайткан ди. Ул шүрәле безнең Көнтормас бистәсен тагын каргарга килгән ди. Бабасы бер каргаган булган бит инде, йөз ел элек, теге, Лелин бабай   вакытында диме? Яңартып тормасаң,  каргыш ул йөз елдан соң юкка чыга икән ди! Гали Иваныч үз телләре белән әйтте безгә. Куркаклар ул урманга керә алмый ди хәзер. Безгә дә гайрәт өчен фронтовой йөз грамм салып бирделәр, шунннан соң гына кыюлык керде җанга. Йә, инде, яратам бит инде мин сине, Нәсимә. Бик каты менә...(Пауза. Бер-берсенә карашып торалар.)

Нәсимә. Ярар,  синеңчә булсын инде алайса. Һе...Шүрәле дисең инде, име?

Сәет. Яратам дидем әле генә.

Нәсимә. Яратам?! Кайчан яратканың бар, алкаш!?

Сәет. Менә хәзер, кулны юып киләм дә...бер рюмка эчеп куйсам җен гайрәтләре керәчәк миңа. Нәсимә, точно дип әйтәм!

Нәсимә. Фу, җен исләре килә үзеңнән! Бар яхшылап юын алайса! Соңгы мәртәбә бирәм! Белеп тор! Түлке ярты рюмка гына!

Сәет юынырга чыгып китә, Нәсимә, тиз генә өстәл әзерләп, бер шешә аркы утырта. Бераз карап тора да, шешәне кире алып, аның урынына читүк куя. Бая тастымал белән сөрткән кершәннәрен, көзге янында тагын яңарта. Аннан соң җәһәт кенә барып, караваттагы мендәрләрне җайлый, одеалын    кырыйга шудыра. Яңа киемнәрдән Сәет керә. Өстәлдәге читүкне күргәч, көлеп җибәрә. Ачып сала. Ул арада Нәсимә, халатын салып, караватка барып утыра. Сәет тагын сала. Бу юлы урындыкка  утыра.

Нәсимә. Җитте, булды, шәлперәясең ату!

Сәет (инде исерек тавыш белән). Бер читүктәнме? Ерунда гына ул! (Тагын салып эчә дә аннан соң, кинәт тәмам исереп җитеп,  өстәлгә башын сала да, гырлап йоклап китә. Нәсимә мендәргә капланып үксергә керешә.)

Ут сүнә. Ут янганда шул ук күренеш. Сәет, айнып, башын күтәрә, тирә-ягына карана, Нәсимә күренми.

Сәет (баягы хәлләрне исенә төшерергә тырышып, өй буйлап йөри. Көзге алдында  хатынының таралып яткан бизәнү әйберләрен күрә. Биткә сөртә торган ласьонны кулына алып, әйләндерә әйләндерә карый, бөкесен борып ачып, исни. Аннан соң өстәл өстендәге стаканга агыза да, су кушып, эчеп җибәрә. Аңа җан керә. Күзе караватка төшә.)  Бетте баш! Кая китте икән соң бу Нәсимә? Дейсвительный алкаш бит  мин. Бүген генә аек кайтсам, була иде бит инде. Мәңге гафу итмәячәк  хәзер мине Нәсимә. Болай да түзде инде. Һе...нишләргә соң, ә? Чынлап та, шүрәле каргаган бит инде безнең бистәне , ул вакытта авыл гына булган әле. Шулай булгач, минем ни гаебем бар соң!? Эш юк, ир-атта постоянно депрессия. Шуңа күрә эчәбез дә. Шүрәлесе дә аның,  имансыз нәрсә, нишләп безнең урманга гына ияләнгәндер инде. Тайга гына җитмәгәндер инде ул комсызга!  Нәсимә ышанмый.  Әллә ...тукта...ничекләр итеп ышандырырга соң моңа Нәсимәне? Бар халыкны ышандырырга!  Чынлап торып ышандырырга, ә? Гали Иванович Шүрәлене махсус уйлап чыгарган диме? Булыр булыр аннан, бик башлы кеше ул! (Бая Дәү баш калдырып киткән шүрәле киемнәрен алып кия.  Шул рәвешле ул шүрәлегә охшап кала. Җырлый җырлый биергә керешә.)

Әй, шүрәле, шүрәле,

         Син кайсы авыл җүләре.

Ут сүнә.

    Икенче күренеш

Ильясның өй эче күренеше. Җиһазлар гади генә, ләкин һәр кайда тәртип, чисталык, пөхтәлек сизелеп тора. Өй бүлмәләргә бүленгән. Бер бүлмәнең ишеге ярымачык, аннан Фатиха белән Ильяс тавышы ишетелә.

Фатиха тавышы. Аллай! Аллай! Абау, үләм икән, рәхәт! Ильяскаем, тагын да катырак булмыймы соң? Үф, үләм икән, билләхи. Дөньяда ике рәхәт булса, берсе шушыдыр! Абау, Ильяс, күптән киләсем калган икән яныңа! Оялып йөргән булдым тагын. Аллай! Аллай! Кирәкне бирәсең син, Ильяскаем! Ие, ие, шулай, шулай! Анаем икән лә! Авыртуы түлке!

Ильяс тавышы. Бирешмисең син, Фатиха, тәннәрең һаман яшь кызларныкы шикелле.

Фатиха. Абау, абау! Уф, үләм бугай чынлап та. Кая кызларныкы шикелле булсын инде. Теге чактагы шикелле үк түгел бит инде, име?  Аллай, аллай! Уф! Шулай дисәң дә үпкәләрлегем юк, илледән уздым бит инде мин дә. Аллай, аллай! Уф, үләм икән!

Ильяс (җырлап). Хатын-кыз гел матур ул,

Булса да ничә яшьтә,

Яшьлек бит ул күңелдә,

Яшьлек бит ул йөрәктә!

Йөрәк тә, күңел дә картая белми икән шул ул, Фатиха.

Фатиха. Син үзең дә  картая белмисең , Ильяс.

Ильяс. Йә, җитеп торырмы бүгенгә,  күңелең булдымы?

Фатиха. Булу гына түгел, күңелнең түбәсе күккә үк тиде бугай, Ильяскаем!

Ильясның су агызганы  ишетелә. Беркавымнан  икесе дә алгы бүлмәгә килеп чыгалар.

Фатиха (акча сузып). Кулларың бигрәк сихәтле, Ильяс. Мондый массажны калада да ясый белүче юктыр ул.

Ильяс. Ал акчаңны, алайса үпкәләтәсең.

Фатиха. Син бит күпме кул көче куясың бу эшкә, ал инде, мә!

Ильяс. Алай итсәң,  массаж дип башка  килмә дә!

Фатиха. Шулай дисә генә инде, рәхмәт инде сиңа. Барысы өчен дә. Әгәр син булмаган булсаң, Ильяс...

Ильяс. Әйтеп бетер?

Фатиха. Үзең дә беләсең.

Ильяс. Белмим мин бернәрсә дә. Сезнең кайтканыгызны да кичә генә ишеттем. Сез  инде...

Фатиха. Мин кайтканга атнадан артып китте, Ильяс. Ә малайның монда кайтып урнашканына ике ай  була.

Ильяс. Ике ай? Белмидерием.

Фатиха. Нүжәли бер дә күргәнең булмады? Нүжәли...башыңа берәр төрле уй да кереп карамады Үзәмәтне күргәч? Башка төрле уй диюем?

Ильяс.  Күземә чалынганы булмады дим бит.  Ирең белән кайттыңмы?

Фатиха. Ирем юк бит. Башка кияүгә чыкмадым мин, үзең дә беләсең,  теге хәлдән соң.

Ильяс. Уразмәттән соң кияүгә чыкмадың алайса?

Фатиха. Юк. Күңел ятарлык кеше очрамады. Ә минем күңел яткан сизмәде, күрмәде мине. Менә шул. Малйны эшкә дип,  монда җибәргәннәр иде. Юлдан язып барганын  ишеткәч тә артыннан  йөгереп кайтып җиттем менә.

Ильяс. Малаеңны кем дидең әле?  Монда хәзер читтән дә күпләп кайтып урнашалар. Күбесе юксыллар, башка җирдә төпләнергә хәлләреннән килмәгәннәр кайтып урнашырга тырыша.

 Фатиха. Ветрвач  бит инде Көнтормаста. Шүрәле каргаган бистәгездә сезнең. Карале, Ильяс синең турыдагы хәбәрләр гел килеп торды миңа.

Ильяс. Үзең кызыксынгач, килә инде.

Фатиха.Өйләнгән көнең дә беләм хәтта.

Ильяс.Өч  тапкыр өйләндем бит мин! Өйләнүгә берәр елдан соң хатыннарымның икесе дә үлде. Берсе миңа бала кирәк дип ташлап китте. Миннән балага уза алмадылар. Мин бит үзем врач кеше, ләкин моның сәбәбен әле дә белмим.  Ходай язмаса, булмый икән шул.  Шуннан соң башка  өйләнеп тә маташмадым.  Язмыш тарихы бу минем.

Фаитха. Шүрәле каргаган язмыш инде синең дә...

Ильяс. Белмим, кем каргагандыр инде? Сәбәпчесе шүрәледер дип уйламыйм. Болай да шул шүрәле каргышын сылтау итеп, бөтен авыл эчүгә сабышты.

Фатиха. Бер дә сылтауга ошамаган түлке ул. Хәер,   Гали Иванович дигән директор ул Шүрәлене халыкны  куркыту өчен махсус уйлап чыгарган дип тә сөйлиләр инде...

Ильяс. Белмим инде тагы?.. Бәлкем, шулайдыр да...Может чынлап та бардыр.

Фатиха. Ильяс, син миңа шүрәле киеме тегеп бирә алмыйсыңмы? Мөгезле итеп?

Ильяс. Сез нәрсә, акылдан яздыгызмы әллә барыгыз да?!

Фатиха. Тагын заказ биргән кеше бармы әллә?

Ильяс. Шүрәлене сылтау итүчеләр бер үзең генә дип белдеңме?

Фатиха. Ильяс, шүрәлегә ышанырга була әле, тик синнән бала булмауга,  хет үтер, ышанмыйм түлке.

Ильяс. Нәрсәсенә ышанмыйсың ди, күз алдында бит.

Фатиха. Син минем сүзләрне алай күңелеңә якын алма инде, Ильяс. Мин болай гына, сине кайгыртып кына бит. Ялгызың бит, шул гомердән бирле.

Ильяс. Ялгызлыкка ялгыз түгел анысы. Егерме биш баш умартам бар, массаж ясыйм, тегү тегәм. Бер дә кеше өзелеп тормый бусагадан.

Ильяс. Бал кортлары аңлашыла, ул тегү нигә кирәк булды инде сиңа? Син бит болай да менә дигән врач идең.

Ильяс. Эшләвем акча кирәктән түгел, Фатиха, пенсия дә җитә ялгыз кешегә. Тик тора алмыйм  мин.

  Ишек ачылган тавыш ишетелеп ала.

Фатиха.Кемдер  керәме соң?

Ильяс. Керсә керер. Минем ишек һәрвакыт  ачык.Әти бүрек тегә иде бит, менә дигән куян бүрекләре. Тегүгә малай чактан ук өйрәнеп калган идем. Кул тик тормаганнан картайган көнемдә анысын да искә төшердем. Башта бүрек тектем, тиресен дә үзем эшкәрттем. Химикатлары әле дә саклана әле, кая чыгарып ташларга белмичә аптырап йөрим.Әнә, анда шкаф арты тулган шулар белән.Бистәдәге ир атка матур бүрекләрнең кирәге калмагач, хатын-кыз күлмәгенә күчтем. Тормыш никадәр авыр булса да хатын-кызның барыбер матур буласы килә. Табигате шундый. Аннары эшсез кешене депрессия баса диләр.Минем аңа вакыт юк.

Фатиха. Хатын-кыз шундый икән шул инде ул. Матур булырга теләве яраттырасы килүдән инде. Мәхәббәтсез яши алмый хатын-кыз организмы. Ничә яшьтә булса да...Минем Үзәмәт һаман өйләнә алмыйча йөри.

Ильяс. Үзәмәт дисең дә  Үзәмәт дисең?

Фатиха. Үзең дә беләсең бит, киявем Уразмәт  туйның икенче көнендә үк аракыдан агуланып үлде, кочаклап йоклау түгел, ирем дип әйтергә дә өлгерми калдым. Кеше теленә кермим дип, малайга аның исеменә охшаш исем куштырган идем. Барыбер сөйләделәр. Башны алып качарга туры килде. Ә сиңа рәхмәт, Ильяс, теге чактагы өчен бигрәк тә. Какмадың, кире  борып чыгармадың

Ильяс. Нигә боларны бүген миңа  сөйләп торасың әле?

Фатиха. Сөйләү түгел инде бу, Ильяс. Искә төшереп алу гына, болай гына. Сиңа рәхмәт дим бит инде. Әгәр син булмасаң...

Ильяс. Мин булмасам, башкасы булган булыр иде.

Фатиха. Бәлки, башкасы да булган булыр иде. Тик бу исерекләр авылында бердәнбер аек ир заты син генә идең бит! Әле дә шулай дип сөйлиләр.

Ильяс. Үткән эшкә салават диләрме әле?

Фатиха. Сине тик тормыйсың дип сөйлиләр. Бистә бичәләренә массаж гына ясап калмыйсың дип тә төрттерәләр?

Ильяс. Фатиха! Син дә төрттерергә дип  килдеңме!?

Фатиха. Юк, юк, Аллам сакласын! Мин болай гына, Ильяс! Гафу, зинһар! Ярый китим инде мин, рәхмәт сиңа. Хондрозларымны яздың, гәүдәм җиңеләеп калды. Ни галәмәттер инде,  минем тәнемә нишләптер синең кулыңның җылысы  бик килешә.

Китә.Ильяс аны бары күз карашы белән генә озатып кала.

Ильяс (үзалдына). Ничектер серле сөйләшә бу Фатиха. Тел төбендәген әйтеп бетерми. Үзе һаман “ник монда яшәп калдың?” дип башны катыра. Һе...Мондагы рәхәтне каян табасың башка!?  (Тәрәзәгә нәрсәдер бәрелеп китә. Ильяс барып карап килә һәм такмаклый.)

                              Әй, Шүрәле, Шүрәле,

                              Бистәбездән китмәле.

                              Яхшы бит,  син әйбәт,

                              Бергәләп көлик әле. (Паузадан соң.) Ие, бергәләп көлик әле. Кызык итик!..                            

 Чыгып китә.

Як ягына карана-карана акрын гына атлап Галия керә. Кулында авыр капчык-рюкзак. Ул аны  урындыкка куя да нур тулган өйдә, тирә-юньгә сокланып,  исе китеп күзәтеп йөри. Нурларны кулына җыйгандай итә, аннан соң “учындагы нурларны” баш  өстенә коя. Акрын гына такмаклап җырлый:

Хатын-кыз бәхете ни була ? -

Хатын-кыз бәхете өй була.

Хатын-кыз бәхете ни була?  –

Хатын-кыз бәхете ир була...

Хатын-кыз бәхете ни була? -

Орчык кадәрле  бәби була.

Абау ла! Кеше өендә авыз күтәреп җырлап торам түгелме соң? Үз өем, үз ирем була торып! Кеше  ишетеп торса шунда! Һе, карале... Бай яши бу, Хөзер Ильяс! Авызын тоя белә шул ул. Ә, бәлки, аның нәселен шүрәле каргамагандыр, ә?  Безнең Басыйр көне-төне шабашкада, һаман мантып булмый, чөнки безнекеләрне авыл белән бергә  шүрәле каргаган булган ди. Үзе тагын эштән кайтып кергәндә аягында да басып тора алмый. Кайтышлый берәр кибеткә дә сугылып чыкса әле. Кая аягында басып тору ди ул,  караватка да көч-хәл белән барып җитә, бахыр! Әле тагы өстәвенә срок куйган булып маташа кайнана. Бер ай эчендә балага узмасаң, дүрт ягың кыйбла, кызым, диде! Беләм ич мин аның холкын, ике сөйләшеп тормый ул! Өйдән дә куып чыгарсалар, мин кая барам инде аннан соң? Украинага да кире  юллар ябык бит!  Елгага ташланам! Батып үләм! Тукта!..Ә ничек бер ай эчендә мин балага узарга тиеш ди соң әле! Камырдан әүвәләп булмый бит ул баланы!Җилдән дә  табып булмый ! Хәер, җилдән табып була инде анысы. И, әнкәй, әнкәй!  Химикат эчеп агуланган малаеңнан нинди рәт булсын соң синең! Ильяс  абыйдан үрнәк алсын, әнә, алмыш яшендә дә егетләр кебек,  химикат эчеп йөрмәгәч. Үз малаеңны тикшерер  идең  әүвәл! Киленне  гаепләү җиңел ул!..

Массажны бик әйбәт ясый дип әйтәләр Ильяс абыйны.  Безнең Басыйр гына өнәп бетерми аны. Шуның исемен әйтсәң, җен ачулары чыга инде. Әллә көнләшә микән? Күлмәк тектерергә Ильяс абыйларга барам дигән идем, чак сугып екмады. Әле ярый эштән кайткан гына чагы иде, көне буе кирпеч ташыган кулы күтәрелмәде миңа сугарга! Сугып карасын әле менә! Үзен тикшерсен башта! Хатыныңны кочакларлык та хәлең калмагач, нинди  ир ди инде син!  Күлмәккә  заказ бирәм дә, бәлки, шул арада массаж да ясатып булыр. (Ишектә тавыш ишетеп.) Чү! Әллә Басыйр инде! Тагын кем булсын!? Шул! Мине эзләп килгән!  Ай алллам икән, бетте баш!

Шкаф кырыендагы  чаршау артына кача. Як-ягына карана карана Нәсимә керә.Шкаф  янында идәндә торган рюкзакны күреп, тибеп карый. Аннан тимер-томыр шалтыраган тавыш чыга.

Нәсимә. Абау, алтын түгелме икән соң бу? Алайса нишләп идән уртасында ята? Әәә, аңладым, андый мондый карак керсә, идән уртасындагы капчыкта алтын бар дип уйламый бит инде ул. Шкафларны актарачак карак, идән астларына төшеп караячак. Һе, хәйләкәр бу Ильяс-Мильяс.

Яшеренгән җиреннән Галия чыга.

Галия. Тимә!

Нәсимә. Абау икән тагы, мин болай гына бит. Ха! Галия!  Син кайдан килеп чыктың әле кинәт кенә?! Әллә Ильяс абый белән шухыр-мухыр уйнарга килдеңме? Әйтәм, иреңә әйтәм, белеп тор! Ха! Басыйрың белсә әле !

Галия. Әйтмисең, Нәсимә!

Нәсимә. Нишләп әйтмим ди? Әйтәм дигәч, әйтәм!

Галия. Әйтә алмыйсың!

Нәсимә. Мин әйтә алмыйммы? Минме?!

Галия. Әйе, син әйтә алмыйсың!

Нәсимә. Ничек кенә әйтәчәкмен әле! Нәрсә, алайса сине дә Сәетеңә әләклим дип куркытмакчы буласыңмы?

Галия. Басыйр сине тыңлап та тормаячак ул!

Нәсимә. Абау икән, шул Басыйрың мине тыңламыймы?

Галия. Тыңламый шул!

Нәсимә. Мине ирләрне тыңлата беләм!

Галия. Белсәң, үз иреңне тыңлатыр идең!

Нәсимә. Тыңлатырмын да әле менә!

Галия. Ә минекен тыңлата алмыйсың!

Нәсимә. Абау икән, бер ул гына булган! Минем кай җирем синекеннән ким соң? Менә, менә! Яңа күлмәк тә киеп җибәрсәм әле!

Галия. Барыбер сиңа күзе төшмәячәк Басыйрның!

Нәсимә. Абау икән, харап, бер син дә генә булдың инде! Көн-төн шабашкада дигәч тә аны.Йә, әйт алайса, нишләп мине күрмәячәк ул?

Галия. Чөнки вакыты юк!(Елап җибәрә.) Сине түгел, мине күрергә дә вакыты юк аның! Таң белән әтәчләр кычкырганчы китә, ай безнең өй түбәсенә менеп җиткәч кенә мүкәләп кайтып керә.

Нәсимә. Ай,  имеш.  Бигрәк шагыйрьләрчә сөйләшәсең инде тагын үзең!

Галия. Чөнки мин чынлап та шагыйрә!

Нәсимә. Абау икән, берәүләр шагыйрә булган икән!

Гаплия. Булган шул, чөнки мин шагыйрьләр кебек хыялый.

Нәсимә. Синме ул хыялый? Ә-ә-әәә, шулаймыни әле, хыйлыймыни? Нинди хыялларың алып килде соң сине монда алайса?

Галия. Ә син үзең ник килдең соң әле? Хыялый булмагач!

Нәсимә. Ә мин Гозерев Ильясны эзләп килдем.

Галия. Ниткән Гозерев ди ул тагы?

Нәсимә. Абау икән, шуны да белмәгән булып кылана. Украинадан кайттым дигәч тә аны!

Галия. Хөзер Ильяс турында чынлап та ишеткәнем бар минем! Ә Гозер Ильясны белмим.

Нәсимә. Белмәсәң, бел,  Гозеровләр өендә басып торасың син!

Галия. Ильяс абыйның да фамилиясе Хөзеров мени?

Нәсимә. Абау икән, шуны да белмәскә. Хәер, син читтән кайткан кеше шул.

Галия. Мин читтән кайтмаган, үз илемнән кайткан!

Нәсимә. Ә мин менә шушы авыл хатыны булгач, ата казларның да фамилисен беләм хәтта!

Галия. Син дә хыялый икәнсең: ата казның фамилиясе була ди мени аның?

Нәсим. Фамилисе булмаса, кушаматлары була, хуҗаларының кушаматлары. Ә Ильяс абыйларның нәсел кушаматы “гозер”, ата казын да “гозерләр казы” дип йөртәләр. Чөнки фамилияләре Гозеров! “Г” белә әйтелә, аңладыңмы?

Галия. Ә синең фамилия ничек?

Нәсимә. Безнекеме? Без Блиновлар!

Галия. Коймак что ли?

Нәсимә. Син үзең коймак! Безнең Сәет тугач, әткәй мәрхүм авыл сәвитенә барган да, сәвит абые белән малай тәпиен һәйбәтләп юганнар да, шуннан соң тегесе булгач булгач, заманча булсын дип инде, Билаловны  Блинов дип язып кайтарган да. Шуннан бирле “блин” булып йөриләр.

Галия. Ә безнеке Татаренко!

Нәсимә. Ә үзегез татар түгелме?

Галия. Нишләп татар булмыйк ди без? Элеккеге фамилиябез “Тутаев” булган.

Нәсмә. Фамилиягез татар булгач  җиткән бит инде!

Галия. Үзебез дә татарлар без. Икебезнең дә  бабаларыбыз сугышка чаклы ук шахтага күмер чабарга киткән булганнар. Бу шүрәле каргаган авылда мантып булмастыр дигәннәрдер инде бахырлар.  Татар булгач, фамилияләрен дә шулай дип украинчага әвештергәннәр. Хохоллар “Тутаев”ны үзләренчә “Татаренко” дип язганнар да куйганнар инде.

Нәсимә. Алай икән...Ә менә Ильяс абыйның фамилиясе тикмәгә генә Гозерев түгелдер дип уйлыйм мин.

Галия. Хөзердән килеп чыккандыр димәкче буласыңмы?

Нәсимә.Ул үзе Хөзер Ильяс!

Галия. Белмим шул инде...тотып караганым юк.

Нәсимә. Безнең Сәет әйтә хатын-кызларны үз өенә тартып китерү өчен генә тегүчелеккә өйрәнгән ул мир үгезе ди. Әтисе тегүче булган аның. Ну безнең Сәет...

Галия (бүлдереп) . Синең Сәетең ни сөйләмәс! Ярый әле бистәдә бердәнбер Ильяс абый бар. Ул булмаса, кая барыр идек

Нәсимә. Менә капчык тулы ситсаң, заказ бирергә килгәнсеңдер инде син дә. Тик  бер дә күлмәклек материалга охшамаган ул! Тимер томыр тутырдыңмы әллә анда?

Галия. Минем күлмәк энҗе мәрҗәннәр, асылташлар белән бизәләчәк!

Нәсимә. Харап икән, ирем көне төне акча эшли дигәч тә!

Галия. Бәби тапкач, шул затлы ташлар белән бизәлгән күлмәгемне киям дә...

Нәсимә. Харап икән! Алайса Украинадан тикмәгә генә таймагансыздыр. Андагы скифлар алтынын урлап киткәнсездер әле!

Галия. Скифлар алтыны хохолларныкы түгел ул, татарларынкы булган,  беләсең килсә!Кире  үзебезгә эләксә иде әле ул менә!

Нәсимә.  Чү, туктале, Галия Татаренко! Бәби дигән буласың? Үзең әле генә зарланып тордың, ирем караватына да көч хәл белән барып җитә дип!?

Галия. Әле анысы да җитә алган  чакта гына! Кайчакта җитә дә алмый, бахыр. Шул хәтле арыган була.  Әнкәй белән икәүләп күтәреп салабыз. Соңгы арада шешә белән дуслашкач, бигрәк тә боламыкка әйләнде. Мин дә ир белән яшим дип яшим инде.

Нәсимә. Бер синдә генә түгел ул, ил өстенә төшкән бәла, шүрәле каргаган Көнтормас бистәсе хатыннары өстенә бәла!

Тәрәзә шакыйлар. Галия тәрәзәгә бара һәм куркуыннан кычкырып җибәрә.

Галия. Әннекәй генәм икән!

Нәсимә. Нәрсә бар анда, ни булды?

Галия. Булмады, булмады!..Күземә генә күренде бугай?  Күп сөйләнеп йөрсәң, шулай да була ул. Әллә шүрәле, әллә хөзер Ильяс үзе иде инде?

Нәсимә. Күзеңә генә күренгәндер. Хәер, соңгы көннәрдә сөйлиләр бит. Күргәннәр. Авылга шүрәле ияләшкән ди!

Галия. Көнтормасны каргаган теге шүрәле микәнни?

Нәсимә. Кая ул булсын, тупый замандагы хәл бит инде ул. Ул шүрәле күптән картаеп үлгәндер. Монысы баласы, яки оныгыдар.

Галия. Көнтормастан каргышын алырга дип  килгән булса, ә? Ирләребез эчүләрен момент ташлар иде дә, без дә күлмәк тектерергә монда кадәр килеп йөрмәс идек, име, Нәсимә? Кибеткә генә барып алыр идек. Бәясенә дә карап тормыйча, име? Син килер идеңме, юкмы?

Нәсимә. Сәет айныса килмәс идем түлке.

Галия. Ә мин...мин килермен шикелле, барыбер килермен кебек...Басыйр айныса да, акча эшләсә дә...

Нәсимә. Көтеп тор! Безнең ирләр ун шүрәле килеп теге чактагы каргышыны юкка чыгарса да эшләмәчәкләр инде. Өйрәнде алар хәзер рәхәткә! Каргыш, имеш, кризис, имеш. Ялкауга сылтау  гел табылып тора ул. Минеке , әнә, ике ай эш эзләп йөрде дә, соңыннан, эшсез йөрүнең тәмен белеп алгач, бөтенләй эзләми дә башлады. Көн саен лыкына да кайта, лыкына  кайта.

Галия. Ә   шүрәле чын булса, син аннан балага узар идеңме, Нәсимә? Ә?

Нәсимә. Быррр! Ни сөйлисең! Җонлы бит ул!

Галия. Җонлы шул...

Такмагын көйли.

Хатын-кыз бәхете ни була ? -

Хатын-кыз бәхете өй була.

Хатын-кыз бәхете ни була?  –

Хатын-кыз бәхете ир була...

Нәсимә. Галия, беләсеңме, мин сине Ильяс  абыйдан көнләшмим. Тамчы да менә!

Галия. Нинди көнләшү ди ул тагы, Нәсимә?

Нәсимә. Син...син бит аңа гашыйк булган бугай?

Галия. Әллә тагы? 

Нәсимә. Ә миңа  орчык чаклы, орчык чаклы гына...

Нәсимә, Галия (икесе бергә).

Хатыннар бәхете ни була,

Хатын-кыз бәхете өй була.

Хатын-кыз бәхете ни була?  –

Хатын-кыз бәхете ир була...

Хатын-кыз бәхете ни була? -

Орчык кадәрле  бәби була.

Өченче күренеш

Ильяс Гозерев өендәге шул ук күренеш. Кулына мылтык тоткан Үзәмәт  кереп, өй буенча йөри, хуҗаны эзли, күрәсең.

Үзәмәт. Кайда яшерде икән бу минем булачак  хатынны, ә!? Тапсам, икесен тиен атып үтерәм бит түлке сөйрәлчекләрнең! Ильяска массаж ясатырга бармакчы, имеш!  Ул ясаган массаждан соң хатын-кыз шундук балага уза икән ди, имеш! Чү! Ни сөйлим соң әле мин? Өйләнмәгән дә бит мин әле! Өйләнмәгән кешенең нинди хатыны булсын ди инде?! Әллә ычкына башладыммы икән ?!Махмыр галәмәте инде бу, точно! Тизрәк башны төзәтергә кирәк, алайса айга ук очуың бар! (Эзләнә торгач, шкаф кырыендагы чаршау артында кәгазь тартмага юлыга.) Анаем!Мондагы шешәләр! Әллә спирт инде! Фу, массаж ясый торган май түгелме соң бу?Берәр химикаттыр инде! Кара, спирт исе дә килә түгелме соң! (Эчә.) Ничава икән бит бу, сразе корсакны кыздыра башлады!(Берничә  шешәне алып кесәсенә тыга.)  Кара, бу юлы кендекне үк сикертә башлады! Чынлап торып спирт кушылган монда! Әллә безнең хатыннар да массаж дигән булып....юк,юк, теге карт тәре, безнең хатыннарга шушы химикат спиртны эчертеп исертә дә аннары массаж өстәленә сузып сала инде!И аннары балага узмыйча кая барсын ди тегесе! Бөтен бистә буйлап Гозерев Ильяс малайлары чабышып йөри дип сөйлиләр. Их, тотсам, их, очратсам, башта сугып егам, аннары атып үтерәм! Үз кулларым белән! Шулай итмәсәм, исемем Үзәмәт, фамилиям Үрәзмәтов булмасын! Шулай итә алмасам, ветврачка укыган дипломымны ертып атам! Ат докторы дигән исем миңа харам булсын!(Китә дә кире борылып керә.) Тукта, ник кергән идем соң әле мин монда? Булмаган хатынны эзләпме!  (Шешә эзләгәндә почмактан бер кием табып ала.) Карале, балмаскарадта шүрәле булып киенә торган кием түгелме соң бу? Менә, мөгезе дә бар, шүрәле маскасы?! Гали Иванович заказ биреп тектеркәндер инде моны?

 (Китә.)

Ильяс керә. Бер кулы баш артында, йөзе  җыерылган, сызлана, күрәсең. Көзге янына килеп, баш чүмечен кармакчы була. Баш артына бармагын җтидерә, анда кан тамчылары. Аннары ул  душ астында барып,  башына су коя, битләрен юа. Күрәсең, җиңеләеп китә, баш авыртуы да бетә. Ул шул чакта гына өйгә тулган кояш нурларына игътибар итеп, беркавым сокланып тора.

Ильяс. Уф! Вәт мәлъгүннәр, ә! (Пауза.) Арттан килеп шыпырт кына башка тондырдылар бит, ә! Очкына идем,  билләхи. Бер тамчы су салучы да булмас иде авызыңа аннары. (Баш артын тотып тоып карый. (Шкафтан тегү машинасы алып, эш өстәленә куя.Кулы белән баш чигәсен сыпырып сыпырып ала.) Бу искелек калдыгын чыгарып кына ташларга бит инде канә! Юк, монда кадәр күтәреп килгәннәр. Истәлек, ядкарь имеш. Кибеттә дөнья тулган бит инде алар хәзер, менә дигәннәре, японскийлары, кытайскийлары. Менә хәзер миңа запчасть өчен базарга барып кайтырга туры килә. Китә.Ут сүнеп ала.

Ут кабат янганда Нәсимә ширма артында  гәүдәсенә яңа күлмәк үлчи, чишенә,  үтә күренмәле пәрдә аша тонык кына булып шәрә силуэты шәйләнә. Ләкин ул яңа күлмәкне кими, искесен кияеп куя. Күңелле көй көйли.

Матур күлмәк, матур күлмәк,

Матур күлмәк тектерәм.

Матур күлмәкләрне киеп

Рәхәт тормыш кичерәм.

Ширма артыннан чыга һәм , көзге янына килеп, бөтерелә, күлмәген тикшерә, тагын гәүдәсенә куеп карый.

Булган бит бу! Һай, чибәр хатынга капчык киертеп куйсаң да чибәр инде ул! Кая әле, күлмәкне киеп караганчы, Ильяс абыйның  душында  чайканып алыймчы. (Кире керә.)

Шулчак өйгә шүрәле килеп керә һәм Нәсимә янына барып, душның ширмасын ача. Нәсимә, аны күреп, ачыргаланып кычкырып җибәрә. Шүрәле җәһәт кенә чыгып кача. Нәсимә, өстенә аннан моннан гына капланган килеш, бүлмәгә чыга. Куркуыннан һаман дер-дер калтырана.

Ильяс керә.

Ильяс. Бу ни бу, нәрсә булды, Нәсимә?

Нәсимә. Абау икән, Ильяс абый,  кайтып та җиттең мени әле син?

Ильяс. Юк, кайтып җитмәдем әле! Ни булды дип сорыйлар синнән?

Нәсимә. Менә ич, кайткансың, Ильяс абый!?Син бит инде бу? Каяле кая,  тотып карарга мөмкинме, Ильяс абый?  (Пауза.)

Ильяс. Эһем, эһем..

Нәсимә. Яңа күлмәк киер алдыннан душыңда чайканып чыкмакчы идем. Җылы су урынына кинәт салкын су ага башлады да...Ярый кайттың әле, Ильяс абый. Туңам, катып үләм!(Ильяска якынлаша.)

Ильяс. Мин түгел ул, шәүләм генә!

Нәсимә. Һай, синең шәүләң дә башка ирләрнеке шикелле генә түгел шул!

Ильяс. Ә нинди ? Йә, йә, әйтеп бетер инде башлаган сүзеңне?

Нәсимә. Үзең дә беләсең ич инде, Ильяс абый. Синең караватың тылсымлы ди, берәр сәгать шунда рәхәтләнеп, киерелеп ятып торсаң, фәрештәләр сыйпап китә ди хатын-кызны...Синең карават астындагы шул  фәрештәләр аркасында гына ярты авыл хатыны көмәнле булып йөри бит инде! Белмиләр дип уйлыйсыңмы әллә!?

Ильяс. Андый гайбәт таратмагыз минем турыда!Ирләрегез болай да каршыга балта тотып чыга башладылар инде! Һе, туктале, тукта?..Бүген бит башка да тондырды әле кемдер, чүт очкынмадым! Алай болай синеке булмагандыр бит инде?

Нәсимә. Минеке?! Кит аннан, ышанмыйм! Балта күтәрерлек хәле бардыр дип уйлыйсыңмы син аның!.

Ильяс. Мә, менә тотып кара!

Нәсимә. Тотам, рәхәтләнеп тотам, Ильяс абый, тотарга дип килдем бит инде. Абау икән, Ильяс абый, чынлап та җәрәхәт бар бит монда. Мин тагын  шаяртасың гына дип уйлаган идем.

Ильяс. Шаяртырсың сезнең белән!

Нәсимә. Таеп егылмагансыңдыр бит инде алай болай, Ильяс абый?

Ильяс. Нәсимә! Татарча әйттеләр бит инде сиңа, арттан килеп ямадылар дип! Вәт тиле дә инде мин: бистә хатыннарының күңелен күрәм дип, әткәй һөнәрен искә төшереп, тегү машинасы артына утырган булдым. Массаж ясыйм. Ит яхшылык, көт яманлык дип, дөрес әйткәннәр икән борынгылар.

Нәсимә. Ильяс абый, үкенүең түгелдер бит бу?

Ильяс. Түгел, үзем шундыйдыр инде мин.

Нәсимә. Ярый, Ильяс абый, борчылма, без, бистә  хатыннары,  сине дошманнардан саклауның берәр әмәлен уйлап табарбыз!

Ильяс. Азгын җеннәрең күптән качып киткәндер инде. Өеңә кайтып китсәң дә булла хәзер.

Нәсимә. Шулай тизме? Нәрсәгә дип килгәнне үзең дә беләсең бит инде, Ильяс абый.

Ильяс. Яңа күлмәгеңне дә кидең инде?

Нәсимә. Үлчәп теккән кебек инде менә!

Ильяс. Соң,  үлчәмичә текмәдем бит инде! Тегү машинаңны да төзәттем,әнә, әзер. Алып китә аласың.

Нәсимә. Шуның артыннан гына монда хәтле килергә мине җүләр дип белдеңме әллә?!

Ильяс. Әнә дим бит инде, төзәттем.

Нәсимә. Чуртыма кирәк ди машиналары!

Ильяс. Соң...алайса?

Нәсимә. Тау башы Галия ник килеп йөргән иде соң синең яныңа? Ә?! Күлмәк тектерергә генә түгел бит! Беләм бит!

Ильяс. Һе, Галия нигә килсен ди монда, менә сине тукмакларга килә!..Көнләшә, имеш! Их, сезнең белән! (Җавап кайтармый, такмакларга керешә.)

                              Әй, Шүрәле, Шүрәле,

                              Син авылга кил әле.

                              Якын дустым, ярдәмчем,

                              Теге хәлне сөйләле.

                    

Нәсимә. Рәхмәт, Ильяс абый, кытык басылды минем, китим инде. Машинканы килеп апкитәрбез.

Ут сүнә.

Ут янганда Ильяс гантельләр белән физзарядка ясый. Нәсимә белән ире Сәет керәләр.Сәет хәчтерүш кыяфәтле, сәләмә киемле.

Нәсимә. Сәет! Әнә, безнең тегү машинасы! Ал да, киттек!Нәрсә катып торасың!

Сәет тегү машинасын күтәрә, ләкин борынгы машина шактый авыр, ул чайкала башлый, күтәрергә хәле җитми, җәһәт кенә шкаф кырыендагы баягы урындыкка куеп өлгерә.

Сәет. Авыр бит бу! Ай-һай моны күтәреп апкайтырга!(Ул урындык артына төшкән күлмәкне күреп ала һәм кулына тотып карый. Дәшмичә, ләкин ачу белән  кире урындык артына ташлый, чөнки сөйләшерлек тә хәле юк, махмырдан интегә.) Арба белән килеп алырмын әле бер!

Нәсимә. Нинди бер ди инде ул! Бүген үк сиңа чалбар тегәсем бар! Инде ай буе эт талаган кеше шикелле йөрисең! Оят түгелме сиңа!(Машинаны уенчык күтәргән кебек җәһәт кенә үзе күтәрпеп ала да, чыгып китә. ) За мной! Шагом марш! (Сәет әүвәл аның артыннан иярә, аннан соң кабат шкаф кырыена килеп, аннан кәгазь тартмадагы массаж ясаганда куллана торган төрле май шешәләрен табып ала, авызыннан гына голт голт эчеп куя. Урамнан Нәсимәнең:”Сәет! Кая баттың инде анда!”дип кычкырган тавышы иштелә.)

Ильяс (физзарядка ясавыннан тукталып торып). Ул ишекне ябып йөрегез инде, ә! Кулыгыз артыгызга җитмиме әллә!

Сәет. Безнең кул артка гына түгел, синең мордаңа менеп төшәргә дә җитә! Менә!

Ильяс. Сәет, энем, ник әтәчләнәсең әле болай тиктомалдан? (Физзарядка ясавын дәвам иттерә.)

Сәет. Әтәчләнермен дә шул! Белмиләр дип беләсеңме әллә! Әнә бит! Үз күзләрем белән күрдем Нәсимәнең күлмәген! (Шкаф артына барып, идәндә яткан күлмәкне күтәрмәкче була. Ләкин күлмәк урынына кулына  массаж өчен төрле майлар салынган кәгазь тартмадагы  баягы шешә эләгә.  Сәет, аның бөкесен  теше белән генә каерып ачып, голт голт эчә дә, калганын кесәсенә яшерә.) Потом поговорим! Хөзер Ильяс !

Чайкала чайкала китә. Ильяс аның сүзләренә дә, үзенә дә игьтибар итми, физзарядка ясавын белә.

Дүртенче күренеш

Ильяс Гозеровның капка төбе. Куш өянке үсә. Тактадан озын эскәмия ясалган.

Эскәмиядә Басыйр йоклап ята. Шүрәле керә. Басыйр янына килеп, аңа төртеп карый, тегесе кымшанмый да. Шүрәле, кесәсеннән бер шешә  чыгарып, әүвәл аны Басыйрның авызыннан коймакчы була, аннан соң киреп уйлап, шешәне күтәреп, “Шүрәле” биюен биергә керешә. Такмаклый.

                     Шүрәлене күргән булсаң,

                     Миңа  да син сөйләле.

Әй, шүрәле, шүрәле,

                     Син кайсы авыл җүләре.

Сәет керә. Шүрәленең кыланмышын читтән генә күзәтеп тора да, түзмичә:”Һайт!”дип кычкыра, тегесе  качып китә.

Сәет. Йә глюка блуды бу, йә инде чынлап та чын шүрәле үзе!? Нәсимә әйтә, Гали Ивановыч ул улай кеше куркытып йөри ди!..Ә менә галлюцинация булса эш харап!Ә  чын шүрәле булса, безнең бәхеткә! Хатыннар да ышанырлар иде аннан соң! Үз күзләре белән күргәч, безнең нилектән интеккәнгә ышанырлар иде хатыннар!..Басыйрга сөйләмим шүрәле турында. Башы киткән икән моның диярләр тагы...(Басыйрга төртә.) Синең белән, блин,  Татаренко,  эш кырып булмас ахры.  Кая олакты соң инде бу Үзәмәте дә!? Киләм диде бит, бабайдан калган карабинны алып киләм диде.(Куеннан бәләкәй шешә чыгарып андагы сыеклыкны эчеп куя. Шешәне тикшереп карый, андагы сыклык эчелеп беткән күрәсең, тамчы гына тама.) Әллә мин әйтәм, бу Ильясны  атып үтергәнче, әүвәл өенә кереп, тагын берәр шешә эләктереп чыгасы инде? Әйбәт нәрсә бит! Аракы да түгел үзе. Берәр химикат микән әллә? Юктыр, массаж ясаганда тота ди бит ул аны. Их, тагын бер шешә, ә! Алайса кул калтырый бит. Бер атуда  тидерә алмасаң?! Котырган кабан дуңгызы кебек өстеңә ташланса?! Көчле ул,  үзе карт булса да,  мир  үгезе  кебек. Кайларда йөри инде бу Үрәзмәте, ә? Әллә исереп йоклап ята инде? Ильясны хәл иткәч, бәйрәм иткән булыр идек әле! Әйттем бит инде үзенә, кат-кат әйттем. Вәт, блин,  молокосос шул әле ! Әллә һаман сыерлары янында микән? Юктыр, кичә Гали Иванович эшеннән куган ди бит аны!(Басыйрга төртә.) Әй, Басыйр, тор әле! Өеңә кайткач йокларсың! Кичә бик әтәчләнгән идең бит! (Басыйр уянмый, ыңгырашып кына куя.)

Үзәмәт керә. Кулында мылтык.

Үзәмәт. Өендәме теге бабник?

Сәет. Кая йөрдең бу гомергә тиклем, блин?

Үзәмәт. Беләсең бит, һаман шул үгез белән инде.

Сәет. Шул бер үгезеңә хуҗа була алмадың, блин!.

Үзәмәт. Үгез үгез инде ул. Син әнә бер хатыныңа да хуҗа була алмыйсың бит әле, Сәет абзыкаем!

Сәет. Телеңә салынма, блин! Абзаңны өйрәтергә башың яшь! Каяле мылтыгыңы.

Үзәмәт. Син атасыңмы, минме? Может мондый почетлы эшне  хохолга тапшырырбыз, ә? Галиясен кичә шуның өеннән чыгып килгәнен күргәннәр бит!

Сәет. Уятып булмый бит аны! Минем кул калтырый. Может син, ә? Яшь кеше буларак?

Үзәмәт. Белмим тагы. Кичә өендә булса, хәл иткән булыр идем инде мин аны! Качты бит, мине күргәч! Ә мин ачудан шкаф артындагы шешәләрен эләктердем.  Слушай, мә, миндә бар. Кулың калтырамаска әйбәт була ул!

Сәет эчеп куя.

Сәет. Барыбер калтырый, блин. Тидерә алмасам?

Үзәмәт. Куркудан калтырый ул синең, пахмельдән түгел.

Сәет. Кем курка?! Кем?!

Үзәмәт. Әтәчләнмә, Сәет абый, үземнән беләм. Курку бик каты калтырата ул.

Сәет. Каян беләсең? Кеше үтергәнең бар што ли?

Үзәмәт. Үгез арттан куганда курыктым. Атна буена барды калтырау. Күз алдыңа китер: бура чаклы үгез паравоз кебек үкереп өстеңә килсен дә!

Сәет. Китерәм. Әйдә, кыюлык өчен тагын берәрне тотып куйик алайса.

Салып эчәләр.

Үзәмәт. Басыйр абыйны уятыйк. Аның хатыны белән шаяра бит ул данный момент.

Сәет. Што то бу калтырау һаман басылмый да басылмый, блин. (Салып эчә.) Менә хәзер ничава булып китте.

Үзәмәт. Карале, Сәет абый, бу Хөзер Ильяс өйдә юк бугай ул? Уты да күренми.

Сзет. Булмаса, бер кайтыр әле. Әйдә, тагын бераз тотып куйик та инде. Аңанчы Хөзер дә кайтып җитәр.

Үзәмәт. Сәет абый, мин атмыйм түлке!

Сәет. Тагын нәрсә булды инде?

Үзәмәт. Чүтеки коллега бит ул минем Ильяс абый.

Сәет. Коллега!? Нинди коллега булсын ул сиңа! Ул бабник, ә син әле өйләнмәгән дә!

Үзәмәт. Ул да доктор, мин дә доктор!

Сәет. Син ат, сыер  докторы, ә ул хатын-кыз докторы! Чуешь разницаны?

Үзәмәт. Барыбер инде. Үтерүче түгел икебез дә, дәвалаучы, терелтүче.

Сәет. И, ышанма син аның сүзенә! Массажист кына бит ул.  Хәзер любовницаларына күлмәкләр тегә, блин!

Үзәмәт. Безнең бистәдә мәчет тә салдырган кеше инде ул анысы...

Сәет. Аңладым мин сине, энекәш! Ярар, атмасаң атмасың. Менә кайчан булса  да син дә өйләнерсең дә, кайчан да булса синең хатының да шул Ильяс янына гуләйткә йөри башлар да, исеңә төшәр әле  аннары! Үкенерсең, теге чакта никләр генә атып үтермәдем икән ул адәмне дип.

Үзәмәт. Мин өйләнгәнче әле.

Сәет. Теләсәң, иртәгә үк өйләндерәбез сине!

Үзәмәт. Иртәгә үк булмый әле, Сәет абый. Әнкәй каршы.

Сәет. Нәрсә,  аңа килен кирәк түгелме икәнни?

Үзәмәт. Кирәген кирәк тә. Әнкәй әйтә,  җүнле кызлар табуы авыр хәзер ди. Башта яхшылап эзләргә кирәк ди.

Сәет. Соң...эзлә. Әйдә, теләсәң икәүләп эзлибез.

Үзәмәт. Покага кирәк түгел әле.

Сәет. Нишләп тагын?

Үзәмәт. Эчәм бит мин.

Сәет. Ну что, дөньяда эчмәгән кеше юк ул. Әнә, безнең бөтен бистә эчә! Бармы берәр аек кеше? Йә, әйтеп  кара!

Үзәмәт. Ильяс абый эчми бит.

Сәет. Халыктан аерылганы өчен юк итәбез дә инде аны! Әйтәм бит, аек кеше юк бу бистәдә! Ә сине , давай, иртәгә үк өйләндерәбез! Гозерев булмагач, хатының гүләйткә дә йөри алмас, блин.

Үзәмәт. Анысы шулайдыр да...Тик минем йөз грамм кабып куйганнан соң организмга хатын-кыз кирәк булмый башлый.

Сәет. Ә нәрсә кирәк була башлый? (Беркавым аңа аптырап карап тора.)  Сыер што ли?

Үзәмәт. Тагын йөз грамм. Аннан соң тагын, тагын...и шуннан әллүр инде, кайда туры килә шунда авасың.

Басыйр уяна.

Сәет. Ә менә кем безнең ворошиловский стрелок! Басыйр туган, тор әле!

Басыйр. Кем йоклап ята әле монда!?

Сәет. Менә Үзәмәт әйтә, йөз грамм эчәмдә йоклап китәм, аннан соң  бер нәрсә дә кирәк түгел ди. Вәт, блин, дөресен сукалый бит, блин, ә!

Басыйр. Ә Үзәмәтме? Үзәмәт, син безнең сыерны каплатырга кайчан киләсең? Көне төне паравоз кебек үкергәненә чыдар әмәл калмады бит инде, ә!?

Сәет. Эштән кудылар бит инде аны.

Басыйр. Ничек? Кайчан?

Үзәмәт. Нәчәлство түгел, үгез куды диген ичмаса. Нәчәлство чакырып тора, кире кайт ди.

Сәет. Да какая разница?! Син, Басыйр туган, атасыңмы, юкмы, блин?

Басыйр. Минем прописка временный гына бит! Милиция белсә, төрмәгә генә утыртып калмаслар, Украинага ук  кире куып җибәрерләр!

Сәет. Ярар алайса, хатыныңның гүләйт иткәненә түзеп йөр инде алайса!Мудак! Мөгезле шүрәле!

Басыйр. Нәрсә, нәрсә дидең син!

Сәет. Рогатый дидем!

Басыйр. Ә—ә-ә, аңладым.

Сәет. Чү! Тавышланмагыз! Кайтты! Уты янды әнә! Менә бу өянке артына качабыз да шуннан гына перәме маңгаена чәпибез, яме! Басыйр, тот әле, мылтыкны!

Басыйр. Уф, кул башым! Мин моны күтәрерлек хәл бар дип уйлыйсыңмы әллә!? Көне буе раствор болгатып эт булып арылган.

Үзәмәт. Әйдә, тагын берәрне җибәреп куйик әле. Баш яхшырак эшли башлар может.

Сәет. Басыйр, син дә тотып куй әле, әйдә, мә!

Басыйр. Минем эчмәгәнне беләсез бит инде!

Сәет. Һай, кайчаннан бирле әле?

Басыйр. Кичә бүтән эчмим дип хатынга ант иттем. Аннары Гали Ивановичка да инде...

Сәет. Нәрсә, Гали Иванович та эчмә диме әллә?

Басыйр. Ул алай дип әйтми, әйбәт кеше ул, эшкә килүгә берне салып бирә. Аннары әбәдкә. Кич кайтканда йөз грамм. Кыюлык өчен дип.

Сәет. Иртә белән салып бирүе аңлашыла. Шүрәле урманында курыкмыйча агач кисүчеләргә гайрәт керсен дип эшли ул аны. Ә кичен тагын нигә йөз граммын әрәм итә инде?

Басыйр. Соң, нигә дип  инде, өйгә тагын бер шүрәле янына кайтасы бар бит әле.

Сәет. Мине дә эшкә чакыра бит ул. Моны белсә, хатын аяк та бастырмаячак инде түлке. Йә, чукынсын ла! Әйдә, бу аракы түгел, курыкма!

Басыйр. Нәрсә алайса?

Үзәмәт. Дару гына инде. Көч кертә!

Басыйр. Чынлап та көч кертәме?

Сәет. Ышанмасаң, үзең эчеп кара! Менә, шешәсе дә аракы шешәсе шикелле түгел, дару гына монда потомушто.

Эчәләр.

Басыйр. Фу, гадость!

Сәет. Дару шундый ачы була инде ул!

Үзәмәт. Мин шул даруны кабып куйсам, үгез кадәр үгезнең өстенә бара алам! Тамчы да курыкмыйм менә!

Сәет. Үзәмәт, ә үгез ник куды соң сине алайса? Ник яратмый сине ферманың бердәнбер карап торган үгезе, ә, блин!?

Үзәмәт. Ник булсын инде. Беләсез, ветврачка осеменатор да булырга туры килә бит инде.

Сәет. Анысы ни тагы?

Үзәмә. Сыерларны, үгез белән капланмаган сыерларны,  ясалма орлыкландыручыны осеменатор дип атыйлар.

Сәет. Ә-ә-ә-... Анысын гына үзебез дә беләбез. Шуннан ни була, ассиминитор иптәш?

Үзәмәт. Шуннан шул. Сыер да хатын-кыз өммәтеннән бит ул. Иркәләгәнне, сыйпаганны ярата. Шулай бер сыерны сыйпап торганны читән аша үгез карап торган икән!” И шуннан соң миңа дошман булды бу! Элек “һайт!”дисәм дә куркып китә иде яннан. Шуннан бирле явызланды тәмам, котыра гына инде менә мине күрсә.

Сәет. Аңлашылды. Көнләшкән ул синнән  бик каты!

Басыйр. Көлдермә инде син, Сәет туган! Кеше түгел бит ул көнләшеп йөрергә!Абау, кендекне үк кытыклый башлады бу даруыгыз.

Сәет. Вәт, вәт, бөтен эшнең башы да  нәкъ шунда шул, Басыйр туган! Ир-ат юашланды хәзер, себеркегә әйләнде,  хатынының гүләйт иткәненә дә түзә, күз йома, белмәгәнгә салыша, көнләшми.

Басыйр. Муж узнает последним ди.

Сәет. Ә менә үгез, хайван булса да, көнләшә белә, блин!

Басыйр. Моның белән нәрсә әйтмәкче буласың?

Сәет. Син, мәсәлән, хайваннан да хужерак димәкче булам!

Басыйр. Чамалап сөйләш! Ату!

Үзәмәт. Тел керде Басыйр абзыйга

Сәет. Дөресен әйткәнгә ачуың килмәсен, Басыйр туган! Менә сиңа гади генә пример: синең газиз хатының Галия ханым Гозерев Ильяс белән гүләйт итә. Син көнләшмисең бит әле?!

Басыйр. Көнләшү генә түгел, убью сволочьны! Ул аңа күлмәк тектерергә генә барам диде бит!

Сәет. Беләбез, ничек тектергәннәрен!

Басыйр. Ә мин аңа Ильястан массаж ясатмаска куштым!

Сәет. Исе китә ди аларның синең сүзенә! Ә менә минем хатын чынлап та күлмәк тектерергә генә барды. Үзем күрем тордым, чөнки икәү бардык. Тегү машинасын да төзәттерде әле. Көч хәл белән күтәреп кайттым. Ә менә син үз хатынңа ышанасыңмы соң?

Басыйр. Кем белгән инде аны!

Сәет. Алайса, эшләр хөрти синең, туган!

Басыйр. Шулай дисеңме? Убью!

Сәет. Мә, алайса, тот мылтыкны, нәрсә көтеп торасың?

Басыйр мылтыкны үзенә ала, күтәрмәкче була, ләкин кул башы авыртканлыктан төшереп җибәрә.

Басыйр. Менә,  үзең күреп торасың бит, булмый миннән.

Сәет. Да...туган, раствор болгата болгата тәмам барып чыккансың икән. Дару да алмый сине хәтта. Үзәмәт, нишлибез?

Үзәмәт. Җибәрик тагын берәрне, миндә бар әле. Аннан соң уйлашырбыз.

Эчәләр дә исерешеп бетәләр.

Сәет. Ай тәбәнәк, ай тәбәнәк,

Менәләр дә, төшәләр.

Миндә айга менәр идем,.

Анда булса шешәләр.

Үзәмәт. Ә мин бер көнне Ильяс абыйның өендә шүрәле туны күрдем.

Сәет. Мине күзгә дә күренә ул шүрәлеләр кайчак, блин!

Үзәмәт. Нәрсә икән соң ул алайса?

Сәет. Нәрсә булсын, син врач кеше, белергә тиеш, глюка ул, туганнар, глюка!

Үзәмәт. Галлюцинация што ли? Юктыр ла, Гали Иваныч ул шулай шүрәле киеменә киеп йөри!

Сәет. Тагын нәрсә булсын! Әйдә, бүтән күренмәсен өчен  берәрне күтәреп куйк әле.

         Дәү баш керә.   Кулында рогатка.

Дәү баш. Әллә җүләрме сез, көпә-көндез өенке янында җыелышып утырмасагыз!?

Сәет. У, Дәү баш үзе килгән безнең янга!

Дәү баш. Җүләр мәллә мин сезнең янга килергә!

Үзәмәт. Кая барасың соң алайса, яшьтәш, болай Шүрәле киеменә киенеп??

Дәү баш. Кая барыйм ди! (Рогаткасын күрсәтеп.) Менә бит! Урманга барам, шүрәле атарга! (Пауза.) Ә кем шүрәле киеменә киенгән ди әле? Сукыр мәллә син?

Сәет. Үзәмәт, әйт әле, Дәү баш шүрәле киеменән бит,име?

Үзәмәт. Точно шулай!

Дәү баш. Күрмисезме әлә сез?! Менә, футболка, менә монысы кепка! Вәт сукырлар, ә! Монысы да  очкынган икән. Күзе күрми.

Үзәмәт. Ышанмасаң, Басыйрдан сора. Басыйр, шулай бит, Дәү баш шүрәле киеменнән бит, име!

Басыйр. Яңа елга ерак бит әле, Дәү баш, нишләп шүрәле маскасы киеп йөрисең?

Дәү баш (мылтыкны күреп). Әй, сез җүләрләр белән сөйләшеп торган мин җүләр! Атамы бу?

Сәет. Ата! Чын мылтык бит ул!

Үзәмәт. Әйт инде, кая юл тотың болай, яшьтәш?

Дәү баш. Әйткән бит инде сиңа, Шүрәле урманына дип. Минем кебек шәп атучы юк Көнтормаста!

Сәет. Кит булмаганны! Ышанмыйм!

Дәү баш (күккә күрсәтеп). Җүләрме әллә син, миңа  ышанмаска!Әнә, кара! Берәр тилгән күрәсеңме?

Сәет. Һе...чынлапта тилгәннәр күренми шул соңгы вакытта!

Дәү башы. Каз бәбкәләрен саклаганда мин чүкедем аларны. Менә моның белән! Ата каз белән сугышырга дип киләләр дә. Мин сугышканны бер дә яратмыйм.

Сәет. Үзеңнең дә сугышканың юкмы?

Дәү баш. Җүләр мәллә мин сугышып йөрергә! Ну ата каз белән белән генә бар, бер тапкыр. Барыбер мин җиңдем, дыңгырт тегенең башына утын пүлине белән.

Сәет. И шуннан, шуннан?

Дәү баш. Һавага очып китте аннары, безнең әти артыннан.

Басыйр. Әтиең летчикмы әллә синең, Дәү баш?

Дәү баш. Җүләрме әллә син! Нинди летчик булсын ди минем әти!Балта остасы!.

Сәет. Агачтан самолет ясап очтымы?

Дәү баш. Җүләр мәллә син! Агач самолет очамыни ул! Әнкәй,  әтиеңнең җаны күккә ашты, улым, ди. Үзе гел елый! Ә минем әти маладис кеше иде, беләсегез килсә!

Сәет. Шулайдыр, Дәү баш, шулайдыр.

Дәү баш. Әни аңа авырып ятканда әйтте:”Миңгали, мә ,йөз грамм эчеп карамыйсыңмы?”-дип. Әти “юк” дип башын гына чайкады. Башка вакытта әни ачуланса да гел эчә иде. Бу юлы, маладис, эчмәде! Әнкәй һаман елый, әтиең безне калдырып китеп барды ди. Шул аракы аркасында ди. Ә мин эчмим! Әнкәйне калдырып китәсем килми. Сез дә эчмәгез! Ата каз артыннан очасыз алайса!

Сәет. Без бит пепсикола гына бит. Менә!

Дәү баш. Җүләр мәллә сез  бу сидекне эчәргә!

Сәет. Юк, без аристократлар! Көпә-көндез эчәбез бит чөнки!

Дәү баш. Арситократлар түгел, генераторлар сез!

Басыйр. Кем, кем дидең?

Үзәмәт. Дегенератлар димәкче буласыңмы, Дәү баш?

Дәү баш. Юк, сез дегенерат түгел, сез дегенераторлар!

Сәет. Анысы ни дигән сүз инде тагы?

Дәү баш. Анысымы? Анысы менә сез дигән сүз!

Басыйр. Әллә нәрсәләр беәсең син, Дәү баш!

Дәү баш. Американскиймы ул пепси-колагыз?  Шулардан чыга инде җыен чыкмаган! Сезнең белән сөйләшеп торырга вакытым юк минем, эчегез шул сасы пепсиколагызны! Дегенераторлар!

Басыйр. Әй, мескенем, бигрәк жалко инде үзе. Башы  эшләп бетерми инде моның тәгаен. Үзе шүрәле киеменнән, үзе һаман  “юк” дип маташа.

Сәет. Сасы пепсиколагыз диме?

Басыйр. Генераторлар ди.

Сәет (шешәне алып). Менә безнең генераторлар!

Дәү баш китә. китә. Тегеләр, эчләрен тотып,аннан көлеп калалар.  Тагын салып куялар.Эчәләр дә, янә җырлыйлар.

Ай тәбәнәк, ай тәбәнәк,

Менәләр дә, төшәләр.

Мин дә айга менәр идем,.

Анда булса шешәләр.

         Шүрәлеләр килеп чыга.Кулларында мөгезләр.  Басыйр, Сәет, Үзәмәт белән парлашып бииләр. Мөгезләрне һәркайсының маңгайларына бөркетеп куялар. Тегеләр карыша, мөгезләрен йолкып алмакчы булалар. Шүрәлеләр, шаркылдап көлә-көлә, аларны янә бөркетәләр. Бер шүрәле икенче мөгез алып, аның эченә эчемлек сала, башкалары да шулай итә. Аннан соң бер-берсе белән чәкештерәләр дә мөгезләрне капка төбендәгеләргә тәкъдим итәләр. Тегеләре мөгезләрдән эчеп куя һәм айнып киткәндәй булалар. Шүрәлеләр капылт юкка чыга. Басыйр белән Сәет кулында мөгезләр генә кала. Үзәмәт Сәет кулындагы мөгезне алып, әйөләндерә әйләндерә карый.

Үзәмәт. Йә сыер, йә үгез мөгезе бу, җегетләр!

Сәет (мөгезне карап). Сыерныкы бу,  точно әйтәм!

Басыйр. Юк бит инде, үгезнекенә охшаган!

Сәет. Юк, шүрәле мөгезе бу, вәт, блин, ә!

Үзәмәт. Юк, сезнең маңгайга үсеп чыккан мөгезләр бит бу, абзыйлар!

Басыйр, Сәет (икесе бергә). Нәрсә?! Нәрсә?!” Ах, син, молокосос! (Үзәмәт кача. Тегеләре Үзәмәтне куа китәләр.)

Эштән соң арыган Басыйр янә йоклап китә, Сәет белән Үзәмәт тә эскәмиягә сузылып ятып, гырлый башлыйлар. Ут сүнеп ала. Шул арада эскәмиядә Сәет ялгызы гына йоклап ята. Менә ул уяна, як ягына каранып, дусларын эзли, аннары, буш шешәләрне тотып тотып карый. Башы авыртканга түзә алмыйча ике кулы белән чигәләрен уа!

Сәет. Ах, бу Ильясның тагын берәр шешәсен ничек эләктерергә соң, блин, ә? Үзе өйдә булмаса, урынын беләм инде белүен. Ишеген бикләп йөрми бит ул картлач. Чү, уты сүнде бит моның! Берәр кая китте ахрысы. Тиз генә, шыпырт кына, мәче кебек кенә керәм дә эләктерәм бер шешәсен! Может икене үк кыстырып булыр! (Тәрәзә янына килә.) Уты булмагач, значыт, үзе дә өйдә юк дигән сүз бит инде. Керим әле, Аллага тапшырып. Болай үлеп булмый бит инде, блин,  име, Сәетҗан! Кеше көлдереп, кара махмырдан үлсәң, ни сөйләрләр аннан соң минем турыда! Күзләр дә әлҗе-мөлҗе килеп тора.

Шулчак берничә шүрәле килеп чыга да, көти-көти уйнарга дип, Сәетне куырга керешәләр. Тегесе качмакчы була. Менә бер шүрәле, тунын салгач,  мизгел эчендә хатын-кызга әйләнеп,  Сәетне тотып ала һәм кочаклый. Кыз  эчке күлмәктән генә. Үзен Сәеттән кочаклатмакчы була.

Сәет. Кит әле, Нәсимә, кит, бәйләнмәле миңа! Тфү, нинди Нәсимә булсын ди! Гали Иваныч, куркытмагыз инде алай, ә!

Шүрәлеләр көлешә башлый. Хатын-кыз шүрәленең, ачуы килеп, Сәетне төртеп җибәрә. Икенчесе, Сәетнең авызына кишер каптыра һәм, үз мөгезен алып, Сәет маңгаенга кадап куя да, кыз шүрәлене кулларына  күтәрә, тегесе кыланчыкланып көлә, шулай көлешә-көлешә, чыгып китәләр.    

Сәет. Нәрсә булды икән бу?! Тфү, тфү, әстәгъфирулла! Әстәгъфирулла! Тфү, тфү! Китегез, кит, шайтаннар! Гали Ивановичка әйтергә кирәк әле, арттырып җибәрә  бугай ул шүрәлеләре белән!

Ут сүнә.

                                     Бишенче күренеш

Ильясның өй эче. Массаж бүлмәсеннән кыштырдаган тавыш килә. Сәет керә. Массаж бүлмәсеннән  хатыны Нәсимәнең көлгән тавышын ишетеп, айнып китә, баскан урынында тораташ кебек басып кала. Аннары, тиз генә исенә килеп, тегү машинасы янында яткан кайчыны ала.

Сәет. Үтерәм! Бетерәм! Икегезне дә чәнчим, блин!!

Таваышка эчке күлмәктән Нәсимә атылып чыга.

Нәсимә. Сәет! Син?! Кайдан килеп чыктың әле син!? Йоклап ята идең бит әле генә!

Сәет. Йоклаганда да уяу мин, сөйрәлчек! Юк итәм хәзер икегезне дә! Кая теге карт бабник! Ану,  давай монда  аны да!

Нәсимә. Сәет! Сәетҗан! Бердәнберем бит син минем! Туктале, чү әле, кызмале  алай, тынычлан башта, зинһар! Хәзер аңлатам. Мин бит, мин болай гына килгән идем. Юк ла инде, болай гына түгел, яңа  күлмәккә  үлчәм алдырырга гына!

Сәет. Үтерәм! Бетерәм! Сөйрәлчегең ниең белән! (Нәсимәнең өстенә бара.)

Нщсимщ. Ай! Абау! Чынлап үтерә бит бу! Ильяс абый, коткар, зинһар!

Күлмәген кия кия Ильяс чыга.

Ильяс. Кызмале син, Сәет энем. Әйдәле, сөйләшик әле тыныч кына. Мужиклар бит без, сөйләшик, аңлашыйк!

Сәет. Үтерәм, бәдбәхет!

Ильяс. Алайса, үтергәнче, бер сорауга җавап бир, Сәет энем!

Сәет. Үтерәм!

Нәсимә. Сәет дим! Минем сине генә яратканны беләсең бит инде!

Сәет. Убью! Татарча аңламасагыз!

Ильяс. Үтерергә кайчан да өлгерерсең, Сәет энем. Судта да гаепләнүченең соңгы сүзгә хокукы бар. Миңа әйтергә ирек бир, зинһар!

Сәет. Ну әйтеп кара алайса, карт бабник!

Ильяс. Әйт әле, Сәет энем, менә синең кайчан соңгы мәртәбә хатыныңа җылы сүз әйткәнең, аны иркәләгәнең бар?

Сәет. Хатын бит ул, нишләп күтәреп йөртергә тиеш ди мин аны! Бәлки әле син аңа чәчәк букеты да бирергә кушарсың?!

Ильяс. Алайса әйт инде күзгә карап, соңгы мәртәбә кайчан хатыныңны кочаклаганың бар?

Сәет. Синең эшең булмасын анда, старый!

Ильяс. Димәк, әйтә алмыйсың?

Нәсимә. Инде ничә ел, кочаклау түгел, кулымны да тотып караганы юк! Исерек бит ул көне төне. Җитмәсә, җен исләре килә үзеннән!

Сәет. Молчать, блин, фахишә хатын!

Нәсимә, җәһәт кенә күхнә шкафын ачып, аннан бер шешә аракы табып ала һәм шап иттереп өстәлгә утырта. Пауза.

Нәсимә. Менә, Сәетҗан! Без Ильяс бабай белән син килгәнне көтеп утыра идек.                                                            

Сәет.Барыбер убью икегезне дә, блин!

Нәсимә. Сәет дим, акыллым, әйдә әүвәл тынычлан. Әйдә,  менә бер йөз грамм тотып куйик әле синең белән. Мин дә эчәм. Үзең әйтәсең бит: Нәсимә, минем йөз грамм эчмәсәм, башым утын пүлине кебек, бер якка да эшләми дип. Әйдә, акыллы баштан утырып сөйләшик әле. Кил әле, кил, Сәет, мондарак. Менә өчебезгә дә салам. Закуска да бар монда.

Сәет. Нигә өч стаканга саласың?! Ильяс эчми бит ул! Старпер помушто! Вәт блин!

Ильяс. Синең хөрмәткә берәрне күтәрергә була инде, энем, анысы. Әйдәле...

Сәет, кайчысын кулында тоткан килеш,  акырын гына өстәл янына килә.Тустаганга  сузыла, куллары бик каты калтырау сәбәпл, аны тота алмый. Аптырап әле Нәсимәгә, әле Ильяс ягына карап куя. Нәсимә, хәлне аңлап, тустаганны кулына ала һәм Сәетнең авызына китерә.Сәет, кылкына-кылкына, эчә дә лап итеп урындыкка утыра.

Нәсимә (кабымлык сузып). Мә, Сәетем, кап әле моны.

Сәет. Иртә әле закускага! Сал тагын берне! (Бу юлы Сәет тустаганны үзе тотып эчеп куя. Аңа җан керә, сөйләшәсе килә башлый, ләкин кулындагы кайчыны һаман очкындырмый.)

Нәсимә. Тагынмы, Сәетем?

Сәет. Ашыкма! Тегесе төшеп урнашсын әле башта! Кая куалыйсың ул хәтле?! Ашыгасызмыни, мине исертеп, кереп бикләнергә ашыгасызмы!? Вәт,  блин, ә!

Нәсимә. Сәет, ни сөйлисең инде син?

Сәет. Ә сез нишләп салмыйсыз?! Нәрсә, бу картлач мине не уважает што ли?! Корсагыңны кайчы белән актарып чыгарам хәзер, утыр!

Ильяс утыра һәм тустаганны кулына ала, Нәсимә дә шулай итә.

Сәет. Эчегез! Төбенә кадәр! Кара аны, картлач, бер тамчысын калдырсаң, үз кайчың белән үк чалып ыргытам мин сине!

Ильяс көч хәл белән тустаганны авызына китерә, борыны ике бармагы белән кыса, авызы белән тирән сулыш ала һәм эчә. Ул кылкына башлый, эчен тотып, урыннан сикереп тора, бүлмә буенча ухылдап йөри башлый.

Сәет. Ха, ха! Мужик мыни инде син, шуны да эчә алмагач!(Ильяс , авызын тотып, туалет бүлмәсенә йөгерә. Аннан укшып косканы ишетелә.)  Слабак! Старпер син! Аракы да эчә алмагач! Мондый мужик була ди мени! Ә син ник эчмисең!?

Нәсимә. Эчәм, Сәет, эчәм, синең хакка агу да эчә алам мин! (Куркуыннан су эчкән кебек кенә эчеп куя да тустаганны шапылдатып өстәлгә куя.) Менә, Сәетем, синең өчен мин...

Сәет. Молчать, баба! Сал лучше тагын берне! Түлке бу юлы старпер да эчә! Ату!(Үз эчеп куя.) А-а-аа, рәхәт булып китте бит әле бу!(Үзе салып эчә.) Менә монысы чынлап торып китте хәзер. Ану! Син дә, старпер!

Ильяс бу юлы, үзен көчләп, эчәргә азаплана, бераз эчә, артыннан су каба һәм шул рәвешле тустагандагы аракын эчеп бетерә.

Ильяс. Уф, үләм бугай!

Сәет. Менә монысы мужикларча булды! Бөтенләй үк бетмәгәнсең икән әле, Хөзер Ильяс! Тәки булдырдың! Давай,тагын берне! Минем исәнлеккә.(Үзе үзенә салып эчә. Җиң очын исни һәм шаркылдап көлә башлый.) Синең өчен агу да эчә алм дисеңме син, Нәсимә? Вәт, блин, ә! Әйтәсең син!

Нәсимә. Ник эчмәскә? Синең өчен бит ул, Сәетем!

Сәет. Судта да соңгы сүз әйтергә мөмкинлек бирәләр дисеңме син, старый?(Көлергә керешә. Аңа кушылып, калганнар да көлгән була.)

Давай, хәзер җырлыйбыз! Тагын берне генә тотып куябыз да! Тукта, запивать итәргә берәр нәрсә кирәк бит!

Нәсимә. Менә, мә, су, Сәетем!

Сәет. Су белән чирмеш күтен дә юмаган ди! Лучши пепсикола эчәм мин!(Шкаф артыннан химикат алып килеп, өстәлгә утырта.) Менә ичмасам, бу вещь!(Аракы сала һәм аның артыннан спиртлы химикатны кабып куя. ) Судта да соңгы сүзне бирәләр дисеңме син, Ильяс абый! Ха, ха!  Ильяс абый, чынлап та, настаящний мужик икәнсең син! Мин сине уважать та  итә башладым әле!  Ә  хатын минем хөрмәткә хәтта агу да эчә ала! Молодчина, хатын! Мин сине яратам! Ә син, Ильяс  абый, икенчесен эһ тә итмичә эчтең дә куйдың бит, ә! Вәт, блин!  Карт кеше булсаң да! Мужик син! Настоящный мужик!(Ул өстәл өстенә башын салып йоклап китә.Ильяс туалетка барып укшый.)

Нәсимә өстәл өстендәге техник спирт шешәсен алып иснәп карый.

Нәсимә.Фу! Нинди пепсикола булсын бу! Гадость какая! Агу бит бу! Химикат!

Сагышлы көй агыла башлый.

ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ

Алтынчы күренеш

  Ильясның капка төбе күренеше. Баягы эскәмия тирәсендә химикатлы спирт шешәләре аунап ята.Нәсимә керә.

Нәсимә. Кая китеп олакты икән инде бу Сәете? Эшкә генә кереп чыгасым бар дип чыгып киткән иде бит югыйсә?. Һәй, Аллага шөкер, ниһаять, безнең Сәет тә эшкә урнашып, кеше шикелле эшли башлар икән! Күз генә тимәсен инде үзенә. Тфү, тфү! Кая югалды икән соң бу? Кибет янында түгелдер инде, эчүен ташлагач, нием калган ди аңа анда!? (Шешәләрне күреп ала, берсен кулына алып, әйләндерә әйләндерә карый.) Карале, бу теге Ильяс абый өендәге химикат шешәсе түгелме соң? Шул бит инде! Безнең лапастагы утын әрдәнәсендә муеннан иде алар! Сәет үзе алып чыгып юк итте! Димәк, значытса, бу Ильяс безнең ирләргә шушы химикатны эчертеп яткан икән! Вәт, нәгъләт төшкән адәм! Агулаган бит бу боларны! Юри шулай эшләгән! Бөтен бистә ирләрен шул химикаты белән агулап яткан! Чуен агарта торган нәрсә түгелме соң бу? Ә-ә-ә-әә, тире эшкәрткәндә файдалана идем дигән иде! Пепсикола дип безнең ирләргә сатып яткан бу моны итәк астыннан гына! Вәт, карт пәри! Күрсәтәм мин сиңа күрмәгәнеңне моның өчен! Хәзер үк полициягә барып җәвит итәм! Утыртып куйсыннанр! Өтермәнгә тыксыннар! (Китә.)

  Кызуланып Сәет керә.Өс-башы пөхтә, кырынган, йөзе чиста.

Сәет. Кайда йөри инде бу Басыйры тагын? Киләм диде бит, әйткән  вакытта точно булырмын диде!

Басыйр керә. Хәрәкәтләре җитез.

Басыйр. Килдем мин, Сәет. Нәрсәгә чакырган идең алай ашыгыч?

Сәет. Килдеңме? Яхшы иткәнсең килеп. Сиңа сүз бар. Әйт әле, хатының ничек синең?

Басыйр. Минем хатынмы? Ничек булсын инде? Хатын хатын кебек була торгандыр инде. Бүген мин эшкә киткәндә әнкәй белән медер медер сөйләшә сөйләшә чәй эчеп калдылар. Күңелем булды, әнкәй белән аралары эт белән мәче кебек иде элек. Хәзер дуслашканнар. Авызга авыз куеп чүкердәшәләр. Миңа да тыныч хәзер.

Сәет. Вәт, блин! Ул турыда әйтмим бит  мин!

Басыйр. Башкасы турында сорарга уйласаң, төгәл җавап бирә алмыйм, әле генә айныдым бит әле! Салып йөргәндә күзгә  башка бер нәрсә күренмәде, малай!Хатын-кыз  кайгысы юк иде.

Сәет. Ул турыда да әйтмим мин.

Басыйр. Ие, тыңлыйм алайса.

Сәет. Хатының иртән укшыймы?

Бпасыйр. Минем хатынмы? Нишләп укшысын ул, алкаш түгел ләбаса!

Сәет. Неужели кыяфәтендә бер нәрсә дә сизелми?

Басыйр.Сизелә инде анысы.

Сәет. Нәрсә сизелә, нәрсә? Әйт, сузма!Блин!

Басыйр. Мине,  эчмәгәч, элеккеге караганда да артыграк ярата башлады бугай. Гел елмаеп кына тора. Үз хатыныма ничә елдан соң тагын бер кат гашыйк  булдым, әйтсәң,  кеше ышанмас! Ярата ул мине!

Сәет. Ярата пычагым!

Басыйр. Ник алай дисең әле, Сәет дус?

Сәет. Иртә белән точно укшымыймы?

Басыйр. Юк дидем бит инде.

Сәет. Тозлы балык та сорамыймы, блин?

Басыйр. Нишләсен балык  белән, пиво эчми бит ул!

Сәет. Быел кыяр тозлаган идеме хатының?

Басыйр. Әнкәй тозлады, күп итеп. Кыяр котырып уңды бит.

Сәет. Ул кыярны моңа кадәр ашап караган кеше дә юкмы?

Басыйр. Сәет, әллә тагын эчә башладың инде син?

Сәет. Күрмисең мени,  как огурчик, блин!

Басыйр. Алайса нишләп әллә нинди тузга язмаган сораулар биреп утырасың?

Сәет. Димәк, әлегә бер банка кыярыгыз да ачылмаган?

Басыйр. Ә искә төште. Әнкәй иртән хатынга әйтеп тора иде,  идән астыннан тозлаган кыяр алып чыгарга кирәк булыр дип.

Сәет. Менә, менә!

Басыйр. Нәрсә, әллә быелгы кыярны ашарга ярамый ди мәллә?

Сәет.Уф, синең белән сөйләшеп торган мин тиле, блин!

Басыйр. Ә-ә-ә-, туктале, Сәет, беркөн хатын әйтеп тора иде, авызга теш щеткасын тыга алмыйм хәзер дип?..

Сәет.Вәт, блин! Миңа шул кирәк бит инде!

Басыйр. Минем хатынның теш щеткасы кирәкме?

Сәет. Вәт аңгыра! Хатының балага узган синең!

Басыйр. Кит аннан! Каян беләсең? Син врач түгел бит!?

Сәет. Врач булмасам да беләм, балага узуга тозлы әйбер сорый башлый алар!

Басыйр. Ник, ашасын теләсә, рәхәтләнеп кимерсен, кыяр күп дидем бит! Ә балага узуын каян чамалап әйтүең?

Сәект. Минке дә тозлы әйберләр ашый башлады.Өстәвенә иртән укшыта дип зарлана.

Басыйр.Синеке дә узган мыни алайса?

Сәет. Узган! Тик миннән түгел!

Басыйр. Шүрәледән што ли?

Сәет. Алайса әйт, соңгы мәртәбә кайчан хатыныңның кулын тоттың?

Басыйр. Кайчан дип...әле айныганга да өч кенә көн булып килә бит.

Сәет. Димәк,  орынганың да  юк?

Басыйр. Хатынны обежать итәргә ярый рәзве?

Сәет. Тупой син, блин, Татаренко! Хатының балага узган, тик синнән түгел! Әнә теге кешедән! Ильястан! Аңладыңмы инде хәзер?!

Үзәмәт керә.

Үзәмәт. Ә, сәлам, бывшый шешәдәшләргә!

Сәет. Мыскыл итмә, сам такой был!

Үзәмәт. Мин шаяртып кына бит инде, Сәет абый. Туктале, нигә болай кара янып утырасыз әле? Берәр нәрсә булмагандыр бит? Ә, аңладым, тагын чиертә башлагансыз да, хәзр башыгыз авырта. Хәзер, хәзер, ай момент, хәл итәбез мәсьәләне!(Куеныннан кечкенә фляга чыгара.) Минем бар монда,  үгезгә дигән.

Басыйр. Нинди үгезгә дигән тагы?

Үзәмәт. Нинди булсын. Һаман шул үгез әле! Мине яңадан эшкә алдылар бит! Үгез белән дә дуслаштык! Менә дигән хәзер отношенияләр! Үгез мине хөрмәт итә!

Басыйр. Син үзең дә бераз чеметкәнсең ахыры, Үзәмәт, әллә ниләр сөйлисең?

Үзәмәт. Юк, билләхи, юк! Авызга да алмыйм бүтән! Өч көн инде сухой йөрим! Ә үгез диюемнең сере бар. И кызык та инде. Сезгә дә сөйлим әле. Тонналы үгез ул, өскә атланмасын дип, сыерлар да  куркып кача тегеннән. Шуннан мин бер инновацион метод уйлап таптым. Беләсезме нинди: үгезнең койрыгына менә шушы фляжкадан бераз аракы тамызам да и шуннан бар сыер җыела моның янына! Күрсәң, көлеп үләрсең, билләхи менә! Завферма әйтә, үгездән хәзер мужиклар исе килә башлады, шуңа күрә сыерлар артыннан калмый аның ди! Дөрес әйтә завферма, и мин дә шундый фикердә. Мә, тотып куясызмы? Нанотехнология фляжкасыннан гына!

Сәет. Үзәмәт, тыкылдама, туйдырдың! Теге мылтыгың кайда синең? Исәнме ул?

Үзәмәт (агач артына иелеп). Әнә, бу өянке куышында  гына бит.Теге көнне исерек килеш онытып калдырып киткәнмен! Мин китимме алайса, абыйлар? Әни әбәдкә кайт, улым, мин сиңа бер серемне ачасым бар дигән иде. Йөгердем мин яме, абзыйлар! (Китәргә кузгала һәм кинәт туктап кала.) Карагыз әле,  кара, сез күрәсезме ул? Әллә тагын минем күзгә генә күренә башлады инде...күрәсезме, анда, Хөзернең ишек янында шүрәле басып  тора! Әнә, әнә, Ильясның өенә кереп китте!

Сәет. Малайның тагын күзенә күренә башлаганнар!

Басыйр. Ник? Мин дә күрдем бит аны? Әллә тагы эчә башларга инде? Хатынга обещать иттем дигән булып инде?..

Сәет. Мин эчмим әлегә, әүвәл Ильясны дөмектерәм, аннары хатынны кайтып атам!

Басыйр. Ә хатынны нигә тагын?

Сәет. Ул сөйрәлчекнеме?

Басыйр. Ильясның вәсвәсәсенә генә  бирелгән бит ул! Хатын-кызның гаебе юк монда, тамчы да менә.

Сәет. Ильяс гаепле дисеңме?

Басыйр. Шул гына! Аздырган ул безнең хатыннарны

Басыйр. Карале, Сәет,  бәлки әүвәл теге Шүрәлене дөмектерербез, ә? Йөрмәсен монда дөнья бутап!

Сәет. Безнең хатыннар белән шүрәле гүләйт итмәгән! Ильясны хәл итәбез, аннары хатыннарны!

Басыйр. Ә Шүрәле гүләйт иткән булса? Ильяс өендә!?

Сәет. Значыт, шүрәлене дә чүкибез!

Басыйр. Әллә Украинага гына кире таярга инде?

Сәет. Аннан бер качкачмы?

Басыйр. Анда вчүтеки сугышка чаклы  ипи бәясе арзанрак иде. Бәрәңге дә инде. Ит тә бу бистәдәге кебек  кыйммәт түгел иде...

Сәет. Безне каргаганнар бит, блин, шуңа күрә генә ул! Каргышны алсак, бар нәрсә дә үз хәленә кире кайтачак! Иң арзанлы бәрәңге булачак Көнтормас базарында! Кара син безнең туфракны гына, ипигә ягып ашарлык, блин! Әгәр чәчсәң, бөтен нәрсә котырып үсә анда!

Басыйр. Ә кем чәчә? Хөзер Ильясмы? Эшкә яраклы ир-ат калмады бит! Юкка гаеплибез без Ильяс картны! Бистә хатыннары ир -ат калмаганга күрә  аның янына йөри башлаган ул!

Сәет. Молчать!Блин! Алайса сине дә чүким! Рәттән, барыгызны да! Әүвәл Ильясны, аннан соң өйгә кайтып хатынны атам! Ышанмыйсыңмы?! Менә. Мә! (Күккә атмакчы була, ләкин мылтык атмый.) Нәрсә бу?! Кая теге молокосос?! Кая Үзәмәт!? (Мылтыкның патроннарын тикшерә.) Буш бит бу! Патроннарын алганнар!Блин!

Басыйр. Менә сиңа мә, атмаган мылтык белән әллә нинди планнар корган булабыз тагы?

Сәет. Срочно патроннар табарга кирәк!

Басыйр. Һе, безнең өйдә муеннан алар! Монда кайтканда бер капчык эләктердем!

Сәет. Киттек алайса! Нәрсә катып торасың, блин!

Мылтыкны янә куыш эченә яшерә. Китәләр.                      

Җиденче күренеш

Ильяның өй эче. Ильяс тыныч кына тегү тегеп утыра.Галия керә. Ул каушаган.

Галия. Ильяс абый, Ильяс абый! Уф, исән икәнсең әле!

Ильяс. Минем үләргә җыенганым да юк.

Галия. Җыенмасаң, җыендырачаклар! Качарга кирәк сиңа, Ильяс абый!

Ильяс. Аңлатыбрак сөйлә әле, Галия, ни булды инде тагын?

Галия. Безнеке белән Сәет өй бетереп патрон элиләр, Басыйр тегеннән  апкайткан булган! Сине атырга йөри инде алар!

Ильяс. Юк ла, болай гына сөйләнәләрдер. Айныды бит инде алар хәзер!

Галия. Айныганга күрә аталар да инде! Барыбер башлары эшләп бетерми әле. Әйдә, Ильяс абый, менә боларны булса да киеп куйик әле, зинһар! (Үзе беренче пәрдә дә алып килгән капчыктан бронежилет, каска өстерәп чыгара.) Украинадан монда кайтканда эләктергән идем . Икәү, үземә дә бар. Мине дә атам ди бит!

Ильяс. Эш шулай җитдидер дип уйлыйсыңмы, Галия?

Галия. Алай гынамы соң! Котырган алар тәмам! Үзләренең тукран тәүбәләре икәнлекләрен белмиләр! Аларның вәгьдәсенә ышансаң! Менә күреп торырсың, тагын эчә башлаячаклар әле! Минеке эчкән саен антлар итә торган иде, бүтән эчмим, соңгысы, имеш! Һаман соңгысы, һаман бүтән эчмим! Бердәнбер карап торган кешедән, синнән дә колак кагар хәл юк әле! Әйдә, ки боларны тизрәк!..

Ильяс. Юк ла, нишләп тимер күлмәк киим ди!

Галия. Атып үтерсәләр, Ильяс абый! Авыл хатыннары синсез нишли аннан соң? (Пауза.)  Тегүче бит син! (Эленеп торган яңа күлмәкне күреп.) Абау, Ильяс абый, кемгә тектең ул күлмәкне? Миңа түгелдер бит?

Ильяс. Сиңа.

Галия. Юктыр ла, Ильяс абый. Минем материал түгел бит бу! Нәсимәгә теккәнсеңдер әле?

Ильяс. Нәсимә башка монда килмәячәк инде ул. Үпкәләгән. Син үлчәп карале.

Галия. Нәрсәсен үлчәп торасың ди инде аның, Нәсимә белән бер гәүдә бит безнең(Чаршау артына кереп, күлм әк киеп чыга.) Ничек, Ильяс абый?

Ильяс. Үзеңә үлчәп теккән кебек, Галия!

Галия. Алайса, алайса...

Нәсимә килеп керә. Галия өстендәге күлмәкне күрә.

Нәсимә. Аһ, син! Ник кидең миңа теккән күлмәкне?!

Галия. Килешәме, Нәсимә?

Нәсимә. Сал хәзер үк минем күлмәкне! Алайса шушында ук  мунчала кебек сары чәчеңне йолкып бетерәм, бөртеген дә калдырмыйм!

Ильяс. Йә, йә, тынычланыгыз инде, зинһар!

Нәсимә. Тынычланам мин сезгә хәзер! Тынычланам!

Илс. Кешедән оялыр идегез ичмасам!

Галия (чаршау артына кереп китеп). Салам , хәзер салам! Чәпчемә генә түлке!(Күлмәкне Нәсимәгә чыгарып бирә. Тегесе үз чиратында чаршау артында яңа күлмәкне кия.)

Нәсимә. Күлмәге шәп кәнишне шәплеген?

Галия. Курчак кебек булдың, Нәсимәкем!

Нәсимә. Чынлап та, килешәме? Ильяс абый, син ни дисең?

Ильяс. Килешә! Яшь киленнәр кебек булып калдың!

Нәсимә. Килен дигәннән, Галия,  син дә шулай дип уйлыйсыңмы?

Галия. Син безнең Көнтормаста иң чибәр хатын дим!

Нәсимә. Анысы шулайдыр инде аның шулаен...Килен дигәннән, Сәет ни әйтер икән соң? Атып үтерәм ди бит!

Галия. Болай гына әйтә ул аны, Нәсимә, кызган баштан гына. Менә күрерсең...

Нәсимә укшый башлый һәм туалетка йөгерә, аның артыннан Галия дә укшырга тотына. Беркавымнан икесе дә өйдән чыгып йөгерәләр.                               

Сигезенче күренеш

Ильяс картның капка төбе, куыш өянке янында. Дәү баш керә. Куыштан яшерелгән мылтыкны табып ала.

Дәү баш. Мылтыклары шәп күренә боларның, минем рогаткага караганда да. Чып чын мылтык. Кемне атага йөри икән соң , әнкәй әйтмешли, бу кызган башлар? Вәт, җүләрләр!Рәзве ярый җан иясен үтерергә. Теге ата каз һаман төшләремә керә әле. Минем белән сөйләшә. Әйдә, атлан өстемә, һавада очыртам мин сине ди! Әнкәйгә сөйләгән идем, елый:”Син дә мине калдырып китәргә җыенасыңмы инде?”-ди. Пулялары бармы икән соң моның?( Сүтеп карый.) Буш бит бу! Һи, җүләр икән болар! Хәзер кызык итәм мин сезне! (Кесәсеннән буш гильзалар алып кора.)  Куяны да җәлке бит аның! Яшәсен! Ул да җан иясе бит, әнкәй әйтмешли. Ник тияргә аңа. Яшәсен!Җүләр мәллә сез җан иясен үтерергә!

Мылтыкны куышка тыгып, китеп бара. Сәет белән Басыйр керә, кулларында снайпер винтовкасы.

Сәет. Әйтер ием инде сине дә! Дус булып йөргән буласың, блин! Шундый винтовкаң була торып,  миннән тел яшереп яткансың!

Басыйр. Незарегистрированный бит ул. Патроннар белән тегеннән эләктереп кайткан идем инде.Монда ашарга булмаса, куян атып булса да яшәрбез дип. Украиннар:”Рәсәйдә ачлык анда!”-дип сөйлиләр бит.

Сәет. Мылтык синеке булгач, син атарсың инде.

Басыйр. Кул калтыравы һаман басылмаган әле минем.

Сәет. Минеке басылган дип уйлыйсыңмы? Нервыдан бөтен гәүдәм дерелди. Кара син бу хатынны, ә,  вәт, юха елан!

Басыйр. Язгы бозга таянма, хатынга ышанма дип юкка гына әйтмәгәннәрдер инде. Бу хөрмәткә бераз кабып куйсаң да шәп буласы булгандыр инде ул.

Сәет. Үзәмәтнең нанотехнологиясен ник алып калмадың?

Басыйр. Аракысы  тамчылап кына төшә бит аның фляжкасыннан!

Сәет. Малай җәлке, ычкынган.

Басыйр. Бу яшеңнән химикат эчеп йөр дә! Ярый, безнең ашказаны дуңгыз тиресеннән булгач.

Сәет. Әллә бераз караңгы төшсенме? Утын яндыра ул аннары, тәрәзәдән үзе дә аермачык күренәчәк.

Басыйр. Качып посып атмыйбыз. Йөзенә туры карап. Үзең шулай дидең бит.

Сәет. Дидем дә. Аракыдан айнып, күзгә дөньның матурлыгы күренә башлагач кына...бер дә өтермәнгә утырасы килми инде килүен, блин.

Басыйр. Син нәрсә, шул бабник өчен утырмакчы да буласыңмы әллә?! Без бит яхшылык эшлибез, Көнтормасны кабахәтләрдән чистартабыз.

Cәет. Ә Гали Иванычны кайчан атабыз? Барысы да аның аркасында бит! Нәсимә әйтә, Шүрәлене дә  шул уйлап чыгарган, халыкның башын әйдләндерү өчен ди!

Басыйр. Ие шул. Әле менә мин дә уйлап торам: теге вакытта Дәү баш  шүрәле киеменән түгел иде ул...Соңыңннан гына башка сукты минем.

Сәет. Килешәм мин синең белән. Мин дә уйладым ул хакта. Футболка белән кепкадан гынга иде Дәү баш.

Басыйр. Гали Иванычны да дөмектергә кирәк алайса. Шүрәле, имеш! Махсус уйлап тапкан ул аны!

Сәет. Аны да табарбыз! Әллә кая түгелдер әле. Монда эшне бетерик тә әүвәл.  Бу винтовкаң ышанычлы дисеңме син? Баягы  шикелле булмасын тагын! Башта һавага атып карыйкмы  әллә? Мин һавага атам, син Ильяска! Килештекме?

Басыйр. Ә нишләп мин атырга тиеш? Синең хатын тозлы кыярны беренче булып ашый башлаган бит, ә минеке әле банка гына ачтыра. Син ат Ильяска. Түлке сразе үтерерлек итеп.

Сәет. Што  то кул бармый. Шул сөйрәлчек хатын өчен бер дә өтермәнгә  утырасы килми түлке. Әллә мин Гали Иванычны гына дөмектерим мәллә?

Басыйр. Курыкма. Кем әйтмешли, анда көн саен макарон бирәләр ди.

Сәет. Тфү, тфү, авызыңнан җил алсын! Башта кулны кыздырып алыйм әле.(Ата. Аткан тавышка тәрәзәдә хатын-кыз башы күренә.) Анасын орды, тәрәзәдә синең хатын башы түгелме соң ул? Тегсе Ильяс! Вәт, блин!

Басыйр. Чынлап та шул бугай шул. Бир әле монда, бир әле. Болай булгач, иксен дә чүкергә туры килә инде.

Ишектән Шүрәле киемендәге Ильяс  һәм аның артыннан Галия күренә.

Сәет (мылтык төрәп).  Элек зина кылучыларны  таш бәрә бәрә урам буенча йөрткәннәр, йөзләренә кырым сылаганнар. Без ансыз гына самосуд ясыйбыз сезгә!

Басыйр. Тегесе Шүрәле түгелме соң? Нәрсә, минем хатын Шүрәле белән гүләйт итәр көнгә калганмыни?! Вәт, хурлык! Вәт позор! Ильяс кайда? Өендә качып ятамы?!

Сәет. Борчылма, анысын да табарбыз! Әйдә, әүвәл мин Шүрәлене чүким! Син үз хатыныңны үзең!

Басыйр. Дәү баш булмасын тагын шүрәле киеменә киенгән?

Сәет. Дәү баш өенә кайтып китте, үзем күрдем. Һе, ты што, хатының Дәү баш белән дә чуалырга өлгергән димәкче буласыңмы?! Шүрәле белән гүләйт итүе җитмәгән!

Басыйр. Тфү, себерке!

Галия. Басыйр!

Басыйр. Дәшмә,  себерке! Бир әле монда винтовканы, Сәет! Тагын бер авызыңны ачсаң, себерке! Вәт хурлык! Вәт хурлык!

Сәет. Син башта Шүрәлне чүке! Ул гаепле монда!

Басыйр. Икесен берьюлы мин аларның! Тукта! Шүрәлесе Гали Иваныч бит аның!?

Сәет. Гали Иваныч булса, үзенә үпкәләсен!

Галия. Басыйр!

Басыйр. Дәшмә дидем бит!

Галия. Басыйр!

Басыйр атып җибәрә. Шүрәле киемендәге , күкрәген тотып, җиргә ава. Басыйр Галиягә ата . Галия дә, күкрәген тотып, җиргә ава. Беркавымга үлем тынлыгы урнаша.(Пауза.)  Күрше урамнан Үзәмәтнең:”Әти! Әти!”-дип кычкырганы ишетелә. Басыйр тәрәзәгә төбәп ата!

Басыйр. Ильяс! Карт пердун! Чык монда!

Тагын тәрәзәгә ата. Шулвакыт Үзәмәт йөегереп кереп җитә һәм җирдә яткан шүрәленең маскасын салдыра.

Үзәмәт. Әти! Күпме көттем мин сине! Күпме көттем! Күпме эзләдем! Ә син янәшәдә генә булгансың икән!

Шүрәле-Ильяс, ыңгырашып торып, бронежилетын салырга керешә, Үзәмәт аңа булыша.

Басыйр белән Сәет икесе дә аптырап карап торалар.

Аннан соң алар Галияне җиргә сузып салалар. Матәм көе уйнарга керешә. Шулчак Басыйр Галиягә таба ташлана.

Басыйр. Галия! Галиям минем! Үлмә! Үлә күрмә, зинһар! Мин яратам бит сине!

Сәет,  мытыкны үзенә алып,  Ильяска төби.

Сәет. Менә кем икән ул Шүрәле! Син гаепле барысына да, мәлъгүн! Кул калтырамаса, кул калтырамаса мин сине хәзер үк.

Атылып чәче башы тузгыган Нәсимә керә.

Нәсимә. Сәет! Ат инде! Ул гаепле барысына да!

Сәет. Нәсимә?! Син?! Әйт әле, блин хатын, соңгы тапкыр сорыйм, бәлки, син  монда күлмәк тектерегә генә килгәнсеңдер, ә?! Әйт әле барысына да ишетелерлек итеп,  барысына да, Басыйрга да, Үзәмәткә дә ишетелерлек итеп! Ашказанымда гастрит бар, укшуым да шуннан гына диген! Нәсимә?!

Нәсимә. Нәрсә җебеп торасың инде!Ат! Мужик мыни син!

Сәет кулыннан җәһәт кенә мылтыкны ала да Ильяска атмакчы була. Шулчак каршысында Фатиха пәйда була.

Фатиха. Бик атасыгыз килсә, миңа атыгыз!

Нәсимә кулындагы мылтыгын читкә ташлый.

Галия (торып) . Уф, кабыргам! Басыйр! Салдыр әле бу тимер киемнәрне! Ярдәм ит әле, нәрсә карап торасың! Минем кабырга сынган бугай. Гипс салсыннар әле,  скорый чакырт тизрәк!

Басыйр хатынына торырга булыша.

Галия. Карагыз әле, бүген ай тулган төн икән бит! Нинди матур бит тулган ай, иптәшләр! Карагыз әле, кара!

 Капка төбендәге кешеләр өстенә туган айдан көмеш нурлар коела.  Шүрәлеләр көлешкән тавышлар ишетелә.Шуннан соң такмак яңгырый.                             

Әй, Шүрәле, Шүрәле,

                                      Син кайсы авыл җүләре.

                                               ПӘРДӘ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк