Логотип
Театр

Айрат Арсланов: «Үткәннәргә үкенмим...»

Сәхнәдә уйнаган актерларның исемнәрен бөтен кеше яттан белә, һәр төбәктә аларның әлеге спектакль белән килүләрен зарыгып көтәләр, анда катнашучы актерлар белән якыннанрак танышасылары килә. Тамырлар...

Сәхнәдә уйнаган актерларның исемнәрен бөтен кеше яттан белә, һәр төбәктә аларның әлеге спектакль белән килүләрен зарыгып көтәләр, анда катнашучы актерлар белән якыннанрак танышасылары килә. Тамырларында морзалар каны аккан, Казанның нәкъ үзәгендә дөньяга килгән шәһәр егете Айрат Арсланов та бар әлеге сәхнә йолдызлары арасында.

Айрат кечкенәдән иҗат белән мавыга

Айрат Арсланов 1967 елның 9 апрелендә Казан шәһәренең нәкъ үзәгендә хәзерге вакытта Юнысов йорты дип йөртелә торган, ул вакытта Казанның 1 нче бала тудыру йортында дөньяга килә. Ә балачакның беренче хатирәләре алар гаиләсе яшәгән Габдулла Тукай урамы 47 нче йорт адресы буенча урнашкан йортлары белән бәйле. Әтисе Рифкать Минзәлә районының Бикбау авылыннан. Ә әнисе, Казан кызы Ләйлә, кайчандыр Казанда дан тоткан «Ак Фәйзрахман» дип йөртелгән морза Фәйзрахман оныгы. Фәйзрахман морза рево люция вакытында да шактый гына мал-мөлкәтен саклап калуга ирешкән акыллы һәм зирәк кеше була. (Аның йорты Казанның Солтан мәчете каршында, Тукай урамында урнашкан).

 

Айратка ике яшь.

 

Алар гаиләдә өч бала тәрбияләнә. Әти-әниләре балалары белән бары тик татарча гына сөйләшә, тәрбия дә милләтебезгә хас кыйммәтләрне истә тотып алып барыла. Айрат – уртанчысы. Апасы Гөлнара консерватория каршындагы музыка мәктәбен тәмамлый, аннан шул өлкәдә белем алуны дәвам итә – консерваториягә керә. Хәзерге вакытта кон- цертмейстер булып эшли. Энесе Булат та мәктәптә укыган чорда музыка белән кызыксынып, махсус музыка мәктәбен тәмамласа да, киләчәккә үзенә һөнәр итеп бөтенләй башка юнәлешне – медицинаны сайлый. Ә Айратның беренче сыйныфка керүе гаиләнең күченүе, алар күченгән Горки якларында ул вакытта транспорт инфраструктурасы җайланмаган булуы музыка һәм башка төр шөгыль белән шөгыльләнергә мөмкинчелек бирми. Гаиләдәге барлык балаларның музыка белән кызыксынуы зыялы әниләре Ләйлә ханым гаиләсендәгеләрнең барысы да фортепианода уйнаулары белән дә бәйле.

 

"Ромео һәм Джульетта" (В.Шекспир), Меркуцио ролендә. 

 

Мәктәптә укыган елларда Камал театрына барып спектакльләр караганын, Габдулла Шамуков һәм Фатыйх Колбарисовларның сәхнәдәге уеннарын ул әле дә бик яхшы хәтерли. Театр-концертларга, музейларга сәфәрләрнең башында әниләре тора, билгеле. Рус мәктәбендә укыган Айрат унынчы сыйныфка кадәр хорда чыгыш ясый, анда башлап җырлаучы була. Шунлыктан киләчәккә хыяллары да музыка белән бәйле була. Тик өйдәгеләр, башка төрле һөнәр сайласа яхшырак, дигән фикергә киләләр һәм аны медицина институтына керергә үгетлиләр. Үсмер егет, әти-әни сүзен тыңлап, хәтта институтның әзерлек курсларына да йөри, тик бөтен хыяллары белән иҗатка чумган егетнең барыбер күңеле тартмый. Бирәм дигән колына, чыга- рып куяр юлына, – дигәндәй, ул белдерү күреп ала. Анда Мәскәүнең Щепкин исемендәге театр училищесына татар төркеме җыелуы турында язылган була. Айрат имтиханнарны уңышлы тапшырып, уку йортына кабул ителә.

Щепкин училищесы театрга гашыйк итте

1984 нче елның 30 нчы августы. Театр училищесында белем алу максаты белән, 18 яшь егет һәм кыз Мәскәүгә киләләр. Күбесе өчен әлеге сәфәр беренче була. Шуңа күрә хатирәләр дә әле һаман да истә… Училищеда белем алучы мәһабәт гәүдәле, чибәр егет һәм кызлардан торган татар төркеме барысын да шаккатыра. «Татарлар андый буламыни, алар кысык күзле бит, ә сез бигрәк матурлар!» – диләр. Аларны Владимир Смирнов, Наталья Петрова, Тамара Дегтярева, Лидия Малюковалар һәм Сергей Волковлар кебек чын сәхнә осталары укыта. «Татар курсы булуга карамастан, дәрес барышында, башлыча дөнья һәм рус классикасы үрнәкләре буенча өзекләр куя идек.

 

М.Сәлимҗановта кунакта.

 

Таҗи Гыйззәтнең «Башмагым» музыкаль комедиясен куярга да насыйп булды. Ләкин һәрбер спектакль, пьесадан өзек татар телендә уйналды», – дип искә ала әлеге елларны Айрат әфәнде. Мәскәүдә укыганда училищеда еш кына кунакта татар зыялылары, театр әһелләре булып китә. Казанның Академия театры Мәскәүгә гастрольләргә килгәндә, театрның баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов татар төркеменең дәресләрендә була, куйган спектакльләрен, өзекләрен карый, киңәшләрен бирә, фикерләре белән уртаклаша. Шулай дүрт ел вакыт узып та китә. Диплом спектакле итеп курс Максим Горькийның «Мещаннар» спектаклен куя. Спектакльне ике составта өйрәнәләр. Диплом спектаклен карарга Марсель Сәлимҗанов та килә. Беренче составның уенын караганнан соң, әлеге составта катнашкан студентларны Марсель Хәким улы Камал театрына чакыра. Камал театрында уйнарга хыялланган Айрат Арсланов, икенче составта булганлыктан, театрга чакырусыз кала… Тик, кулларны салындырырга иртә әле, хыялларны тормышка ашырырга вакыт бар. Әлегә Ватанга үз бурычын тапшыру нияте белән ул хәрби хезмәткә китә.

Хәрби хезмәт чын ир-егет ясады

Айрат әтисенең хәрби хезмәттә булган еллары турында сөйләгәннәрен кечкенәдән тыңлап үсә. Сугыш алды елларында туган, балачагы ачлы-туклы вакытка туры килгән әтисе Рифкать әфәнде үзе теләп биш елга диңгез флотына китә. Анда хезмәт иткән елларын «Егерме яшькә кадәр ашамаган икмәкне биш ел эчендә ашадым», – дип искә ала торган була. «Чын ир кеше булу өчен хәрби хезмәтнең мөһим икәнен әти минем канга сеңдерде», – ди Айрат әфәнде. 1988 елның июль ахырында иң ахыргы төркем белән ел ярымга хәрби хезмәткә китә. Германиядә танк полкында хезмәт итә. Полк командирының яңа состав килгәч тә әйткән сүзләрен гел исендә тота. «Безнең полк 15 минутлык сугыш өчен кирәк», – дип әйткән була ул шунда. Әлеге танк полкы 30 минут эчендә 24 км араны уза алырлык чыдам һәм таза егетләрдән генә тора. Айрат әфәнде хәрби хезмәттәге еллары, хезмәттәшләре турында аерым бер горурлык белән озаклап сөйли ала. «Анда алган тормыш мәктәбе, үзара ярдәмләшү һәм бер-береңә терәк булуның ничек икәнлеген башка беркайда да тоеп та, өйрәнеп булмый», – ди ул. 1990 елның декабрендә газиз йортына кайткач, үзенә карата мөнәсәбәтнең икенче төрле икәнлеген ул гаиләсендә дә, үзе яшәгән ишегалдында да, танышлары арасында да сизә.

Театрдан башка тормыш юк…

Армиядән кайтып, Камал театрына килә яшь егет. Ул хәрби хезмәттә булган вакытта театрда эшләгән курсташлары театр репертуарындагы күп кенә спектакльләрдә дә уйныйлар инде… Тик Марсель Хәким улы алай җиңел генә егетне театрга алмый. Үзенә ошаган берәр спектакльдән өзек әзерләп, шуны уйнарга куша. «Училищеда диплом спектакле булган – М.Горькийның «Мещаннар»ына тукталдым. Мин Нил ролендә. Миңа ярдәмгә курсташларым Мәрьям Йосыпова, Әмир Камалиев, Илдус Габдрахмановлар килде. Кабатладык. Карадылар. Соңыннан, худсовет кара- ры белән, мине Академия театрына эшкә алдылар», – ди бу хакта Айрат әфәнде.

 

"Казан егетләре" спектакле белән гастрольләрдә йөргән вакытта.

 

Бу 1991 елның март ае була. Яңа гына театрга кабул ителгән егетнең буен, төс-кыяфәтен, килеш-килбәтенең дә театр сәхнәсе өчен аеруча отышлы икәнлеген күргән режиссерлар аңа театр репертуарында булган барлык күләмле спектакльләрдән дә рольләр бирәләр. Алар арасында Ф.Бурнашның «Яшь йөрәкләр»е, А.Гыйләҗевнең «Өч аршын җир»е, Н.Исәнбәт «Хуҗа Насретдин» һ.б. була. «Ул вакытта театр репертуарында зур күләмле спектакльләр күп иде. Театрда эшли башлауга ук шул спектакльләрдәге күмәк күренешләрнең барысында да диярлек катнаша башладым. Театрда кичке спектакльләрдә катнашмаган көннәрем бик сирәк була иде», – ди Айрат Арсланов. Аннан, әкренләп, спектакльләрдәге күләмлерәк рольләргә күчә. Театрдагы тулы канлы зур эш итеп Айрат Арсланов В.Шекспирның «Ромео һәм Джульетта»сындагы Меркуцио ролен атый. Спектакльнең режиссеры Фәрит Бикчәнтәев. Айрат Арсланов Фәрит Рәфкать улы турында үзен артист буларак ачкан, халык алдына чыгарган, уйнарга мөмкинлек биргән кеше буларак хөрмәт белән сөйли. «Фәрит Рәфкать улы куйган спектакльләрдә безнең курс тулаем диярлек катнаша иде. Аның белән эшләве җиңел иде, кыенлыклар булмады», – ди ул. Аннан рольләр тагын да күбәя: Илгизәр – «Илги- зәр + Вера», Рөстәм – «Хушыгыз!» (Т.Миңнуллин), Алмаз — «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре» (М.Гыйләҗев), Васька – «Боз астында дулкын» (Ә.Т.Рахманкулов), Рикаредо – «Биюче» (Лопе де Вега), Данил – «Әлепле әртистләре» (Аманулла), Алик – «Саташкан сандугач» (Р.Зәйдулла), Альфред – «Мин төш күрдем» (З.Хәким), Фәндәс – «Килә ява, килә ява», «Ява карлар, ява карлар» (З.Хәким) һ.б. Һәрбер яңа роль белән Айрат Арсланов театрга күбрәк тартыла, аны тагын да якынрак итә, ярата.

 

"Дивана" (Т.Миңнуллин), Ким ролендә.

 

Репетицияләр барышында артист Айрат Арсланов режиссерга тулаем диярлек ышанып эшләргә күнеккән. Тик шулай да үз ролең өстендә эшләгәндә ролеңне тулыландыра торган, аны тагын да баета торган яңалык тапсаң, режиссерның спектакльне тулаем күзаллавына туры килә икән, ул кабул ителәчәк икәнен дә яхшы белә. Драматург хезмәтен дә бик хөрмәт итә артист һәм бернинди өстәмәләр кертмичә, текстка хилафлык китермичә барырга тырыша. Бу җәһәттән Туфан Миңнуллинның әйткән сүзләрен әле дә истә тота: «Берсендә Туфан Абдуллович артистларның сәхнәдә аның әсәрен уйнаганда тексттан тайпылганнарын күреп, бик ачуланды. «Драматург булсагыз үзегез языгыз!» – дигән сүзләре әле дә колакта яңгырый ». Трагик рольләре комедияләргә караганда күбрәк.

 

"Дивана" (Т.Миңнуллин), Ким ролендә.

 

Үзе комедияне үз итсә дә, беренчесенә яки икенчесенә өстенлек бирергә тырышмый, билгеләнгән рольләрен режиссер таләбенә туры китерерлек итеп башкарырга тырыша, геройларны да уңай яки тискәрегә бүлми. Артист егетне «Казан егетләре»ннән соң аеруча таный башлыйлар. Спектакльдә энергетикалары ташып торган талантлы яшьләр катнаша. Шунлыктан ул бик аз вакыт аралыгында куела. Иртәнге репетицияләрдән, кичке спектакльләрдән соң, төнге 11ләрдә репетицияләр ясап сәхнәгә менгән спектакльнең халык арасында шундый зур уңыш казанасын кем белгән?! «Казан егетләре» – шул заманның яшәешен, тормышын күрсәтә, чорның төп үзенчәлекләрен ачып сала, яшьлек дәрте ташып торган спектакль була ул.

 

"Көтәм сине..." (И.Зәйниев), Ирхан ролендә.

 

Бура гына бурый белмим…

Айрат Арсланов Мәскәүдә укыган елларында ук тормыш корып җибәрә. Тормыш иптәше белән ике бала: уллары Гадел һәм кызлары Айсылуны тәрбияләп үстерәләр. Ләкин, хәзерге вакытта ир белән хатынның юллары аерылган, аерым яшиләр. «Безнең эшебез үзенчәлекле. Гастрольләр, кичке спектакльләр, кеше ял иткәндә эшләүләр. Моны аңларга һәм кабул итәргә кирәк. Безнең янәшәдәгеләребезнең сабыр булуы бик мөһим. Хатыным иҗат кешесенең тормышын, ничәмә-ничә еллар узса да, аңлап бетерә алмады», – ди Айрат Арсланов. Балаларның икесе дә иҗат юлыннан китмәгән.

Дәвамын “Сәхнә” журналының март саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк