Логотип
Театр

Аккошлар язмышы

Егет белән кызның, ир белән хатынның мәхәббәт һәм тугрылык символы булган икән ул. «Әкият» Татар дәүләт курчак театры артисткасы, Татарстанның атказанган артисты Фәнзилә Сабирова турын- да да: «Алар...

Егет белән кызның, ир белән хатынның мәхәббәт һәм тугрылык символы булган икән ул. «Әкият» Татар дәүләт курчак театры артисткасы, Татарстанның атказанган артисты Фәнзилә Сабирова турын- да да: «Алар ире белән пар аккош кебек яшәделәр», – дигәч, сагайдык. Нигә «яшәделәр» дип үткән заманда сөйлиләр икән соң ?

Ике ут арасында

…Дөньяның кайсы почмагыннан гына килсәләр дә, артист халкының беренче уртак иҗат сукмагы бар. Олы Кариле (Кама Тамагы районы) авылы кызы Фәнзилә белән Бикнарат (Биектау районы) авылы кызы Миләүшә Казан театр училищесында укый башлагач та танышып-дуслашып, сердәшләргә әйләнә. Ял көннәрендә Миләүшә аны үзләренә кунакка алып кайта башлый. Хуҗаларның күңеле киң, биш малай белән бер кыз янына җиденчесе дә сыя! Җитмәсә үзе шаян, үзе чая Фәнзилә аларга ошап та тора. Кыз «мин – кунак», – дип түр башында утыр- мый. Өйдәгеләргә кушылып бөтен эшне дә эшләп бара. Ә авыл җирендә эш дигәнеңне тавык та чүпләп бетерми. Ул чакта Олы Кариле кызы дустымның Айдар исемле олы абыйсы миңа күз төшергән ахры дип уйлап та карамый! Җаны сау-сәламәт егет ничек мондый сылукайга игътибар итмәсен ди инде. Айдар, әлбәттә, әрсезләнеп аңа хисләрен аңлатырга ашыкмый. Сабыр иткән – морадына җиткән, дисәләр дә, кайчакта ашыгуың хәерлерәк түгел микән? Казаннан кайткан кунак егете дә Фәнзиләгә гашыйк була. Ике ут… Һәм шулар арасында – дөньяга яратып баккан кыз бала… Аның да күңелендә сөю гөле бөреләнә. Тик егетләр кабызган ут таҗларын гына көйдермәсен!

 

Ире Айдар белән

«Күңелем аңа тартылды…»

– Сентябрь ае иде. Җылы, матур көн, – дип искә ала Фәнзилә ханым. – Миләүшә белән алдан ук сөйләшкән идек: ял көннәрен Бикнаратта уздырабыз. Уздырабыз, дим, бәрәңге алабыз инде. Бакча зур, егетләр казый, без чүплибез. Яшь чакта кая ул ару-талу! Кич белән клубка чыктык. Анда яшьләр дискотека оештырган, идән дөбердәтеп бииләр. Менә шунда кызык хәлләргә тарыдым мин. Бер кунак егет белән биим, бер Айдар белән. Болар алмаш-тилмәш чакыра. Моның азагы ни-нәрсә белән тәмамланганын белмим бит әле. Ике көндәш читкә басып «аңлашалар». «Брат, – ди икән кунак. Шәһәр егете кыюрак шул. – Фәнзиләгә мин күз салдым. Син безгә комачаулама инде, яме!» – ди икән. Нишләсен Айдар, йөрәге янса да, бәхәсләшмәгән, алай да нәрсәдер сизгән кебек: «Ярар, кыз белән сөйләшеп кара», – дигән. Монда мине исәпкә алу юк та юк инде! Әйтерсең мин аларның кайсы озатса да, риза! Әйе, без өчебез дә бер йортка кайтып керергә тиеш. Дискотека бетте, халык клубтан таралышты. Капка төбенә җиткәч, кунак егет мине беләгемнән эләктерде. «Кал, Фәнзилә», – ди. Ә бит миңа Айдар якын иде! Күңелем аңа тартыла иде. Калмадым, егетнең кулыннан ычкынып, өйгә йөгердем. Әйтерсең артымнан куып, ирексезләп алып китәләр, тиз-тиз генә өс-башымны алыштырдым. Егет тә үҗәт иде. «Зинһар, качма, сөйләшик», – дип ялынды, ләкин мин бирешмәдем… Айдар безнең тарткалашуларны күргәндер. Бәлки эченнән генә сөенгәндер дә. Ә миндә әзрәк үпкә калды. Ничек инде ул җиңел генә мине чит кешегә бирергә уйлады, мәйтәм. Без Миләүшә белән тулай торакта яшәдек. Айдар сеңелесе янына еш килә иде. Беләм, хисләре сүрелмәгән, элеккечә күзе миндә. Берсендә таныш кызым әйтә: «Фәнзилә, бу егет белән бергә булсагыз, ул синең холкыңны бөтенләй үзгәртәчәк», – ди. Холык дип, андый ук чәүчәләк түгел идем анысы. Шук идем, күп сөйли идем. Ә Айдар капма-каршысы: тыйнак, аз сүзле. Кыз-кыркын әрсез, шома, елгыр ир-егетләрне хуп күрә. Ничек мин аны сайладым икән? Мөгаен, мәхәббәтем «гаепледер».

 

Кызы һәм оныклары янәшәсендә

 

 

«Ерагаймый шул, ерагаймый…»

Беркөнне Миләүшә: «Безнең әниләр күп итеп чебеш алган, туй-фәләнгә әзерләнәләр микән? Абый өйләнәм дигән, ахры», – дип сер ача. Озакламый Айдар кызга тәкъдим ясый. «Бергә булыйк!» – ди. Егет ягы Олы Карилегә кыз сорарга бара, тимер кызуында сугыла: шунда ук яшьләргә никах укыталар. Мондый туйларны ил белән узды, диләр. Сабировлар йортында өч көн дәвамында яше-карты бәйрәм итә. – Өйләнешкәч икәү бергә сыенырлык почмагыбыз булмады, – ди Фәнзилә ханым. – Айдар төзелеш трестында эшли һәм тулай торакта егетләр белән яши иде. Минем дә урыным юк. «Бүлмәне бушаттырам, малайлар күченер», – дигәч, кирәкми, дидем, кыенсындым. Декретка чыккач, Бикнаратта тордым. Беренче кызыбыз Алсу Биектауда туды. Каенанам искиткеч уңган иде. Мин аңардан аш-су пешерергә дә, өй җыештырырга да өйрәндем. Аларда буялмаган такта идән, галуш киясең дә, ком белән ышкып юасың, ул сап-сары була. Каенатам гаиләсендә мине кызлары кебек яраттылар. Аннары безгә Чуйков урамындагы тулай торактан бүлмә бирделәр. Биектауга кайтканда автобуста берәү: «Сеңелем, син Бикнаратта кемдә кияүдә?» – дип сораган иде. «О-о, Муса Сабировларда мени? Аның уллары бөркетләр кебек», – диде ул. Кызыбыз Алсу үсә төшкәч Ләйсән, аннан соң Динәбез дөньяга килде. Мин баш-аягым белән иҗатка чумдым, гаилә мәшәкатьләре күбрәк Айдар җилкәсендә иде. Иҗат дип зурдан кубып әйттем. Кемнәрдер Мәйсәрә, Дездемона һ.б. рольләре белән горурланса, мин алай мактанмыйм, нигездә миңа җәнлекләрне уйнарга туры килә. Чү, Фәнзилә, зурдан кубып әйтерлегең бар!

Дездемоналарны әз-мәз сәләте булган актриса да уйнар, ә менә бүре баласы, тычкан баласы, сарыклар теләсә кем кулында җанланмый! Моның өчен синең кебек аерым талантка ия артист кирәк! – Айдар миңа мөкиббән иде, ул мине яратып туял- мады, – дип дәвам итә Фәнзилә ханым. – Мин дә аңа беректем. Егерме биш ел бер җан, бер тән булып яшәгәч кинәт югалттым мин аны. Йөрәге тибүдән туктады… Ирем үлгәч гәүдәмнең ярты ягын йолкып алган кебек булды. «Нишләп барысын да үземә генә калдырып киттең, Айдар?! Ничек мин ялгызым гына балала- рымны күтәреп бетерим?!» – дип үксегән көннәрем- төннәрем кайчандыр бер ерагаер дисәм дә, ерагаймый шул, ерагаймый… Ярый әле юанычым – театр, ярый әле юанычым – кызларым бар. Алсу кияүдә, шөкер, оныгым Камал үсә. Ләйсән 5 нче, Динә 1 нче сыйныфта укый.

 

…Парсыз калгач ачыргаланып кычкырган аккошларны кем күрде? Бүген Фәнзиләбез шушы кош хәлендә. Әмма тормыш күгендә аның канатлары талмас. Йөрәге аша олы мәхәббәт уздырган хатын-кыз барыбер көчле рухлы була ул…

Фото: Сабировларның гаилә архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк