Логотип
Театр

Алтын көзгә кергәндә

Көзләр алтын төстә, кояш төсендә, ул сарыга чорналган. Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры сәхнәсендә барган Шамил Фәрхетдиновның бер спектакле «Алтын көз» дип исемләнгән. Әлеге спект...

Көзләр алтын төстә, кояш төсендә, ул сарыга чорналган. Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры сәхнәсендә барган Шамил Фәрхетдиновның бер спектакле «Алтын көз» дип исемләнгән. Әлеге спектакльдә почтальон роле бар. Аны минем бүгенге язмамның төп героинясы уйный һәм сүзем дә почтальон – Люция Заһид кызы Галләмова турында булыр.

1970 еллар башында шәһәр яны поездына төялеп, Каратун станциясеннән хыялый егет- кызлар Казанга укырга чыгып киткән идек. Хыяллар якты, матур, без башкара алырлык. Гүзәллекә омтылганнар иде. Инде менә алтын көзебезгә дә кереп барабыз икән бит. Язмыш безне алдашмый, хәйләсез, ихлас күңелдән көзләрдә яшәргә чакыра. Бармый булмас, керик көзләргә дә, күрик әле анда безне ниләр көтә. Башта көзгә китергән юлларда ниләр күргәнне сөйләп бирергәдер бәлки. Шулайдыр, көзләр дә шактый санда бит инде. Алтынчы дистә көзенә иҗатының мул уңыш йөген иңнәренә куеп, кызыгырлык кыюлык, акыл белән сабыр гына кереп бара Люция. Яшәлгән еллар саны күп һәм шул гомер эчендә тудырган образлар, эшләнгән эшләр, кылган изге гамәлләр берничә иҗат биографиясенә мул итеп бүлеп өләшерлек. 1978 елда атаклы шәхесләр Марсель Сәлимҗанов, Шаһсәнәм Әсфәндиярова классында актерлык һөнәре серләренә төшенеп, Казан театры училищесы дипло- мы белән Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт филармониясендә концерт программалары алып бару- чы булып эшен башлады кыз. Табигый чибәрлеге, янып торган төпсез диңгез кебек зур кара күзләре, ике озын толымы эстрада сәхнәсе өчен искиткеч матур бизәк иде. Вафирә Гыйззәтуллина, Әлфия Авзалова, Венера Шәрипова, Гали Ильясовлар кебек сәхнә акулалары белән сәхнә тоту зур тәвәкәллек, әзерлек, үзеңә ышаныч, талант сорый. Бу сынауларны ул бик шома гына, җайлап кына уза алды. Эстрада сәхнәсе Люцияне яратты, кабул итеп алды. Әмма аның хыялы – драма актрисасы булу. Кыз хыялына таба, күңелендәге драма сәхнәсенә ом- тылды. 1980 нче елда инде Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары шта- тында булу бәхетен күрде. Чынлап та бу бәхет иде. Аяз Гыйләҗевнең «Шикәрем син, балым син» спектаклендә Сәрбиназ-Люция сәхнәдә йөзде. Бу аның тәүге роле иде.

Театрга бик үзенчәлекле табигатьле артист килгәнлеге күренде. Сәрбиназны хәтердә калырлык, бөтен тирәнлеге белән ачып биргән яшь артистны башка катлаулы образлар тудырырга көче җитәчәген аңлаган режиссерлар аңа күп кенә классик рольләрне тапшы- ра башладылар. Татар драматургиясен баетып торган Аяз Гыйләҗевнең «Ефәк баулы былбыл кош»та Шифан, Рабит Батулланың «Ак күгәрченнәр»ендә Балчәчәк, Кәрим Тинчуринның «Хикмәтле доклад»ында Гөлҗамал, Илдар Юзеевның «Мәкәрҗәгә барган идек»тә Саҗидә, Фәнәвил Галиевнең «Элмәктәге язмыш»ында Фәридә. Люциягә төрле режиссерлар белән эшләү бәхете дә аркасы белән басмаган. Режиссерлар үзләре куйган спектакльләрдә аны рәхәтләнеп рольләргә керткәннәр. Рәшит Заһидуллин, Празат Исәнбәт, Рабит Батулла, Исламия Мәхмүтова, Равил Тумашев, Марсель Җаббаров, Фәрит Хәбибуллин. Һәрберсенең үз таләбе, үз холкы, үз ысулы бар. Һәрберсеннән өйрәнергә һәм алар теләгәнне ачып бирергә, образ тудырырга һәм эчке таләбеңне онытмый эшли белергә тиеш буласың. Миңа Люциянең бер бик матур актерлык сыйфаты ошый. Шул сыйфат өчен хөрмәтлим һәм гаҗәпләнәм. Ничек ул шулай гел төрле, кабатланмый торган була белә?! Сәхнә телендә кабатлануны «клеше» диләр. Ул бөтенләй «клеше» белән эш итә белми кебек. Данил Салиховның «Танышулар, кавышулар» спектаклендә төп роль Люциядә. Чәчрәп торган утлы Миңнури. Бу тамаша барышында героиням дүрт рольдә дүрт кеше хыяфәтендә сәхнәгә чыга. Йә ул яучы, йә өйләнергә йөргән бер ир, йә секретарь, тагын әллә кемнәр. Монда бит сакал-мыек ябыштыру, кием алыштыру гына үзгәртми артистны. Эчке яшәү, тавыш тембры, хәрәкәтләр, секундлап үзгәреп тора. Бер үк артист икәнен тиз генә төшенеп тә булмый. Люциянең Ходайдан бирелгән таланты, фактуралы гәүдә, мул, түбән аерым тембрлы тавышы тамашачыны адаштыра, зиһенен бутый. Мондый катлаулы рольләрне барлык актрисалар да җиңә алмый. Амплуа дигән нәрсә дә бар сәхнәдә. Люциянең иҗат ысуллары, рольне ачу серләре үзенеке. Аның үз мәктәбе, үз юлы бар. Шунысы белән дә кыйммәтле дә инде минем язмам гаепчесе. 36 ел драма һәм комедия сәхнәсендә яшәү дәверендә Люция Галләмова нәкъ 36 образ өстендә эшләгән. Бу 36 язмыш. Болары әле мин белгәне генә, бәлки артыграктыр да. Һәр рольнең үз язмышы. Фаҗигаимы ул. Мәзәклеме, нинди генә булса да, артист үз йөрәге, үз каны-җаны, үз сулышы, үз гомере аша уздыра. Шуның белән яши. Шул катлаулы, тынгысыз, күз яшьле, әрнүле, алкышлы, шатлыклы иҗат эше артистны яшәтә дә. Люция образларны тудырганда ышандыра белә. Ышандыру – бик зур көч, бу – аерым талант. Һәрбер образны, авыл хатынымы ул, хыялый кызмы, алдакчы- хәйләкәр егетме, баласы өчен утка-суга кергән анамы – Люция үз язмышы итеп аңлата. Үзе күргән ачы газап яисә олы шатлык итеп уйный белү сәләтенә ия. Уйный сүзе куллансам да, сәхнәдә ул яши һәм бик табигый. Ә тормышта Люция акыллы сабыр, кирәксә- кирәкмәгәнгә чәпчеми торган ир-егетләр холыклы, нык ихтыярлы ханым. Яшьлек хыялларына, тамашачысына, тудырган образларына, сәхнәдәшләренә беркайчан да хыянәт кылмады. Ирина Грекованың «Тол хатыннар көймәсе»ндә Кәримә роле Люциянең иҗат биографиясен баеткан, аерым киштәдә торган хезмәте. Кәримә монологын тамашачы ничек көтеп утырганын, алкыш- лаганын, күз яшьләнгәненең шаһиты да мин. Җан авазы белән иңрәп-сыкрап сөйләгән Кәримә монологы җанны гына түгел, тән тиресен дә пешерә иде кебек. Саллы олы гәүдә, шул гәүдәгә тәңгәл түбән тавыш, ачык авазлардан төзелгән җөмләләр тыңлаучы йөрәген кысып, сулышын туктата кебек тоела. Бу хезмәте өчен 1998 елда Төрки халыкларның театр фестивалендә «икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә диплом һәм премия бирелде.

Дәвамы “Сәхнә” журналының март санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк