Логотип
Театр

Артистлар кайда туа?

  Ә кайда укый соң безнең яшь татар талантлары? Безнең башкалабызда дистәләгән артист укытып чыгарган Казан театр училищесы эшләп килә. Әлеге уку йортында Татарстан гына түгел, Россия күләмендә д...

 

Ә кайда укый соң безнең яшь татар талантлары? Безнең башкалабызда дистәләгән артист укытып чыгарган Казан театр училищесы эшләп килә. Әлеге уку йортында Татарстан гына түгел, Россия күләмендә дә данлыклы артистлар укып чыккан.

Театр белгече, артистларга укучы һәрбер студентка еш кына «Ә сез уку йортыгызда нишлисез? Ничек һөнәрегезгә төшенәсез, өйрәнәсез?» – кебек сорауларны ишетергә туры килә. Әйе, күп кенә кешеләр булачак артистларның иртәдән кичкә кадәр ничек шөгыльләнүләре, нәрсә өйрәнүләре турында кызыксыналар.

Казан театр училищесы студентлары тормышына күз салыйк әле. Монда белем алырга теләүче һәрбер бала керү имтиханнары аша үтә. Укытучылар абитуриентның сәләтләрен мәсәл, шигырь, чәчмә әсәр өзеге, бию, җыр осталыклары аша сыныйлар. Барлык имтиханар да уңышлы тапшырылганнан соң катлаулы һәм шул ук вакытта бик күңелле студент тормышы башлана. Булачак артистлар театр сәнгатенә беренче адымнарын ясыйлар.

Театр училищесындагы иң мөһим фәннәрнең берсе – «Актерлык осталыгы». Актерлык осталыгы дәресендә төрле күнегүләр, сәнгать термины белән әйткәндә этюдлар ярдәмендә студентлар бер-берсен дөрес күрергә, ишетергә, тән хәрәкәтен җиңеләйтергә, сәхнәдә үзләрен иркен тотарга, уйнарга өйрәнәләр. Остазлар һәр студент артыннан күзәтеп, психологик яктан өйрәнеп индивидуаль артист итеп формалаштырырга тырыша.

 

Авазларның дөрес әйтелеше, сәхнәдә үзеңне ирекле тоту, тамашачыларга аңлашырлык итеп саф, чиста, сәнгатьле сөйләү өчен – «Сәхнә теле» дәресе җаваплы. Төрле сулыш күнекмәләре, күнегүләр ярдәмендә студентлар саф әдәби телдә сөйләшергә, сәхнәдә тамашачыларны сүзләрнең мәгънәсенә ничек төшенергә кирәклегенә өйрәнәләр.

Булачак актерлар тәнне чыныктырырга, сәхнәдә актив акробатик хәрәкәтләр эшләргә, сугышу осталыгына «Сәхнә хәрәкәте» дәресендә өйрәнә.

 

Һәрбер артист бии белергә тиеш, шуңа күрә яшь актерлар өчен тагын бер иң мөһим фәннәрнең берсе ул – бию. Классик, халык һәм башка төр биюләрне студентлар нәкъ менә шушы дәрестә үзләштерәләр. Ә инде җырларга исә ансамбль, индивидуаль вокал дәресләрендә өйрәнәләр.

Сәнгать тормышы искитмәле мавыктыргыч, үзенә тарта торган. Күп кенә театр әһелләре сәхнәсез яши алмыйлар, ул аларның сулышы. Әгәр сезнең дә театрга карата мәхәббәтегез бар икән, сез дә тормышыгызны сәнгать белән бәйләргә телисез икән Казан театр училищесына рәхим итегез!

Гөлсинә Шиһапова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк