Логотип
Театр

БАЛАҢ НАРКОМАН БУЛУДАН КУРЫКМЫЙСЫҢМЫ, яки «наркоман» яшьләр турында замана риваяте (Өстебезгә афәт килде!..)

Г.Кариев исемендәге Татар яшь тамашачы театры яңа сезондагы беренче премьерасы буларак күренекле язучы Зиннур Хөснияр пьесасы буенча куелган «Ут чәчәге» спектаклен тәкъдим итте. Спектакльне әзерләүгә...

Г.Кариев исемендәге Татар яшь тамашачы театры яңа сезондагы беренче премьерасы буларак күренекле язучы Зиннур Хөснияр пьесасы буенча куелган «Ут чәчәге» спектаклен тәкъдим итте. Спектакльне әзерләүгә тамашачыларга яхшы таныш сәнгать әһелләре җәлеп ителгән: куючы режиссер – Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев, рәссамы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ленар Гыйльметдинов, музыкаль бизәлешне Нурзадә Вәлиуллина эшләгән, ә инде балетмейстеры – «Алтын маска» премиясе лауреаты Нурбәк Батулла. Зиннур Хөсниярның моңа кадәр курчак театрында берничә әсәре куелган иде, ә инде зурлар сәхнәсенә беренче чыгуы. Пьеса чор афәтенә әверелә барган наркомания күренеше, аның таралыш сәбәпләре турында. Дөрес, проблема укучы-тамашачыга яхшы таныш булып, аның төрле планда чишелеше белән әдәбият-сәнгать әсәрләрендә (М.Маликованың «Чәчкә балы», Буа театрының «Алсу томан» һ.б.) очрашкан идек. Әлеге катлаулы тема яшьләр турында һәм, беренче чиратта, яшьләргә аталган булуы белән игътибарны җәлеп итә. Әлеге үзенчәлек автор һәм режиссер алдындагы бурычның катлаулылыгын ачу белән бергә, җитди таләп турында да искәртә: спектакль яшьләргә акыл сатудан, турыдан-туры аларны өйрәтүдән азат булырга тиеш. Вакыйга-күренешләр шактый таныш булып, спектакльдә нигездә ак һәм кара төсләр генә өстенлек итсә дә, ул фикер-карашларның ачыклыгы, чынбарлыкка якынлыгы белән җәлеп итә. Шуңа ирешү максатында, күрәсең, күренешләрдә әледән-әле Күмертау сәүдә үзәгендә булган пожар нәтиҗәләре искәртелә, пожар куркынычсызлыгы өчен җаваплы геройның кертелүе дә шуңа хезмәт итә дип аңларга кирәк.

Сюжет түбәндәгедән гыйбарәт: зур сәүдә йортлары челтәре компаниясе генераль директоры Миләүшә Бариевнаның бер ел чамасы элек ире вафат булган. Үзен тулысы белән эшенә багышлаган хатынның 18 яшьлек кызы Мәликә белән утырып сөйләшергә дә вакыты юк. Ә инде сораулары белән теңкәсенә тия башлагач, яңагына сугып җибәрүдән дә тайчынмый ул. Бай хатын янында яшь ирләр белән типтереп йөрүче Луиза бутала, бераздан яшьлек дусты, отставкадагы офицер Гаяз кайтып төшә, икенче бер эшмәкәр Әкбәр дә яшьтән кызыгып йөргән Миләүшәне байлыгы белән үзенеке итмәкче булып йөри. Күпсанлы кешеләр арасында булып та ялгыз калган Мәликә наркотиклар белән сату итүче Винер-Веня ятмәсенә килеп эләгә...

Үзара катлаулы мөнәсәбәтләрне ачыклауга нигезләнгән вакыйгалар тезмәсе сәхнәдә җанлы тормыш күренешләрнә әйләнеп, ата-ана һәм бала, байлык һәм бәхет, дуслык һәм мәхәббәт, ярату һәм хыянәт турындагы җитди сөйләшүгә алып килә. Сәхнә бизәлеше катлаулы булмыйча, төп максатка хезмәт итә: арткы стенаны тулысы белән диярлек үрмәкүч челтәре биләп тора, ә үзәктә дүрт тартма-утыргыч булып, алар җиңел генә өй җиһазына, аннары офис өстәленә, кирәктә башны әйләндергеч утлар янып торган ял итү урынына – төнге клуб бүлмәсенә әйләнә. Үрмәкүч оясы ике функция үти: берсе – наркомания базына төшүчене эләктереп алу, икенчесе – бу тормышта һәркемне сагалап торучы каршылык-киртәләр булуын искәртеп тору. Шуңа да вакыйга барган һәр урында аның барлыгы сизелеп тора.

Спектакльдәге вакыйгалар Миләүшә Бариевна тирәсендә оеша. Гөлнара Абитова герое – үзенең бөтен тормышын исәп-хисапка корган «бизнес-леди». Зур тырышлык белән шактый авыр хәлдәге «Фиалка» сәүдә фирмасын аякка бастыра алган. Моңа ирешү юлында әйләнә-тирәдәгеләр барысы да, шул исәптән исән вакытта ире, кызы, якыннары «партнерларга» әйләнгән. Өендә дә эш турында гына уйлаучы хатын үзара җылы мөнәсәбәттән, ярату-наздан мәхрүм. Бу исә кызы белән аралашуында ачык чагыла. Спектакль башланганда ана һәм кыз диалогы үзенең сәерлеге белән сискәндереп җибәрә – алар арасында аңлашу, дөресрәге, ана тарафыннан кызын аңларга теләү юк, һәркем үзенекен сөйли. Мәликә сабый чакта төшкән фоторәсемнәрне караганда гына Миләүшә күңелендә аналык хисләре чагылып китсә дә, телефон чылтыравы бик тиз аны басып китә. Вакыйгаларның тизләтелгән үсешенә этәргеч биргән әлеге каршылык алга таба зурая, киңәя барып, барлык катнашучыларны үз эченә тартып ала. Гөлнара Абитова уйнавында Миләүшә Бариевна таләпчән, усал, кичерүне белмәүче эшмәкәр хатын булып ачыла. Дус хатыны Луиза (арт. Гөлнара Фазылҗанова) аны «Да, Миляшка, железобетон син!» дип бәяләсә, кызы тагы да кискенрәк: «Все время командуешь! Приказываешь! Ник син нормально сөйләшә белмисең! Әти белән дә җүнләп сөйләшкәнең булмады синең! Бизнес, акция, пиар!» Әлеге сүзләрдә хаклык барын ачык тойган хатынга үзенең өстенлеген кызының яңагына сугып кына расларга кала. Бу күренеш ана белән кыз мөнәсәбәтләрендә билгеле бер чик булып, Мәликәнең башка юлдан китәсенә ишарә итә.

Мәликә образындагы Рузанна Хәбибуллина матур тавышлы, гаять эмоциональ характерлы, төрле төсмерләргә җиңел керә алучы, шул ук вакытта героен психологик тирәнлектә аңлаучы артист буларак ачыла. 18 яшьлек кызның анасы белән уртак тел табарга, үзара аңлашып, серләре белән уртаклашып яшәргә омтылуын ышандырырлык итеп уйнавы белән тамашачы аны яратып кабул итә.

Илфат Камалиев ана һәм кыз мөнәсәбәтенең әһәмиятен тирән аңлап эш итә. Яшь кызның наркомания сазлыгына төшеп китүе сәбәпләрен ачу – спектакльдә җитди проблема итеп куела. Ул исә анага – Миләүшә Бариевнага барып тоташа. Бу яктан спектакльнең адресы бермә-бер киңәеп, яшь аналарга һәм аталарга төбәлгән булуын аңлау кыен түгел. Автор һәм режиссер акыл сатмыйча гына аларга киңәш бирә: тормыш ыгы-зыгысы арасында балабызның хәлен белергә, башыннан сыйпарга, кызыксынуларын белергә, кирәк урында киңәш бирергә онытмасак иде! Спектакльдә әледән әле күренеп киткән курчак та символик мәгънәгә ия. Ул Мәликәгә ата-ана җылысы җитмәвен, аны иркәләп сөюче юклыгын аңлату белән бергә, яшь кызның ялгызлыгын да сиздерә. Р.Хәбибуллина герое өендә курчак белән уйнап ялгызлыгыннан котылса, институтта аны Винер-Веня кулындагы башка төрле «курчак-имезлек» көтеп тора...

Миләүшә ханым исә кызындагы үзгәрешләрне сизәрлек хәлдә түгел. Эше аны бөтен барлыгы белән тартып алып, шәхси тормышын, гаиләсен дә шуңа буйсындырган. Кызының төрле сәбәпләр белән акча соравы ананы шикләндерергә тиеш тә бит... Әмма тормыштагы шайтан һәм үрмәкүчләр аның гаиләсен читләтеп үтүенә шулкадәр ышанган ки, кызы үлем хәлендә калгач, ул, үзен-үзе белештермәс хәлдә, аяктан егыла.

Миләүшә Бариевнаның яшьлек елларын хәтергә төшерүе спектакльгә лиризм һәм мелодраматик рух алып керә. Әсәр геройларының 18 яшьтәге эш-гамәлләре күп сорауларга ачыклык кертә. Миләүшә яшь вакытта да, үзе әйтмешли, «ут чәчәге» булган. Аны өч егет яратып йөри. Фазылның башка кыздан баласы булачагын ишетсә дә, егет белән китеп бара. Әлеге дуамаллыгы үзен дә, ирен дә, тагын ике кешене бәхетсезлеккә дучар итә. Фаягөлнең Фазылдан тапкан кызы Фатыйма ятим үскән, хәзер инде Мәликә әтисен сагынып яши. Атаның алардан китүендә һәм вакытсыз үлемендә ул әнисен гаепли һәм моны ачыктан ачык әйтә: «Йөрәге тимердән коелган Миләүшә Бариевна... Алланың кашка тәкәсе кебек тотасың (үзеңне)... Дөрес эшләде ул (әти) синнән китеп... Ул синең акча, акча дигәнеңә түзә алмыйча качты».

Миләүшә Бариевнаның шәхси тормышында тагын ике ир кеше бар. Берсе – Гаяз Галиевич, Таҗикстаннан кайткан отставкадагы офицер, икенчесе Әкбәр – эшмәкәр. Илнар Низамиев герое тормыш тәҗрибәсе туплаган, күптөрле авырлыклар кичергән, әмма яшьлек хисен, мәхәббәтен саклап кала алган. Аның үз-үзен тотышында, эш-гамәлләрендә ышаныч, ныклы терәк була алу сизелә. Спектакль ахырында әлеге ир өч хатын-кызга таяныч булыр дигән өмет туа. Әкбәр ролендәге Фернат Насыйбуллин – заман эшмәкәре, оста, үткен, хәйләкәр. Аның яратам дип йөрүе артында Миләүшә Бариевна фирмасы акцияләрен кулга төшерү теләге сиземләнә. Ул Миләүшәне әйләндереп алган дөньяның пычраклыгын, ауясызлыгын тагын бер кат искәртә кебек.

Альбина Гайзуллина уйнаган Фатыйма образы үзенең тормышчанлыгы, җылылыгы белән җәлеп итә. Әтисез үсеп, хәзер инде әнисен дә югалткан кыз тормышның һәртөр әшәкелегеннән өстен, ул ниндидер зур планнар кормыйча, үз көче аша бәхетен табу теләге белән яши һәм шуңа да тамашачыларда теләктәшлек таба. Спектакльдә гомумиләштерелгән Тарантулла, ягъни кешене үз челтәренә эләктерүче явыз пәрәвез абстракт образында Гөлназ Галимуллина, Рәис Әхмәтҗанов, Алсу Шакирова, Алсинә Закирова уйный. Алар эш-гамәленә нисбәтле спектакльдәге биюләрнең гаять уңышлы булуын билгеләп үтү кирәк. Нурбәк Батулла республикадагы көчле балетмейстерларның берсе булып үсеп җитте. Спектакльне караганда бию хрәкәтләре аша никадәр уй-фикер, хис-кичерешне чагылдырып булуына тагын бер кат инанасың. Мәликә ролендәге Рузанна Хәбибуллинаның, Веня ролендәге Дилүс Хәкимҗановның, Тарантулла образын тудыручыларның биюләрендә хәрәкәт, көчле энергетика тудырыла һәм ул тамашачыга да эмоциональ тәэсир ясый, аны элеге дулкынга алып керә. Спектакльнең музыкаль бизәлешендә Нурзадә Вәлиуллина хезмәте дә уңай тәэсир калдыра. Анда традицион көйләр яңа, модерн рухындагы музыка белән үрелеп бара, моның белән яшьләргә таныш мохит тудырыла.

Вакыйгаларның финалы көтелгәнчә: Веня кулындагы «ут чәчәге»ннән алып, көчле наркотик кулланган Мәликә аңын югалтып егыла. Әсәрнең «Ут чәчәге» дип аталуы, бердән, Миләүшә образы, аның үзенчәлекле характеры белән бәйле булса, икенчедән, наркотик төшенчәсен аңлата. Әйе, ут чәчәге һәркемне җәлеп итә, кызыктыра, әмма үзенә тартып алса, сине яндырып бетерәчәк.

Спектакльне зал тетрәнеп карады. Тамашачылар арасында өлкәннәр дә, яшьләр дә күп иде. Арадан күз яшьләре белән елап утыручылар да булды. Пьесаның авторы Зиннур Хөсниярның тәнәфестә әлеге елаучыларны күргәч: «Әле сез күргәне баласы гына...аның анасы безнең чын тормышта!»-дип көрсенеп куюы мине сискәндереп җибәрде. Мин драматургтан үзем өчен генә «анасы» хакында сөйләвен үтендем. Автор әлеге тормышны шактый өйрәнгән һәм бу тема аны күптән борчый икән. Ул сөйләгәннәрне яза башласам, каләм түзмәс дип уйлаган идем: гыйбрәт һәм сабак булсын өчен язмыйча булмас, мөгаен, дигән фикергә килдек.

Хәтта кайбер ата-аналарның (исемнәре халыкка билгеле булган күренекле кешеләр, түрәләр!) баласын әлеге афәттән йолып калу өчен коточкыч җинаятьләргә дә барган очраклар күп икән!!!

Язманың тулы вариантын «Сәхнә» журналының гыйнвар санында укый аласыз.

Автор: Әлфәт Закирҗанов

Фото: Рәмис Нәҗмиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк