Логотип
Театр

Бер юбилей уңае белән...

– Фаил Мирзаевич, бүгенге Чаллы театры сез моннан 25 ел элек хыялыгызда тудырган театрмы? Үз алдыгызга куйган максатларыгызга ирешә алдыгызмы?   – Мин ул вакытта яшь, энергиясе ташып торган кеше и...

– Фаил Мирзаевич, бүгенге Чаллы театры сез моннан 25 ел элек хыялыгызда тудырган театрмы? Үз алдыгызга куйган максатларыгызга ирешә алдыгызмы?

 

– Мин ул вакытта яшь, энергиясе ташып торган кеше идем. Башка театрларны кабатламаучы, символларга, күбрәк шартлылыкка корылган милли театр булдыру турында хыялландым. Һәм шундый мөмкинлек килеп тә чыкты. Миңа Чаллы шәһәрендә профессиональ труппа оештырып, аның сәнгать җитәкчесе булырга тәкъдим ясадылар. Шәһәр җитәкчелеге тарафыннан бик зур ярдәм күрсәтелде, театрны ачып җибәрү өчен кирәкле акчаны да тапты. Шулай итеп, август аенда актерларга конкурс уздырып, репетицияләрне башладык. 1990 елның 21 декабрендә “Энергетик” мәдәният сараенда Рабит Батулланың “Күбәләк булып җаның кайтыр” дип исемләнгән драмасы тамашачыларга күрсәтелде. Бу инде театрның туган көне буларак кабул ителде. Шул ук вакытта В.Шашинның “Ут төртүче” спектакленә дә репетицияләр барды. Театрны ачып җибәргәндә Минзәлә театрыннан Инсаф Фәхретдинов, Әлфия Колмакова, Марина Зәйнетдинова, К.Тинчурин театрыннан Рафил Сәгъдуллин килделәр. Бераз соңрак аларга Чаллы халык театрыннан Булат Сәлахов, Камил Шәрифуллин, Рәфкать Хәмидуллин, Әлмәт театрыннан Раушания Таһирова, Символ һәм Гөлүсә Гайнетдиновлар кушылды. Театрның директоры итеп Гыйлемхан Һади улы Мөбәрәкшин билгеләнде. Билгеле, баштарак һәр театр алдында торган кыенлыклар белән очрашырга туры килде. Һәм болар күбрәк акчага караган кыенлыклар иде. Аннан авыр еллар китте. Инфляция чоры башлану белән шәһәр җитәкчелеге тарафыннан бирелгән акчаның кыйммәте төште. Безнең план буенча кимендә бер ун елга җитәргә тиеш акча берничә елга гына җитте. Ләкин бер әйләнә башлаган театр тәгәрмәчен мондый кыенлыклар гына туктата алмады. Театрга яшьләр килде – Энҗе Шиһапова, Рәфикъ Каюмов, Нурия Сәләхова, алардан соң Чулпан Садыйкова, Миләүшә Имамова, Алсу Хәбетдинова, Илфат Әскәров, Равил Гыйләҗевләр труппаны тулыландырып, үзләре белән яңа сулыш алып килделәр. 1999 елда театр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагына күчкәннән соң, дәүләт театры буларак яши башлады. Авырлыкларны җиңеп, үз йөзен булдырган, үз кыйбласын тапкан Чаллы театры хакында, әйе, мин куйган максатыма ирештем дияргә генә кала.  Чөнки ул башка театрларга да охшамаган, ләкин шул ук вакытта традицион да. Мин күбрәк психологиягә игътибар итәм. Кеше психологиясенә корылган театр һәрвакытта да яшәп калачак дип уйлыйм.

 

 

– Хәзер театр  сәнгате, үзгәрешләр кичерә. Режиссерлар  эзләнәләр, төрле тәҗрибәләр  ясыйлар. Бу соңгы елларда Чаллы театрында да сизелә башлады. Яңалыклар  театрның үз йөзе югалуга китермәсме соң?

 

– Юк, китерми, билгеле. Экспериментларга килгәндә, алар кирәк, әлбәттә. Бу – театрның эзләнү мизгелләре. Ләкин алар күбрәк яшь режиссерлар өчен кирәк. Заманында Ренат Әюпов, Булат Бәдриевнең эзләнүләре театр өчен кирәк иде. Ренат Әюпов куйган К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар”, Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф”, Г.Исхакыйның “Кәләпүшче кыз”, Булат Бәдриев сәхнәләштергән Р.Сабырның “Хәят”, Ж.Б.Мольерның “Саран”  спектакльләре аерым игътибарга  лаек. Соңгы елларда Альберт Гаффаров куйган Р.Сабырның “Ком ял итми” драмасы, Илгиз Зәйниев сәхнәләштергән К.Гольдониның “Ике хуҗаның хезмәтчесе” комедияләре дә репертуарда үзләренең лаеклы урыннарын, үз тамашачыларын тапты.

 

Минем исә ысулларым бераз гына үзгә, әйткәнемчә, мин кеше психологиясенә тәэсир итү, аның белән эшләү юлында. Димәк, мин тирәнлеккә барырга тиеш. Кеше – ул ачылмаган сер. Аны төрле формаларга куеп кына серен ачып булмый. Аның асылы үз эченә яшерелгән. Менә шул кеше күңеленең тирәнлегенә төшәргә тырышырга кирәк. Ә труппабызда аңа ирешүче артистларыбыз бар безнең. Мине бигрәк тә шул сөендерә.

 

– Театрның миллилеге  нидән гыйбәрәт?

 

– Театр үзенең эчтәлеге, менталитеты белән милли булырга тиеш дип саныйм. Татар кешесенең, хезмәт кешесенең нинди икәнен беләм. Шуңа спектакльләрем кеше турында. Кеше һәрчак үз-үзен эзли. Әгәр заманга яраклаша башлый икән, ул үз-үзен югалта. Иң мөһиме – шул вакытка эләгергә кирәк. Ни өчен "Абага алмасы ачы була"дан Насыйбулла, "Өч аршын җир"дән Мирвәли, "Яр"дан Ир егет, "Бурлак"тан Гаяз? Чөнки алар нәкъ менә минем кыйммәтләргә туры килүче татар ирләре.

 

 

– Театр репертуары хакында да бераз сөйләшик әле. Репертуардан төшмичә  дистәдән артык еллар уйналучы спектакльләр дә бар театрда. Н.Гаетбаевның "Аты барның  –  дәрте бар" комедиясе 18 ел сәхнәдә, Б.Сәлаховның "Яр"драматик новелласы  – 13ел, Ф.Галиевнең "Корт"комедиясе  –  12 ел, И.Юзеевның "Гашыйклар тавы"мелодрамасы 10 ел тулы заллар җыя.  Моның сере нидә икән соң?

 

– Театрны яшәтү өчен репертуарны артистларга корырга кирәк. Ә спектакльнең гомерле булуы вакытны тота алу, аны эләктерә алудан торадыр дип уйлыйм. Шуның өстенә ул бәгырьгә дә үтәрлек булырга тиеш. Гомумән, театр ул шундый сәнгать – үз вакытыннан, үз заманыннан һәрвакыт бераз гына алдан барырга тиеш. Ләкин бервакытта да артта калырга ярамый. Минем белән бергә минем вакыт та үтеп бара, геройларым да минем белән күчәчәк. Хәзер инде икенче берәмлекләр, икенче кыйммәтләр белән эшләүче буын килә. Ә минем кыйммәтләрем үзем өчен, минем чордашларым өчен кирәк.

 

– Икенче кыйммәтләр белән эшләүче буын аңлармы соң безне? Буыннар чылбыры өзелмәсме?

 

– Рухи кыйммәтләрне саклауда театр иң беренче урында торырга тиеш. Буыннар чылбыры өзелүдә җәмгыятьнең дә йогынтысы зур, әлбәттә. Әмма киләчәк тамашачысы чын тормышны һәрвакыт театрга килеп табачак. Киләчәктә театр алар өчен сулар һава, эчәр су кебек кирәк булырга мөмкин. Ә еллар үткән саен театрның дәрәҗәсе генә артыр. Моның өчен тамашачыны шаккаттырырлык әйберләр куелырга тиеш. Ләкин ничек шаккаттырыр ул замана тамашачысын, анысын мин әле үзем дә белмим.

 

 

– Кайсы спектакльне иң уңышлы спектакль дип саныйсыз?

 

 

– Аны әйтеп булмый. Рәхәтләнеп эшләү дигән әйбер бар бит. Әгәр эшеңнең нәтиҗәсе сиңа әйтеп бетермәслек ләззәт бирә икән, димәк,, спектакль уңышлы чыккан дип әйтергә буладыр. Әлбәттә, ул килеп тә чыкмаска мөмкин. Театрның төп миссиясе – серләшү. Тамашачы актерга ышанган хәлдә, бөтенләй икенче кешегә әверелеп, аңа фикердәш булырга тиеш. Ул үзара мөнәсәбәткә, алай гына да түгел, үз-үзе белән мөнәсәбәткә керергә тиеш. Менә бу психологик театр була инде.

 

 

– Иң авырткан җирегез – бина мәсьәләсенә дә кагылыйк инде. Театрның үзе өчен төзелгән махсус бинасы булмау шактый гына кыенлыклар тудыра бит. Алмаш гастрольләр үткәреп булмый, техник мөмкинлекләрнең чикләнгән булуы да иҗат процессына бераз аяк чала, сәхнәнең үзенчәлекле булуы декорацияләрнең зур сәхнәләрдә югалып калуына сәбәп була  һ.б.

 

– Бу очракта мин һәрнәрсәнең уңай якларын эзләргә кирәктер дияр идем. Әйе, бу кыенлыклар иҗат итәргә комачаулый комачаулавын, әмма, бәлки зур биналарда иҗат итсәк, без бу психологик тирәнлеккә килеп җитә, ирешә алмаган булыр идек. Тамашачының сулышын тою бернинди фальшка, ясалмалылыкка урын калдырмый. Аннан соң, театр бит ул бина гына түгел, ул режиссер һәм артистларның күрсәтер тамашалары, әйтер сүзләре.

 

 

Театрыбызның  директоры Рашат Фәесханович Фәйзерахманов – бик акыллы, төпле җитәкче. Үз театры өчен җан атып, театр яшәсен өчен барлык мөмкинлекләрне тудырырга тырыша. Бина мәсьәләсе дә киләчәктә хәл ителер дип ышанасы килә. Бу турыда сөйләшүләр алып барыла, җитәкчеләр безнең проблемаларны беләләр.

 

 

Сезгә иҗади уңышлар, зәвыклы, ихтирамлы тамашачылар, яңа үрләргә менүегезне телибез.

 

 

– Рәхмәт. Амин, шулай булсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк