Логотип
Театр

БЕЗ – АДАШКАННАР !

Минзәлә татар дәүләт драма театрында куелган «Иблис» спектаклен җитди мәдәни вакыйга буларак кабул иттем. Саха республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, «Алтын маска» милли премиясе лауреаты Серге...

Минзәлә татар дәүләт драма театрында куелган «Иблис» спектаклен җитди мәдәни вакыйга буларак кабул иттем. Саха республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, «Алтын маска» милли премиясе лауреаты Сергей Потапов тамашачыларга әзәрбайҗан драматургы Өсәен Җәвиднең моннан 100 ел элек язылган пьесасын тәкъдим итә. Фаҗигале драманы татарчага Ркаил Зәйдулла тәрҗемә иткән. Тезмә белән язылган пьесаның теле матур, яңгырашлы, милли үзенчәлекләрне тоемлап язылуы, мәгънәви бөтенлекле булуы белән җәлеп итә. Авторлар һәм режиссер кешелекнең мәңге искерми торган мәсьәләләрен сәхнәгә чыгара. Вакыйганың кайчан һәм кайда баруы төгәл күрсәтелмичә, ул һәрвакыт һәм һәркайда булырга мөмкинлеге аңлашыла. Коръәндә һәм Библиядә урын алган гыйбрәтле дини хикәят мифологик һәм символик яссылыкта чагыла. Сюжет нигезендә Иблис-Шайтан коткысына бирелеп, гөнаһка бату һәм җинаять кылу вакыйгасы ята. Шуңа нисбәтле спектакльдәге хәрәкәтне ярату һәм нәфрәт, тынычлык һәм сугыш, җинаять һәм җәза, ялгышканнарны кичерә белү һәм үч алу кебек мотивларга бәйле бәхәс тудыра. Ул, бер яктан, кешенең эчке каршылыгы буларак, һәр катнашучының үз-үзен табуы яисә югалтуы өчен көрәш төсен алса, икенче яктан, җәмгыятьтә өстенлек иткән кешелексез гамәлләр, аларга китергән шартларны ачуга бәйле үзара тартышу рәвешендә бара. Сәхнә беренче күренештә үк бизәлеше белән җәлеп итә. Россия һәм Калмыкиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Яшкулов фаҗигале вакыйганы тамашачыга җиткерүдә төсләр һәм утлардан уңышлы файдалана. Сәхнәдә ак, кара һәм кызыл төс өстенлек итә. Баштагы икесе кеше күңелендә барган Ак һәм Кара, Яхшылык һәм Явызлык каршылыгын аңлатса, кызыл төс исә җирдәге кан-үлем чагылышы булып тора. Сәхнәдәге һәр әйбер-предмет фаҗигане аңлаткан кырыслык аша бирелә. Рәссам тәкъдим иткән өч сандык та төп идеяне ачуга хезмәт итә: өстәгесе Тәңре хозурында булып, аның рәхим- шәфкатенә бәйле, ә инде ян яктагы сандыклар кеше җанына тиңләшә – алар Иблискә таяныч булган коралны, алтынны үзләрендә саклый, ә инде кеше кулына алса, гөнаһка бата.

photo 2017 10 19 13 18 10

…Җирдә сугыш бара, һәркайда ачлык, мохтаҗлык, кан-яшь хөкем сөрә. Шундый шартларда кеше күңелендәге Фәрештә «миңа монда урын тар» дип, качып китә, Иблискә юл куя. Иблис – җир кешесе тудырган мифик зат. Ул инсан күңелендә Кара якның – Явызлыкның өстенлек алуын күрсәтә. Вакыйгалар барышында һәркем Иблискә нисбәтле сынау үтә. Кызганыч ки, күпләр аның коткысына бирелә. Иблис ролендә уйнаучы Рөстәм Зиннуров – режиссерның, димәк ки, театрның табышы. Ул гаҗәеп оста психолог, бер халәттән икенчесенә җиңел күчә алуы, явызлыгы, шайтани көче һәм тәэсире белән тамашачыны тетрәндерә. Р.Зиннуров герое акча һәм корал ярдәмендә һәркемнең җанын биләп алу көченә ия булуы белән куркыта. Иблиснең җирдә хакыйкать эзләүче Гариф белән тартыш-бәхәсе аеруча тулы һәм эзлекле ачыла. Пожарда әти-әнисеннән, мал-мөлкәтеннән мәхрүм калган, туганын югалткан егет ул. Ильяс Закиров уйнаган герой беренче күренештә үк җирдәге золымга, хыянәт-бозыклыкка түзә алмыйча бәргәләнә, Тәңрегә мөрәҗәгать итә, шикләнүләренә бәйле «Җиргә нигә килдем?» дип ачына. Артист мәхәббәт утында янучы егет образының күңел ярсуын уңышлы чагылдыра. Гариф Хавәрне (Алия Жаркова) яратам, дисә дә, гүзәл Рәйнәне (Сөмбел Шәмсетдинова) оныта алмыйча яши. Әлеге икеләнүле халәтеннән файдаланып, Иблис аны һәрдаим котыртып тора, каршылыклы уй-теләкләрен үстерә. Ә инде аракы белән агуланган аңы Рәйнә белән кавышуга киртә салучы һәркемгә карата үч алу тойгысын соң чиккәчә үстерә. Алия Жаркова һәм Сөмбел Шәмсетдинова уены да аерым игътибарга лаек. Алиянең өмет һәм теләктәшлек белән тулы күңелен, Сөмбелнең хис-кичереш дулкынында ачылган халәтен тамашачы да якын кабул итә. Нәтиҗәдә Гариф Хавәрне һәм туганы Васыйфны (Раушан Зиннуров) үтереп, котылгысыз гөнаһка бата. Ө.Җәвид туганның туганны үтерүе турындагы билгеле мифны үстерә барып, яңа миф тудыра. Гариф Васыйфны үзенең туганы икәнен белмичә, эмоциональ тотанаксызлык хәлендә үтерсә дә, спектакльдә ул кешелекнең иң зур җинаятьләреннән берсе буларак яңгыраш ала.

photo 2017 10 19 13 18 15

Спектакльне иңләп үткән мәсьәләләрнең тагын берсе – сугыш афәтен ачып, аңа тирән нәфрәт белдерү. Сугыш яшәеш дошманы, бәхетсезлек чыганагы, кан-яшь алып килүче һәм, кешеләрнең бозыклыгына, мәрхәмәтсезлегенә җавап итеп, Алла тарафыннан җибәрелгән золым буларак чагыла. Әмин образында уйнаган Хафиз Хамматуллин, офицерлар буларак Эльмир Кашапов, Илназ Хисмәтуллин, Нәфис Гайфуллин, шулай ук Илхан ролендәге Рифат Хафизовлар уены ышандыру көче, тәэсирлелеге белән хәтердә уелып кала. Офицерлар башкаруындагы биюле хәрәкәтләр, хореографик күренешләр бөтенлекле булуы, геройларның эчке халәтен ачуга хезмәт итүе белән уңышлы. Пластика буенча режиссер Нурбәк Батуллин спектакльдә әйтелмәгән фикерләрне тамашачыга җиткерә алуы белән игътибарны җәлеп итә. Ә инде мәхәббәт уенына бәйле оештырылган «шайтан туе» егетләрнең генә түгел, беренче чиратта, биюче кызлар Индира Гайфуллина, Зөлфирә Шәмсетдинова, Диләрә Кәримуллиналарның осталык билгесе булып тора. Әлеге күренеш интим хәл-халәтне бию аша чагылдыруның уңышлы үрнәге буларак гаять мәгънәле яңгыраш таба.

photo 2017 10 19 13 18 27

Спектакльдә автор һәм режиссерның эстетик идеалы Карт Шәех (Рөстәм Муллин) һәм аның дәвамчысы буларак күзалланган Васыйфта чагыла. Карт Шәех – сабыр, акыллы, яшәеш тәҗрибәсен салкын акыл белән башкаларга җиткерүче ил карты. Спектакль ахырында аның фанилык һәм бакыйлык, якты дөньяда мәгънәле яшәү турындагы мөнәҗәте вакыйгаларга бәя бирү белән бергә, тамашачыларга да кисәтү-сабак булып яңгырый. Рәйнәгә гашыйк Васыйф, батыр сугышчы, туган иленә бирелгән патриот буларак, сугышны кире кагып, төрки халыклар өчен Мәдәният кирәклеген яхшы аңлап эш итә. Кешелекле, ярдәмчел эш-гамәлләре белән ачылган егет үлеме – һәртөр явызлыкка нәфрәт хисен тагы да арттыра. Шул рәвешле, спектакльдәге вакыйгалар заманчалыгы белән дә мәгънәле яңгыраш таба. Сугыш авырлыгы, яшәеш каршылыклары, Иблиснең «Хуҗалар күп. Үз ихтыярын тага / Падишаһлар, хәтта гади түрәләр, / Алар сезне сарыкка тиң күрәләр» кебек сүзләре бүгенгебезгә аваздаш булуы белән үзенчәлекле. С.Потапов спектакль белән һәр тамашачыны уйлануга этәрә. Әйе, һәркем күңелендә Иблис утыра. Йомшаклык күрсәтеп, аңа юл кую, әйтеп бетермәслек бәла-казага китерә. Иблиснең «Кеше – Иблис! / Менә минем хөкемем», дигән сүзләре тамашачыны сискәндереп җибәрә. Моны кире кагып, кешенең яхшылык, изгелек гамәлләре кылып, матурлыкка омтылып яшәүче зат икәнен дәлилләү һәркемнең үзеннән тора.

photo 2017 10 19 13 18 34

Моннан 100 ел элек язылган пьесадагы мәсьәләләргә үз вакытында татар әдәбияты да мөрәҗәгать итә. 1914 елда башланган Бөтендөнья сугышы, милли һәм сыйнфый изү халыкка михнәт-газап, үлем алып килә. Шундый шартларда Г.Ибраһимовның «Уты сүнгән җәһәннәм» хикәясе, М.Гафуриның «Юктырсың ла Алла», Һ.Такташның «Газраилләр», «Күктән сөрелгәннәр» кебек шигырьләре, ә инде инкыйлаблардан соң Һ.Такташның «Җир уллары трагедиясе» (1921) языла. Соңгысында автор Кабил һәм Хабил образлары аша инкыйлаб, кеше иреге, азатлык мәсьәләләренә килеп чыга һәм аларны мифологик- символик сурәтләрдә чагылдыра. Без караган спектакль Такташның «Җир уллары трагедиясе»н яңа куелышта сәхнәгә чыгару кирәклеген дә искәртә.

photo 2017 10 19 13 18 38

Спектакльне карау җиңелдән түгел. Андагы кан-яшь, мәкер һәм хыянәт, нәфрәт күренешләре күңелдә сыкрану, әрнү тудыра. Фаҗигалелек пафосы тамашачыга көчле эмоциональ йогынты ясап, аны чистарынуга (катарсиска) алып килә һәм күңелендә өмет-ышану хисен үстерә, адашканнарга юл табарга булыша. Талантлы режиссер С.Потапов һәм театр коллективы иҗат иткән спектакльнең кыйммәте әнә шунда.

Автор: Әлфәт Закирҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк