Логотип
Театр

Еракка китеп карасаң

Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург Татар дәүләт драма театры – спектакльләре аша Башкортстан һәм Татарстан, Самара, Сызрань, Төмән, Әстерхан, Уральск, Актүбә тамашачысын да гашыйк иткән, үз йөзе, ү...

Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург Татар дәүләт драма театры – спектакльләре аша Башкортстан һәм Татарстан, Самара, Сызрань, Төмән, Әстерхан, Уральск, Актүбә тамашачысын да гашыйк иткән, үз йөзе, үз юлы булган театр. Татарстаннан читтә яшәп тә татар булып калу авырмы, әллә җиңелме? Бу сорау бәлки бераз сәеррәк тә тоелыр… Рухи кыйммәтләрне берәм-берәм җуя килгән заманда театр сәхнәсе – туган тел сагындагы корыч калкан кебек. Репертуардагы спектакльләрнең күбесе исә – әдәбиятның алтын хәзинәсе саналырга хаклы, алар арасында татар, башкорт, рус, чит ил драматургиясе дә киң урын ала: «Банкрот» (Г.Камал), «Нәзер», «Төш», «Яшьлек белән очрашу» (Т.Миңнуллин), «Кар астында кайнар чишмә» (А.Гыйләҗев), «Язлар моңы» (Ә.Гаффар), «Хатын түгел, аждаһа» (Д.Салихов), «Дүрт әби һәм Әхмәди» (Ф.Бүләков), «Зрә дә гашыйк таксист» (Р.Куни), «Алтын туй» (А.Несин), «Көтелмәгән бәхет» (М.Гыйләҗев), «Бөке» (И.Зәйниев)…

Байтак еллар элек Оренбург театры Чаллыга гастрольгә килгәч, «Аһ!» иттереп киткән иде. Зал тутырып утырган тамашачының: «Артистлары матур, сөйкемле, табигый уйныйлар, үзгә бер җылылыклары бар», – дип сокланып калганын хәтерлим. Шушы гастроль вакытында шәһәр халкы театрның «әтисе», Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Абдуллаевны да, күчтәнәчкә алып килгән «Каенана бәласе» (С.Белов) һәм «Татарча өйләнү» (Р.Зәйдулла) комедияләре аша Айрат Хәбибуллин, Марсель Рәхмәтуллин, Назия Дибаева, Рәзифә Хәйруллина, Алмаз Мостафин, Маргарита Сәгыйтова, Илфат Гомәров, Гөлгенә Әбдрәкыйпова, Рамилә Мостафина, Мөнирә Мәхмүтова кебек артистларны да танып калды.

…Тарих тәгәрмәче үз күчәре тирәсендә генә әйләнеп тора диярсең. Бер гасыр элек, төгәлрәк итеп әйткәндә, 1905 елда Ильясбәк Кудашев-Ашказарский Оренбургта профессиональ татар театрына нигез салып, мең каршылыкны, мең киртәне, тыюларны җимерә-җимерә, татар халкына сәнгать нуры өләшер өчен сәфәргә кузгала. Самара, Сембер, Казан, Түбән Новгород, Рязань, Мәскәү калалары, ачлы-туклы юл газабы, михнәтле, әмма киләчәккә өмет тулы тормыш… «Татар театры яшәячәк!» – беренчеләрне менә шушы ышаныч алга әйди, авырлыкларны җиңеп чыгарлык көч бирә. Барлык юллар Римга илтә, дигәндәй, нәкъ менә Оренбург 1917 елгы инкыйлабка кадәр «Сәйяр» татар артистларының сыену урынына, театр сәнгатенең чәчәк аткан мөнбәренә әверелә. Ул чор хәтеренә Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Вәли Мортазин-Иманский, Шакир Шамильский, Мохтар Мутин, Нури Сакаев, Фатыйма Ильская кебек мәшһүрләрнең исемнәре мәңгелеккә уеп язылгандыр… Уртак хыяллар янәшәсендәге эчке каршылыкларны да, баш әйләндергеч алкышлар янында һәр талант иясенең башбирмәс холкын да онытмагандыр дәвер хәтере. Инкыйлаб давылы бар нәрсәне төбе-тамыры белән куптаргач, гомер иткән каланы ташлап, мөһаҗирлеккә китәргә мәҗбүр булган күпсанлы милләттәшләребезне дә бүгенгәчә истә тотадыр… Театрның, совет чорында төрле исем астына сыенып, барыбер яшәргә омтылуын да белә ул. Татар драма коллективының, РСФСРның атказанган артисты Вәли Фатыйхов җитәкчелегендә, озак еллар Оренбург өлкә филармония канаты астына сыенып яшәгән елларын да, сүнеп-сүрелеп торганын да белә.

Туксанынчы еллардагы милли күтәрелеш чорында Оренбург татар театры күкрәк киереп үзенең өр-яңа сукмагына аяк баса. Хәер, күкрәк киереп дидем дә… Ай-һай… Ул чакта Казанда эшләгән җиреннән бирегә чакырылган, җилкәсенә тау кадәр эш өелгән Рөстәм Абдуллаевка һич кенә дә җиңелләрдән булмагандыр. Артистлар тупларга, үзенең аерым түбәсе дә булмаган залда репетицияләр уздырырга, тамашачы табарга… Ир-егетнең йөрәгендә иярләнгән ат ятар – бер караганда гаять сабыр, тыныч күренгән Рөстәм абыйның күңелендә чабышкы аргамаклар тояк чарлыйдыр, мөгаен. Шулай булмаса, культура-агарту училищесын тәмамлап, Әстерхан халык театрында төрле рольләр генә түгел, баянда уйнап хезмәт юлын башлаган ир-егетнең сукмагы, узган гасыр башының фидакяр беренчеләрен әйдәкләгән шикелле, Оренбургка алып килер идеме? Арада – Казан театр училищесы, Ленинград театр институты, Әлмәт театрында директор булып эшләгән еллар… Инде хәзер – яңа җитәкченең көченә һәм талантына өмет тулы күзләр белән төбәлгән, байтак еллар сүнгән учак халәтендә җан асраган Оренбург театры. Янәшәдә – авырлыкларны бергә бүлешергә әзер Люция Абдуллаева (ул Рөстәм абыйның тормыш иптәше генә түгел, Әлмәт театрында зур тәҗрибә туплап өлгергән талантлы артистка, бүгенге көндә – Россиянең атказанган артисткасы), сөенә-сөенә кабат сәхнәгә әйләнеп кайткан Рафаил Фатыйхов (Россиянең атказанган артисты дигән мактаулы исемгә ия булып, гаҗәеп образлар галереясы тудырган талант иясе, инде урыны җәннәттә булсын), Бүләк Байбулатова (хәзер лаеклы ялда). Алар да, яңадан аякка баскан театрга Мирхәйдәр Фәйзи исемен биреп, аны яшәтергә, яшәртергә омтылган беренчеләр.

Бүген театр коллективында, сәхнәнең тарту көченә буйсынып, җитмешләп кеше хезмәт куя. Тамашачы хозурына тәкъдим ителгән әзер спектакль – ул артистларның гына түгел, режиссерның, җитәкчелекнең, композиторның, рәссамның, тегүченең, гомумән, тулы коллективның уртак җимеше. Репертуар сайлаудагы таләпчәнлеккә һәм үзгәлеккә игътибар итмәү мөмкин түгел: Оренбург сәхнәсендә куелган спектакльләр мәгънәле һәм мәрхәмәтле булулары белән аеры-лып тора кебек. Беренче карашка артык гади тоелганнары да халыкчанлык белән сугарылган, андагы образлар кешенең эчке дөньясын, табигый хис-тойгыларын, каршылыклы уй-фикерләрен чагылдыра, үзенчә яшәү мәгънәсе эзләп гомер кичергән һәркемнең тормыш фәлсәфәсен күрсәтә. «Төш»тә
(автор – Т.Миңнуллин, режиссер – Р.Абдуллаев) Камил белән Елена арасындагы шашкын хисләр һәм ачы тормыш хакыйкате дисеңме, «Хыялый»да (автор – С.Әбүзәров, режиссер – Б.Хәйбуллин) – якты хыялсыз яшәүне кабул итә алмаган Гыйззәт карт һәм эчке сагышын гомер буе йөрәгенә яшереп саклаган Шәрифә; «Тигезсезләр»дә (автор – Ф.Әмирхан, режиссёр – А.Гаффаров) – аталар һәм балалар арасындагы мәңгелек проблема; «Бармы ришвәттән дәва?» сатирик комедиясендә (автор – З.Хәким, режиссер – Р.Абдуллаев) – бүгенге көннең көләрлек тә, еларлык та чынбарлыгы…

Мин үземнең «Ул бит кичә иде…» дигән лирик комедиямнең Оренбург сәхнәсенә менүен Аллаһы Тәгаләнең бер могҗизасы дип кабул иттем. «Яңа татар пьесасы» конкурсына җибәрелгән әлеге әсәрне Рөстәм Абдуллаевның күреп алуы, аның хәер-фатихасы, җиңел кулы һәм режиссер, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Айрат Абушахмановның бу комедияне бик җылы итеп сәхнәләштерүе театр коллективы белән якыннанрак танышырга менә дигән мөмкинлек бирде. Артистлар арасында Оренбург сәнгать институтының театр бүлеген тәмамлаганнар да, сәхнәгә үз сукмагы белән менгәннәр дә бар икән. Аларның барысын да театр дигән сихри дөньяны ярату берләштерә. Үзенең энергетикасы, гаҗәеп табигый уены белән тамашачыны сокландырган Айрат Хәбибуллин – филармониядә, эстрада труппасында эшләгән җиреннән, Р.Абдуллаевның: «Буең да, тавышың да бар, драма артисты булып эшләп кара әле», – дип чакыруына «буйсынып», театрга килгән, шушында берегеп калган, алай гына да түгел, Татарстанның атказанган артисты дигән исем яуларга өлгергән. Тышкы эмоцияләргә дә, эчке кичерешләргә дә бай, комик һәм драматик рольләрне бердәй югарылыкта уйнарга сәләтле, тумыштан бирелгән талантка ия, тамашачының «сөйкемле сөяге» санала алган актер. Марсель Рәхмәтуллин – тышкы кыяфәте, уен пластикасы, үзенең җылылыгы, күз карашы белән дә тамашачыны тотып тора торган, лирик геройны уйнарга яратылган гаять җылы артист. Дамир Сираҗиев исемендәге премиягә ия булуы – ул яулыйсы үрләрнең тәүге баскычы гына, аның таланты тагын да югарырак исемнәр белән бәяләнәчәк әле. Авылга киләсе концерт-спектакльләрне һәрчак зарыгып көтеп алган Илфат Гомәров, «Дүрт әби һәм Әхмәди» спектакленнән соң үзләренә чәйгә төшкән А.Хәбибуллинның: «Әйдә, безгә килеп кара», – дип әйдәкләвенә ияреп сәхнәгә юл тота һәм ул да биредә «төпләнеп» кала. «Кичер мине, әнкәй» драмасында Миргаян ролен уйнап тәүге чирканчык алган егетнең иҗат биографиясендә бүген инде төрле пландагы рольләр, табышлар, ирешәсе биеклекләр… Алия Салпикованы кичерешләргә бай героиняларны уйнар өчен коеп куйган нәзакатьле артистка дип бәяләп булыр иде. Бозларны эретерлек елмаю яки мөлдерәмә сагыш-моң чагылдырырга сәләтле күзләр, матурлык яраткан сәхнәне бизәрлек буй-сын… Аның образлары үзгә бер җылылык, затлылык белән аерылып тора. Чая, кыю, чәчрәп торган образлар – Гөлгенә Әбдрәкыйпованыкы. Артистканың сөйкемлелеге, һәр күзәнәге белән героеның «эченә кереп» уйный алуы, берьялгызы булганда да сәхнәне тутыра белүе, дәрте – болар барысы да аның рольләрен тулы канлы, тормышчан итеп гәүдәләндерергә ярдәм итә, тамашачыга тагын да якынайта. Маргарита Сәгыйтованың: «Рус мәктәбендә укыдым, ә менә өйдә гел татарча сөйләшә идек», диюенә кем сокланмас? Аның Гөлҗиһаны («Банкрот»), Йолдызы («Хыялый»), Элласы («Ольга») – гомумән, һәр образы нинди дә булса яңалыкка, үзенчәлек табарга омтылуы белән кызыклы, артистканың эзләнүчәнлеген ассызыклый.

Театр труппасында бүген унбиш артист бар. Элиза Яхина, Илдар Байменов, Рәмил Солтанов, Рәмис Яһудин, Артур Хәбибуллин кебек яшь артистлар да инде сәхнәдә үзләренең кыю адымнарын атлап киләләр. Заман таләбенә буйсынып, кемдер китә тора, кемдер, рухи байлыкны өстен күреп, барыбер сәхнәгә тартыла. Театрны «тере организм» дияргә яраталар, ул һәрвакыт хәрәкәттә, үзгәрештә. Әле күптән түгел генә директор итеп билгеләнгән Ринат Мәлик улы Ишмөхәммәтовка да уңышлар телисе килә – нинди генә җилләр талкымасын, театр барыбер яшәсен, авырлыклардан тез чүкмәсен.

Оренбург тамашачысы бүген нинди әсәрләр көтә, хәзерге катлаулы чор читтә яшәүче татар театрына нинди таләпләр куя – шул хакта театрның әдәби бүлек мөдире Эльнара Каюпова белән сөйләшәбез.

–       Бүген тормыш авырлыгыннан арынырлык комедия, җиңел холыклы спектакль сорыйлар дисәк тә, Оренбург тамашачысы үзебезнең милли драматургияне, классик әсәрләрне дә якын итә, җыр-бию белән сугарылган, милли киемнәр белән бизәлгән сәхнә әсәрләрен хуплап каршы ала. Заманча сценографияле, бербөтен, кызыклы итеп куелган спектакльләрне ярата. Хәзерге көндә милли театрларның берсенә дә тамашачы җыю җиңел түгелдер… Оренбург татар төбәге саналса да, татарлар артык күп түгел шул, тирә-якта рус мохите. Шунысын да әйтим – тамашачыбыз арасында шәһәр халкы да, даими рәвештә авыллардан килүчеләр дә шактый. Театрга татарлар гына түгел, руслар да килә, чөнки синхрон тәрҗемәбез бар. Башкортлар, казахлар да спектакльләребезне тамаша кыла. Театр ел саен Рамазан концертлары да оештыра, алар өч көн дәвамында тулы залларда үтә. Туган телне белмәү проблемасы бездә бигрәк тә ярылып ята. Кызганыч, балалар өчен спектакльләрне рус телендә уйныйбыз («Акбай һәм Кыш бабай», автор – Т.Миңнуллин, режиссер – Р.Абдуллаев; «Шүрәлеләр үч тотмый», автор – Р. Мингалим,
режиссер – Р.Гәрәев; «Су анасы», автор – З.Хөснияр, режиссер – А.Гаффаров һ.б.)… Гастрольләргә дә йөрибез, безнең театр халыкара «Нәүрүз», Кәрим Тинчурин исемендәге һәм Оренбургта узучы «Кунак йорты» («Гостиный двор») театраль фестивальләрендә дә даими катнаша. Авыр дип, нәүмизләнеп утырганыбыз юк анысы…

Шагыйрь М.Әгъләм шигырендәгечә:

«Үз халкыңның киләчәген,
     үткәнен, бүгенгесен,

 Кайгысының, шатлыгының
     зурлыгын белер өчен,

 Еракка китеп кара син,
     еракка китеп кара»…

Сахра-далага сибелгән халкыбызга театр нуры өләшкән коллективның нуры ерак араларны якынайтып, милләттәшләребез яшәгән һәр төбәккә барып ирешсен иде, фидакяр хезмәтләрендә теләктәшлек белдерүчеләр тагын да артсын иде! Чөнки кайда гына булмасын, Казандамы, Чаллыдамы, Әлмәттәме, Оренбургтамы – театр коллективларының барысының да максаты уртак, ирештерер сүзе бер, атлаган сукмалары да бер үк юлда…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк