Логотип
Театр

Фәридә Исмәгыйлева: "Ул минем мәңгелек мәхәббәтем..."

Алар йомшак урындыгыннан китсә дә, бушлык сизелми, тормыш дәвам итә. Ә менә Әлмәт татар дәүләт драма театрын Фәридә Бәгыйс кызы Исмәгыйловадан башка күз алдына китерү мөмкин хәл түгел. – Фәридә хан...

Алар йомшак урындыгыннан китсә дә, бушлык сизелми, тормыш дәвам итә. Ә менә Әлмәт татар дәүләт драма театрын Фәридә Бәгыйс кызы Исмәгыйловадан башка күз алдына китерү мөмкин хәл түгел.

– Фәридә ханым, Сез директор вазифасы белән генә чикләнмәгән тынгысыз җан. Театрның бөтен мәшәкате Сезнең җилкәгезгә өелгән кебек тоела. Мөгаен, шулай булырга тиештер дә. «Мин нибарына канәгать», – дисәгез, ышанмас та идек.

– Әйе, үземне директор дип кенә хис итәм микән әле? «Әллә кемнәр, әллә кемнәр» тупланган миндә! Чисталык өчен җаваплы хуҗалык мөдире, юрист, хисапчы, сәнгать җитәкчесе һ.б. Барып чыктым инде. Бүтән театрдагы коллегаларым белән сөйләшәм, алар: «Без режиссер эшенә катышмыйбыз», – диләр. Ә минем йөрәгем түзми! Берәр проектка тотынабызмы, кичәләргә яисә бәйрәмнәргә сценарийлар язабызмы, әгәр иҗат өлкәсенә кул тидермәсәм, җаным тынычланмый. Башымда әллә ничә төрле идея туа, хәтта ки төннәр буе йокламыйча шулар хакында уйлап ятам. Дөрес аңлагыз, бу «мин» дигән шапырыну, «мин» дигән амбиция түгел, һич юк!

– Бәлки, кайчандыр тормышка ашмыйча калган хыялларыгыз «баш күтәрәдер?» Сез бәләкәйдән үк мәктәптә театр түгәрәгенә йөрисез, сәнгать дигән могҗизалы дөньяга тартылуыгыз гаиләдәге тәрбиягә дә бәйледер.

– Мин кечкенә чакта туган авылым Карамалыга (Азнакай районы) Әлмәт театры еш килә, ә инде танылган артистлар Әгъзам Галиуллин, Луиза Солтанова, Камил Вәлиевләр безгә фатирга керә иде. Миңа бәйрәм иде инде ул! Луиза апаның ничек оста гына грим салуларына гаҗәпләнеп карап тора идем. Нәкъ менә алар мине театрга гашыйк иттерде. Әти Казанда Усман Әлмиев белән бергә рабфакта укый. Аны тәмамлагач, укытучылар институтында белем ала. Азнакайда аны почта башлыгы итеп куялар. Әни җиде яшендә үк ятим кала. 30 нчы елларда әтисен – авыл советы рәисен Бөгелмәгә барганда атып үтерәләр, әнисенең кибән өйгәндә авырлык килеп, карыны шартлый. Җиде еллык мәктәптән соң ул телефонистка булып эшли. Әти белән алар шунда танышалар да, өйләнешәләр. Сугыш башлангач, әтине Карамалы мәктәбенә директор итеп күчерәләр, ә 1944 елда фронтка озаталар.

– Фәридә ханым, бүген 94 яшен тутырган әниегезнең язмышы гаҗәп кызык бит. Татар бер мәшһүр җырчысын югалткан дисәк, арттыру булмастыр, шәт.

– 1944 елда Азнакайда Рәшит Ваһаповның гастрольләре була. «Бездә сандугач тавышына ия бер кыз бар, тыңлап карагыз әле», – диләр аңа. Рәшит абый тыңлый һәм шакката. «Сеңлем, – ди, – мин сиңа Казаннан телеграмма сугам, сиңа укырга кирәк», – ди. Вәгъдәсен үти, әни дүрт яшьлек кызын (ми- нем апам) каенанасында калды- рып, башкалага юл тота. Зөләйха Хисмәтуллина белән аны имтихансыз-нисез генә Казандагы Мәскәү опера студиясенә укырга алалар. Әни: «Аягымдагы соңгы босоножки тетелеп төште, Азат Аббасов шуны ямап, төзәтеп бирде», – дип сөйли иде. Хәерче еллар бит. Әнине радиодан да җырлаталар. Салих Сәйдәшев аның тавышын ишетеп, өенә чакырта һәм «Наемщик» драмасыннан арияләр җырлата. Ләкин әти хат яза: «Кайт, баланы кара, кайтмасаң, өйләнәм», – ди. Аббас абыйлар: «Җүләр булма, китмә, кызыңны бакчага урнаштырырбыз, син татарның «Кармены», – дип үгетләсәләр дә, әни студияне ташлый. – Ахырдан үкенде микән? – Үкенмәгән кая! Үзен гомере буе бәхетсез санады. «Соң, өч кызың бар, әти белән дә тату гына яшәдегез», – дибез. «Юк, бәхет өчен болар гына җитми», – диде.

– Сер түгел, үзегез дә матур җырлыйсыз, Фәридә ханым.

– Тик миңа йөздән бер өлеш кенә әнинең тавышы күчкән. Әни миңа бөтен милли көйләребезне өйрәтте. Җырчы булам дигән уй да бар иде анысы.

– Сезнең балачак хыяллары әллә ничә канатлы булган, ахрысы. Юрист һөнәре дә кызыктырган.

– Әти – мәктәп директоры – «Человек и закон» журналы, «Правда» газетасы алдыра иде. Биш яшемнән хәреф танып, мин шуларны укып үстем диярлек. Бик иртә мәктәпкә дә бардым, син кечкенә әле дисәләр дә, беренче сыйныфка алдылар. Балалар хәреф өйрәнә, мин арттан төзәтеп, кычкырып утырам. Укытучы: «Зәйнуллина, тик кенә утыр», – дип кисәтә. «Бу белә», – диделәр дә, арифметиканы миңа бөтенләй өйрәтмәделәр. Хәтерлим, 10 нчы сыйныфтан соң әти белән Казанга киттек. Минем исәп – Мәдәният һәм сәнгать институтына керү иде, әти үзенекен каера: «Әй, балакаем, шушы укуларың белән мәдәният өлкәсендә сиңа ни калган? – ди. – Ленин укыган университетны карап кит ичмасам, бәлки фикерең үзгәрер», – ди. Аны тыңламадым. Барыбер ярты елдан институтны ташладым.

– Аның каравы, шул ук уку йортының тарих факультеты ишекләрен ачкан. Ә укытучы һөнәре – иң мактаулы һөнәр. Татарстанның атказанган укытучысы лабаса Сез! 90 нчы елларда татар мөстәкыйльлек даулап күтәрелде. Сез дә бу көрәш мәйданында кайнадыгыз. Әлмәттә татар гимназиясен оештырдыгыз.

– Мактама мәктәбендә биш ел тарих фәне укыттым, мәгариф бүлегендә инспектор вазифасын башкардым. Директор урынбасары булдым. Гимназиянең яңа бинасын төзетү, проект ясату күп көч таләп итте. Каршылыкларга очрадым, милләтче дигән ярлык та тактылар үземә. Тик җиңелмәдем. 23 ел гомеремне багышлаган мәгариф өлкәсе – тормышымның мәгънәле бер кисәге дип саныйм. Гимназиянең 25 еллыгын бәйрәм иткәндә сәхнәгә чыккан идем, кичәге укучыларым – юристлар, табиблар, инженерлар, галимнәр дәррәү басып алкышлады.

– Ә театр барыбер күңелегездән китми…

– Ул минем мәңгелек мәхәббәтем дисәм, кайберәүләр сәерсенеп куя. Әлмәттән кадәр Камал театрына спектакльләр карарга килә идем. Бер ара әлмәтлеләрнең репертуары саекты. Мин аларны күзәтә идем. Самогон күтәргән татар хатыннарын сәхнәгә чыгарып тамашачыны көлдерергә тырышулар, эчтәлеге сай пьесалар биздерде мине. 1999 елда Фәрит Бикчәнтәев «Ак калфак» спектаклен сәхнәләштерде. Шунда гына театрга эз яңарттым.

– …һәм бүтән бу эзгә тузан кундырмадым дип, дәвам итик! 

– 2005 елда көтмәгәндә генә миңа тәкъдим ясадылар. Әлмәт театры директоры урынына кеше сайлаганда минем кандидатурага тукталганнар икән. Баш тарттым. Анда хәлләр шәп түгел икәнен ишетә идем. Бервакыт дәресемнән өзеп: «Сине хакимият башлыгы көтә, тиз генә килеп җит», – диләр. Ришат Әбүбакиров башлык иде. «Гимназиядә эшләп күрсәттең, рәхмәт. Театрга директор булып барасың,», – диде. «Сез мине күрәләтә утка ташлыйсыз бит», – дим. «Мин сине ике тапкыр чакыртмыйм, әйдә, иртәгә үк театрда эшеңә кереш», – диде ул.

– «Кереш» дип әйтүе генә җиңел, әйеме? Ул табигый хәл инде, бер генә җирдә дә яңа җитәкчене колач җәеп каршы алмыйлар. Үз җырын җырлап, үз көен көйләп кенә яшәгән, бер калыпка салынган коллектив бигрәк тә.

– Министр урынбасары белән тамаша залына кердек. Сизәм, коточкыч каршылык, тискәре энергия! Югыйсә, барысы да таныш артистлар. «Син кем инде монда?» дигән кебек утыралар. Бер шырпы сызып ыргытсаң – шартларга әзер болар. Баш режиссер белән мине тәкъдим иттеләр. Мин ни үле, ни тере. «Уф, Ходаем, ник килдем икән?» – дим. Беренче айларда бик авыр кичердем. Үземнең яраткан театрым бит әле.

– Менә Сез – директор. Биләмәгезне карап-тикшереп йөрисез. Сезнең кебек тәҗрибәле кеше кайда ватык, кайда сынык – шунда ук чамалап ала. Беренче җыелышта иң мөһим мәсьәлә итеп ни-нәрсә каралды?

– Договор-килешү, әлбәттә. Искесенең срогы чыккан иде. Башта мин аны җентекләп өйрәндем, үземчә проектын сызгаладым. Җыелышны башлыйм гына, элек колхозда агай-эне ничек урыныннан гына кычкырган, нәкъ шулай: «Нәрсәгә кирәк ул безгә?» – ди берсе. Икенчесе: «Монда завод түгел, – дип өсти. – Син кая килгәнеңне беләсеңдер», – ди. «Әйе, – ди баш режиссер, – без мәктәп мәллә?» Мин, янәсе, укытучы башым белән өйрәтәм. Яуды тузга язмаган сораулар! Көчкә, иллалла, җыелышны уздырып, барыбер үземнекен эшләдем. Аннары, бүлмәмдә башыма ябыштым. «Уф, китәм», – дим. Акылга сыймый: ничек инде ул залдан гына теләсә ни кычкыралар?! Минем өчен иң әдәпле, иң зәвыклы кеше – сәнгать әһеле иде. Аллага шөкер, ул үкенеч тулы еллар артта калды. Бүген без бердәм, тату коллектив, үзара аңлашып эшлибез. Миңа һәрбер артист якын. Әле труппабызны яшәрттек. Соңгы биш елда егермедән артык яшь актер кайтты. Алар театрны җанландырып җибәрде.

– Әй, директор булып кына утыр инде! Аның кырык төрле мәшәкате, өлгер генә. Ләкин репертуар Сезне кайгыга сала.

– Иң катлаулысы да шул иде. Каядыр ике-өч ай эшләгәннән соң бу проблеманы җайга салырга керештек. Театрга баш режиссер итеп Ильяс Гәрәев билгеләнгәч, киңәштек тә, драматурглар семинары үткәрергә карар кылдык. Мәскәү тәнкыйтьчеләре кайбер драматургларның пьесаларын анализлап, «сыек» дигән мөһер сукты. Юкса алар миңа: «Безнең әйберләрне инкяр итәсез», – дип үпкә белдерә иде. Ә 2009 елда танылган артист, Россиянең театр әһелләре берлеге рәисе А. Калягин Түбән Новгородка театр форумына җыйды, мин дә катнаштым анда. Һәм сәфәрдән бер уй белән кайттым: Әлмәт театрында илнең алдынгы театрлары спектакльләре белән рәттән торырлык, югары сәнгать әсәрләре куелырга тиеш!

– Бүген Сез дан-абруй яулаган театрларыбызның берсе. Уңышларыгызны бармак бөгә-бөгә санарга мөмкин.

– Соңгы елларда театр сәнгатендә яңа сулыш өргән фестивальләр барлыкка килде. К.Тинчурин исемендәге республика театр фестивале һәм төрки халыкларның «Нәүрүз» театр фестивальләрендә катнашып, без төрле дәрәҗәдәге диплом һәм премияләр яулыйбыз. Узган ел Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Камил Вәлиев һәм Татарстанның атказан- ган артисткасы Луиза Солтанова «Тантана» республика театраль премиясе бәйгесенең «Намус һәм абруй» номинациясендә, Мәдинә Гайнуллина «Икенче планда уйна- лучы иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңде. Әлмәт театры төрки халыкларның «Нәүрүз», «Радуга», «Арлекин», «Волга театральная», Володин исемендәге «Пять вечеров», «Маскерадъ», «Алтын Сәргә», «Театр. Чехов. Ялта», Россиянең кече шәһәрләре театрлары фестивальләре кебек һәм башка мәртәбәле форумнарда үзен танытты.

Дәвамы "Сәхнә" журналының март санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк