Логотип
Театр

Фәридә Сафина: "Кино артисты булырга хылландым"

– Фәридә ханым, сезнең мәктәптән соң Ленинградка артистлыкка укырга баруыгыз, анда чегән хатынында төн кунуыгыз, аның сезгә артист тормышы юравы «Карнавал» фильмында танылган артистка Ирина Муравьев...

– Фәридә ханым, сезнең мәктәптән соң Ленинградка артистлыкка укырга баруыгыз, анда чегән хатынында төн кунуыгыз, аның сезгә артист тормышы юравы «Карнавал» фильмында танылган артистка Ирина Муравьеваның героинясы Нина Соломатина белән булган хәлләрне хәтерләтә.

 – Чыннан да, кинодагыча булган икән шул. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Сарманнан биш чакрым ераклыкта урнашкан авылда туганнарымда сөт эчеп, катык-каймак ашап ял итеп ята идем, бер көнне әниең шылтырата дип, почтага чакырттылар. Мәдәният министрлы- гыннан Ленинградка укырга җибәрергә бер төркем яшьләр җыйганнар икән. Арада мин дә бар. Тиз генә җыенып, юлга чыгарга кирәк. Ленинградка без само- лет белән төнлә генә килеп төштек. Инде кая барырга, дип аптырап торганда каршыма бер хатын очрады. Сезгә ярдәм кирәк бугай, дип сораштырырга тотынды. Казаннан курчак театры артистына укырга килгәнемне белгәч, шатланды. Ник дигәндә, үзе дә курчак театры артисты, ире дә «Ромэн» театрында эшли икән. «Әгәр курыкмасаң, әйдә минем белән, мин сине каенанама алып кайтам, шунда кунарсың, ә иртәгә иртән кабул итү комиссиясенә барырсың», – дип шәфкатьле бу ханым миңа ярдәмен тәкъдим итте. Каенанасы чегән икән. Төне буе багып чыктык. «Син артист булачаксың, – дип ул мине шаккатырды. – Әмма тугыз-ун ел вакыт үтәчәк әле», – диде. Мин моны җитди кабул итмәдем, әлбәттә. ЛГИТМиКның курчак театры артисты бүлегенә имти- ханнарны уңышлы бирдем, әмма Ленинградта калырга батырчылыгым җитмәде.

 – Туктагыз, Ленинградтан кайтып киткәнче, әле Товстоноговның үзе белән очрашкансыз түгелме? Бу сюжет «Приходите завтра» фильмында Фрося Бурлакова белән булган бер мәзәк хәлне хәтерләтә. Анда, Станиславский һәм Немирович-Данченко без дип, ике студент авыл кызыннан көлмәкче була.

– Юк, мин очраткан Товстоногов чын иде. Янында ассистенты да бар. Болар миннән, «кая укырга керәсең, – дип сораштырдылар да, – нәрсәгә сиңа курчак театры, әйдә, актерлыкка укырга кил», дип кыстадылар. Артык игътибарлары белән алар миндә курку уятты. Товстоногов калын пыялалы күзлек кигән, чепи күзле, икенчесе зур гәүдәге, җирән чәчле. Имтихан билгеләделәр, тиешле сәгатькә килдем. Ишекне ачкан идем – бүлмә кап- караңгы. Кермәдем, курыктым.

– Шундый мөмкинлекне кулдан ычкындыргансыз!

– Яшь идем. Ерак шәһәрдә туганнарымны сагынып яшәүдән курыктым. Акчам да аз калган иде. Ул чакта бөдрә кара чәч, зур күзләр, өстемдә үзем теккән бик матур кыска итәкле күлмәк. Егетләр артымнан иярә. Янымда киңәш бирергә, артымнан этәргә-төртергә беркем юк. Әтием 1966 елда фани дөньядан кикәндә миңа нибары 9 яшь була. Яшьли әтисез калган кешеләргә курку хисе хас буладыр, дип уйлыйм. Алар үзләрен калкансыз, яклаучысыз калган кебек хис итә. Мин дә гомер буе шулай кыю адымнар ясарга куркып яшәдем.

(Дәвамын "Сәхнә" журналының апрель саныннан укый аласыз)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк