Логотип
Театр

ФИДАКАРЬ ҖАН Татарстанның атказанган артисты Мөслимә Гарифуллинага 90 яшь

      1950 елдан башлап Минзәлә театрына намуслы бирелеп хезмәт иткән мөхтәрәм артистка ул Мөслимә апа. 1947 елда ул театр училищесына укырга керә. Әй, ул авыр еллар! Казанга поезд белән барырга...

 

 

 

1950 елдан башлап Минзәлә театрына намуслы бирелеп хезмәт иткән мөхтәрәм артистка ул Мөслимә апа. 1947 елда ул театр училищесына укырга керә. Әй, ул авыр еллар! Казанга поезд белән барырга кирәк, ә акча юк. Узып барган товар поездларына сикереп утыра кыз. Аркасында кипкән бәрәңге белән ипи кисәкләре тутырылган капчык. Йә вагон өстендә, йә ике вагон арасына эләгелә. Поезд баскычына тотынып, катып үләр дәрәҗәгә җитеп туңулар да аның укуга булган теләген киметә алмый. Тырышып укыган ул. Сеңел-энеләре ач утырмасын дип никадәр кан тапшырылган!Ә бәйләгән челтәрләр! Һәр бизәгендә күз нуры калган, һәр күзендә кул җылысы сакланган, ул бәйләп саткан челтәрләрне тезсәң җир шарын әйләндереп алырга җитәр иде.

 

 

Бер ул гына түгел, барысы да тырышкан, эшләгән дә, укыган да. Мулланур Мостафин (озак еллар Минзәлә театрының баш режиссеры) бүрекләр тегеп саткан, аның да килер җире юк, ул да авыл малае, аның да кулында бала-чага һәм ялгыз әни.  Мең газаплар белән укып бетереп Мөслимә апа Минзәләгә килә. Сеңелләрен дә үзеннән калдырмый. Ул елларда Минзәлә театрында гына вакытында акча түлиләр иде. Әле бүтән театрларга бурычка да биреп торалар.  Эшләргә бинасы, яшәргә урнаштырырга урыны булмаган бу театр үзенә күпме ятимнәрне, яңа укып бетергән сабыйларны сыендырып кеше итте! Сабир абыйның аталарча кайгыртуы барысына да җиткән.

 

Үзе ир, үзе хатын

 

Мөслимә ханым актив табигатьле актриса буларак төп рольләрне күп уйный. Ул сәхнәгә чыгуга зал “аһ” итә. Озын нәфис гәүдә. Төз-тулы аяклар, ымсындырып торган тулы-зур күкрәкләр. Серле яшькелт күзләре озын керфекләре арасыннан очкыннар уйната. Маңгаенда бөдрәләнеп торган калын-озын чәч. Ай матур Мөслимә апаның чәчләре! Ул аларны таратып җибәрсә, иңнәрендә дулкыннар йөгерешкәндәй була иде. Ә сәхнә сөйләме! Һәр сүзе чатнап тора.

 

Андагы китап! Мин Мөслимә апада фатирда тордым. Шуңа яхшы беләм. Өендә бөтен нәрсә затлы иде.  Алтын калакларны, рюмка, савытларны иң беренче аңарда күрдем. Пробаларын карый-карый ялтыратып сөртеп куярга туры килгәләде.Тарих белән кызыксына иде. Укымышлы ханым, патшаларны еллап яттан белә. Үзе ир, үзе хатын.

 

Җитезлеге үзе бер могҗиза. Шәл бәйләгәндә кулына күз иярми аның. Гомер буе шәл бәйләде. “Шәл сатып улыма машина алып бирдем”, – дия иде. Бердәнбер улы Рафаэль өчен җанын фида кылырга әзер булды. Ләкин бердәнберенең туена кайта алмый калды. Ул вакытта җәйге гастрольләр 70 шәр көн, еракларда йөриләр. Телеграмма да эзләп таба алмый аны.

 

Яхшылыкның кадере юк

 

Мөслимә апа театрның иң чибәр егете Кәшби Камалетдинов белән матур гына гомер итте. Кәшби абый – рәссам, спектакльләрдә дә уйный. Гастрольдә ашарга пешерергә шартлар юк, әмма Мөслимә җаен таба. 3 литрлы алюмин бидонын утка утыртып Кәшбиенә көн саен итле шулпа әзерли. Итле өчпочмаклар белән генә сыйлый. Кадерли ул ирен. Ә бүтәннәр коржик кимерә. Шулай да Кәшби риза түгел: “Әнә кеше баллы коржик ашый”, – ди. Фәез абый кызык кеше: “Әйдә алышабыз, синең өчен коржигым кызганыч түгел, мә, бир өчпочмакларыңны”, – ди. Яхшылыкның  кадере юк, диләр. Кәшби абый икенче хатынга ияләшеп Казанга китеп барды. Ә Мөслимә апа аның әнисе белән Минзәләдә яшәп кала. “Икебез дә кызык кеше. Кайвакыт тарткалашып китәбез. “Юньле булсаң, улым ташламас иде, көен тапмагансыңдыр әле, яки менә мин үлеп китәрмен, сагынып еларсың әле, дия иде әби,” - дип искә ала ул чакларны артистка.

 

 

“Мөс-мөс” тарихы

 

   “Мөс-мөс”, “мөс-мөс” дип йөртә идек без аны. Исемнең үз тарихы бар. Артистлар җыелышып автобус белән Кырымга китәләр. Юклык заманы бит. Туры килгәч, акчалыраклар ак буяу сатып алалар. Автобустан төшкәч, әйберләрне бушаталар.  “Минекеләр исән, синең бер кәнсир буявың түгелгән, Мөслимә,” - диХәдичә апа Сәлимова. Шулчак Мөслимә апа буяу капкачларын карап чыга да: “Юк, Хәдичә апа, минекеләр исән, менә барысына да “Мөс-мөс” дип язылган,” – ди. Һәр буяу капкачына исемен язып чыккан икән. Тормышка яраклашкан, алдан күрә белүчән, тормышның һәр очрагына да әзер ханым булды ул. Театрның алыштыргысыз кассиры да иде.  Ә хәтер, вәт хәтер анда! Көне, сәгате, минуты белән секундына кадәр әйтеп сөйли.  Юлларны шәп белә. Аяклы карта, дия идек без аны. Сәхнә артында шәм яндырып, өстенә калай шкатулка капкачы куеп, гөмбә кыздырып ала. Тоз сибеп ашый. Бүтән берни юк. Аш -суга булган, сүзгә оста, эшкә бирелгән, сокланып карап торырлык иде Мөслимә апа.

 

 

Ә нинди туры сүзле! Күзең чәчрәп чыкса да турысын әйтә. “Лаеклы исемне дә телем аркасында соң алдым мин, кызыгы беткәч,” – дия иде.

Театрда Мөслимә апаның күкрәкләре турында анекдотлар йөри. Юк заман. Квартирадан квартирага йөриләр, Мөслимә улының кедаларын юып куя. Балага 4-5 яшь. Яхшы кедалар, билгеле. Мөслимә апада начар әйбер була алмый. Администратор килә дә: “ Әйдәгез, җыеныгыз, икенче авылга күчәбез,” – ди. Тиз генә җыенып атларга төялеп ерак авылга күченәләр. Барып җиткәндә кедаларның баскыч башында кибәргә куелган җирдә калуы исенә төшә дә, “ах-ух” килә“Мөс-мөс”. Ләкин нишләмәк кирәк, кирегә юл юк инде. Клубка кереп костюмнар кия башласалар, кедалар Мөс-мөснең күкрәкләре арасыннан күренеп тора икән. Ашыгып алып тыккан да, үзе дә оныткан, җаным. Сәхнәгә башта аның күкрәкләре килеп чыгар, аннан гына үзе күренер иде.

 

Чакмагыш районында минем туган көнне уздырабыз. Табын артында һәркем теләкләр тели. Рәзилә сеңлем, коллектив белән җыелышып сиңа көмеш кашыклар алдык, куанычын күр дип, Мөслимә апа миңа бүләк сузды. “Мөслимә, нигә бишәү генә 6 ныалдык бит,” – дип сорый Фәез абый. “Бер-ике-өч-дүрт-биш, бәй, берсе кая,” – дип аптырый Мөслимә апа. Бүлмәдә калгандыр, дип бүлмәсенә чыгып карый, анда да юк. Күкрәгеңне кара – шундадыр, диләр. Карый, юк. Әйбәтләбрәк караса, бер кашык шунда. Көлештек инде. Спектакльдән кергән меңәрләгән сум акчаны да үзе теккән капчыкка салып күкрәк арасында йөртә иде Мөслимә апа.

 

 Лаеклы ялга чыккач байтак еллар администратор булып та эшләп йөрде әле ул. Аннары инде оныклары, балалары янына Казанга күченде. Иҗат гомерен, талантын Минзәлә театрына багышлаган Татарстанның атказанган артисты Мөслимә Гарифуллина бүгенге көндә улы гаиләсендә хөрмәтле картлыгын уздыра. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк