Логотип
Театр

Әгәр яратасың икән…

Карашыннан сиздем… «Берәү» дип аны сер сандыгына япмыйк әле без, ул – тамашачыны уены белән сокландырган талантлы артист Алмаз Гәрәев. Тукай районы Мусабай-Завод авылы егете. Тик шомырт кара күзле,...

Карашыннан сиздем…
«Берәү» дип аны сер сандыгына япмыйк әле без, ул – тамашачыны уены белән сокландырган талантлы артист Алмаз Гәрәев. Тукай районы Мусабай-Завод авылы егете. Тик шомырт кара күзле, камыш кебек сылу гәүдәле чибәр кызны читтән генә карап торырга Алмаз таш сын мәллә?
–Ул мине коридорда күргән саен якын итеп кочаклап уза иде, – ди Алинә. – Әдәпле үзе, башта «ярыймы?» дип сорый. Мин укыган дүрт ел эчендә безнең аралашу шушы самими кочаклашулардан гына гыйбарәт иде. Әйе, кайчакта ул тукталышларда басып торганымны күрсә, фатирыма кадәр озата иде. Училищены тәмамлагач: «Эшкә кая барасың?» – дип кызыксынды. «Әлмәткә», – дидем. Сиздем инде, карашында: «Нишләп сине безгә генә алмадылар икән?» – дигән борчылу бар иде. «Казанда да каласым килә инде», – дигән булам мин. «Алайса әйдә, мин сине банкка урнаштырам», – диде Алмаз. Шаярткандыр. Еллар узгач кына аңладым, ул минем монда калуымны теләгән булган. Күңелемдә ярату бөреләнмәгән иде әле, бу егеткә карата бары тик хөрмәт хисләре генә бар иде, шуңа күрә мин тыныч күңел белән Әлмәткә киттем.
Алиша
Анда исә Алинә Мөдәррисованы Джульетта көтә! Режиссер Искәндәр Сакаев «Ромео һәм Джульетта» спектаклендә аңа шушы рольне бирә. Ләкин икенче төркемгә эләккән яшь артистка аны уйнап өлгерми, Алинә өчен махсус хезмәтче кыз Бианка образы уйлап табыла. Иҗат диңгезендә колач җәеп йөзгән Алинә Казан якларында «берәү»нең аны уйлап яшәгәнен уена да китерми. Училищеда диплом эше итеп алынган «Туйга ничә көн кала» (И.Зәйниев) әсәрен «Амазонка» дип үзгәртеп кабат сәхнәләштерәләр. Һәм анда төп каһарман Ләйләне тагын Алинә Рушат кызы уйный, алай гынамы, спектакльнең режиссеры да үзе була. 
Алинә әлеге кыюлыкка этәргән Фәрит Бикчәнтәевкә рәхмәт укый. 
Театр җитәкчелеге диплом эшегезне бездә дә кабатламассыз микән дип үтенгәч, ул: «Әнә, сездә бит Алиша бар, ул куйсын», – дигән.
Алиша – Алинәнең икенче исеме. Аңа шулай яратып эндәшәләр икән. Безгә дә ошый ул: шагыйрь Абдулла Алишны искә төшерә. Алишка «а» хәрефе генә ялгана бит.
«Мин сине күптән үземчә ярата идем»
Сәнгать дөньясында Диләфрүз «Диләфрүзгә дүрт кияү» (Т.Миңнуллин), Гөлчәһрәләре «Аршин мал алан» (У.Гаджибәков) белән таныла башлаган Алинәнең Г.Камал театрына эшкә чакырылуын күкләр белән бәйлик әле. «Очраклы рәвештә» дигән төшенчәне адәмнәр генә уйлап тапкан, безнең яшәү сызыгы тумас борын Аллаһы Тәгалә тарафыннан сызылган инде. 2014 елның декабрь аенда Алинә-Алиша Казанга килә. Аңа «Ак чәчәкләр» фильмында төшәргә тәкъдим итәләр. Яшьләр кабат шунда күрешә. Бу юлысы бүтән аеры-чөере яшәмәс өчен бер йөрәктән икенче йөрәккә мәхәббәт уты дөрли. «Мин сине күптән үземчә ярата идем», – дип егет серен ачса, хисләр өермәсе кызны әз генә аяктан «екмый»: ул «Бу – минем кешем», – дип күңеленә беркетә.
–Атна чамасы тамагымнан ризык үтмәде, – дип көлә Алинә-Алиша. – Үземнең кисәк кенә үзгәрүемне тойдым. Хәтта: «Алмазга кияүгә чыгар идем», – дигән уй да туды. Ул мине Мусабай-Заводка – әти-әнисе белән таныштырырга алып кайтты. 30 декабрьдә туган көнем иде, бармагыма бик матур йөзек кигезде. Әйтергә кыенсынгандыр, күрәсең, әмма ләкин мин моны ярәшү билгесе дип кабул иттем. 
Узган ел Алмаз Уфага барып әти-әнидән кулымны сорады. Берничә айдан без никах укыттык. Барысы да бик тиз булды кебек.
Алай тиз микән? Уртада – биш ел ләбаса. Гәрчә: «Син – минеке, мин – синеке», – дип, вәгъдәләшсәләр дә, икесендә дә өмет яшәгән һәм вакыт, тугрылыкка сынау үткәреп, моның чын ярату икәнлеген раслаган.
Сәхнәдә бергәләшеп уйнарга да өлгерде яшь пар. Т.Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре»ндә Алина – Үринә, Алмаз – Җаграп. Тамашадан соң икәүләшеп җылы өеңә кайтып китүләре генә ни тора!
Яшь кенә булса да, Алинә иренең холкын өйрәнеп бетергән: «Ул бик ярдәмчел, игелекле, юк-барга вак­ланмый, ихлас, табигый», – дип, Алмазның сыйфатларын санарга керешсә, чем-кара күзләренә мөлдерәп мәхәббәт тула. Менә соңгысы кыйммәт аның, соңгысы… Әгәр яратасың икән – ул кеше синең өчен фәрештәләргә тиң була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк