Логотип
Театр

«Гүзәлем Әсәл»

Бу спектакль, режиссёр ихтыяры беләндер, повестьнең үзенә караганда да кешелеклерәк килеп чыккан, минемчә. Хәдичә белән Җантай образларының ничек гәүдәләндерелүенә карап әйтәм моны. Үз бәхетенә омты...

Бу спектакль, режиссёр ихтыяры беләндер, повестьнең үзенә караганда да кешелеклерәк килеп чыккан, минемчә. Хәдичә белән Җантай образларының ничек гәүдәләндерелүенә карап әйтәм моны. Үз бәхетенә омтылуы сәбәпле артык гамәлләр кылып ташлаучы сылу һәм кыю Хәдичә – барыбер бәхетсез икән бит. Явызлыгы ялгызлыгыннан гына аның. Беренче ире белән дә тормышы барып чыкмаган, күпме тырышып эләктергән Ильястан да уңмады. Зөһрә Мөхәммәтгалиеваның бик уңышлы уены аша Хәдичә образы шактый калку, вакыт-вакыт баш героиня дәрәҗәсендәрәк гәүдәләндерелсә дә, тормыш чынлыгы аны туры мәгънәсендә җиргә төшерә: ул җиргә ятып елый-елый хаталары өчен үкенә. Үтә үчле, хөсетле Җантайның (Раил Сәләхиев) әшәкелекләре спектакльдә аның исереклеге белән бераз «йомшартыла», шул исереклеге аркасында ул көлке хәлләргә дә юлыга. Аңлашыла бу һәм тормышчанрак та: Ильясның бәлаләренә дә шактый күләмдә шул зәхмәт гаепле бит.

«Ак чәчәкләр»дә искиткеч табигый, нәкъ тормыштагыча уйнавы белән игътибарны җәлеп иткән Марат Хәбибуллин («Тапшырылмаган хатлар»да да аның аркасы күренгәләп китте) бу юлы әлләни «аерым билгеләре» булмаган автобаза директоры Аманҗанов образын башкарды. Алсу Мөсәвирова (Фатыйма), Илфат Шәриф (Камал), Таһир Габидуллин (Хөрмәт әкә) да матур уен күрсәттеләр. Япь-яшь Ихсан Исхаковның Саматы да – тамашачыны ышандырырлык һәм яраттырырлык чып-чын Самат. Спектакльгә Марат Әхмәтшин язган музыка әсәрнең хәвеф тулы эчтәлегенә дә, каһарманнарның катлаулы күңел халәтенә дә бик туры килә, күмәк иҗат җимешенең сәнгати дәрәҗәсен күтәреп, тәэсир көчен арттыра.

Быел театр коллективы Ч.Айтматовның 90 еллык юбилее уңаеннан әлеге спектакльне янәдән тамашачы хозурына тәкъдим ителде. Милләттәшләребез яшьлекләрендә калган кызыл яулыклы гүзәлкәй белән кабат очрашып, күз яшьләре аша сөенештеләр һәм әтнәлеләрнең уңышлы иҗат җимешен күреп, милли сәнгатькә тагын да якынайдылар.

 

Автор: Рәфыйк Шәрәфиев,

Татарстан Яшьләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк