Логотип
Театр

«Гашыйк Кәриб» – Венгриядә

  «Эймунтас Някрошюс, Римас Туминас, Кристиан Люпа, Сильвиу Пуркарете, Аттила Виднянский, Валерий Фокин, Алвис Херманис кебек танылган режиссерларның спектакльләре белән бергә «Гашыйк Кәриб»нең дә...

 

«Эймунтас Някрошюс, Римас Туминас, Кристиан Люпа, Сильвиу Пуркарете, Аттила Виднянский, Валерий Фокин, Алвис Херманис кебек танылган режиссерларның спектакльләре белән бергә «Гашыйк Кәриб»нең дә күрсәтелүе – безнең өчен зур дәрәҗәдә, – дип, кайткач, тәэсирләре белән уртаклашты театрның директоры Фәридә Исмәгыйлева. – Форумның сәнгать җитәкчесе режиссер Атилла Виднянский сүзләре белән әйтсәк, фестивальдә бүгенге көн театр сәнгатенең төрледән-төрле форма һәм стильләре чагылыш тапты. Без анда үзебез өчен күп яңалык ачтык. Фестивальдән илһам алып, көч туплап кайттык, дөньяны күзаллавыбыз тагын да киңәя төште. Иҗатыбызны үстерергә шушындый мөмкинлек биргәне өчен Татарстан Мәдәният министрлыгына зур рәхмәт!»

2010 елда сәхнәләштерелгән «Гашыйк Кәриб» бик бәхетле язмышлы спектакль булып чыкты. «Арлекин», «Нәүрүз», Бурятиядә «Алтан сәргә» («Золотая коновязь»), «Маскерадъ», Россиянең кече шәһәрләре фестивальләрендә, Төркиядә халыкара сәнгать фестивалендә күрсәтелде, Казанда «Ел вакыйгасы» дипломына ия булды. Һәм, ниһаять, Венгриягә барып җитте. Кая гына барса да, тамашачы «Гашыйк Кәриб»не яратып кала. Бу юлы Будапештта алдан ук спектакльгә бөтен билетлар сатылып бетү сәбәпле, фестивальне оештыручыларга өстәмә ике рәт утыргыч куярга туры килгән.

«Гашыйк Кәриб» – иран, кыргыз риваятьләре, әзәрбайҗан дастаны, төрек әкиятләренә нигезләнгән мәхәббәт тарихы. Тифлис шәһәреннән Кәриб исемле җырчы егет бай төрек кызына гашыйк була. Кызның атасы бик зур мәһәр сорагач, егет, байлык эзләп, ерак илләргә чыгып китәргә мәҗбүр була. Кыз исә сөйгәнен җиде ел тугрылыклы көтә. Авторлар серле шәрык дөньясын тудыруга ирешкән. Спектакльдә гасырлардан килгән традицион театр һәм заманча шартлы театр алымнары бергә үрелеп килә. Сәхнәдә мул, купшы декорацияләрне гади, тиз үзгәрүчән, берьюлы берничә символик һәм аллегорик мәгънәләргә ия булган җиңел сәхнә бизәлешләре алыштырган. Актерларга декорацияләр артына «качарга» мөмкинлек калмаган. Алар спектакль дәвамында уч төбендә сыман. Шуңа да карамастан, актерларның нәзакәтле пластикасы, төп-төгәл мимика, жестлары соклану уята. Тамашачы, телне белмичә дә (Будапештта фестивальдә венгр теленә тәрҗемәне сәхнәдәге экраннан күзәтеп барырга мөмкин иде), геройларның хис-кичерешләрен нечкәлекләренә кадәр аңлап утыра. Әлмәтләрнең «Гашыйк Кәриб» спектакле бу ыгы-зыгылы заманда күңелләргә яктылык, нур иңдерә.

Фестивальдә спектакльләрдән соң фикер алышу каралган була. Тамашачы «Гашыйк Кәриб» спектакле турында бик күп җылы сүзләр әйткән. Әмма барыннан да бигрәк театр белгечләренең фикере кадерле. Шуларның берсе фестивальнең кураторы Нина Кирай үзенең чыгышында спектакльнең җылы, самими хисләр уятуын искәртеп узган. «Гашыйк Кәриб» спектаклендә зур мәхәббәт турында гына түгел, саф хисләр хакына ерак сәяхәткә киткән геройларның эчке үзгәреше турында сүз бара», – дигән ул.

«Спектакльдә бер Кәриб урынына өчне – сукыр картны, яшь егетне һәм аларның дәвамчыларын күрәбез. Аларның бер-берсенә музыка уен коралын биргән кебек хәрәкәт ясауларына игътибар иттем. Бу жест музыканың рухын гәүдәләндерә. Һәм ул иң зур нигъмәт» – дип тәэсирләре белән уртаклашкан "SZCENÁRIUM"ның баш мөхәррире Жолт Сас (Szász Zsolt).

Режиссер Искәндәр Сакаевтан, ни өчен Лермонтов әсәрен сәхнәләштерергә булдыгыз, дип сораганнар. «Лермонтовның әсәрләре галәми яңгырашка ия. Шуңа күрә алар бер халыкка, бер мәдәнияткә дә ят түгел. «Гашыйк Кәриб» – борынгы дастаннар кебек зур, шигъри яңгырашка ия әсәр. Әлмәт театры труппасы исә һәрвакыт яңалыкка ачык», – дип җавап биргән режиссер.

Фикер алышуда милли театр репертуары темасы да күтәрелгән. Тамашачыларда шулай ук «моң» төшенчәсе зур кызыксыну уяткан. Әлмәтләр исә Будапештның театраль шәһәр, венгр тамашачысының нәзберек булуын билгеләп үткән. Әмма спектакльдән соң һәм фикер алышулар азагында әлмәтләрне көчле алкышларга күмеп калганнар икән, димәк, безнең татар артистлары нәзберек венгр тамашачысының да күңеленә юл тапкан!

Рус шигъриятенә гашыйк танылган венгр тәрҗемәчесе Арпад Гальгоци да татар спектаклен мактап туя алмаган. Будапештта бу күренекде шәхес турында документаль фильм төшерәләр икән. Анда безнең «Гашыйк Кәриб» спектакленнән күренешләр дә керәчәк, чөнки фильмның режиссеры Дюля Гуйяш фестивальдә татар Кәрибенә карата зур кызыксыну белдереп, спектакльне камерага төшереп алган.

Вакыт тыгыз булса да, әлмәтләр фестивальдә күрсәтелгән кайбер спектакльләрне дә карарга өлгергән. Мәсәлән, Арнольд Шифман исемендәге театрның танылган поляк актеры Анжей Северин башкаруындагы «Шекспир навсегда» моноспектакле (Варшава. Польша) тамашачыларны хакимияткә омтылу, мәхәббәт, ялгызлык, көнчелек һәм хыянәт, мәгънәсез тормыш һәм өмет турында уйланырга чакыра. Тамашачылар Генрих V, Гамлет, Фальстаф, Ричард III, Ариэль, Леди Макбет һәм Джульетта монологларын бирелеп тыңлаган.

Яңа Рига театрының (Латвия) режиссерАлвис Херманис сәхнәләштергән «Черное молоко» спектакле дә онытылмаслык тәэсирләр калдырган. Анда Латвиядәге бер авыл турында сүз бара. Баш герой сыерларны җете төстәге матур күлмәкләр, озын үкчәле түфлиләр кигән чибәр актрисалар башкара.

Миләүшә Галиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк