Логотип
Театр

Иң яшь дәүләт театры

Эштән соң театрга ашыктым. Көннең бозылып китүе генә кәефне бераз кырды. Бер туктамый яңгыр ява бүген, җитмәсә салкын. Язның исе түгел әсәре дә юк. Кешеләр, яңгырдан качарга теләп, Камал театры бина...

Эштән соң театрга ашыктым. Көннең бозылып китүе генә кәефне бераз кырды. Бер туктамый яңгыр ява бүген, җитмәсә салкын. Язның исе түгел әсәре дә юк. Кешеләр, яңгырдан качарга теләп, Камал театры бинасының ышык җирләренә басканнар. Театр аларны үз канаты астына яшерә кебек. Араларында чәчәкләр тотканнары да бар, алар да театрга килгәндер, мөгаен, кемнәрнедер көтәләр. Театрга килүче халык агымына ияреп, мин дә ишеккә таба ашыктым. Төссез көнне ямьләндереп, чәчәкләр тотып килүчеләр аеруча күп бүген. Елмаялар, үзара сөйләшәләр, дулкынланалар.

Иртәрәк килеп, үз урыныма ашыктым. Залда кешеләр урнаша да башлаган икән. Тынгысыз диңгез сыман шаулап торган залда кемдер танышларын эзли, телефонын карый, кемгәдер елмаеп кул болгый, шул ук вакытта түземсезлек белән спектакль башлануын көтә. Берничә минуттан буш урыннар бетте, алма төшәр урын да калмады. Дәүләт театрлары арасында иң яше булып саналган Әтнә театры тамашачысын бүгенге яңгыр да куркыта алмаган!

Кичәне театр директоры Ленур Зәйнуллин ачып җибәрде. Пәрдәләр ачылды, сәхнәдә зәңгәрсу төсләр белән уйнап, кышкы буран кар себерә. Ерактан югары тизлек җыеп килгән машина тәгәрмәче чинаганы ишетелә һәм… бәрелгән тавыш. Бу әсәрнең төп герое – шофер Ильяс. Менә шулай буталчык төеннән башланган әсәр сәхнәдә әкрен генә сүтелә башлый.

 

«Гүзәлем Әсәл» – гади шофер егет Ильяс белән авыл кызы Әсәлнең мәхәббәт бәяны. Бер-берсенә бер күрүдә гашыйк булып, бернидән курыкмый бергә булырга карар кылган яшьләр бәхете төзелгәнен күзәтеп, сөенәсең. Ләкин шул ук вакытта беренче карашка тискәре образ булып тоелган автобазада эшләүче Хәдичә өчен, күңел биреп, борчыла башлыйсың. Ул Ильясны күптән ярата, мөмкинлек булган саен булышырга ашыга. Ильясны Әсәлләр авылына путевка биреп үзе озата…

Мәңге сүнмәс кебек тоелган мәхәббәт учагына беренче авырлыклар салкын су сибә. Куркак булып күренүдән югалып калган Ильяс әле генә туган сабыйларын, кайчандыр башын югалтып сөйгән Әсәлен калдырып, Хәдичә белән яши башлый. Хурлыгыннан ни эшләргә белмәгән Әсәл авылдан чыгып китә… Төгәл кайда баруын да аңламый, ләкин язмышы аны Байтимер белән очраштыра. Юл каравылчысы булып эшләүче ир-егет Әсәлнең хәлен, хис-кичерешләрен сүзсез аңлый сыман. Ул үзе дә сынаулар, югалтулар аша үткән кеше… Бер генә кичкә кунарга кергән Әсәлне Байтимер үзендә калырга күндерә.

 

Ильяс Хәдичәне дә бәхетле итә алмый, аның белән дә юллары аерыла. Еллар узгач кына, Әсәлне эзләп табарга дип, юлга кузгала. Әсәл тукталган авыл читендә, салмыш хәлдә авариягә эләгеп, Байтимер ярдәме белән, Әсәлне күрә. Ильяска карата булган хисләрен әле дә саклаган Әсәл икенче тапкыр ялгышырга теләми, олы йөрәкле Байтимерне сайлый.

Төп рольдәге Гүзәл Гафарова Әсәлне тыйнак, сабыр шул ук вакытта көчле рухлы образ итеп ачып бирде. Ильясны алып китүче Хәдичәне уйнаучы Зөһрә Мөхәммәтшина миңа аеруча да ошады. Хәдичә образын тамашачыга үз бәхете өчен көрәшүче, ялгызлыктан туйган яшь хатын итеп профессиональ яктан югары дәрәҗәдә иҗат итте. Үзеннән-үзе аның ялгышларын аклыйсы килде. Хәдичәнең дә бәхетле булырга хакы бар бит…

Фаяз Хөсәеновка (Ильяс) карата ачу хисләре туу – аның артист буларак оста чыгыш ясавының бер дәлиле. Байтимернең ярдәмчесе Камалны гәүдәләндергән Илфат Шәрифуллин сәхнәдә уйнады дип кенә әйтү аз булыр, ул чын-чынлап яшәде. Сәхнәгә килеп чыгуга тамашачы мәхәббәтен яуларга өлгергән егет әлеге спектакльнең үзенчәлеге булды дисәм ялгышмам. Автобаза директоры Марат Хәбибуллин (Аманҗолов) Татарстанның атказанган артисты булуын бу кичтә тагын бер кат исбатлады. Ә сәхнәдәге иң яшь артист Ихсан Исхаков (Самат – Әсәл белән Ильясның уллары) киләчәктә әлеге театр коллективының бер өлеше булыр, дип уйлыйм. Уңышлар аңа!

 

Артистларның барысы турында да аерым-аерым әйтеп булыр иде. Һәрберсенең үзенчәлеген, аерылып торган якларын күрергә була. Спектакльнең режиссеры Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйрулин артистлар белән образлар арасындагы охшашлыкны дөрес тоемлап, тамашачыга яхшы спектакль бүләк итте.

Дилбәр Галимҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк